1922, 2 май
Адресым: 10 Melanchton str., Berlin. N. W.5, bei Brzezinski.
Садри!
Мин синең мәктүбеңне алдым. Андан элгәре генә Мидхәдне күргән идем. Ул шактый өтелгән. Әллә кая Берлиндан читкә китмичә, фирмалары берлән барып-килеп, фигурант булып тамак туйдыра икән. Бу арада бер фильма өчен чаңгыда шуучылар кирәк булган икән дә, ул шуып белгәнгә, шактый күп акча эшләгән (ягъни көненә 150 марка алган). Шундан бирле үзен күргәнем юк. Адресларын күндерәм. Синең гаиләңнең килүе шәп булган1. Култыкта бераз акча франклата тәэмин итә алсаң, шуның өстенә, бәлки, берәр журналга Берлиндан язып торырга да айга ике 100–300 франклык эш таба алсаң, көнең начар булмас иде. Хәзерге көндә монда тормыш, шөбһәсез, Финляндиядән очсыз. Андан соң, Финляндиядә озак тору, үзең беләсең, кадерне киметә. Вәхаләнки1 андый кадерле йиргә безнең ихтыяҗымыз бик зур. Монда килгәч, озын-озын сөйләшермез. Фатир мәсьәләсе ул кадәр авыр булмас. Менә 15 майда өч бүлмәле бер фатир бушый, дигәнләр иде. Шуны карап чыгармыз. Ул әле син килгәч тә өлгерәмез кебек. Егет, ихтыярында булганда, фатир табу авыр булмас. Җәй киткән саен, ул мәсьәлә җиңеләя бара, диләр. Минем карарым – хәзергә монда калу. Тормышның очсызлыгы, акчаның юклыгы шулай итәргә мәҗбүр итә. Күңел берлән анда торасым бик килә дә, булмагач, баш ими хәл юк. Мин монда 200–250 франкга (курслар шулай торса) тора алырмын дип уйлыйм. Ашау мәсьәләсе генә эчне пошыра. Бу мәмләкәтдә бит ашамыйлар. Тыканалар[1]. Бер ай эчендә ашлары шулкадәр дойдурды[2]. […] бер мәртәбә барып ашарга әллә никадәр бирерлек хәлгә килдем. Икенчедән, монда большевизм. Большевиклар үзен бик каты хис итдерә. Халык фәкыйрь, сәләмә. […] большевик. Хосусән бу могаһәдә2 тагы рухан большевиклар, тагы монда рус лөзүмдән зиядә күп. Үзе әллә нәрсәләр эшләп ята. Кыйммәт мәгънәвиясе куйган русның маташып ятуына, табигый, ачу килми хәле юк. Ләкин очсызлык. Тормышның технически ягының уңайлыгы боларның һәммәсен каплый.
Китап мәсьәләсе әле бер саглам казыкка багланганы юк дисәк, хәзер минем китапларымны басдыру эше куелды. Шул хакда сөйләшеп йөримез. Иртәгә менә тагы озынрак, дәвамлырак сөйләшеп, бәлки, эшне бер төрле нәтиҗәгә китерермез. Дәреслекләр хакындагы мәсьәлә шактый авыр булырга охшый. Шуның өчен ул эш үзеннән-үзе дәрәҗәгә иңде[3]. Һәм дә ул хакта мин үзем генә хәл итә алмыйм. Акча булганда, ул эшне үземез эшли алсак, бик тиз булачак икән. Ләкин бит, мәгаттәәссеф4, кулда һичбер акча юк. Минем әйберләремне күндерү хакындагы эшнең җиңеллегенә мин ышанып бетә алмыйм. Хәзер бит Франсә хөкүмәте мәнгы ителгән нәрсә5 чыгарылмый дип дә карый. Бельгия хөкүмәте мине кечкенә мәмләкәткә сапланмаска5 тели, дип дә үзендән чуалчыклар ясый. Андан соң монда хәзер бернәрсә кермәсен, дип карыйлар. Шуңарга күрә, син киләчәк поездга бер билет һәр ихтималдан ихтиразән6, синең кулда акчалар булуны мин муафикъ күрер идем. Шуңарга күрә, син инде аны азрак түләп, поездга бара торган итдерт. Ачкычлар Мостафада. Бер ачкыч берлә ике чемоданым да ачыла. Тагы бер зур йомыш. Минем адресыма «Ле темпс»ны2 өч айлыкка, йә алты айлыкка яздырырсың. Монда килгәч, акчасын бирермен. Алты айлыкка яздырсаң, шәп булыр иде. Миңа ул, табигый, кирәк. Монда аны табу да авыр бик. Бәһале дә (бер номеры – 15 марка). Моны май башыннан яисә 15 нче майдан яздырырсың (бер номеры – 15 марка). Үтенәм. Мондан соң мәктүбләрне үз адресыма яз. Кайчан чыгуыңны да хәбәр ит. Әгәр монда берәр атна торырлык булсаң, атналап Мостафа торып киткән бүлмәне алып куеп булыр. Хуш.
Гаяз
2 май, 1922. Берлин.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
- Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казандагы М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.
1 Синең гаиләңнең килүе шәп булган. – С. Максудиның дуслары аның гаиләсен яшерен рәвештә Финляндиягә алып чыгуга ирешәләр. Биредә аларны милләттәшләребез каршы алып урнаштыра һәм матди яктан ярдәм итәләр. Гаиләсенең Финляндиягә килүен ишеткәч, С. Максуди шунда ашыга, бераздан алар белән юлга чыга һәм Германиядә туктап кала. Сәбәбе: бу вакытта тормышның Германиядә, Франция белән чагыштырганда, матди яктан җиңелрәк булуында.
2 «Ле темпс» – Парижда чыккан газета. 1919 елда, Парижга килү белән үк, С. Максуди студент елларында тәрҗемәче һәм язучы булып эшләгән «Ле темпс» газетасындагы элекке дусларын эзләп таба. Мәкаләләр язу, яшәү чараларын тәэмин иткән акча алу шарты белән газетаның штатына алына. Еш кына үзенең имзалы йә имзасыз мәкаләләрен бастырып тора.
Вәхаләнки – чынлыкта.
Тыканалар – тыгыналар.
Дойдурды – туйдырды.
Могаһәдә – килешү .
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 31-33.