Советлар иленең икътисади хәле

Гыйнвар башларында Мәскәүдә ЦКның җыелышлары булып үтте. Бу җыелышларда үткән 1930 елның хисабы каралып, 1931 елның бюджеты кабул ителде. 1931 ел мәмләкәтне санагатьләштерү өчен большевикларның төзегән бишьеллык планнарының өченче елы булганга, бу елга бик зур әһәмият бирелеп, санагатьләштерүнең уңышлы баруы хакында мәҗлесләрдә бик күп татлы сүзләр сөйләнелде. Бик тиз көндә Аурупаны гына түгел, Американы да үтеп кителәчәге барабан кагып белдерелде. Бу шапырынмаларның ни дәрәҗәдә хакыйкатькә якын булып-булмавыны күрер өчен, без хәзерге көндә большевикларның үзләре рәсмән игълан иткән сифрларын бер-берсе берлә чагыштырырга уйлыймыз вә шулардан чыгачак хөкемне укучының үзенә тапшырмакчы буламыз.

«Правда» гәзитәсенең 1 гыйнвар санында Кулибушев1 менә ни ди: «СССРның баюы искиткеч рәвештә арта бара. 1929 елда бөтен мәмләкәтнең байлыгы 11 % кына, 1930 елда 19,9 % арткан булса, 1931 елда 38,9 % артачактыр. Вәхаләнки иске заманнарда мәмләкәтнең байлыгы артуы елга 4 % тан артмаган. Мәсәлән, 1900 елдан 1913 кә кадәр унөч ел эчендә Русиянең байлыгы 39 % кына үскән булган. Америка, Аурупада да бу көнге көндә мәмләкәтнең байлыгының үсүе 3 % ярым – 4 % чамасындадыр. СССРда бөтен мәмләкәтнең байлыгы 1930 елда 35 миллиард булса, 1931 елда ул 49 миллиардка үсәчәк. Шулай ук СССРда аерым милекне бетереп, хуҗалыкны җәмәгатьләштерү эше дә бик кызу барадыр. 1930 елда җәмәгатьләштергән хуҗалыкның килере бөтен мәмләкәтнең килеренә нисбәтән 74 % булган булса, 1931 дә 81 % булачактыр. Мәмләкәтнең хуҗалыгы үсүе өчен большевик хөкүмәте 1930 елда 10 миллиард сум акча тыккан булса, 1931 елда 17 миллиард куячактыр. Большевик хөкүмәте 1931 елда ялгыз юллар өчен генә 3180 миллион акча тыгачак. Бу юллар ел буена 330 миллион тонна товар ташый беләчәктер».

Аның иптәше – малия комиссары Гринько2 шул мәҗлескә тәкъдим иткән бюджет ләихәсендә менә тагы нинди сифрлар күрсәтәдер: «1931 елның килү-чыгу бюджеты берсен-берсе каплый иттереп эшләтәдер. Бөтен килерләр 31 миллиардтыр (чыгым да шулкадәр). Боларның 13,3 миллиарды җәмәгатьләштергән хуҗалыктан киләчәктер. Мәркәздән чыгымнарны бүлгәндә, Совет хөкүмәте артта калган җөмһүриятләрне үстерүне күздә тотып эшлидер. Шуның өчен мәркәздән бирелә торган ярдәмнәр берлә СССРның килере 30 %, Украинаныкы 32 % ка арткан да, Кавказ җөмһүриятләренеке 50 %, Үзбәкстанныкы 61 %, Төркмәнстанныкы 87 %, Таҗикстанныкы 108 % артадыр. 1931 елда бөтен СССРда биш йөзгә якын яңа фабрик-завод эшләнәчәктер» (9 гыйнвар, «П»).

Большевикның бөтен язучылары СССР дәүләтенең икътисади хәле фәүкылгадә яхшылыкны менә шул сифрлар белән исбат итмәкче булалар вә большевикларның мәмләкәтне санагатьләштерү өчен корган планнарының биш елны көтмәенчә үк, дүрт ел эчендә тәмам булуын кычкырына-кычкырына язалар. Сталин санагатьләштерү хезмәтчеләренең 5 гыйнвар җыелышында сөйләгән сүзендә бу бишьеллык планны хәтта өч елда да үтәү мөмкинлекне дәгъва итте. Менә шундый рәсми кешеләрнең сүзләрене хәзер большевик гәзитәләре төрле төсләрдә сөйлиләр, алардан әллә никадәр ялтыравыклы мәгънәләр чыгарып, Советларның икътисади уңышлары хакында барабанны кагалар. Большевик гәзитәләренең язуына караганда, Русиядә эшләр шулкадәр алга киткән дә, анда байлык амбарларны ташып чыккан да, Аурупа, Америкада эшләр бик яман, имеш. Аурупада, Америкада ачлык, ялангачлык, акчасызлык, эшсезлек хөкем сөрә, имеш. СССРда байлыкның, муллыкның бу кадәр тиз үсүе, Аурупада, Америкада ярлылыкның бу дәрәҗәдә күбәюенең сәбәбе бу ике илләрдә хуҗалыкның берсендә аерым милек нигезенә (бөтен дөньяда), Советларда җәмәгатьләштерү (социализм) нигезенә кору булды, имеш. Бу – социализм корылышының чынлап җиңүе, хосусый милекле тормышның тәмам җиңелүе, имеш. Моның артыннан большевиклар хыялынча бик зур дөнья революциясе киләчәк, имеш тә, бөтен дөньяда Советлар корылып, Аурупа, Американың тормышында хөрриятләр бетерелеп, Совет режимы ясалачак, имеш. Кыскасы гына, черегән Аурупаны Совет Русиясе җиңеп, таптап китәчәк яки тормыш корачак, имеш. Без дөньяның иң соңгы фикерене ташыймыз, дип дәгъва иткән большевикларның 19 нчы йөз елда карагруһ славянофиллары кәшеф иткән «черек Аурупа» япрагы белән үзләренең балаганчылыкларына ырынырга мәҗбүр булуларыны укучыларымызга күрсәтеп кенә китәмез. Бу үзенчә зур бер факт булса да, икътисади мәкаләдә моңарга туктап тормыймыз. Тагы юк сифрлар арасына кереп, Америкада мәмләкәтнең байлыгы үсүе урта хисап берлә 4 % саналганда, СССРда бу ничек иттереп 30 нчы елда 20 %, 31 дә 38 % ка чыга беләчәк? Моның өчен СССРдагы фабрик-заводлардагы машиналар Америка, Аурупа машиналарыннан яңа системнан булуы беренче шарттыр. Икенче, СССРдагы эшче, мөһәндис Аурупа, Американыкына караганда осталыкта, уңганлыкта, дисциплинада дүрт-биш мәртәбә өстә булырга тиештер. Өченче, фабрик, санагать өчен кирәк булган, ясалмаган материал Аурупа-Америкага караганда берничә мәртәбә очсыз булырга тиештер. Боларның һәммәсе тулып җиткәндә дә, дөньяда күрелмәгән бу кадәр үсү, мөтәхассыйсларның сүзенә караганда, һич тә мөмкин түгелдер. Ләкин бит СССРдагы фабрик һәм заводларда машиналарның иң зур күпчелеге сугыштан калма икәнен, аларның эш чыгарулары Америка, Аурупаның машиналарына караганда бик күп түбән булганын белеп торамыз. Икенче шарт булган эшченең, мөһәндиснең Аурупа эшчесеннән бик күп дәрәҗә түбән, уңышсыз, исерек баш икәнен дә көн дә большевик гәзитәләрендә укып, күреп торамыз. Боларга башка, Аурупа, Америкада һичбер күзгә күрелмәгән «прогул» (эшченең эшкә килми калуы) дигән нәрсәнең СССРда бик зур урын тотканын белеп торамыз. Шулай булса, бу ике фактор да большевикларның зарарына гына булып чыгадыр. Кала өченчесе – эшләнмәгән материалның очсызлыгы. Бу хакта, шөбһәсез, большевикларның фабрик-заводлары Аурупа, Америка санагатеннән уңгай хәлдә торалар. Аурупа, Америка санагате үзе өчен кирәкле булган мамык, йон, тире, май, күмер, нефть, керосин, чуен, корычларны сатып алырга мәҗбүрдерләр. Боларга бу әйберләрне бушлай бирүче беркем дә юктыр. Боларның бушлай талап алырлык куәтләре дә юктыр. СССРда эшләр киресенчә: мондагы санагатькә мамыкны Төркестан, йонны Казакъстан, тимерне Урал, күмерне Украина, нефтьне Кавказ тутырадыр. Совет илендә алучы ялгыз Совет хөкүмәте генә булганга, бу маллар бушлай дәрәҗәсендә, базарының уннан берен генә биреп көчләп алынадыр. Шуның өчен большевикларның санагатьләрендә иң кирәкле нәрсәсе бушлай килгәнгә, машиналар яңа булса, урлау булмаса, монда малның хөкүмәткә очсыз төшүе мөмкиндер. Моның аркасында фабрик малының күбрәк чыгуы да ихтималдыр. Ләкин шул нисбәттә игенче, малчының килере азаячактыр. Шуңарга бу мәмләкәтнең бер бүлегенең байлыгын талап, икенче бер бүлеген күтәрү генә булып калачактыр. Гомум мәмләкәтнең баюына тәэсире бик аздыр. Моннан чыгарып, СССРның 1931 елда бөтен хуҗалык байлыгы 49 миллиард сумлык дию үзеннән-үзе төпсез бер нәрсәдер. Хәзер шул сифрларның икенче бер ягын алып карыйк. Боларның бер сум дигән үлчәүләре бу нинди бер сумдыр. Бу иске замананың алтын бер сумымы? Әллә бу көнге большевикның кәгазь бер сумымы? Бу ике үлчәү аркасында бик зур аерма барга, моны ачык билгеләү ляземдер. Бу көнге большевикларның кәгазь сумнары сугыштан элеккеге сумның 7 тиене генәдер. Аның мәмләкәттә алу куәте моннан да түбәндер. Шуның өчен боларны бутау бик зур бер ялгышлыктыр. Большевиклар иске Русия байлыгын санаганда сумы 100 тиен булган бер акча берлә хисабыны йөртәләр. Үзләренең «уңышларыны» хисаплаганда, үзләренең бу көнге сумнарына, ягъни 7 тиенне 1 сум иттереп йөртәләр. Бу 2 сум арасындагы аерма бу көнге көндә 93 алтын тиендер. Димәк, боларның бу көн 49 миллиард сумлык хисап иткән байлыклары, алтын белән хисап иткәндә, 3 миллиард 430 миллион сум гынадыр. Русиянең бөтен халкының барлыгыны 120 миллион хисаплаганда, җан башына бары 28 сум 60 тиен дигән сүз генәдер. Вәхаләнки соңгы хисапка караганда, Американың алтын доллар берлә байлыгы 320 миллиард 804 миллиондыр. Җан башына хисап иткәндә, һәр җан башына 3035 доллардыр. Англиянең байлыгы 120 миллиард доллардыр, ягъни һәрбер җан башына 3 мең доллардыр. Франциянең 100 миллиард доллардыр. Яңа мәмләкәтләрдән Ләһстанның байлыгы 15 миллиард доллардыр, ягъни җан башына 500 доллардыр. Бу хисаплар барысы да алтын өстендә эшләнгәндер. Бу дәүләтләрне үтеп киткән Совет гражданының бөтен байлыгы 28 сум булганда, ул тегеләрне ничек үтеп киткән буладыр ди? Бу – сугыштан элгәреге байлыгыннан түбәндер. Шуларны игътибарга алганда, боларның һәр елны 20 %, 38 % ка үсү дигәннәре чын хакыйкый малның, чыгарылган товарның артуы түгелдер, бәлки Совет иленең акчасы төшкәннән анда малның бәһасе күтәргәнне күрсәтә торган нәрсә генәдер. Бу байлык үсү галәмәте түгелдер, бәлки банкротлыкка баруның галәмәтләре генәдер. Германиядә инфляция вакытында, большевик хисабы белән исәпләнгәндә, без барымыз миллиардер гына түгел, биллиардер да булган идек. Ләкин ул безнең Америка, Аурупа миллиардерлары Морганнарны, Ротшильдларны3 үтеп китүемез булып чыкмаган иде. Большевикның бу көнге байлыгы да шулай ук булачактыр. Большевикларның шулай итеп санагатьне арттыра алмауларына һәм дә мәмләкәтне баета алмауларына икенче төрле икътисади дәлилләр дә юк түгелдер. Эше алга киткән бер сәүдәгәрнең акча базарында һәрвакыт кадере зур булган кебек, аның векселе дә шул нисбәттә кадерле һәм дә тулы бәһале буладыр. Бу аерым сәүдәгәргә каршы торган икътисади кагыйдә, мәмләкәтләр өчен дә туп-туры аршын булып кулланылып киләдер. Бер мәмләкәт байый башладымы, аның акчасының (векселенең) дөнья базарында кадере артадыр. Сату-алу базарында аның кыйммәте үсәдер. Күз уңымызда гына аякка баскан Чехославак, Ләһстанның байлыклары артуы берлә акчаларының берничә мәртәбә күтәрелгәнене шаһид булып торамыз. Әгәр Совет иле байый торган булса, бу кагыйдә СССРга да шулай ук булырга тиеш иде. Әгәр аның дәүләтенең байлыгы елда 20 % артса, аның акчасының да бәһасе шул нисбәттә артып, шуңарга якын рәвештә үсәргә тиеш иде. Вәхаләнки эш тәмам башкача. 29 нчы елда большевикның бер тәңкәсе акча базарында 30–35 тиен, 30 нчы елда 20–22 тиен хисап ителсә, 30 нчы елның соңгы ахырлары – 31 нче елның башында 7 тиен генә хисап ителәдер. (Истанбул, Берлин, Варшау акча базарлары алынадыр.) Әгәр большевиклар дигәнчә мәмләкәтнең дәүләте арта барган булса, шул ук елларда ни дип большевикның акчасы төшә, аның икътисади игътибары кими барадыр. Моның сәбәбе нәрсә? Моның сәбәбе мәгълүм, СССР дәүләте көннән-көн бөлә, фәкыйрьләнә барадыр. Шул бөлү, фәкыйрьләнү дәрәҗәсен байлык, ярлылык барометры (үлчәве) булган дөнья акча базары көнне-көненә күрсәтә киләдер. Аның күрсәткәне Куйбышевның4 лыгырдамасыннан да, Гриньконың ялганыннан да, Сталинның шапыруында да объжиктивтыр вә тугрыдыр.

Менә сезгә тагы икенче бер объжиктив дәлил. Сугыштан элгәреге Русиядә дәүләтнең хуҗалыгы елына бары 4 % кына үскән Русиядә 1 миллиард 600 мең сумлык кәгазь акча бар иде. Хөкүмәтнең амбарларында шул кәгазь акчага каршылык өчен шулай ук 1 миллиард 600 миллион сумлык алтын саклана иде. Берничә миллион сум алтын акча да базарда йөри иде. Һәрбер кәгазь акчага каршы алтын алырга һәркемнең хакы бар иде. Һәм дә шуны теләгән кадәр ала ала да, бу кәгазь акчаның чит акча базарында да бәһасе Мәскәү, Петербургтагы кебек иде. Чит акчага алыштырылганда һичбер нәрсә югалтмый идек. Хәзерге көндә, Госбанкның 16 гыйнвардагы рәсми хисабына караганда, СССР дәүләтенең амбарында 483 миллион сумлык кына алтын бардыр. Шул ук рәсми мәсьәләнең 1930 ел сентябрь хисабына караганда, кәгазь акчасы 4750 миллиондыр. Ләкин хакыйкатьтә большевикларның кәгазь акчалары бу сифрдан бик күп югары икәнен дә Аурупа акча базарында һичкемнең шөбһәсе юктыр. Аурупаның акча базарында бер номердагы бертөрле акчаларның бишәр-сигезәр нөсхәсе бик еш очраган фактлардыр. Французларның «Матин» гәзитенең язуына караганда, кайбер акчаларның бер номерда, бер кыйммәттә кырыгар данәсе дә күрелгән эштер. Димәк, большевиклар рәсми итеп акчаны чыгаруга башка, бер акчаның копиясене ясап тагы ялган акча да чыгаралар. Димәк, боларның кәгазь акчалары хәзер 4 миллиард 750 миллион сум гына түгелдер. Бәлки, берничә миллиард артыктыр. Инде боларның саклыгы булган алтын һичбер артмагандыр. Һаман шул хәлдәдер, бәлки тагы кими дә төшкәндер. Чөнки шул 16 гыйнвар хисабыннан соң большевикларның унар миллион сумлык алтын акчаны Германиягә ике мәртәбә җибәрүләре рәсмән мәгълүм булды. Шулай булгач, бөтен хисапларны большевикларның файдасына итеп йөрткәндә дә, бу кәгазь акчаларның бары 10 % ы гына алтын берлә каршылык күрсәтелгәндер. 1930 елның сентябреннән бирле большевикларның бик күп акча чыгарулары рәсмән дә мәгълүм булганга, бу сифрлар, шөбһәсез, тагы түбәнрәктер. Әгәр СССР мәмләкәтендә дәүләт шулкадәр 20 %, 38 % лап үскән булса иде, большевик хөкүмәте шул үскән байлыктан ни дип файдаланмый иде ди, ни дип үзенең чыгымнарын каплар өчен яңадан-яңа акча суга килә иде ди? Ни дип шул амбарлардан ташкан байлыкны Аурупага чыгарып сатып алмый иде дә, Германиядәге хисапларына каршы алтын акча күндерә иде ди. Моны аңлау бик җиңел түгелдер. Тагы бер-ике сифр. Большевик комиссарлары юлларга зур әһәмият бирелүен бик шапырып сөйлиләр. Юллар өчен хөкүмәт фәлән кадәр миллиард ярдәм итәчәк, имеш. Юллар 31 нче елда 330 миллион товар ташыячаклар, имеш. Менә шул хакта юллар комиссары Рухимович5 («Экономическая жизнь» гәзитәсе, 28 гыйнвар саныннан алынды) ни ди: «Бу ел юллар үткән елга караганда да начаррак. Эшчеләр арасында дисциплина һич юк. Локомотивларымызның бик күбесе ватык, төзәтелгәне дә эшкә ярарлык булып төзәлеп чыкмый. Локомотив йөртүчеләрнең 45 % ы тәҗрибәсез эшчеләр булганга, локомотивларның калганнарыны да бозалар. Шуның нәтиҗәсендә хәзерге көндә 10 миллион тонна товар юлда ята вә болар бөтен юлны буып торалар. Боларның барысының да төп сәбәбе – вагоннарымыз җитмәведер. Бездә бу көнгә кадәр вагоннарның саны сугыштан элеккеге кадәр генәдер», – ди. Инде без бу ике большевик комиссарының кайсының сүзенә ышаныйк? Менә бу хакта безгә тагы өченче берсе юл күрсәтәдер. «Правда Востока» гәзитәсе 9 гыйнвар номерында менә ни ди: «1930 елның беренче өч аенда тимер юл казасы бөтен Төркестан юлларында 976 мәртәбә булды. Дүртенче бүлемендә бу казаның саны 1708 гә җитте. Менә бу казалар барысы да Совет дәүләтенең бик кызулап Американы узып китүен күрсәтәдер. Ләкин аерма барачак кыйблададыр. Америка, Аурупа тәрәкъкыйга таба бара, большевик иле Америка, Аурупадан ун мәртәбә кызулык берлә һәлакәткә, җимерелүгә барадыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Советлар иленең икътисади хәле. “Яңа милли юл» журналының 1931 елгы 3 нче (1 март) санында («Сәяси вә иҗтимагый бүлек» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 «Правда» гәзитенең 1 гыйнвар санында Кулибушев… – 1931 елгы санда?

2 Гринько – Григорий Фёдорович Гринько (1890–1938), совет сәяси эшлеклесе, 1930–1937 елларда СССРның финанс буенча халык комиссары булып эшләгән. Репрессия корбаны.

3 Морганнарны, Ротшильдлар – Морган Джон (1837–1913), банкир, финансист. Уолтер Ротшильд (1869–1937), банкир, финансит, сәясәтче.

4 Куйбышев – Валериан Владимирович Куйбышев (1888–1936), инкыйлабчы, Совет хөкүмәте һәм партиясе эшлеклесе, 1930 елдан СССР Госпланы рәисе.

5 Рухимович – Моисей Львович Рухимович (1889–1938), партия һәм дәүләт эшлеклесе, 1930–1934 елларда РСФСРның юллар халык комиссары булып эшләгән.

 

Фәүкылгадә – гадәттән тыш.

Кәшеф иткән – ачык беленмәгән бер нәрсәне табып мәйданга чыгару.

Мөһандис – инженер.

Мөтәхассыйсларның – белгечләрнең.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 199-204.

Җавап калдыру