6. Максим Горькийга

1911, 3 март

Многоуважаемый Алексей Максимович!

Мне очень неловко перед Вами, что обещанный очерк об истории развития татарской литературы опоздал на целый месяц. Извиняюсь за свою неаккуратность, хотя не моя в том вина, а переводчицы: она взялась было писать этот очерк, но убедившись, что это ей не по силам, бросила. Пришлось обратиться к знакомому журналисту Неджибу-эфенди1.

Таким образом, очерк этот написан не специалистом по этому вопросу и вдобавок является переводом с татарского.

Исправлять и сокращать, конечно, разрешается, так как я не совсем уверен, что в таком виде очерк этот пригоден для печати.

Работа по переводу продвигается вперёд. Переводится сейчас дневник шакирда: «Жизнь ли это?» (произведение последних годов)2. Затем намечены для перевода ещё три-четыре рассказа.

Жму Вашу руку.

М. Гаяз Исхаков

     3 марта 1911 г. Константинополь,

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

  1. Максим Горькийга. Хатның күчермәсе Казандагы М. Горький музеенда саклана. Рус телендә. Төп нөсхәсе Мәскәүдәге Дөнья әдәбияты институты каршындагы А. М. Горький архивында саклана. Хатны беренче тапкыр И. Нуруллин «Татарстан» журналының 1992 елгы 7–8 нче һәм 1993 елгы 2 нче саннарында бастырып чыгарды. Текст шуннан алынды.

1 Пришлось обратиться к знакомому журналисту Неджибу-эфенди. – Атап үтелгән очеркны Г. Исхакый үтенече белән язарга алынган хатын-кыз бу мәсьәләне хәл итә алмаган булса кирәк. Нәҗип әфәнде – журналист, тәнкыйтьче һәм язучы Нәҗип Гасрый (чын фамилиясе – Мәүләмбердиев, 1886–1934), Октябрь инкыйлабына кадәр «Ил» һәм «Сүз» газеталары хезмәткәре булган.

2 Переводится сейчас дневник шакирда: «Жизнь ли это?» (произведение последних годов). – Г. Исхакыйның 1909 елда шәкерт көндәлеге формасында язылып, автор тарафыннан роман дип билгеләнгән «Тормышмы бу?» дигән әсәре 1911 елда дөнья күрә. «Шәкерт көндәлеге» дип исемләнгән тәрҗемәсе беркайда да басылмаган һәм кулъязманың язмышы билгеле түгел.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 12.

Җавап калдыру