48. Билгесез көрәштәшкә

1934, 3 ноябрь

Мөхтәрәм көрәштәш! 1

Минем барысы хакында да тәфсилләп язасым килгән иде, ләкин, кызганычка каршы, сәламәтлегем шәптән түгел. Мин инде атна буе салкын тиюдән җәфаланып урында ятам. Биредә миңа күптөрле эшләр белән шөгыльләнергә туры килә. Һәм алар миннән күп көч һәм нервларны да киеренкелектә тотуны таләп итәләр. Нәтиҗәдә мин бик күп каршылыкларны җиңә алдым, зур уңышларга ирештем. Шул ук вакытта бик нык арыдым да.

Минем эшчәнлегем ике өлешкә бүленде. Аларның беренчесе туган халкым арасында оештыру эшләре алып бару белән бәйләнсә, икенчесе япон халкы, япон җәмәгатьчелеге арасында СССРдагы төрки халыкларның мөстәкыйльлеге идеясен пропагандалаудан гыйбарәт. Беренче бурыч мин уйлаганга караганда җиңелрәк булып чыкты. Ләкин безнең колония Идел-Уралның мөстәкыйльлеге идеясен кабул итүгә ныклап әзерләнгән булып чыкты һәм ул оештыру эшенә дә бик бирелеп тотынды.

Әгәр японнарны безнең максатлар белән таныштыруга бәйле икенче бурычны хәл итү шулай ук бик авыр булмаса, мин инде үз эшемне 6 ай эчендә төгәлләп, күптән Европада булган булыр идем. Японнарның киң даирәсе СССРны милли яктан монолиттай бербөтен дип күз алдына китергән, Русиядә изелгән халыклар булуы турында бернәрсә дә белмәгән, «Прометей» исеме астындагы халык хәрәкәте турында иң югары даирәләрдә дә бик аз хәбәрдар булганнар. Аларның уенча, Русия бары ике лагерьга – кызылларга һәм акларга гына бүленгән. Рус эмиграциясе бөтен көче белән японнарга Русиянең милли бөтенлеге идеясен сеңдерергә тырыша, «Прометей» исә, кызганычка каршы, бу ялганга бернәрсә дә каршы куя алмады. «Прометей»ның кайбер вәкилләре хәтта русларга йөз тоттылар. Украиннарны биредә «малоросслар» дип, ә безнең төрки-татарларны «рус мөселманнары» дип йөртәләр. Мин төрки милләтчесе сыйфатында чыгыш ясаганда, мине беркем дә аңламады, миңа: «Син кызыллардан түгелме?» – дигән сораулар бирделәр. «Ак руслар»га каршы чыкканда, мине коммунист дип исәпләделәр. «Кызыл руслар»га каршы сөйләгәндә исә аптырап калдылар һәм мине аклар пропагандисты дип уйладылар.

Рус даирәләрендә большевиклар да, аклар да миндә үзләренең дошманын күрделәр, японнарның башын бутау өчен минем хакта һәртөрле имеш-мимеш тараттылар. Боларның бөтенесен җиңеп чыгу бик авырга туры килде, моның өчен бик зур эш башкарырга кирәк булды. Безнең халыкка хас энтузиазм белән мин бөтен каршылыкларны җиңә һәм оештыру эшләренә тотына алдым. Мин Япония буенча төрле җирләрдә Идел-Урал төрки-татарларының мәдәни оешмаларын булдырдым, аларны легальләштерүгә ирештем һәм берләштерүгә керештем. Безнең җәмгыятьнең һәр бинасында япон байрагы белән рәттән безнең милли әләмебез дә эленде, җәмгыятебезнең һәр әгъзасы «Идел-Урал» эмблемасын тагып йөрде. Май аенда бөтен Япония буенча безнең филиалларны төзүне төгәлләп, без Кобе шәһәрендә корылтай үткәрдек2 һәм анда бөтен милли эшчәнлекне бер җитәкче үзәк кулында туплауга ирештек. Моннан соң шундый ук Идел-Урал мәдәни җәмгыятьләрен төзү һәм Ерак Көнчыгыштагы бөтен төрки-татар халкының корылтаен әзерләү өчен минем Маньчжуриягә һәм Монголиягә сәфәрем оештырылырга тиеш иде. Кызганычка каршы, безнең русофиллар, «ак» һәм «кызыл» руслар белән бергәләп, японнарның кайбер рәсми даирәләрен безнең милли хәрәкәткә каршы куюга һәм безнең эшне тоткарлауга ирештеләр. Нәтиҗәдә минем Маньчжуриягә баруым да, корылтаебызны үткәрү дә безгә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында күчерелә килде. Бик зур тырышлык куеп кына мин, ниһаять, август аенда әлеге сәфәрне хәл итә алдым. Һәм шуннан бирле мин Корея, Маньчжурия һәм Монголия буйлап безнең милли оешмаларны төзеп йөрдем. Хәзер безнең биредәге эшчәнлегебезнең беренче этабы, нигездә, төгәлләнде. Татарлар яшәгән бөтен төбәкләрдә безнең комитетлар төзелде, һәм алар эшләрен башлап җибәрделәр. Хәзерге вакытта безнең бүлекләр Токиода, Нагояда, Кобеда, Кумамутида, Фузаньда, Сеулда (Кейчу), Мукденда, Чен-чуньда, Харбинда, Хайларда, Шанхайда бар. Тензинь белән Синдаода бу эшне башкару өчен минем килүемне генә көтәләр.

Хәзер безнең биредәге эшчәнлегебезнең икенче фазасын башкарырга, ягъни корылтай үткәрергә һәм Ерак Көнчыгыштагы безнең бөтен колониянең мәдәни-сәяси тормышын берләштерергә кирәк. Шундый максат белән мин хәзер Харбинга килдем, бераз вакыттан соң корылтайны уздыру мәсьәләләрен хәл итү өчен Чен-чуньга (Маньчжуриянең башкаласына) барачакмын. Япония һәм Маньчжурия властьлары безнең бу эшебезгә каршылык күрсәтмәсләр дип өметләнәм. Корылтайны без Яңа ел башында (1935 елның 8–15 гыйнварында) Мукден шәһәрендә үткәрергә җыенабыз3. Әгәр бу теләгебезгә ирешә алсак, минем биредәге милли бурычым үтәлгән булачак. Һәм моннан соң милли аппаратны да булдырып, мин тыныч күңел белән Европага әйләнеп кайтачакмын, ә анда мине шундый ук мөһим эшләр көтә. Әмма хәзер мин мондагы эшләрне ахыргача эшләп бетерергә тиешмен, шунсыз алар һавада эленеп калырга мөмкин. Безнең оешмаларга мондагы халкыбызның 85 проценты, яшьләребезнең 95 процентына кадәре языла. 12–13 проценты көтеп тору позициясенә бастылар. Калган 3 проценты исә инвалидларга һәм «ак» яки «кызыл» руслар йогынтысына эләккән русофилларга бүленде. Хәлбуки русофиллык агым буларак безнең халык арасында ниндидер дәрәҗәгә ия түгел, шунлыктан халык алдында үзләрен аклар өчен алар мөселман фанатизмы япмасы белән капланырга тиешләр. Руслар ярдәменнән башка аларның роле нульгә тигез. Әмма руслар булышлыгында алар япон полициясе белән бәйләнешкә керделәр һәм безнең милләтчеләр турында ялган мәгълүматлар биреп, япон һәм маньчжур полициясен безгә каршы куялар, безгә нормаль эшләргә ирек бирмиләр. Ләкин мин тиз арада хәл ачыкланыр дип өметләнәм. Безнең эш моңа кадәр тулысынча үз халкыбыз исәбенә алып барылды. Аның энтузиазмының чиге күренми. Әмма тулы бер ел дәвамында гаять киеренке көрәш алып бару һәм зур чыгымнар тоту безнең халыкны алҗытты, һәм бу хәл үзен сиздерми калмады. Бүгенге көнгә кадәр япон даирәләреннән бер тиен дә матди ярдәм ала алганыбыз юк, киресенчә, Япониядә рус хулиганнары һөҗүменнән саклану өчен миңа беренче дәрәҗәле кунакханәдә яшәргә һәм үз янымда һәрвакыт үзебезнекеләрдән кемне дә булса тотарга туры килде. Болар өчен шактый зур чыгымнарга барырга кирәк булды. Нәтиҗәдә мин бер тиен акчасыз калдым һәм хәзер бары җирле колония исәбенә генә яшим, моннан ничек ерынып чыга алуымны белмим. Минем исәпләвем буенча, мин Шанхайдан гыйнвар ахырында яки февраль башында китеп, март башында Европада була алыр идем, әгәр юл чыгымнары вакытында хәл ителсә.

Тагын бер мәсьәлә бар: Осман4 урынына мин моннан бер хезмәткәрне алып кайтмакчы булам (ул инде ачыкланды), әмма юлына акча юк. Бу хакта Сезнең дә уйлавыгызны, мәсьәләне хәл итү юлын табуыгызны һәм Харбинга яки Шанхайга хәбәр итүегезне сорыйм. Минем өчен Харбинга хәбәр итүегез кулайрак булыр иде. Осман вафатыннан соң андагы матди хәл белән мин бөтенләй таныш түгел. Үлеменә кадәр ул миңа бу хакта бернәрсә дә язмады, башкалардан да бернинди дә хәбәр алмадым. Ерак Көнчыгышта почтаның начар эшләвен белгәнгә, мин дә бу хакта кызыксынып тормадым. Минем исәпләвемчә, Осман вафатыннан соң калган акчалар аның урынбасарының Ерак Көнчыгыштан Европага юл чыгымнарын бик җиңел каплый алырлар иде. Бу чыгымнарның күләме Сезгә инде билгеле (Италиягә кадәр пароходка билет өчен 42 фунт стерлинг, Япониядә йөрү, Шанхайга бару, пароходны көтеп тору, визалар алу, Италиядән Берлинга бару өчен якынча 28 фунт стерлинг, җәмгысы 70–75 фунт стерлинг). Минем юлыма кирәкле чыгымнарга килсәк, аларны ничек каплап булачагын күз алдына китерә алмыйм. Әмма Сездән бу мәсьәләне ничек дә булса тизрәк хәл итүегезне һәм корылтайдан соң миңа моннан кайтып китәргә мөмкинлек бирүегезне сорыйм. Мин бик арыдым, нервларым да ашалып бетте һәм бераз гына булса да ял итүгә бик тә мохтаҗмын. Әгәр дә әлеге мәсьәләләр яңа нервы бозулардан башка хәл ителсә, Сезгә моның өчен бик рәхмәтле булыр идем һәм күңелем белән дә, тәнем белән дә бер ял итеп алыр идем. Бар таныш-белешкә сәлам.

Хөрмәт белән, Гаяз Исхакый

3 ноябрь, 1934. Харбин.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Билгесез көрәштәшкә. Хат, Ф. Мусин тарафыннан рус теленнән татарчага тәрҗемә ителеп, «Шәһри Казан» газетасының 1998 елгы 20 февраль санында «Милләтпәрвәр хатлары» исеме астында басылып чыкты. Текст шуннан алынды. Оригиналы табылмады.

1 Мөхтәрәм көрәштәш! – хатның кемгә адресланганы билгеле түгел.

2 …без Кобе шәһәрендә корылтай үткәрдек… – 1934 елның май аенда Кобе шәһәрендә Япониядә яшәүче төрки-татар мөһаҗирләренең I корылтае үткәрелә.

3 Корылтайны без Яңа ел башында (1935 елның 8–15 гыйнварында) Мукден шәһәрендә үткәрергә җыенабыз. – II Корылтай 1935 елның 4–14 февральләрендә Мукден шәһәрендәге «Ориенталь» отелендә уздырыла.

4 Осман – Идел-Урал комитетының Европа бүлекләре белән җитәкчесе, Г. Исхакыйның урынбасары Гариф Каримов (Осман бәй) булса кирәк.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 64-67.

Җавап калдыру