Толстойның татар әдәбиятына тәэсире

Үткән ел көз Толстойның тууына 100 ел тулу уңгае берлә Толстой хакында бөтен телләрдә бик күп китаплар, мәкаләләр язылды. Безнең большевик матбугаты да большевикның иң зур дошманы булган Толстойны – Столыпинның дүрт-биш йөз кешене асуына-астыруына каршы «Не могу молчать!» («Дәшми түзә алмыйм!») дип, дөньяны шаулатып, Русиядәге сәяси үлем җәзасына каршы бөтен дөнья балаларын күтәргән Толстойны олугладылар. Кеше үтерүне чебен үтерү дәрәҗәсендә күрмәгән большевиклар – ун еллык гомерләре(н)дә иң азы 10 миллион халыкның төрле җәза вә җәфалар берлә үлүенә вә үтерелүенә сәбәп булган большевиклар – буржуаның буржуасы булган граф Толстойны күтәрергә вә зур итәргә мәҗбүр булдылар. Ник? Чөнки Толстой Аурупа әфкяре гомумиясендә шундай зур урын тоткан ки, аңарга хөрмәтсезлекне бөтен дөнья вәхшилек вә барбарлык дип аңлаячак иде. Шуңа күрә большевиклар, мадам ки Толстой үлгән, мадам ки Русиядә Толстой хакындагы ялганнарга каршы чыгып язарга, сөйләргә имкян юк [дип уйладылар]. Ник Толстойны ярты большевик итеп куймаска? Һәм шулай иттеләр дә. Безнең татар коммунистларына да бит Мәскәүнең койрыгыннан кулны ычкындырырга ярамый. Үз юллары юк, күзләре сукыр булганга, хәзер юлны югалталар вә адашалар. Шуның өчен алар да Толстой хакында русчадан тәрҗемә мәкаләләр яздылар. Аның рәсемнәрен төшерделәр. Үзләренең мәдәнилекләрен күрсәтергә тырыштылар. «Безнең юл» да артта калмады. Ул да язды, сызды. Журналның 8 нче номерындагы Толстойга багышланган мәкаләнең башына1 «Толстой үлүгә йөз ел тулу уңае берлә» дигән хатага, Толстой 1628 елда туды дип, аны 200 ел яшьле итүгә дә бәхәс итеп тормыймыз. Коммунист булган кеше бит андый вак-төяк тарихи цифрлардан югары тора. Бигрәк тә ул татар коммунисты булса. Аңарга инде ул закон язылмаган. Ләкин шулай булса да, татар мәдәнияте исеменнән сүз сөйли торганнар[а] Толстой кебек бөтен дөнья күләмендә зур, танылган бер кеше турында бераз саграк булырга кирәк иде. Толстойның татар матбугатында бәхете бигрәк юк инде. Ул үлгән вакытларда (охранкада хезмәте өчен патша тарафыннан мөфти иттерелеп куелган, 17 нче ел ихтиляленнән соң милләтчеләр тарафыннан себереп чыгарылган, бүген большевик ЧКасында хезмәт итә торган) Сафа Баязидов үзенең «Нур» гәзитәсендә «Җуан Арыслан үлде» дип язып чыгарган иде2. Ярый әле татар большевиклары берничә ел эчендә үзләренең остазларыннан үсә төштеләр, һәр яшел каз … булмаганы кебек, һәр ләфнәк тә арыслан булмаганын белгәннәр. Монысына да рәхмәт! Без Толстой хакында татар большевик малайларының Маркс әйткән, Ленин тәфсир иткән дигән лыгырдамаларына туктап тормыймыз. Андый большевик такмазасы бит ул һәрбер эшкә, һәрбер нәрсәгә китерелә торган вә үз уе, үз фикере булмаган мескиннәр өчен ясалган схоластик формулалар гына. Без, Х. Вәли дигән әфәнденең «Толстойның татар әдәбиятына тәэсире» хакындагы мәкаләләренә туктап, шуларга берничә төзәтүләр генә кертмәкче буламыз. Шуны әйтергә кирәк ки, бу егет һичбер лыгырдап тормаенча, әллә нинди ялган күзлекләр кигән булып кыланмаенча, туп-туры мәүзугъны ала да тәхлиленә керешә вә бу юлда тәмамән аурупалы кебек обжәктиф булырга тырыша. Большевиклар арасында бик сирәк очрый торган бу ак карганың кайдан чыгуына гаҗәпсенүемезне изһар итеп, вазифамызга башлыймыз. Иң әүвәл шуны әйтергә кирәк ки, Х. Вәли мәкаләсендә күрсәтелгәнчә, «Сәлимә…»не язучы Гафил бине Габдулла берлә «Рәхмәте иляһия»не язучы Муса Бигиев арасында һичбер мөнәсәбәт юктыр3. Боларның икесе дә хәзерге көндә исән булганга, моны мәүзугъ мәсьәлә иттереп торырга да урын юк. Икенчедән, «Сәлимә…»не язучы мөхәррир һичбер вакыт рус әдәбияты берлә мәшгуль булган кеше түгел4. Толстойның, бәлки, һичбер әсәрене укый да алмагандыр. Аның бөтен мәнбәгъләре гарәпчә, фарсыча, төрекчә берлә бетә. Русчадан, үз тәгъбиренчә, «казангаласа да», болар да тарихи әсәрләр өчен генә. Шуның өчен ул затны «татар әдәбиятына толстойчылыкны кертүче» дип санау – тарихан хата5. Инде Х. Вәли әфәнденең дидеге кебек, Гаяз Исхакыйның әсәрләренә Толстойның тәэсирләренә килсәк, монда да бик күп изах ителәчәк нокталар бар. Миңа, гомумән, рус әдәбиятының, әлбәттә, тәэсире бик күп булгандыр, ләкин минем авызлануым рус әдәбияты берлә түгел (дә), госманлы төрек әдәбияты берләдер. Үземнең «Утыз елым» дигән хатирәмдә6 мин бу хакта бик озын мәгълүматларны биреп киләм. Ләкин әле ул әсәрем басылмаган булганга, укучыларга мәгълүм булмаган мәгълүматларын да бераз тәкрарларга мәҗбүр булам. Әүвәлән минем «Тәгаллемдә – сәгадәт…», «Кәләпүшче кыз», «Бай углы», «Өч хатын берлә тормыш» әсәрләрем рус әдәбиятлары берлә таныш булмаган дәверемдә язылган7. Ул вакытта минем укыган әдәбиятым госманлы әдәбияты вә төрекчә аша тәрҗемә француз әдәбиятыдыр. Жюль Верн, Виктор Һюго, Мопассан, Доде вә Дюмалар берлә мин төрекчәдән таныштым8. Икенчедән, «Теләнче кызы»ның басылуы бик соң булып9, бигрәк якын дәвердә булса да, аның минем башымда эшләнүе дә беренче дәверемдәгедер. Ул вакытта миңа иң зур тәэсир итә торган төрек мөхәррире Нәсиб Вәҗиһи бәк иде. Аның «Чубан кызы» дигән сентименталь әсәре миңа тәэсир итеп, минем башымда «Теләнче кызы»н 1898 елларда гәүдәләндергән иде вә шул хикәяне үземнең ул вакыттагы гадәтем буенча иптәшләремнән мәрхүм Хөсәен Ямаш, мәрхүм Хөсәен Әбүзәр, Садри Максуди, Гомәр Тәңреколларга әллә ничәшәр мәртәбә сөйләгән дә идем. «Теләнче кызы»ның беренче бүлегенең язылуы да рус әдәбияты берлә бик аз таныш була башлаган дәверләремдә язылган иде. (Кулымда әсәрләрем булмаганга, тарихын катгый күрсәтә алмыйм. Икенче-өченчеләре бик соң.) Шуның өчен бу беренче дәвер әдәбиятыма, гомумән, рус әдәбиятының тәэсире гаять аз булган дигән фикердәмен. Инде минем Толстойны укуыма, сөюемә килсәк, минем Толстойны бик күп укуым хакындагы риваять вә шуңарга мәкаләдә дәлил иттереп алынган Җәмаледдин Вәлидинең Гаяз әфәндегә Толстой вә Достоевскийларның зур тәэсире күренә дигән казыядә дә бик күп төзәтеләчәк нәрсәләр бар. Әүвәлән Толстойны мин бервакытта да башка рус мөхәррирләреннән артык укымадым вә аны бервакытта да «фәна фит-Толстой» булып сөймәдем. Мин үзем табигатем буенча бер нәрсәне сөйсәм, даимән фәна фи-Аллаһы дәрәҗәсенә ирешми калмыйм. Толстой миңа һәрвакыт ят булып килде, аның чуалчык фәлсәфәсе, аның мәдәниятне инкяр итеп маташуы, аның ишан булып кылануы, аның «Kreutzer Sonate»дагы адәмнең адәмлеген инкяр иткән булып маташкан, мәраилыгы табигатьтән бирелгән минем туп-туры иттереп уйлый торган башым вә нәселдән килгән төрекчә сизүем, хис итүем берлә һичбер вакыт үзләшә, берләшә алмады. Толстойны хөрмәт итсәм, әдип уларак хөрмәт иттем. Толстойчы булмадым. Безнең арамызда ул вакыт Толстойчы диеләчәк бер кеше булса, ул да мәрхүм Хөсәен Ямаш иде. Аның мистик рухына, сөйләгәне берлә кылганын һичбер вакыт бер юлга сөрә алмаган башына Толстойның керделе-чыктылы, тәүбәче, елак фәлсәфәсе хуш килә иде. Бәгъзән минем Толстойдан көлүемнән мәрхүм рәнҗи иде. Хосусән минем «Кreutzer Sonate»дагы фикерне картлык галәмәте генә дип каравым аны бик кәефсезләндерә иде. Достоевскийга килгәндә, бу мөхәррир кадәр миңа тәэсир итмәгән һичбер рус язучысы юк. Мин Достоевскийны сөймәгәнгә түгел, мин аңарга чиркәнмәенчә якын килә алмыйм. Аны уку минем рухымны гына рәнҗетми, ул миңа җисмани авыру да бирә. Мин, аның китабы эченә кереп киткәч, үземне үзем әллә нинди һавасыз бер бина эчендә кебек, балык мае тутырылган мичкәгә чумдырылган кеше кебек хис итәм. Аның славянча иттереп «душа», «душа»… дип, «грех» дип кыйлануларыннан чирканам. Аның мораилыгыннан җирәнәм. Мин, һичбер вакыт үземне үзем көчләмәенчә, аның бер әсәрен укып чыкканымны хәтерләмим. Хәзер Достоевский дигән сүзне ишетсәм, күңелем өшеп китә. Минем рухыма иң якын рус язучылары, иң сөйгәннәремнең берсе – әледә әле Тургенев, икенчесе – Чехов вә өченчесе дә – Гогольдер. Беренчесенең Аурупа мәдәнияте берлә сугарылган татар рухында мин үземне үзем таныйм. Икенчесенең һичбер төрле славянча ялганы вә ядкярлеге берлә пычранмаган рухында үземнең тугрылык сөюемә азык табам. Өченчесенең юморында бабамыз Хуҗа Насреддиннан килгән юморчылыкта мөштәрәк нокталар табам. Шулай булгач, Җәмаледдин Вәлидинең минем хакта «ул философ Толстойны әдип Толстойдан артык күрә» дигән сүзе – минем бөтен әдәби дәверем өчен хата. Мин Толстойның «Анна Каренина», «Война и мир»ларының берәр башын гына да Толстойның вак-төяк чиркәү лыгырдауларына алыштыра торган кеше дә, язучы да түгелмен. Гомумән, минем иң нәфрәт иткәнем мораилык булганга, рус язучыларының иң мораилары булган бу затларны, әлбәттә, сөя алмый идем. Шулай булгач, ничек соң фәлсәфә берлеге килгән? Әхлак, вөҗдан, намус, тугрылык вә хезмәт минем элекке әсәрләремдә маяк булып барганнар; вә алар кайдан алынганнар димәкче буласызмы? Татар хәрәкәтенең юлын күрмәгән, белмәгән кешеләр мондый ахмак сөальне бирү ихтималлары юк түгел. Ләкин безнең балалыгымыз, яшьлегемез үткән, фикерләремез, тойгыларымыз гәүдәләнгән вакытларны, мохитне белгән кешеләр мондый сөальне бирмәсләрдер дип беләм. Бирәләр икән, менә аның җавабы: ул фикер вә фәлсәфәләрне без мөстәкыйлән үземезнең остазбикә әбиләремездән, әниләремездән алдык. Без аларны әниләр, әбиләрнең «Дәррәтел-җалис», «Нәсыйхәтел-салихин», «Тәнбиһел-гафилин» кебек вәгазь китапларыннан, хатыннарга сөйләгән вәгазь-нәсыйхәтләреннән алдык. Без алар берлә Төркестанның инкыйраз дәверендәге тәсаувыф әдәбияты берлә сугарылдык. Шул моральне һичбер Толстойны белмәгән, укымаган Гафил бине Габдулла үзенә бертөрле төскә кертсә, мин үзем бертөрле төскә керттем. Аны үземчә «чәйнәп», үземчә һазым итеп, үземчә эш иттем; шуның өчен миңа Толстойның тәэсире бөтен дәверләрем өчен Тургенев, Гоголь, Чеховларныкыннан ким дип уйлыйм вә үземне һичбер вакыт «толстойчы» булу дәрәҗәсенә төшкәнемне, Аллага шөкер, белмим. Картая-картая гакыл, фикер зәгыйфьләнеп, баш эшләми башлагач, бәлки, ясап куелган, талчукта йөри торган берәр фикерне алырга мохтаҗ булырмын. Имам Әгъзам әйткән икән, әмма мин дигән икән, Маркс сөйләгән, Ленин лыгырдаган икән дип, рухан үлеп, фикрән кол бәндәләр кебек, бәлки, мин дә «бәндә» булырмын. Ләкин хәзергә әле, Аллага шөкер, үз фикеремә үзем хуҗа, үз тойгыма үзем ия. Үзем белгән юлдан үзем йөрим. Дөньяның мәгънәви талчугындагы төрле яһүди кибетләрендәге «иске»ләрне алмыйм, сатмыйм. Үземнең халкымның бөтен яңа агымнарын гәүдәләндергән кебек, тарихын, аның иске тормышын җанландырырга сөйсәм, искелекне сөюемнән түгел, халкымның «үзлегене» сөюемнән, аны эзләнүемнән генә шулай эшлим. Мин аның иске тирән катлавында, рус тәэсире булмаган даирәләрендә төрек-татарның «үзен», «үзлеген» табам, таныйм дип уйлыйм вә, аны табу вә тануның урыны аның үз кырында гына мөмкин булганга күрә, Х. Вәли әфәнде кебек әдәбиятта казына торган егетләремезгә шул юлны тәүсыя итәм. Әгәр ул Идел буе әдәбиятының яңа дәверенең Төркестанның тәсаувыф әдәбияты берлә багланган йепләрен күрә белгән булса иде, әгәр ул безнең Идел буе төрек-татарының мәгънәви барлыкларын, морален, әхлакын, дөньяга карашын русларның тәэсиреннән башка мөстәкыйлән тәмамән эшләнеп беткән икәнен сизә белсә иде, ул Гафил бине Габдуллаларны Толстой койрыгына тагарга мәҗбүр булмас иде. Мине дә Толстой өмәчесе итмәс иде; минем дә, Тукайның да, Гафил бин Габдулланың да үз йиремездә, үз туфрагымызда үскән үз милли җимешемез икәнен ап-ачык күрер иде. Ләкин, мәгаттәәссеф, безнең тикшерүчеләремезнең иң күбесе шул тугры юлдан адашып, русларның мәшһүр Иловайскийлары10 тарафыннан мәйданга атылган « татарның бернәрсәсе булмаган, бернәрсәсе юк, бернәрсәсе дә булачак түгел; ул рус булыр өчен хәзерләнгән бер чи таслак» кына дигән фикердән чыгалар да үз бакчамызда үскән, үз малларымызның нәселене, төбе-тамырыны табар өчен, күрше рус авылының түтәл-бакчасына, дуңгыз аранын да, чиркәвен дә, кабагын да тентеп бетерәләр. Ничек булса да, шул чиркәүгәме, кабаккамы, җүләрләр йортынамы илтеп, татарның ашларыны эшләрене илтеп бәйләүдә бер батырчылык күрәләр. Бу бит гыйлем, фән ягыннан бик зур хата булган кебек, бик зур реакционерлык та икәнен игътибарга алмыйлар. Шуның өчен үз халкына дошманлыкны мәсләк итеп куймаган кешеләр, коммунист булсалар да, тарихымызга, халкымызга, әдәбиятымызга, мәгънәви барлыкларымызга караганда, иске вә яңа Иловайскийларның күзлегеннән карамаенча, фәнни, гыйльми ноктадан карарга өйрәнергә кирәк. Шул барлыкларымызга Иловайскийларның сөю-сөймәүләренә әһәмият бирмәенчә, үзеннән-үзең хак, бәһа бирергә кирәк вә үз базарыңа үзең хуҗа булырга кирәк. Матди коллык никадәр начар булса, мәгънәви коллык бит аннан йөз мәртәбә начар.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Толстойның татар әдәбиятына тәэсире. «Милли юл» журналының 1929 елгы 8 нче (15 апрель) санында («Әдәби язулар» рубрикасында) «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Мәкаләне Х. Миңнегулов, хәзерге татар язуында әзерләп, «Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты» исемле китабында (Казан, 2004) бастырып чыгарды (325–330 б.). Текст «Милли юл»дан алынды.

Мәкалә 1928 елда Л. Н. Толстойның тууына 100 ел тулу уңае белән язылган.

1Толстойга багышланган мәкаләнең башына… – Х. Вәлинең «Толстойның татар әдәбиятына тәэсире» исемле мәкаләсе «Безнең юл» журналының 1928 елгы 8 нче (август) санында (29–32 б.) басылган.

2 Сафа Баязидов үзенең «Нур» гәзитәсендә «Җуан Арыслан үлде» дип язып чыгарган иде.

3 …«Сәлимә…»не язучы Гафил бине Габдулла берлә «Рәхмәте иляһия»не язучы Муса Бигиев арасында һичбер мөнәсәбәт юктыр. – Х. Вәли мәкаләсендә «Сез алыгыз Гафил бине Габдулланың (ягъни Ризаэддин Фәхретдиннең. – Төз.) «Рәхмәте иляһия»сен дип язган. Чынлыкта «Рәхмәте иляһия» (Тулы исеме – «Рәхмәте илаһим борһанлары”, 1911) исемле китапның авторы – Муса Бигиев.

4 …«Сәлимә…»не язучы мөхәррир һичбер вакыт рус әдәбияты берлә мәшгуль булган кеше түгел. – Х. Вәли мәкаләсендә «Ул Толстойны татар әдәбиятына фәйләсуф Толстой булу ягыннан йоктырды… Толстойны башлап татар дөньясына танытырга тырышучы да Гафил бине Габдулла булды. Ул «Шура»да беренче мәртәбә аның тәрҗемәи хәлен язды… Гафил бине Габдулланың «Әсма, яки Гамәл вә җәза» дигән әсәрендә баштанаяк толстойчылык шәүләләнә… Гафил бине Габдулла әдәбият аркылы әхлакчылык, ләкин Толстой әхлакчылыгын таратуны идея итеп алган иде. Гафил бине Габдулланың әдәбият аркылы шәүләләнгән «бик гали мәгънәви вә рухани максады» толстойчылыктан гыйбарәт иде» кебек фикерләр әйтелгән.

5 …ул затны «татар әдәбиятына толстойчылыкны кертүче» дип санау тарихан хата. – Х. Вәли мәкаләсендә түбәндәгечә язылган: «Толстойны үзенә иң көчле йоктырган татар әдипләре Гафил бине Габдулла, Гаяз Исхакый һәм Габдулла Тукай икәнен рус әдәбиятын аз-маз тикшереп һәм чагыштырып укыган һәркем күрерлек бер хәл. […] Беренче, Гафил бине Габдулланы алыйк. Ул татар әдәбиятына фәйләсуф Толстой булу ягыннан йоктырды. Сез алыгыз Гафил бине Габдулланың […] дини һәм иҗтимагый мәсьәләләрен. Боларда сез толстойчылыкның кызыл җеп булып барганын күрерсез. Толстойны башлап татар дөньясына танытырга тырышучы да Гафил бине Габдулла булды».

6 Үземнең «Утыз елым» дигән хатирәмдә… – бу хатирә дәфтәрләре сакланмаган булса кирәк.

7 «Тәгаллемдәсәгадәт…», «Кәләпүшче кыз», «Бай углы», «Өч хатын берлә тормыш» әсәрләрем рус әдәбиятлары берлә таныш булмаган дәверемдә язылган. – «Тәгаллемдә сәгадәт, яки Гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер» хикәясе 1899 елда, «Кәләпүшче кыз» хикәясе 1900 елда, «Бай углы» повесте 1903 елда, «Өч хатын берлә тормыш» драмасы 1900 елда басылып чыга.

8 Жюль Верн, Виктор Һюго, Мопассан, Доде вә Дюмалар берлә мин төрекчәдән таныштым. – Жюль Габриэль Верн (1828–1905), Виктор Мари́ Гюго́ (1802–1885), Ги де Мопассан (1850–1893), Александр Дюма (1802–1870), Доде Альфонс (1840–1897) – француз язучыларының әсәрләре күздә тотыла.

9 …«Теләнче кызы»ның басылуы бик соң булып… – бу роман башта «Таң йолдызы» газетасының 1906 елгы саннарында, аннары, өч кисәккә бүленеп, 1907, 1909, 1914 елларда нәшер ителә.

10 Иловайский – Дмитрий Иванович Иловайский (1832–1920), тарихчы, публицист.

 

Барбарлык – варварлык.

Мадам ки – чөнки, чынлыкта.

Имкян – мөмкинлек.

Мәүзугъны – теманы.

Тәхлиленә – анализына.

Обжәктиф – объектив.

Изһар итеп – белдереп.

Изах ителәчәк – ачыклауны сорый торган.

* Бу исемнәр латин хәрефләре белән язылган.

Мәраилыгы – төрле рәвешкә керүе.

Мораилыгыннан – күз буяучылыгыннан; яхшы булып күренергә тырышуыннан.

Мөштәрәк – уртак.
Тәсаувыф – дини юнәлеш.

Һазым итеп – үзләштереп.

Тәүсыя итәм – тәкъдим итәм.

Мәгаттәәссеф – үкенечкә каршы.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 10 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 45-50.

Җавап калдыру