Үткән номер гәзитәмездә Русиядә яши торган гайре рус милләтләр исеменнән Америка президенты Вильсон җәнабларына ителгән мөрәҗәгать хакында язылган иде.
«Новое время»нең язуы буенча, мәсьәлә моннан гыйбарәт: май числосының башларында «Русия тарафыннан кысыла торган милләтләрнең союзы» исемендәге чит мәмләкәтләрдә яши торган җәмгыять Вильсон җәнабларына бер докладной записка-мәгърузат күндергән. Докладның эчендә мөфассал иттереп гүя Русия хөкүмәтенең гайре рус милләтләрне җәберләүләре саналган вә президент җәнабларыннан Русиядәге гайре рус милләтләренең мәдәниятләрен бетүдән саклар өчен Русия хөкүмәтенә тәэсир итәргә үтенелгән. Докладның ахырына финнар, эстоннар, латышлар, литвиецлар, поляклар, малоруслар, яһүдләр, грузиннар, мөселманнар тарафыннан имзалар атылган, ягъни шул кысылуда бу халыкларның һәммәсе дә Вильсон җәнабларына зарлануларында иштиракь иткәннәр кебек күрсәтелгән.
Нинди милләтләрнең әгъзаларыннан кемнәрнең имза атканлыклары мәгълүм булмаса да, поляклар исеменнән Дүртенче Думаның әгъзасы поляк Лемпицкийның кулы барлыгы мәгълүм булган. Бер яктан, Русиянең дәүләт диваны әгъзасы үз халкының хәле яхшыртыр өчен чит мәмләкәтнең башлыгына мөрәҗәгать иткәнгә, икенчедән, милләтләр мәсьәләсе Русиядә бик әһәмиятле мәсьәлә булганга, Думаның аксакаллары мәҗлесендә шул эш каралды һәм дә бик күп сүзгә сәбәп булды. Мәсьәләне мәҗлескә керткән националистларның шул мәсьәләне алга сөрүдән максатлары, бәлки, үзләренең гайре рус милләтләргә әминият кирәкмәүне исбат итү өчен аларга дошманлыкларын гына күрсәтү өчен булгандыр.
Ләкин аксакаллар мәҗлесендә мөзакәрә бөтенләй башка төс алды. Күпчелек милләтләрнең вәкилләре булган булып, Вильсон җәнабларына мөрәҗәгать итүгә сәлби яктан карасалар да, докладта күрсәтелгән кысынкылыкларның барлыгын икърар иттеләр.
Депутатларның күбесе гайре русларның хәлен үзгәртү вакыты бик йиткәнен, гайре рус милләтләрен хокукта тигезләү тиешлеген алга сөрделәр.
Чит мәмләкәтләрдә яши торган «союз» белән Русия мөселманнарының катышы юк икәне хөкүмәткә бездән яхшы мәгълүмдер. Русия мөселманнарының үзләре тарафыннан Вильсон җәнабларына хокукларын мөхафәзә итәр өчен мөрәҗәгать итәргә вәкил күндермәүләре дә билгеледер.
Ләкин моннан да Родзянко җәнаблары аңлаганча, Русия мөселманнарының хәлләре ал да гөл дип әйтергә урын юктыр.
Русия мөселманнарының хәлләре хакыйкатән бик күп үзгәрергә мохтаҗдыр. Русия мөселманнары мәдәни яшәешләренә аркылы салынган бик күп киртәләрне алып ташлаулары күптән тиештер. Русия мөселманнарының хәзерге хәлләре аларны икътисади, сәяси мөсавәтне бик зур дәрт берлән көтәргә мәҗбүр итәдер.
Ләкин Русия мөселманнары, кирәк, сугыш вакытында, кирәк, солых вакытында үзләрен Русиянең гражданнары итеп хисап иткәнгә, алар үзләренең хокуклы булуларын чит мәмләкәтләрнең тикшерүләренә биргәннәре юктыр. Русия мөселманнары үзләренең тулы хокуклы булуларын бик теләсәләр дә, бу мәсьәләне Русиянең үзенең дахили эше дип ышанганга, Дәүләт Думаларыннан, рус халкының үзенең сәяси тәҗрибәсеннән көтәдер.
Моңганчыга кадәр үзенең зарын, аһын, җәберләнүен мәмләкәтнең канунлы даирәләренә генә мөрәҗәгать итеп аңлатырга, ислях иттерергә тырышкан Русия мөселманнары моннан соң да шул юлдан күчәр дип уйламыймыз.
Ләкин Русия мөселманнарының чит матбугатта шау-шу кубармавы, Төркия әрмәннәре кебек, кечкенә генә бер мәсьәләдән берничә кешедән җыеп, Аурупа, Америкага делегатлар йибәреп шапырынмаулары аларның хәлләре бик яхшы икәнлектән булмаенча, бөтенләй башка сәбәпләрдәндер.
Без, Русия мөселманнары, үземезнең хәзерге хәлемезнең бик кысынкы икәнен беләмез. Без, Русия мөселманнары, хәзерге кысынкылыкларның безнең мәдәниятемезгә, милләтемезгә, динемезгә дә зарарлы тәэсир иткәнен күрәмез. Ләкин без һаман әле шул кысынкылыклар бетәр, законлы юлда бетәр дип, рус халкына ышанып көтеп торамыз.
Тарих буенча бергә авырлыкларны күтәреп барган Русиянең төрек-татарларына рус милләте золым итмәс, аның милли хәят берлән яшәвенә манигъ булмас дип өмидләнеп торамыз.
Моңганчыга кадәр килгән кысынкылыклар һәммәсе дә аңламаудан гынадыр. Безнең үземезнең хәлемезне аңлата белмәвебездән генәдер дип, үземезне җуатамыз вә шулай гына булуына ышанып каламыз.
Шуның өчен Думадагы милләтләрнең хәлен ислях итү кизүе бетте дигән фикергә без тәмамән катышып, үз тарафымыздан нинди исляхларның кичектерелмәве тиешлеген әйтеп китмәкче буламыз.
Беренче, Русиядә яши торган төрек-татар баласы – сан җәһәтеннән һәм дә тазалыгы җәһәтеннән руслардан кала беренче милләттер.
Санымыз хакында никадәр ихтиляф булса да, иң аз иттереп әйткәндә дә, безнең санымыз егерме биш миллионнан ким түгелдер. Менә без Русия дәүләтендә бөтен авырлыкларны бергә күтәрә торган шул төрек-татар милләтенең бер милләт булып яшәргә хакы барлыгын, кирәк, хөкүмәтемез, кирәк, рус милләте тасдыйк итсен вә безнең милли хәрәкәтемезгә һичбер төрле аяк чалынмасын.
Икенче, без, Русиядәге төрек-татар балалары, әллә кайчаннан бирле ислам динендә булып килгәнгә, исламият безнең канымызга сеңгән. Исламият барлыгымызның бер нигезе булып әверелгән.
Мөселманлык белән төрек-татарлыкны Русиядә аеру мөмкин түгелдер. Шуның өчен безнең динемез һичбер яктан кысылу күрмәскә тиештер.
Хөкүмәт даирәләрендә, русларның идарәгә якын мохитләрендә безне христиан итү фикере, безгә каршы миссионерлар көче белән хәзинә акчасы белән тартышу тәмамән бетерелергә тиештер.
Менә бу ике әсас кабул ителмәгәндә, безнең арамыздан аңлашуны көтү бик авырдыр. Шул ике әсас фәгалиятькә чыгарылмаганда, читкә чыгып, милләтнең мәнфәгате дип аңлаган кешеләрнең чит матбугат, чит хөкүмәтләрнең ярдәменә сыгынуын бетерергә мөмкин түгелдер. Билгакес, Русия мөселманнарының үзләренең съездларында, матбугатында, әфкяре гомумиясендә лязем дип кабул ителгән маддәләр канун даирәсендә тормышымызга татбикъ ителсә, Вильсонга бирелгән бер доклад кына түгел, мең доклад та
Русиянең халыклары арасындагы берлекне бетерәчәк түгелдер.
Русия мөселманнарының күңеленә тәшвиш төшерәчәк түгелдер.
Ләкин Русия мөселманнарына ителгән сәясәт моңганчы килгән юлдан барса, аларның сәяси, мәдәни, милли, дини хокукларына игътибар ителмәсә, аларның ихтыяҗларына колак салынмаса, табигый, Русия мөселманнарында үзләренең хокуклы булуларында башка җәберләнгән милләтләр алган юлдан китәчәктер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
*** (Үткән номер гәзитәмездә…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 5 июнь (61 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
«Сүз» газетасының 1916 елгы 3 июнь (58 нче) санында: «Бу көн иртә белән Гаяз әфәнде Оренбург, Казан шәһәреннән Мәскәүгә кайтып җитте», – диелә. Г.Исхакый репликасында «Сүз» газетасының 1916 елгы 1 июнь (60 нчы) санында чыккан имзасыз «Милләтләр мөрәҗәгате хакында» исемле язма турында сүз алып бара. Анда: «Бервакыт Русиядә яшәүче төрле инородец исеменнән Америка президенты Вильсонга бер язу бирелгән. Бу язуда бу милләтләрнең Русиядә бик кысынкы хәлдә яшәүләреннән, хөкүмәтнең аларның бөтен мәдәниятләрен җимерү сәясәтендән шикаять ителгән. Бу язуга мөселман берничә зыялыларының да имзалары бар дигән хәбәрләр рус матбугатында таралган иде. Г.Думадагы уңнар, шул язу мөнәсәбәте илә Дума рәисе Родзянкога заявление биреп, мәсьәләнең тикшерелүен сораганнар иде.
Инде май 28 ендә Г.Думаның старшиналар советы мәҗлесендә Родзянко тәхет риясәтендә шул мәсьәлә тикшерелде.
Родзянко мәҗлесне ачу белән уңнарның заявлениясен зикер итә һәм әйтә: «Вильсонга милләтләр исемендән бирелгән язуда Г.Думаның Польский Коло әгъзасы Лемпицкийның имзасы булганлыктан уңнар һәм националистлар, Лемпицкийның бу эшен аерып, Г.Думаның идарә һәйәте комиссиясендә тикшерелүне сорадылар».
Граф Путкамер әйтә: «Польский Коло Лимпецкийны үткән ел сентябрь аенда ук Коло әгъзалыгыннан сөреп чыгарды вә шул вакытдан бирле аның белән һич мөнәсәбәттә булганы юк».
Родзянко буйлә тәнбиһ ясый: «Г.Дума рәисе булучылыгым сыйфаты илә Америка президенты Вильсонга бирелгән мәзкүр язу хакында минем катгый бер сүз сөйләр хәлем юк. Бу гына аз: бу язу бирелү хакындагы хәбәр, кирәк, миңа, кирәк, башкаларга булсын, гәзитәләрдән генә мәгълүм булды. Мондый хәбәр рәсми дә була алмый, катгый рәвештә дөрест булып бетмәве ихтималы бар. Әгәр мондый бер язу Вильсонга чынлап йибәрелгән булса да, аз гына да Русиядә яшәүче милләтләрнең тәрҗемане әфкяре була алмыйдыр. Русия инородецларының чын әфкяре Дума минбәрендән аерым милләтләрнең рәсми вәкилләре тарафыннан, аларның гомуми ватанга садыйк калуларында вә итагатьлелегендә һич шөбһә калдырмаслык рәвештә ителеп әллә ничә кат әйтелде», – ди.
Мөселман фракциясе вәкиле Котлымөхәммәд мирза Тәфкилев урынындан кабаланып торып игълан итә: «Вильсонга бирелгән язу мөселман тарафыннан имзаланган булса да, ләкин бу язуны, кирәк, төзешүгә вә, хосусән тапшыруга бер генә мөселман фракциясе катнашмады», – ди.
Трудовик Керенский язу тапшырылу фактына нәтиҗәсе кайчан булса да бер килеп чыга торган серле эш дип мәгънә бирә: «Бу фактка күз йомарга һич ярамый, бу Русия туфрагында яшәүче аерым милләтләрнең хәлләре начарлыгын ярып саладыр. Менә шуның өчен дә Дума мәйдане мөзакәрәгә милли мәсьәләне куярга тиеш, чөнки бу мәсьәләләрдә шәһәр вә земство идарәләре ислях мәсьәләләре кебек үк мөһимдер», – ди.
Чкенкели Вильсонга бирелгән язуны мөндәриҗат вә форма ягындан карый. Ул, грузин сыйфаты илә, берәр мәмләкәт кул астында торучы милләтләрнең чит бер мәмләкәт химаясенә сыгынуларына, үз хокукларын химая итү хакында чит мәмләкәткә мөрәҗәгать итүләренә протест ясый. «Грузиннар бөтен Русия халкы белән бергә хокуклы булырмыз дип ышанып, өмидләнеп торалар. Ләкин Вильсонга язылган мөрәҗәгатькә Дума бик нык илтифат итәргә тиештер. Чөнки бу факттан әллә ниләр чыгып китү ихтималы бар», – ди.
«Баскаков Лемпицкий мәсьәләсен Дума идарәсе һәйәтенә тапшыруны мәгъкуль тапмый. Мәҗлес бу мәсьәлә хакында Баскаков фикеренә катнашып, уңнар вә социалистларның Лемпицкий хакында булган тәкәллефе рәд ителәдер», – диелгән.
Америка президенты Вильсон дигәндә, 1912.1921 елларда Америка Кушма Штатлары Президенты булып сайланган Уилсон Вильсон (1856.1924) күз алдында тотыла.
Мәгърузат – доклад.
Мөфассал – җентекле.
Әминият кирәкмәүне – хәвеф булмауны.
Сәлби – тискәре.
Мөхафәзә итәр – саклар, яклар.
Мөсавәтне – тигезлекне.
Ихтиляф булса да – бердәмлек булмаса да.
Тасдыйк итсен – расласын.
Тәшәббесләрнең – инициативаларның.
Әсаси мәсьәләдә – төп мәсьәләдә.
Тәхет риясәтендә – рәислегендә.
Тәнбиһ – кисәтү.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 252-255.