1924, 21 февраль
Kant. str., 80, bei Ruckert. Berlin. Charlottenburg.
Садри!
Синең кәефсез мәктүбеңне алдым. Син тәэвил иткәнчә булмаса да, сиңа шундый хис калдырган икән, әхвале рухияң шундый булгандыр шул. Кәефсез вакытда бит һәр килгән мәктүб шулай күңелсез хис калдыра.
Фәкать акчалы мәктүб булса гына, кешене азрак күтәреп куя. Әйдә, бик үк төшәргә ярамый әле. Ни булса да булыр, Аллаһ ярдәм итәр. Мин дә соң көнләрдә бик авыр хәлләр кичердем. Чәчемнең бик күбен агартдым. Хәзер дә әле әхвәл үзгәргәне булмаса да, Казандан Әхмәтхәсәндән, пьесаңны куйсак, берәр йөз акча җибәрермез, дигән бер хат алдым1. Пьесам инде хәзер барып җитә булырга кирәк. Шуңарга кәефләнеп, тагын бер хикәя күндердем. Инде сезнең икътисади хәлегезгә килгәндә, минем сиңа яңа бер киңәшем бар. Ул да мондан гыйбарәт: беренче – Русиядән акча алдырту. Камилә ханым күпдән түгел килгәнгә, ул андагы хәлне белә. Анда хәзер аз-чук акча бар. Сезнең Гариф2 акча алды. Гомәр3 берничә мәртәбә алды. Фуад3 да шул арада алды булырга кирәк. Тавышы бөердән чыга. Мин ала алмасам да, фәкать үземнең энем Әхмәтхәсәннең ахмаклыгындан гына ала алмыйм. Сезнең агай-эне дә бик үк шәп түгелдер. Ләкин бит Камилә ханымның анасы бар, сеңлесе бар. Алар – хатыннар, йөрәкле, бәгырьлерәк халык. Шуңарга дикъкать ит әле. Бу булмый торган эш түгел. Ләкин туп-тугры итдермә үзеңә. Камилә ханым исеменә алдырт. Ягъни Финляндияләрне бутама. Икенче бер мәсьәлә. Миңа бер төрек язучысы Русиядә әсир булып торып, минем гәзитә-китапларны укып, мине сөйгәне хакыны берлә, Истанбулда шул арада чыгачак французча төрек гәзитәсенә французча мәкаләләр сорый. Мин аңарга: «Мин яза алмыйм, бәлки, Садри бәй язар», – дип яздым. Акча түләячәкләр, ди. Ул, бәлки, иш янына куш булыр иде. Һәм дә Истанбулда укылдыгына сәбәп булып, башка ишекләргә дә юл ачар иде. Шуңарга бер мәкалә язып җибәр әле. Гәзитә сәяси-икътисади, көндәлек төрек гәзитәсе, имеш. «Парис мәктүбләре» диюен җә яз. Адресы: Истанбул, Бабегали жаддәсендә, «Җәмгыять» китабханәсе васитасы илә. Кая – Нури бәйгә. Бу теге без белгән Нури түгел. «Иҗтиһад»ны язучы.
Килик башка эшләргә. Муса 6 февральдә чыккан4. Ничеклеге мәгълүм түгел. Ләкин, әлбәттә, бушлай гына чыгармаганлардыр. Аңарга адвокат ялларга дип, Финляндиядән 20 мең фин маркасы җыеп алганнар. Әлбәттә, Агҗал иң күбен биргән. Петербургдагы Агҗалның теге таз товарише Галяутдинов шул арада бик күп зарар иткән, ди. Алар анда әллә нинди Сәйфулласына да бик күп фин акчасы тотып калганлар. Ул фин акчасын фин хөкүмәте эшдән чыкды дип игълан иткән булган, ди. Мөхәммәд Шаһилар да бик зур зарарга эләккәнләр, ди. Файдалы кешеләр булмасалар да, бездән акча сорамыйлар иде әле. Хәерле булсын.
Закир әл-Кадыйри Анкарага барып чыккан 5. Төрек тәбәгасенә чыкдым дип йөри икән. Гомәр бик кызуланып, тагын Истанбулга таба хәрәкәт итмәкче була. Ләкин транзитный визалар бирмиләр. Үзе дә артындан рәтләп йөрми. Ул «гыйльме әл-виза» хакында бик надан. Шулай көтеп торып була дип белә. Валютаң булса, Франсәдә хәят очсызланып бара. Ләкин франк төшүнең мәгънәсен мин аңлый алмыйм. Яһүд спекулянтына кирәк булса, һәр валюта шулай төшәргә тиеш микәнни? Безнең имансыз даирә яшәп ята. Ләкин бу арада төркестанлылар, өстемездән большевикларга донос ясап торалар дип, төрек клубына мөрәҗәгать итделәр. Мәскәүдән алган хатларда мондагы безнең шул эшне хәбәр биреп торуларын язалар. Бигрәк вак безнең халык.
Камилә ханымга, балаларга сәлам. Русиягә әһәмият бирә төшсәгез, әле бит хатлар язылса, йөри. Хуш.
Гаяз
21 февраль, 1924
Сәгадәт6 испан укып ята.
Безнең бала-чага һаман акча ала да тора.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казанның М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 …Казандан Әхмәтхәсәндән … берәр йөз акча җибәрермез дигән хәбәр алдым. – Әхмәтхәсән Исхаков – Г. Исхакыйның бертуган энесе. Г. Исхакый Казаннан Берлинга килүчеләр аркылы берничә мәртәбә Татар театрында эшләүче бертуган энесенә һәм Кәрим Тинчуринга үзенең пьеса һәм хикәяләрен җибәрә («Җан Баевич», Кыямәт», «Мөгаллим», «Мулла бабай», «Солдат» һ. б.). Алар өчен гонорар җибәрүләрен сорый.
2 Сезнең Гариф – ?
3 Гомәр – Гомәр Терегулов.
4 Фуад – Фуад Туктаров.
5 Муса 6 февральдә чыккан. – Муса Бигиев 1923 елда марксизмның мөселманнарга һәм исламга каршы дошманлыгын исбатлаган «Ислам әлифбасы» исемле китабын бастыра. Шуның өчен аны төрмәгә ябалар. Бу вакытта бөтен мөселман дөньясы аның яклы булып чыгыш ясый, һәм Муса Бигиевне илдән китү шарты белән төрмәдән чыгаралар.
6 Закир әл-Кадыйри Анкарага барып чыккан. – З. Кадыйри (1878–1954), гарәп теле белгече, журналист, публицист, тәрҗемәче. З. Кадыйри Октябрьдән соң гаиләсе белән башта Кытайда һәм Төркиядә, 1936 елдан Финляндиядә яши. Икенче бөтендөнья сугышы бетәр алдыннан яңадан Төркиягә күчеп, гомеренең ахырына кадәр шунда кала. 1954 елда Анкара шәһәрендә вафат була.
7 Сәгадәт – Сәгадәт Чагатай (1905–1989), Гаяз Исхакыйның кызы. Хәзерге Чистай районы Яуширмә авылында туган. Уналты яшенә кадәр бабасы Гыйләҗетдин хәзрәт һәм әбисе Камәрия кулында тәрбияләнгән. 1921 елда ул әтисенең чакыруы буенча һәм ярдәме белән Петроград һәм Финляндия аша әтисе янына Германиягә килә, шунда ук укуын дәвам иттерә, Берлин университетының тюркология бүлеген тәмамлый. 1932 елда үзбәк егете Таһир Чагатайга кияүгә чыга. 1939 елга кадәр әтисенә «Яңа милли юл» журналын чыгаруда ярдәм итә, үзе дә язгалый, гыйльми эш белән дә шөгыльләнә. Икенче бөтендөнья сугышы башлангач, ире белән бергә Төркиягә китеп урнаша. Башта урта мәктәптә, аннары Анкара университетында әдәбият укыта, профессор дәрәҗәсенә ирешә. 1989 елның 24 июнендә Анкарада вафат була.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 35-36.