21. Максим Горькийга

1914, 21 август

          Многоуважаемый Алексей Максимович!

          Переживаемый редакцией кризис принуждает беспокоить Вас. Находимся в безвыходном положении. Если можно было поехать на ярмарку1, мог бы что-нибудь предпринимать. Но полицейские меры, принятые против меня, заставляют сидеть дома. Сколько энергии и здоровья стоила вся эта организация? Неужели все это должно рухнуть? Досадно и грустно. Главное, прошли всё испытания, вышли на большую дорогу, перед нами широкое поле действия – но действовать не можем, руки завязаны. Не можете, Алексей Максимович, что-нибудь предпринимать? Если можете, очень прошу принять нас близко к сердцу и как-нибудь выручить из этого положения. Кажется, ведь и Шаляпин2 приехал. Мое здоровье вполне удовлетворительное. Надо только работать. Самое главное иметь возможность работать.

С уважением, Гаяз Исхаков

21 августа 1914 г.

Адрес: Боровая, д. 18, кв. 34.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Максим Горькийга. Хатны беренче тапкыр И. Нуруллин «Татарстан» журналының 1992 елгы 7–8 нче саннарында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды. Төп нөсхәсе Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институты каршындагы А. М. Горький архивында саклана.

1 Если можно было поехать в ярмарку… – 1914 елның 16 августында «Сәйяр» труппасы Мәкәрҗәдә (Түбән Новгородта) Г. Исхакыйның «Мөгаллимә» пьесасын сәхнәгә куя. Г. Исхакый, спектакль карарга дип, Мәкәрҗәгә килә, ләкин кемнеңдер доносы аркасында, жандармнар аның өенә тентү ясый һәм үзен кулга алырга тели. Ул, бөтен әйберләрен калдырып, Мәкәрҗәдән китәргә мәҗбүр була (Милли юл. – 1931. – № 6. – 9 б.).

2 Шаляпин – Фёдор Иванович Шаляпин (1873–1938), рус җырчысы, халык артисты.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 27-28.

Җавап калдыру