93. Сәгадәт Чагатайга

1948, 12 гыйнвар

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне, күндергән акчаңны алдым. Ник бик күп күндерүеңнең мәгънәсен аңламадым. Муса әфәндегә никадәресен һәдия итәргә тели идең? Уны да язмагансың. Уны ачык яз. Уның Финляндиядән күндердек дигән акчасы һаман килеп чыкмады әлегә. Берсе исеменә килде дә гафиять улсын дип ашадылармы, очына чыга алмадык. Хаккый бәй күндергән булган. Уның монда эш иткән кешеләренең һичберсе ни мәктүб, ни телеграм, ни акча алдык, диләр. Бик ач калачак булса, синең бүләгең дип бирермен (ләкин никадәрен үзең тәгаен ит).

Теге малияченең исемен онытдым. Ул Сабахәт ханымның1 (Камал Локман ханымы) апасының коҗасы. Син бит Сабахәтны таныйсың. Камал булмаса, Сабахәт васитасилә мөрәҗәгать ит. Ул кеше миңа җитди тәэсир быраккан иде. Мәрьям ханым берлә Билал Газиз бәйнең «Трабзон» исемендәге халык бәетләре китабын күндергән идем, алдыңмы? Язмадың. Мәрьям ханымларны әле күрмәдем. Ул әле Искешәһәрдәдер. Миндә саулык. Докторларның даруларын эчми башлагач, ашау-эчүдәге режимларын тотмый башлагач, Аллага шөкер, мигъдә авыруым кичде. Син дә бөтен даруларыңны чыгарып ташла. Иншаллаһ, бер хасталыгың да калмас. Алар барысы да зәһәр генә бит. Ни вакыт килүеңне ачык итеп, бер атна алдан яз. Мин син килер алдындан өйне юдырып куярмын. Бу ел минем җитмеш яшь тутыра торган елым2. Шул көндә синең дә булуыңны телим. Тагы кайвакыт андый көнләр булыр? Аллаһ үзе генә белә. Синең китүең андан да элек булмас бит. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

12 гыйнвар, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МА (2461 ф., 1 тасв., 6 эш ) саклана. Гарәп язуында. Текст шуннан алынды.

1 Сабахәт ханым – Камал Локманның хатыны.

2 Бу ел минем җитмеш яшь тутыра торган елым. – 1948 елның 23 февралендә Гаяз Исхакый 70 яшен тутыра. Бу уңайдан Истанбулдагы татарлар, җыелып, укытучы Касыйм һәм Мәрьям Байҗыннарның өендә мәҗлес үткәрәләр. Шулай ук Истанбул университетының конференцияләр залында Гаяз Исхакый хөрмәтенә тантаналы кичә оештырыла.

 Гафиять – саулык.

  Коҗасы – ире.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 113.

Җавап калдыру