52. Мөхәммәдгәрәй әфәндегә

1939, 10 октябрь

Кардәшем Мөхәммәдгәрәй бәй! 10 октябрь, 1939. Истанбул.

Бән сау-сәламәт Төркиядә йирләшдем1. Большевикларның Варшаваны тотмаларындан фәкать ярты сәгать мөкаддәм Романияйа чыга белдек. […] бездән аерылып, […] калмышларде. Анлардан хәбәремез юк. Әмин бәй […]. Төркияйә килмәсенә, иншаллаһ, […] иделер. Сез нә улдыңыз. Һичбер хәбәремез юкдыр. Иншаллаһ, саг-сәламәтсеңездер. Бәнем вализамның сәфарәтдә сакланмасыны риҗа итдем. Әгәр Вахид бәй ала белсә, бәрабәр күндерсәң дә фәна улмас. Синдә калдырдыгым алманлар парите Берлина күндерелсә, чук ийи улыйорде. Паритены Мөхәммәдҗан әфәнде васитасы берлә безем таләбәләрнең яшәешләренә һәм дә бәнем әүемнең кирасына истимал иделмәледер. Буңа бәрабәр 500 златоны Мөхәммәдҗан әфәнде Ибраһима чабук вирмәңе риҗа идейорым. Бурада һәппемез саг-сәламәтмез. Синең дә сәламәт улмаңы Алладан эстәрез. Бөтен дустлара, әхбаблара сәламләр. Тәфсилле бер мәктүб бәкләрем.

Адресым: Sira Selviler, № 75. M-me Sotiracopolo Hanesende.

Beyoglu.

Гаяз Исхакый.

Әгәр Мөхәммәдҗан әфәнде сау-сәламәт булмаса, бу мәктүбе һәм дә параны безем таләбәләрдән (бәнем әүдә утырыйор) Габделәхәд Тениш2, Галиулла Агиш3, мөгаллим Кәбир әфәнделәрнең4 берсенә вирмәңезе риҗа идәрем.

Гаяз
10 октябрь, 1939. Истанбул

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Мөхәммәдгәрәй әфәндегә. Автографның күчермәсе ТӘСИның Кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлегендә саклана (135 ф.). Гарәп язуында. Текст шуннан алында. Беренче тапкыр басыла.

1 Бән сау-сәламәт Төркиядә йирләшдем. – Г. Исхакый Варшавадан Төркиянең Истанбул шәһәренә килеп урнаша.

2  Габделәхәд Тениш – Гали Акышның якын дусты.

3 Галиулла Агиш – Гали Акыш (1918–2012), журналист, күренекле җәмәгать эшлеклесе; «Идел-Урал дәгъвасы һәм Совет империализмы» (Истанбул, 1963), «Идел-Уралда хөррият мөҗадәләсе» (бәхәсе) (Истанбул, 1985) китаплары һәм алман, инглиз, татар, төрек телләрендә басылган күп кенә мәкаләләр авторы, Бөтендөнья татар лигасы рәисе, Милли Мәҗлеснең мактаулы әгъзасы. Алманиянең Мюнхен шәһәрендә яшәгән.

4 Кәбир әфәнде – Кәбир Канбир (1915–1975), Саратовта туган. 1929 елда Польша-Украина чиге буенда гаскәрилек вазифасын үтәгән вакытта әтисенең, Сталин тарафыннан кулаклыкта гаепләнеп, кулга алыну хәбәрен ишетү белән, кораллары белән бергә Польшага сыена һәм Г. Исхакый ярдәме белән башта Варшавага, аннан соң Төркиягә килә. Гали Акышның якын дусты.

      Мөкаддәм – элек.

  Вализамның – чемоданымның.

  Сәфарәтдә – илчелектә.

  Парите – чит ил валютасының алтынга чагыштырмасы.

  Әүемнең кирасына истимал иделмәледер – өемнең арендасына тотарга.

  Эстәрез – телибез.

  Әхбаблара – дусларга.

  Бәкләрем – көтәм.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 73.

Җавап калдыру