33. Әхмәтхәсән Исхаковка

1927, 24 апрель

Әхмәтхәсән! 1

Синнән һичбер хат-хәбәр юк. Истанбулга килгәннән бирле бер мәктүбең дә килмәде. Сездәге хәлләр шулай бик шәпме, әллә үзең бик шәбәйдеңме, белмим. Мин акрын гына яшим. Һаман шулай язып ятам. Язылып басылмаган әсәрләрем инде ундүрткә җитте, кайчан бастырырга насыйп булыр? Аллаһ белә! Үткән елны минем әдәби хезмәтемә утыз ел тулган икән. Минем «Тәгаллемдә сәгадәт» 1896 да басылган, имеш, аны мин үзем рәтләп белмәдем дә2. Шул мөнәсәбәт берлә утыз еллык әдәби хәятым хакында хатирәләр язарга тотындым. Бик зур, озын булганга, әле беткәне юк, бу ел яз исән-сау булсам, насыйп булса, бетерермен дип торам. Китапта минем әсәрләрем 12001500 бит булырга охшый. Яртысы бетте, инде тәмлесенә кердем. Миннән башка беркем дә белмәгән шактый күп мәгълүмат язам, киләчәгемдә бер эшкә ярар. Сездәге матбугатта театр юбилейлары хакында чыккан әсәрләрне укыдым. Бигрәк ялган инде. Муса әфәнде тәгъбиренчә, бөек үк ялган инде, нигә аның азрак объектив булуына тырышылмый, ул бит һәркемне кызарта торган эш, тәнкыйть булмагач, шулай була, күрәсең, инде.

Миңа, анда булса, шушы кешеләрнең рәсемнәрен күндер әле. Чөнки мин «Шимали төрек әдәбияты» дип, бер китап яздым да (төрекләр өчен) шуңарга кирәк иде3: Сәгыйд Рәми, Мәҗит Гафури4, Галиәсгар Камал5, Галимҗан Ибраһим6, Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд7, Заһир Бигиев8, Габдулла Кариев9, Мөхәммәтгаяз Исхакый, Гөлсем Болгарская10, Габделкаюм Насыйри11, Шиһабетдин Мәрҗани12, тагы Г. Рәхимнәрнең13 соңгы дәвер тарихы әдәбиятлары чыктымы? Чыкса, аны да күндерә күр.

Үземнең кәефем начар түгел, ләкин бу соңгы елларда эчне пошыра торган бернәрсә чыкты, ул да – йөрәгемнең зәгыйфьләнүе. Безнең кебек һәрбер авырлыкны йөрәк берлә күтәргән кешеләрдә бик еш очрый торган бу авыру миндә тиз үк тәрәкъкый итә башлады. Хәзер менә сул кулым һаман оешып тора, көчтән төшә, зәгыйфьләнә, сул аягымда да көчсезлек бара, соң тәрәкъкый итә-итә бөтенләй түшәккә үк яткыруы ихтималы юк түгел икән, шул рухымны кыса (бу хәбәрне Сәгадәткә әйткәнем юк, сез дә белдермәгез), вәхаләнки[1], әйе, язасы нәрсәләр язылып бетмәгән иде, дарулануы мөмкин түгел бер хәлгә әле кермәгән булса да, минем вазгыятем андый буржуазный эшләргә мөсагыйд түгел[2]. Докторлар, фәләнне эшлә, фәләнне эшләмә, дип, мөһаҗир тормышында әсассез нәрсәләрне тәүсыя итеп[3] йөдәтәләр. Мин үземнән фидакярлек берлә эшләнә торганнан башка берсен дә эшли алмыйм. Шуның өчен «Утыз еллык тормыш»ны14 кызу-кызу язарга тотындым. Хәерле булсын. Ләкин бу хәбәрне бик шаулатып йөрмәңез, бәлки әле, кәефләр яхшырса, бетеп тә китәр.

Сәгадәт үткән ел монда торып китте. Хәзер инде бик зурайды, җисмән вә рухан бик үсте, мәгълүматы артты. Менә хәзер Берлин дарелфөнүненең әдәбият факультетына язылып йөри. Ләкин аның тәрбия мәсьәләсе бераз мөшкелләште. Аурупада укытырлык акча эшләү монда бик авыр, хосусән миңа. Шуның өчен ул яктан бер дә күңелем тыныч түгел. Вәхаләнки кызны укытып, дарелфөнүнне тәмам иттерүне дә үземнең вазифаларым эчендә санаган идем. Минем китапларыма әле һаман гонорар алып булмыймы? Русларның монархист язучылары алып тора да, ничек татарның иң беренче социалист язучысы ала алмый? Сез шул руслардан да мәнсезрәктер инде. Әдәби китаплар булса, җибәреп тор! Фәтхи Борнашның «Камали карт» дигән лыгырдамасын укыдым15. Ул кешегә аз-маз ихласым бар иде, тәмамән бетте. Шулкадәр начар нәрсәне ни дип бастыралар? Сездә шул әдәби цензура тәмамән беткән, күрәсең. Алла тәүфикъ бирсен инде. Хушыңыз!

Даими адресым: Истанбул. Баб Гали җаддәсе. Мәсәрәт отеле.

Гаяз Исхакый бәй.

Нуриягә, балаларга сәлам16.

Гаяз Исхакый.

24 апрель, 1927. Истанбул

Бу хат һәфтә җибәрелми торды. Менә бүген Сәгадәтнең дарелфөнүнгә язылуыннан хат алдым. Ул хәзер студент булды.

Без монда Мәскәүдәге съездның бәгъзе бер ораторларын радиода тыңладык. Мин Калинин берлә Рыковны17 тыңладым. Анда әле өмет күрәм.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Әхмәтхәсәнгә. Хат Лена Гайнанова тарафыннан әзерләнеп, аның кереш сүзе белән, «Авырлыкны йөрәк белән күтәрәбез» дигән исем астында «Шәһри Казан» газетасының 1993 елгы 23 февраль санында басылды. Текст шуннан алынды. Хатның күчермәсе Л. Гайнанова архивында саклана.

1 Әхмәтхәсән – Г. Исхакыйның бертуган энесе.

2 Үткән елны минем әдәби хезмәтемә утыз ел тулган икән. Минем «Тәгаллемдә сәгадәт» 1896 елда басылган, имеш, аны мин үзем рәтләп белмәдем дә. – Г. Исхакыйның беренче хикәясе «Тәгаллемдә сәгадәт» Казанда 1899 елда гына басылып чыга. Г. Исхакый 1947 елда да әлеге хикәянең басылу елын төгәл күрсәтми. Кызы Сәгадәткә 23 апрельдә язган хатында ул: «Тәгаллемдә сәгадәт»нең басылу елыны катгый 97, басылуы 1998 булырга тиеш», – дип яза.

3 …«Шимали төрек әдәбияты» дип, бер китап яздым да (төрекләр өчен), шуңарга кирәк иде… – Г. Исхакыйның әлеге китабы басылмаган.

4 Мәҗит Гафури – Габделмәҗит Нургали улы Гафури (1880–1934), шагыйрь.

5 Галиәсгар Камал – Галиәсгар Галиәкбәр улы Камалетдин (1879–1933), әдәбият дөньясында Г. Камал дип танылган классик язучы, татар драматургиясенә һәм театрына нигез салучыларның берсе, күренекле журналист һәм җәмәгать эшлеклесе.

6 Галимҗан Ибраһим – Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов (1887–1938), татар әдәбияты классигы, филолог, тарихчы, тәнкыйтьче һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. Репрессия корбаны.

7 Дәрдемәнд – Мөхәммәдзакир Мөхәммәдсадыйк улы Рәмиев (1859–1921), татар классик шагыйре.

8 Заһир Бигиев – Мөхәммәдзаһир Ярулла улы Бигиев (1870–1902), татар классик язучысы.

9 Габдулла Кариев – (1886–1920), артисты, режиссёр һәм драматург.

10 Гөлсем Болгарская – Өммегөлсем Муса кызы Мостафина (1891–1968), профессиональ татар театр сәнгате формалашуына зур өлеш керткән артисткаларның берсе.

11 Габделкаюм Насыйри – Габделкаюм Габденнасыйр улы Насыйри (1825–1902), язучы, мәгърифәтче галим.

12 Шиһабетдин Мәрҗани – Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани (1818–1889), атаклы галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы.

13 Г. Рәхим – Мөхәммәтгали Мөхәммәтшакир улы Габдерәхимов (1892–1943), язучы, галим. Әдәбиятка, тел белеменә, тарих, фольклористика, археология, педагогика мәсьәләләренә караган күп кенә гыйльми хезмәтләр авторы.

14 «Утыз еллык тормыш» – Г. Исхакыйның бу әсәре басылмаган.

15 Фәтхи Борнашның «Камали карт» дигән лыгырдамасын укыдым. – Ф. Бурнаш «Камали карт» (1925) комедиясендә 20 нче елларда татар авылында барган инкыйлаби үзгәрешләрне чагылдырырга омтылган була.

16 Нуриягә, балаларга сәлам – Әхмәтхәсәннең хатыны Нурия турында сүз бара. Уллары – Илгизәр һәм Илтөзәр.

17 Мин Калинин берлә Рыковны тыңладым. – Михаил Иванович Калинин (1875–1946), Алексей Иванович Рыков (1881–1938), дәүләт һәм партия эшлеклеләре.

 

Вәхаләнки – чынлыкта.

  Мөсагыйд түгел – мөмкинлек бирүче, ирек бирүче түгел.

  Әсассез нәрсәләрне тәүсыя итеп – нигезсез нәрсәләрне киңәш итеп.

  Җаддәсе – проспекты.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 42-44.

 

 

 

Җавап калдыру