1925, 15 апрель
Kalvin str., 14, bei Feibucke. Berlin. N. W. 52.
Садри!
Синең хатыңны алгач да, чында Парижга барып килсәк иде дигән фикер туды. Мин шул фикер артындан йөреп, билет-фәләнләрнең дә бәһасен белдем. Фәкать, мәгаттәәссеф, күтәрерлек бернәрсә төсле күренмәде. Өченче класс Парижга кадәр 43 марка, ягъни 22 тәңкәләр. Кайту да шулай. Тагы шуның өстенә Сәгадәт1 дә бар. Аның бик барасы килә. Һәм дә үзе бик арып китде. Шундый яңа бер дөнья күрү, сез барда Парижны тану бик уңай булыр иде. Шуңарга аны калдырып китү дә аталык ягындан бик авыр булачак. Икәү бару, килү, кунак булып тору аркасында да очсызы 70–80 долларга мал улачак. Ул кадәр акча чыгарырлык куәтемез катгый юк. Булса, Парижга барыргамы, әллә Анкара, Истанбулга барыргамы, дигән сөаль туачак. Аның да мин хәзер соңгысын ихтыяр итәчәкмен кебек. Үземнең дә бик барасым килә дә, барырга тиешлек хакында бик күп дәлилләр булса, мәгаттәәссеф, шул кечкенә генә акчага терәлеп каламыз. Шулай булса да, берәр көнне Tiergartenдан берәр йөз доллар без акча тапсак яисә, монда бик күп уйнала торган лотореяга билет алып, шундан отсак, барырга хәзер торамыз. Аларны көтеп торырга синең вакытың, әлбәттә, юкдыр. Шуңарга, бәлки, берәр атнага үзең килеп китәрсең. Бездә кунып торырга була. Сәгадәт үзе ашны пешерә. Чәемез әле күп. Ягъни Парижда сездәге хәлне бездә дә азрак зәгыйфьлек, тарлык берлә алып барып була. Хуҗа хатынымыз кунакны бик ярата. Тавышлы-туышлы түгел. Шуңарга юл мәсарифын1 күтәрерлек хәлең булса, бәлки, синең килү тагы уңайрак булыр. Бәйрәмгә-фәләнгә тугры китерә алсаң, күңелле дә булыр. Кеше дә күрә алырсың. Әгәр ул фикерең булса, кайчан булачагың да яз. Фуад2 Төркиягә китәргә йөри. Ләкин монда виза бирмәделәр. Анкарадан җавап килмәде. Кайчанга киләчәге дә мәгълүм түгел. Гыймад Гомәр, Исмәгыйль дигән татар һәм […] Истанбулга барамыз дип килделәр. Шуны алдан белгәнгә, Фуадка виза алып куярга кушып җибәргән булган идек. Шуның өчен бер ай элек эш башлаган идек. Ул мөддәт җитмәде. Фуад утырып калды. Җәмгыяте әкъвам2 паспортлы Зиннәткә дә бирмәделәр. Ул бөтен дөньяны сүгеп кайтып китде. Тегеләр 1 апрельдә юлга чыкдылар. Мин үзем үткән ел апрель аенда төрек тәбәгалегемне тасдыйк3 хакында эш башлаган идем. Әле һаман җавап юк. Барырга теләсәм, мондан виза бирәчәк түгелләр. Сәгыйд паша булса, бәлки, бирдерер иде. Мондагылары, сүздә бик дуст булсалар да, эшдә бик мәгънәсезләр. Шуның өчен Төркиягә таба сәфәрем башдук бик уңайсыз, күңелне сыкрата торган манигъларга очрап тора. Йосыфдан өмид бик аз. Закир3 һичбер андый эшне аңламый. Килү кирәк иде, фәлән дип, мәгънәсез хатларны ике айда бер язып тора. Үзе бер эш дә эшләми. Син ничек виза алдың? Шуны алуның бер юлы юкмы? Белсәң, яз әле. Юллык эшли алсам, бәлки, июньләрдә Төркиягә таба бер сәфәр итәр идем. Русиядән безгә дә мәгънәле хәбәр юк. Большевиклар минем китапларымны басалар. Акча, табигый, бирмиләр. Шуның артындан йөри торган анда кешем юк. Энем4 бик йомшак, дустлар куркалар. Японлар, шул арада монда Кәшшаф Тәрҗемани5 киләләр, диләр. Һәм дә Габдрахман Истанбулга килеп чыккан. Берлинга килеп җитү ихтималы бар. Диния нәзарәте «Ислам» дигән бер журнал чыгара башлаган6. Монда дүрт номеры килеп чыкды. Һәйбәт кенә, динле генә мәкаләләр. Бер дә хулиганлык юк. Шундагы Риза казыйның7 мәкаләсендән һәм дә кыргыз казыйсы […] Сокулиның мәкаләсендән Диния нәзарәтенә кыргызы, казагы һәм дә башкорты берләшкәне күренеп тора. Башкортлар 23 нче елда үз мөфтилекләрен алып бара алмыйча килеп кушылганлар икән. Мондагы интриганларның илдә һичбер почвалары юк икән. Зәкинең8 мәкаләсе, билгеле, үзе язы язып, теге бәндәдән кул куйдырган, монда бик начар тәэсир калдырды. Ул аның берлә калмый. Мондагы төркестанлы таләбәләргә4 искедә рус ягындагы кыргыз галимләре берлә бергә тәэсир ясап, аларны татарларга каршы котырта. Гакылга килмәгән ялганларны сөйли. Синдән һичбер төрле әйтү ихтималың булмаган хәбәрләр риваять итә. Безнең хакда алар Төркестанга барып, сезнең кулдан көчне алырга телиләр, дигән фикерне тарата. Шуңарга күрә Туран9 янында берләшкән төрекче төркестанлылар арасында да бер суыклык сала. Шуңарга күрә без бу юлы бер дә җавапсыз калдыру ягында булмадык. Кичә бөтен татар миллиясе вә колониясе җыелды. «Яңа Кавказия»10 вә «Төрек йорды»11 өчен резолюсиюн кабул итдек. Мәкаләләр язарга булдык. Үзләренә кул бирмәскә, кул алмаска карар итделәр. Бу кеше бик шөбһәле нәрсә. Монда килгәндән бирле бер мәртәбә большевик галәйһендә[1] сүз сөйләгәне юк. Галимҗанлар, Токумбитләр берлә дуст. Монда большевик сәфарәтенә6 барып йөри. Русиягә большевик сәфарәте аша хат яза, хат ала. Шуның өчен аны без дә үз идәрәк кабул итмимез. Тагы бер үземезнең садәдиллегемез7 генә түгелме икән. Русның балтасына кырык мәртәбә кырык төрле итдереп сап булган бу имансыз малай кырык беренче мәртәбә большевикларның мондагы балталарына сап кына түгелме? Уйланылачак мәсьләләр.
Рәсүлзадәнең12 басуы тагын минем мәкаләләремә әллә нинди мәгънәсез ишарәләр ясады. Канлы татар-башкорт низагысындан бәхәс итүе бик урынсыз, вакытсыз, мәгънәсез нәрсә. Ул кеше мәсьәләне аңламыймы, әллә шул үзенең мәҗмугасының вазгыятен төшенә белмиме? Ни булса да, тәәссефле8 мәсьәлә. Менә сиңа никадәр зур хат.
Инде гайбәтә килик. Иртәгә Лотфый13 әфәнде монда Берлинга килә. Максады Париж аша Истанбулга китү икән. Мәктүм Рәхимә Финляндиядән аерылып кайтты. Оеша алмаганлар. Аны үзен тота белмәгәнгә өчен каен аналары камыр басдырырга теләгәнләр. Бу тырнагының ялтыравыгы бетүдән курыккан.
Анда Әхмәдҗанлар тагы бер мәхәллә аерырга йөрегәнләр. Ләкин Гыймад Әхмәдҗанны Выборгга Себергә җибәргән. Андан Хәсәнне шунда күчереп китергән. Безнең кардәшләр исәнләр-саулар. Мидхәдне бу арада күп күрдем. Ул, Мидхәдлеген югалтмаенча, җилемен авызындан төшермәенчә торуын дәвам итдерә ала. Гарифның хәле күңелсез. Рухы да бик төшенке. Өсте-башы да шәп түгел. Шуларның икесен дә Төркиягә җибәрәсе иде. Сезнең Мәрвәр сеңлеңез бик ябыккан. Чәүкә кадәр генә калган. Беркөнне Кадемеда очратдым, танымадым. Бик гасабилашкан, бик арыган булырга охшый. Әллә нинди юк шөбһәләргә төшеп, йөдәп бетә. Укучылар берлә ачык кына, яшьләрчә генә кыйлмаенча, Галимҗан Бәдриләрнең адвокаты кебек кыйланып маташа. Араларында вак-төяк кычкырышларны зур итеп, аларга мировое значениеләр биреп кайнаша. Бик арыган, берәр ай авылга-фәләнгә барып торырга бик кирәк иде. Ләкин андый гакылны бирсәң, андан фәүкылгадә зур мәгънәләр чыгарып, «миндән башка Берлинда минем Галимҗаным ни эшләячәк» дип уйлавы бик ихтимал. Күңелсез. Бездә яше яшь була белми, карты – карт. Үземезме ахмак, бәхәсемезме ахмак? Әллә дәверемез шундыймы?
Камилә ханымга, Гадиләгә, Наиләгә бик күп сәлам. Вакытың булса кил. Көтәмез. Сәгадәт сиңа бик тәмле итеп бәлеш пешереп ашатмакчы булып тора.
Гаяз
15 апрель, 1925
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Сәгадәт – Сәгадәт Чагатай.
2 Фуад – Фуад Туктаров.
3 Закир – Закир Кадыйри.
4 Энем – Г. Исхакыйның бертуган энесе Әхмәтхәсән (Хәсән) Исхаков (1896–1940), башта туган авыллары Яуширмәдә яшәгән, балалар укыткан. 1923–1925 елларда – «Кызыл Татарстан» газетасында, 1925–1930 елларда Казанда Совнаркомда эшли. Бер үк вакытта Лаештагы укытучылар әзерләү курсларында да дәресләр алып барган.
30 нчы елда Әхмәтхәсән, «халык дошманының энесе» дигән сүзләрдән туеп, Үзбәкстанга китә, Каракалпакта мәгариф бүлеге мөдире була, балалар укыта. Монда да тыныч кына яши алмый, кулга алынып, 1937–1939 елларны ГУЛАГта уздыра. Котылып чыккач та, һәр көнне НКВДга чакырылудан иза чигеп, НКВД бүлмәсендә асылынып үлә.
5 Кәшшаф Тәрҗемани (1877–1943), Казан мулласы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә мөгаллим. Вакытлы матбугатта мәкаләләре басылган. Уфада Диния нәзарәтендә казый булып торган.
6 Диния нәзарәте «Ислам» дигән бер журнал чыгара башлаган. – Дини, әхлакый һәм фәлсәфи журнал 1924–1927 елларда Уфада чыккан.
7 Риза казый – Ризаэтдин Фәхретдинов (1859–1936) – танылган галим, тарихчы, дин эшлеклесе.
8 Зәки – Зәки Вәлиди Туган (1890–1970). Уфа губернасының Эстәрлетамак өязенә кергән Көзән авылында дөньяга килә. Күренекле тарих белгече. 1908 елда Казанда Касыймия мәдрәсәсендә укыта. Соңрак төрек-татар тарихы буенча язган китаплары нәтиҗәсендә Казан Император университетының педагогик коллективына кабул ителә. Егерменче елларда эмиграциягә китә. 1935–1939 елларда Бонн һәм Гёттинген университетларының профессоры. 1939 елдан Истанбул университетында гомумтөрки тарихын укыта.
9 Туран – иранлылар тарафыннан төрки халыкларга бирелгән исем.
10 «Яңа Кавказия» – Истанбулда Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә җитәкчелегендә чыккан журнал.
11 «Төрек йорды» – 1911–1931 елларда Истанбул шәһәрендә госманлы төркисендә чыккан фәнни-әдәби һәм иҗтимагый журнал. Нигезләүчесе һәм күп еллар буе мөхәррире – Йосыф Акчура (233 сан). Язышучылары арасында – Й. Акчура, И. Гаспринский, Ф. Кәрими, З. Вәлиди, Әхмәт бәй Агаев, Габдрәшит Ибраһимов, Г. Идриси һ. б.
12 Рәсүлзадә – Мәхмәд Әмин Рәсүлзадә (1884–1955), бакуда туган; күренекле азәрбайҗан сәяси эшлеклесе, әдәбият галиме, язучы, журналист. Азәрбайҗанда чыккан газеталар битләрендә сәяси эчтәлекле язмаларын бастыра һәм сәяси эшчәнлектә актив катнаша. 1918 елда Милли Җөмһүрият игълан ителгәннән соң, аның Президенты була. 1920 елда Азәрбайҗан советлар кулына эләккәч, Финляндия аша Истанбулга кача. Гомеренең соңгы көннәренәчә Азәрбайҗан Милли мәркәзе һәм «Мөсавәт» фиркасенең президенты була, мөселман эмигрантларының лидерына әверелә. «Прометей» хәрәкәтендә актив катнашып, күп кенә журнал һәм китаплар бастыра. «Яңа Кавказия» журналына нигез сала. Анкарада вафат була.
13 Лотфый – Петроград мулласы Лотфый Исхаков булса кирәк.
Мәсарифын – чыгымнарын.
Җәмгыяте әкъвам – кавемнәр җәмгыяте.
Тәбәгалегемне тасдыйк – гражданлыгымны раслау.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 37-40.
4 Таләбәләргә – укучыларга.
[1] Большевик галәйһендә – большевикка каршы.
6 Сәфарәтенә – илчелегенә.
7 Садәдиллегемез – эчкерсезлегебез, туры күңеллелегебез.
8 Тәәссефле – кызганычлы, үкенечле.