37. Садри Максудига

1928, 25 октябрь

Садри!

Сиңа озын итеп, ачык итеп бу хатны язудан максад – мондагы булган-беткән эшләр берлә бераз танышдырып, киләчәк хакында сөйләшү вә аңлашудыр. Минем килер-килмәс башлаган эшемнең иң мөһиме мәҗмуга тәшкил итү фикерен тарату вә аңлату булды. Бу хакдагы сүзләр безгә бик ачык сарих булса да, чит кешеләргә, әлбәттә, алай түгел. Аның кырык төрле сөальләре бар. Әхвәлне аңламаудан килгән кырык төрле киңәшләре бар. Ниһаять, маташа-маташа шул фикер нәзари уларак кабул ителгән. Инде гамәли ягына килергә вә барып җитәргә ихтыяҗ туды. Монысын да кечкенә-кечкенә адымлар берлә бара-бара, ниһаять, килеп җитдек. Катгый уларак сүз бирелде. Мин, Алманиягә барып, матбәга мәсьәләләрен тикшереп үтдем. Бу мәсьәлә монда фәүкылгадә мөһим. Ләкин адәм гакыллы шәраит эчендә йирләшде. Башка йирдә матбәга булынмады. Унда булуын безнең дустлар бигүк сөймиләр иде. Алай итдек, болай итдек, инде ул мәҗбүрияте дә кабул итделәр. Хәзер сызганып, мәҗмуга чыгаруга хәзерләнү дәүрендәмез. Мәҗмуганың редакциясе Варшавада, конторасы Берлинда булачак1. Мәҗмуганың бу юлга кереп җитеп, эшкә тотыну дәвере кергәч дә, алдымызга берничә мәсьәлә килеп басты. Бунларның бәгъзеләре нәзари кебек күренсә дә, безнең өчен бик зур практик әһәмияте бар. Бу мәсьәләләрнең берсе – тәшкиләтне ныгайту мәсьәләсе. Безнең тәшкиләтемезнең халык берләшмәсе авыр булганга, соң елларда уградыгымыз вазгыятьләремез дә моңа манигъ булганга, без, мондагы милләтчеләр, моны әсасән үзгәртергә кирәк тапдык. Вә милли мәүҗүдиятемезне мөхафиз вә большевиклыкка мөҗадәлә өчен яңа бер мөҗадәлә комитәсе корырга карар бирдек. Вә шуны төзеп, эшкә керешдек. Ләкин беренче халкымыз берлә тәмасымызда күтәрәчәк байрагымыз хакында мәсьәлә кузгалды. Большевиклар тупраклы мохтарият игълан итдекдән соң (әлбәттә, ләфзан гамәл […] ) милли-мәдәни мохтарият байрагының халык тарафындан сөелеп кабул ителмәячәге мәгълүм булды. Тупраклы мохтарият затән вар2. Ул вакыт ни өчен мөҗадәлә? Большевикларны төшереп, яңа төрле русларны китерү өченме? Ул вакытда русларның мөҗадәлә партиларына кермәле дә бергә бармалы. Милли тәшкиләтнең ни мәгънәсе бар, диделәр. Калды: ачыкдан-ачык Русиядән аерылу, истикъляль байрагын күтәрү. Хариҗдагы милләтчеләрнең без әминиять иткән кыйсеме, кирәк яшьләрдән булсын, кирәк аз-чук дөнья күргәнләрдән булсын, истикъляль байрагын күтәрү тарафында булындылар. Боларның бер кыйсеме, бәлки, хиссиятенә мәгълүб уларакдыр. Эстония, Латуния мөстәкыйль яши алсын да, без ник яши белмик? Бүген бу фикерне мәйданга атмау, яшьләрне шул фикер әтрафында тәрбияләмәү гөнаһдыр. Шуның өчен мотлакан истикъляль байрагын күтәрмәледер вә шул юлда мөҗадәләне алып бармалыдыр, дийорлар. Икенче кыйсеме: «Истикъляле, бәлки, безем буын казана да алмас. Бәлки, гомумән дә, дөньяның төзелешүе икенче юлга кереп китәр. Ләкин мотлакан сәясәт базарында истикъляль байрагы берлә чыкмалы. Вакыты килгәндә, бәлки, язарлыкка керешермез. Бәлки, казанырмыз, бәлки, казанмамыз. Ләкин байрак күтәрмәле», – диләр. Мәҗмугада да шул мәсьәләне ачык язмалы. Вә мәҗмуганың Идел-Урал вә Кырым җөмһүриятләренең истикъляльләренең тәрҗеман әфкяре вә шул фикерләрендә исрар итәләр. Сез безнең иске милләт хадимләре булган вә милләтнең мөкаддәратына гаять якындан тәгаллекъле шу мәсьәләләрдә кәмаль сәляхиять берлә сүз сөйли торган милли мәсьүл зәват булганга, шул хосусда сезнең фикерләреңезне сорыймыз. Ачыкдан-ачык шул хакда безгә фикереңезе белдереңез. Бу – бер.

Икенче – мәҗмуга, һанги байракны калдырса да, хариҗда табгы ителә торган милли мөҗадәләнең тәрҗеман әфкяре улачакдыр. Безнең фикерләремез төрекчелек әсасендәдер. Вә һичбер төрек зөмрәсенең амаль вә максадына, әлбәттә, каршы килмәячәкдер. Фәкать бәгъзе бер төрек илләренең әрбабе хөкүмәте безнең большевиклар берлә ачыкдан-ачык мөҗадәләмезне сәүмәячәкләрдер. Без дә, авызларны кыздырмакдан саклана белсәк дә, фәләннең-фәләннең хәтере өчен кәнде принципларамыздан ваз кичәчәк дәгелмез. Буның өчен сезнең кебек бездән узакда калан аркадашларымызның мәҗмугада иштиракы насыл улачакдыр? Вә ни тарызда улачакдыр. Бу мәсьәләйәдә сарих вә катгый җавап бәклийорыз. Җаваплар аеры-аеры улдыгы хәлдә дә, мөштәрәкән язылдыгы тәкъдирдә дә почта илә күндерелмәмәсе матлубдыр. Җавап бәнем адресыма язылмалыдыр.

Гаяз

 

Аркадашлардан берсе-берсе Идел-Урал җөмһүриятенең мөкаддәратилә тәмамән галякасын кисмешсә вә башка тәшкиләтдә эшлийорса, табигый, бу ела аркадаш мөзакәрәйә дәгъвәт итеп итмәмәк сезә гаиддыр. Фәкать икенче бер мәсьәләнең «фәҗери» тарызында араңызда һичкем булынмамалыдыр. Вә безем дахили эшләремез һич беркемнең әлендә аләт улмамалыдыр. Бурада этнографик вә тарихи төрек илләренең хариталарын нәшер итмәя имкян вар. Хосусый безем Идел-Урал өлкәсенең бу ел харитасына ихтыяҗ гаять бөек. Шу хосусда синдәге мәгълүматы безә вирмәңе риҗа идейорыз. Насыл йапсаң, йап.

Гаяз

Менә синдән, Садри бәй, сабикъ Милли Идарәнең рәисе вә төрек-татар һәйәт мәҗлесенең рәисе сыйфатилә риҗада булындыгымыз мәсьәләсене аркадашлардан Милли Идарә әгъзасы Закир Кадыйри бәйгә, һәйәте рухия әгъзасы Фуад Туктар бәйгә, Милләт Мәҗлесе әгъзасы Габдулла Баттал3 бәйгә аңлатып вә шул мәктүбе дә укып, мәсьәләләрне мөзакәрәдән алыначак фикерләрне безә белдермәкдер. Бу хосусда насыл фикер алышачагыңыз сезә гаид мәсьәләдер. Фәкатъ бу яздыкларымыз сер уларак калмалыдыр. Вә сезнең мөштәрәкән вирдекеңез карар да сер уларак калмасы матлубдыр. Вә безә дә бу мәктүбнең гәлдиге юлдан гәлмәледер. Вә бу мәсьәлә безем тәмамилә дахили эшемез улдыгындан аркадашларның һичберсенең безә дуст улан башка төрек кабиләләренең әгъзалары да бөйлә ачмамаларын, сөйләмәмәләрен риҗада булыныйорыз.

Аркадашларның карары вә риҗасы буенча,
 Гаяз Исхакый

25 октябрь, 1928

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Мирас» журналының 1997 елгы 10 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.

1 Мәҗмуганың редакциясе Варшавада, конторасы Берлинда булачак. – Биредә сүз «Милли юл» журналы турында сүз бара. Журнал 1928 елның декабреннән 1939 елның сентябренә кадәр Берлинда басылып килсә дә, аның редакциясе, чынлыкта, баш мөхәррире һәм нашире Г. Исхакый яшәгән Варшавада була. Барысы 136 сан чыга.

2 Большевиклар «туфраклы мохтарият» игълан итдекдән соң [әлбәттә, ноктаи гамәл …] Милли-мәдәни мохтарият байрагының халык тарафындан сөелеп кабул ителмәячәге мәгълүм булды. Тупраклы мохтарият затән вар. – С. Максуди Россия һәм Себердә яшәүче төрек-татарлар өчен Милли-мәдәни мохтарият оештыру проектын әзерләп, 1917 елның июлендә Казанда үткәреләчәк Икенче Бөтенроссия мөселманнары съездына алып килә. Бу заманда азәрбайҗаннар, Төньяк һәм Көньяк Төркестан төрекләре, башкорт төрекләре үзләре яши торган җирләрдә туфраклы мохтарият мәсьәләсен көн тәртибенә кую белән мәшгуль булу сәбәпле, бу корылтайга үзләренең вәкилләрен җибәрмәгәннәр. Корылтайда С. Максуди төзегән «Милли-мәдәни мохтарият» укыла, тикшерелә һәм кабул ителә. «Милли-мәдәни мохтарият» ул «туфраклы мохтарият» түгел. Беренчесе территорияләре билгеләнмәгән, төрле регионнарда аралашып яши торган төрек халыкларының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, мәгарифен кайгыртучы бер идарәне күздә тота.

3 Габдулла Баттал – Габдулла Баттал-Таймас (Габделбари Баттал) (1883–1969), күренекле тарихчы, тел-әдәбият белгече, журналист, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе.

 

Сарих – ап-ачык.

 Шәраит – шартлар.

 Әсасән – нигездә.

Мәүҗүдиятемезне мөхафиз – барлыгыбызны саклау.

 Мөҗадәлә өчен – сүз көрәштерү өчен.

  Тәмасымызда – мөнәсәбәтебездә.

  Ләфзан – сүзләрнең мәгънәләренә карамыйча.

Тупраклы – туфраклы.

 Затән вар – нигездә бар.

 Истикъляль – бәйсезлек.

 Хариҗдагы – читтәге.

 Әминиять иткән – ышанган.

 Хиссиятенә мәгълүб уларакдыр – хисләренә бирелгәндер.

 Мотлакан – шиксез.

Исрар итәләр – нык торалар.

 Хадимләре – эшлеклеләре.

Милләтнең мөкаддәратына гаять якындан тәгаллекъле шу мәсьәләләрдә – милләтнең язмышына гаять якыннан бәйләнешле шул мәсьәләләрдә.

 Кәмаль сәляхиять – камил сәләт.

  Мәсьүл зәват – җаваплы кешеләр.

 Һанги – кайсы.

 Табгы ителә торган – басыла торган.

 Зөмрәсенең – төркеменең.

Амаль – өмет, теләк.

 Узакда калан – еракта калган.

Ни тарызда улачакдыр – ни рәвешле булачактыр.

  Сарих – ачык.

 Бәклийорыз – көтәбез.

  Фәҗери – фикер алышу.

Дахили – эчке.

 Әлендә аләт – кулында корал.

  Сабикъ – элеккеге.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 47-50.

Җавап калдыру