34. Садри Максудига

1927, 13 май

Садри!

Синең мәктүбеңне кичә генә алдым. Мин хәзер Кузгынчыкка күчдем. Адресым: Кузгынчык, Хөсни пашаның кошкендә, Гаяз Исхакый. Былтыр утырган одамның2 каршысында. Кечкенә генә аерым өй. Көнләр суык булса да, һавасы яхшы. Бакчасы матур. Төрек учагының малай-салайы кулына эш төшкәч, әлбәттә, йир бирергә уйламыйлар инде. Ул хисабның ике иллесе. Миндән «Шимали төрек әдәбияты тарихы» дип бер нәрсә язарга сораганлар иде1. Шуның өчен бер өлеше бирелгән иде. Ул китабым хәзер язылып беткән, ләкин бусын бетмәс борын бирмим, дигән фикердә тора идем. Йөзе бу китапка каршы. Хәмидулла бәй берлә конушуымыз 300–500 арасында иде. Әгәр бирми торган булса, бу китабым гәзитәләрдә урын табармы дип өмид итәм. Ләкин аның артындан тагы дүрт ай йөрергә кирәк. Хәзер Хәмидулла килгән дип ишетдем. Иртәгә барып карыйм. Ләкин өмидем бик азалды. Кирәкмәгәнгә акча әрәм итәләр-итәләр дә, миңа килгәндә, икътисад4 ясыйлар. Имеш, акчам бер дә юк. Шул акчага хисап иткән идем. Сәгадәт дәрелфөнүненгә язылган. Тәмам мәшрут таләбә булган. Ләкин дәресләргә язылырга тагы дәрес янына акча кирәк икән. Ул юк. Шуның өчен бу семистрада учёт (акча түләгәнгә генә бирәләр икән) ала алмау ихтималы бар. Нишләргә белмим. Һичбер юлым калмады. Үземнең дә бернәрсәм дә юк. Кием-салым да бик бетде. Ашау-эчү дә бик тар. Җәгъфәрдән берничә лира алып күченгән идем. Ул да азагына килде. Син ничек тә миңа бу ай, ягъни шул арада бераз акча җибәр әле. Инде бераз тын алгансыңдыр. Андан соң анда бурычка ала торган йирләрең дә юк түгел. Ничек тә тырышып, 30–35 лира кадәр бернәрсә күндер әле. Бик лязем. Йосыф2 килгән икән. Юлда очрамады. Барып күрмәдем. Ул кеше өч мәктүбемә җавап язмады. Кирәкле сөальләрне ачыкда калдырды. Хәерле булсын, бәй булсак, язар әле. Гомәр3 миңа ике хат язды. Бик киләсе килә. Виза сорый. Мөмкин кадәр алып җибәрергә тырыш инде. Эш булу ихтималы, әлбәттә, юк. Ләкин монда милли йирдә ач торыр. Хуш. Камилә ханымга сәлам.

Гаяз.

Акчаны Госманлы банка аркылы җибәрмә. Йә почта берлә, йә «Эш банкасы» аша.

Гаяз

13 май, 1927

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, 34, 35 нче хатлар «Казан утлары» (1997, № 6), 37–42 нче хатлар «Мирас» (1997, № 10) журналында басылдылар. Текст музейдагы күчермәдән алынды.

1 Миндән «Шимали төрек әдәбияты тарихы» дип, бер нәрсә язарга сораганлар иде . – … нче биттәге искәрмәне карагыз.

2 Йосыф – Йосыф Акчура.

3 Гомәр – Гомәр Терегулов булса кирәк.

  Кошкендә – сараенда.

Одамның – бүлмәмнең.

Азалды – азайды.

Икътисад – экономия.

Мәшрут таләбә – соралган таләпкә җавап бирүче укучы.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 44-45.

 

 

Җавап калдыру