23. Садри Масудига

1921, 23 сентябрь

Садри!

Мин сау-сәламәт. Яңа эш юк. Фәкать Нияз Максудидан1 гына бер мәктүб бар. Бүген Риза бәйне зиярәткә бардым. Галиб бәй, тагы бер төреккә башка кеше юк иде. Безнең гаилә хәятымыз шулай бара. Иртәгә, шимбә көн, сезне чакыруымыз хак. Фуад2 да килергә булды. Син оныта күрмә. Бик мәшәкатьләнеп хафалана, бик кәефсезләнәчәк. Син сәгать җиде чирекдән калма инде. Мин иртәгә комиссиягә барам да, андан булып чыгып, Фуадны алып китәм. Мәктүбләр, хәбәрләр булса, җыеп кил. Әлегә хуш.

Гаяз.

23 сентябрь, 1921

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Садри Максудига. Хатның күчермәсе Казандагы М. Горький музеенда И. Нуруллин архивында саклана. Автограф гарәп язуында. Беренче тапкыр Р. Нуруллина тарафыннан әзерләнеп, «Казан утлары» журналының 1997 елгы 6 нчы санында басылды. Текст музейдагы күчермәдән алынды.

1 Нияз Максуди – Троицк каласында мәдрәсә мөдире. 1914 елда Нью-Йорк университетының тәгълим-тәрбия факультетында укыган.

2 Фуад – Мәхмүт-Фуад Фәссах улы Туктаров (1880–1938), сәясәт-җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист. 1906–1907 елларда, «таңчылар» исеме белән билгеле төркемнең әгъзасы буларак, Казанда Г. Исхакый белән берлектә «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» исемле газеталарны чыгарышуда якыннан катнаша.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 31.

Җавап калдыру