1926, 4 ноябрь
Садри!
Безнең хәл фәүкылгадә начар бер юлга керде. Әнҗемән мөдираны1 дигән нәрсә Сәгадәтнең тәхсыйсатын1 катыйгъ итәргә карар биргән. Моны бик кызуланып эшләгән. Мәгариф вәкиле бәйнең Хаккый Тарикъ1 бәйгә вәгъдәсен ишеткәндә, әмре вакыйг алдында 2 калдырырга уйлаганга охшый. Юк исә бер имтиханда муаффәккыятьсезнең алтмыш шәкерде арасында һичберсе һичбер имтиханда мәүкыйг3 булмаганда, аның өчен дәлил булудан бинаэн вәсилә4 генәдер. Хәзер буласы кадәре булган. Инде шуны тәгъмир итдерергә5 генә кала. Хәмидулла бәй бу хосусда иң соң ноктага кадәр варачагым дип вәгъдә биреп китде. Хаккый Тарикъ бәй дә шулай сөйләде. Соңгысының мәгариф вәкиле бәй алдында хөрмәте зур, сүзе сайгылы, диләр. Хәзер шуларның барысына да хатлар яздым. Шуның өстенә Йосыфка2 да яздым. Боларның барысындан да риҗам6 мәсьәләне тәгъмир итдерү[1] булды. Шул хосусда синдән үтенечем: беренче – Йосыфны күреп, аны Нәҗан бәйгә китәргә вә, кирәк булса, Гыйсмәт пашага китәргә кысрыклау.
Икенчесе – Хәмидулла бәйне Гыйсмәт пашага барырга риҗа итү. Хаккый Тарикъ бәйне күреп, аңарга Нәҗан бәйдән мәсьәләне тәгъмир итдерүне риҗа итә алсаң, әлбәттә, нур галә нур булачак.
Өченче – шул мәсьәләне бераз кызулап, миңа җәрәяндан[2] мәгълүмат бирү. Эшнең йөрүе алдан, искедән хәзерләнгәнгә охшый. Берлинда вакытта, башкаларны һичбер мәгълүмат тәфтиш итмәдекләре хәлдә, Сәгадәтне имтихан вакытында чакырып йөдәтеп бетергәнләр. Кырык төрле сөальләргә җавап яздырганлар. Шуның өчен бу муаффәкыятьсезлек шәкеленә уйдырыр7 өчен бер вәсилә генә булган. Синдән риҗам – мөмкин кадәр мине тизрәк хәбәрдар итү.
Боларның тәшәббесләренең нәтиҗәсен бик көтәм. Бу эш муаффәкыятьсез чыкса, сез лязем күрсәңез, үзем дә барып чыгачакмын. Ләкин акчам бер дә юк. Без йөргәнче үзе йөрер, дигән фикер берлән генә, әлбәттә, борчымассыз. Тагы бер фикер – Шәһид доктор, Мәҗлес рәисе, Кязыйм пашадан китеп, риҗада булына алмасмы? Үзенә сөйләп кара әле. Бик зур хезмәт иткән булыр иде.
Хуш. Камилә ханымлар сәламәтләр, синдән акча көтеп яталар. Сәгадәтдән сәлам.
Гаяз
4 нче тәшрине сани, 1926
Адресым һаман – Кузгынчык.
Гәзитәләрдә Франсә хөдүдендә Габдрахман Шәфиев3 вә катыныннан бик күп яшергән мөҗәүһәрат8 чыгып, мосадәрә ителүләрне9 язалар. Димәк, ул кәсебендә булып калды. Хатыны бик мәгънәсез иде. Шул тотдырган икән.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Хаккый Тарикъ – мәгариф вәкиле, Төркиядә нәшер ителгән «Вакыт» газетасы баш мөхәррире.
2 Йосыф – Акчурин Йосыф Хәсән улы (1876–1935), җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист. Сембер шәһәрендә туып, җиде яшеннән Төркиядә яшәгән, анда белем ала. 1904 елда Россиягә кайта, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта, 1905 елның 29 октябрендә чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасының мөхәррире була. 1908 елдан соң Төркиядә яши. «Мөселман иттифакы» партиясен оештыруда якыннан катнаша, татар милли азатлык хәрәкәтенең уң канаты җитәкчеләреннән берсе булып таныла.
3 Габдрахман Шәфиев – Шәфи Алмаз исеме белән дә билгеле. Чын исеме – Габдрахман Габидулла улы Галиуллин (1885, кайбер мәгълүматлар буенча 1892 – үлеме 1945 елдан соң), төрек-татар милли легионнарын оештыручыларның берсе. Гражданнар сугышы вакытында Төркиягә китә. 1927 елда Төрек илчелегенең Мәскәүдәге хезмәткәре булып эшли. 1930 елларда Германиягә килеп урнаша. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында «Идел-Урал» комитеты җитәкчесе. 1945 елның гыйнварында Төркиягә качып китә.
Әнҗемән мөдираны – җитәкчелек.
Тәхсыйсатын – берәр эшкә билгеләнүен.
Әмре вакыйг алдында – факт алдында.
Мәүкыйг – урын.
Бинаэн вәсилә – сылтауга нигез.
Тәгъмир итдерергә – төзәтергә.
Риҗам – үтенечем.
Тәгъмир итдерү – яңарту.
Җәрәяндан – эш барышыннан.
Уйдырыр – туры китерер.
Тәшрине сани – ноябрь ае.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 40-41.