96. Сәгадәт Чагатайга

1948, 27 гыйнвар

Сөекле кызым!

25 ендә «Чыңгыз хан» китабын тәгаһһедле күндермешдем. Иншаллаһ, уны алмышсыңдыр. Бездә саулык. Кичә Муса әфәнденең парасын барып алдык. Бераз тынычланды. Кичә синең өчен Ибраһимдан портатив карйола да китердем. Хәзер инде синдән килү көнеңне тәгаен иткән мәктүбеңне көтәм. Син бәһемәһаль шөбат мәгашеңне алмадан килмәссең. «Чыңгыз хан»ның тәрҗемәсен теге рус марҗасына биргәнләрдер. Йә бирәчәкләрдер. Чөнки ул кадын унларның шәбәкәсендәдер. Син алай да рәсми кыйсемләрен кичерергә тырыш. Садри бәй сиңа үзенең соңгы әсәре «Төрек тарихы вә хокук» китабын күндерер өчен адресыңны сораган иде1. Үзе килә, килгәч бирерсең, дидем. Мин хәзер синдән килү көнеңне (мөмкинсә, сәгатен дә) тәсбит иткән мәктүбеңне көтеп калам. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

27 гыйнвар, 1948. Бәйуглы.

«Чыңгыз хан»ны бирү-бирмәүдә мөтәрәддид күренсәләр, вакытың табылса, […] Сәйфи бәйгә шуны аңлатсаң, фәна булмас иде. Чөнки аңарга мәгариф вәкиле русчадан тәрҗемә булынса, миңа бирергә сүз биргән. Хуш.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1«Төрек тарихы вә хокук» китабын күндерер өчен адресыңны сораган иде. – Садри Максуди хокук фәннәре өлкәсендә зур белгеч буларак таныла. Аның бу өлкәдәге фәнни тикшеренүләренең бер әһәмиятле ягы – төрки хокукын, аның чыганакларын, үсешен һәм төрки халыкларның яшәешендәге ролен өйрәнү һәм яктырту. 1925 елда ул Төркиядә ачылган хокук мәктәбендә әле моңа кадәр фән буларак һичкайда да өйрәнелмәгән төрек хокукы тарихын укыта башлый. 1947 елда аның «Төрек тарихы вә хокук» дигән бу өлкәдәге икенче монографиясе дөнья күрә. ( Беренчесе – «Төрек хокукы тарихы» 1928 елда басыла.)

Бәһемәһаль – һичшиксез.

  Шәбәкәсендәдер – төркемендәдер.

  Мөмкинсә – мөмкин булса.

  Тәсбит иткән – раслаган.

  Мөтәрәддид – шикләнгән.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 116-117

Җавап калдыру