40. Рәшит Рәхмәти Аратка

1929, 28 апрель

Рәшид әфәнде!

Сезнең ике мәктүбеңезгә дә бик озак җавап бирә алмадым. Минем хәзер эшем бик күп тә, вак-төяк кечкенә мәсьәләләр вакытны эстиләр дә, кирәк эшләр читтә кала бирә. Бу да шулай булды. Гафуыңызны үтенәм. Мәҗмугада яза башлавыгызга бик рәхмәт, күптән шулай кирәк. Мәҗмуга һәммәмезнең көче берлә генә барса, бара ала югыйсә, бер-ике кеше мәҗмуга чыгару модасы инде үткән. Безнең башлап китеп, күп язулар юлга чыгарырга ниятемез. Ләкин мәкаләләрегездә ара-сыйра милли хәлләремезгә күчкәләргә кирәк иде. Мәсәлән, төрек-татар теленең байлыгы, эластичныйлыгы, аһәңле мәгънә хакында Аурупача карап, Аурупа лисан галимнәренә таянып, берме-берничәме мәкалә кирәк иде. Бу безнең матур телемезне бозып ята торган ахмак татар малайларына бер гыйбрәт булыр иде. Бу кирәк һәм дә сезнең кебек лисаниятче бер кешенең каләменнән чыгарга кирәк. Моны, әлбәттә, үзеңез дә уйлый торгансыздыр.

Байракка килгәндә, җибәргән үрнәгеңез өчен бик рәхмәт. Мин аны бик матур, мәгънәле таптым. Ләкин, мәгаттәәссеф, бераз соңга калган. Монда безнең яши торган мәмләкәттә шуңарга зур бер ихтыяҗ булганга, без кышкы мәҗлесебездә аны мөзакәрә итеп, ике төстә һәм дә Алтын Урда тамгалы иттереп кабул иткән идек вә шуны мондагы мөәссәсәләргә җибәргән идек. Хәзер инде аны үзгәртү уңайсыз бер хәл ала. Харита хакындагы фикерегез бик тугры. Бу хакта анда сездә көтепханәдә мәнбәгъләр бик күптер. Монда миндә әүвәлән, унсигезенче гасырда Амстердамда басылган татар харитасы бар. Шуның копиясен алдырып ятам. Алар берничә гасырга гаид, берничә төрле, аларны сезгә җибәрермен. Икенче – этнография харитасы ярый торган Парис әллисани шәркыйа мәктәбе мөдәррисе… Дениның «Төрек грамиры»на1 бастырган лисанның таралуы харитасы бар. Өченчесе – аннан-моннан гына булса да туплап басылган Әкъдәс Нигъмәтнең «Төрек елы»ндагы харитасы бар. Ләкин боларның барысы да безгә материал гына булырга ярыйлар. Безнең киләчәк дәүләтемезнең хөдүдләренә мөмкин кадәр иске тарихи йирләремез керү кирәк һәм дә дәүләтемез эчендә урыс гонсырының аз булуы кирәк. Шул ике нокта бер-берсенә тискәре килә дә йөдәтә. Минемчә, Казан, Әстерхан, Оренбур, Уфа вилаятьләре тәмамән, Иделнең агуы белән барганда Азия ягындагы Сембер, Самара, Сарытау губерналарының өязләре вә аңа Пиремнең татар өязләре керергә тиеш. Шәрекътәге хөдүдемез Урал елгасы булса, Шәркый шималидә хөдүдемезне ничек теләсәк, шулай киңәйтергә имкян бар. Чөнки анда без үземезнең Себер татарларымызга таба чикләтәмез. Урыс гонсыры анда үзе дә бик сыек. Идел буенда, хосусән Самара, Сарытау губерналарында гына хәлемез авыр. Ләкин Әстерханны читтә калдырып, Каспий диңгезеннән озакта калып, хәзерге Татарстан, Башкортстан хөдүдендә калу, әлбәттә, бернигә дә ярамый. Ул диңгезгә чыкмаган мәмләкәт, үзенең кардәшләре берлә контакт ясый алмаган мәмләкәтнең яшәве бик авыр. Шул кулыңыздагы материалларны җыеп, мөмкин кадәр тизрәк бер этнографик харита, бер дәүләт харитасының проҗәсен[1] хәзерләгез әле. Язга таба, дәресләр беткәч, үзем дә Берлинга барып чыгармын дип торам. Шунда мөзакәрәгә куяр идек. Бу да бетте.

Ибраһим нишли? Әгәр теләсә, аны монда гаскәри доктор иттереп урнаштырып булыр иде, дип уйлыйм. Шул хакта үзенә хат язып сораңыз әле. Ләкин инде ул Ләһстанга йирләшү – большевик дәверендә Русиягә кайтудан колак кактым, дигән сүз була. Акса Шәрекътән беркем дә хат язмады. Шуңарга бераз гаҗәпсенебрәк торам. Аннан укырга килергә теләүче чибәр егетләр юкмы? Алай итеп, болай итеп, Ләһстан дарелфөнүненә тәхсыйсатлы таләбә иттереп кабул иттерә алыр идек. Шул хакта уйлашыңыз әле.

Хуш. Рәбига ханымга, Фуадка, Ибраһимга бик күп сәлам.

Гаяз

28 апрель, 1929

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Рәшит Рәхмәти. Аратка. Әлеге хат беренче тапкыр Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, “Авырлыкны йөрәк берлә күтәрәбез” дигән исем астында “Мәдәни җомга” газетасының 2011 елгы 8 июль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хат Л. Гайнанова архивында саклана.

1 …Дениның “Төрек грамиры” – Беренче Бөтендөнья сугышыннан соң Төркия белән кызыксыну кискен көчәя. Аурупа университетларында көнчыгыш телләр, бигрәк тә төрек теле бүлекләре ачыла башлый. Төрек теленнән грамматикалар  тарала. Мисал итеп, француз тюркологы Жан  Дениның  “Grammaire de la Langue Turque (dialecte osmanli)” (Paris, 1921) хезмәтен китерергә була. Биредә әлеге хезмәт турында сүз бара булса кирәк.

 

 Лисан – тел.

  Мәгаттәәссеф – үкенечкә.

  Мөзакәрә итеп – тикшереп.

  Мөәссәсәләргә – оешмаларга.

  Харита – карта.

  Мәнбәгъләр – чыганаклар.

  Гаид – карый.

  Парис әллисани шәркыйа – Париж көнчыгыш телләре.

  «Төрек грамиры»на – «Төрек грамматикасы»на.

  Хөдүдләренә – чикләренә.

  Гонсырының – элементының.

  Шәркый шималидә – Төньяк көнчыгышта.

  Проҗәсен – проектын.

  Акса Шәрекътән – Ерак Көнчыгыштан.

  Тәхсыйсатлы таләбә – стипендияле студент.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 53-54.

[1] Проҗәсен – проектын.

Җавап калдыру