1929, 10 июнь
Адресым: KS. Skorupki 5. m.3. Warszawa.
Садри!
Синең соң мәктүбеңе алмышдем. Вакытында җавап яза алмадым. Шимди безем дәресләр тәмам улды. Бән шу көнләрдә Берлина кадәр күчүк бер сәяхәт япаячагым, соңра Төркияйә китмәк эстәйорым. Бәнем фикеремчә, хазиранның ниһаятьләренә догру Истанбулда булыначагым. Бу сәнә, бәлки, яз тәгътыйлен Истанбулда кичеререз. Сәгадәт дә Истанбула китмәйә чук арзу идейор. Фәкать бурадан хәрәкәт итмәдән мөкаддәм, синдән хазиран ниһаятьләре, теммуз бидаятьләрендә нәрәдә улачагың хакында вә бәнем сәяхәтем өчен синең тарафыңдан вә йә башка әхбаблар тарафындан берәр төрле […] улып-улмадыгыны белмәк эстәйорым. Буның өчен, мәктүбе алыр-алмас, җавап язмаңы риҗа идейорым. Камилә ханыма чук сәлам, чоҗуклара1, һакәза.
Сез дә яз тәгътыйлен, әлбәттә, Истанбулда кичерәчәксеңез?
Гаяз
10 хазиран, 1929. Варшава
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Мирас» журналының 1997 елгы 10 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Чоҗуклара – С. Максудиның кызлары Гадилә һәм Наилә турында сүз бара.
Шимди – хәзер.
Күчүк – кечкенә .
Китмәк эстәйорым – китәргә телим.
Хазиранның ниһаятьләренә догру – июнь азакларына таба.
Чук арзу идейор – бик тели.
Бурадан хәрәкәт итмәдән мөкаддәм – моннан китүдән элек.
Теммуз бидаятьләрендә нәрәдә улачагың – июль башларында кайда булуың.
Әхбаблар – дуслар.
Чоҗуклара – балаларга.
Һакәза – шулай ук.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 55.