Бу көнге көннең иң мөһим милли мәсьәләсе – шөбһәсез, Уфа земствосы тарафыннан чакырылган киңәш мәҗлеседер. Матбугатымыз шул хакта мәкаләләр язды, яза, язачак. Гыйлем ияләремез шул киңәш мәҗлесенә докладлар яза, хәзерли, укый, казына, хәзерләнә.
Әфкяре гомумиямез дә үзенең тавышын ишеттерер өчен мөзакәрәләр ясый, карарлар кабул итә.
Казанда шул хакта берничә мәҗлес булып үтте вә тагы ясалырга тора. Оренбургта шул хакта киңәш өчен бер оешма ясарга карар бирелде, мәҗлесләр ясалды. Троицк та үзенең фикерен, мөляхәзәсен бер җепкә тезде.
Гәзитәләрдә уку-укыту мәсьәләсенә мөнәсәбәте булган затлар, мөнәсәбәте бар дип ышанган кешеләр мәкаләләр яздылар, фикерләрен, төшенмәләрен мәйданга сөрделәр.
Кыскасы гына, Идел буе төрек-татарының хәят, мәмләкәт мәсьәләсе җитди бер сүз, бер карар алдында икәнлеген хис иттерә торган бөтен эшләр, хәрәкәтләр күз алдыннан үтте. Моннан соң да, табигый уларак, көне якынлашкан саен, мәсьәлә җитдиләшә барачактыр. Табигый уларак, хәзергә караганда да күбрәк затлар мәсьәләнең хәленә катышачактыр.
Ләкин монда кечкенә генә ике куркынычлы тыкрыкка китү ихтималы да юк түгелдер.
Боларның берсе һәм дә иң куркынычлысы – гәзитәләр, журналларда мәктәп мәсьәләсе берлән аяк өстендә генә таныш кешеләрнең күпләп катнашып китүләре, үзләре артыннан әфкяре гомумияне бутап йибәрүләредер. Әгәр бу була калса, безнең һәр эшемездә булган кебек һәр кеше «бәнем нәзарым» дип мәйданга чыга башласа, шөбһәсез, мәсьәлә буталачак кынадыр. Милләт катгый бер сүз, күплек тарафыннан кабул ителгән фәнни бер карарны кабул итүдән бик еракта калачактыр.
Шулай була калса, фәнни тәрбия мөтәхассыйслары, уку вә укыту осталары читтә калдырылачактыр. Аларның фән берлән ныгытылган фикерләре, асыл хакыйкатьләре сүз, моназарә, могарәзә, сафсаталар астында күмелеп калачактыр.
Икенче тапкыр тыкрык тагы да күңелле юл түгелдер. Ул да – шул киңәш мәҗлесе мөнәсәбәте белән вә шул хакта әйтеләчәк сүзләр, кабул ителәчәк фикерләрдә йирле хәмиятнең роль уйнавыдыр. Әгәр чынлап та гомуммилли булган мәктәп мәсьәләсендә безнең урам, ары як урамы дигән балалыктан алып калган урам хәмиятемездән өстә тора алмаслык, тагы күңелсез нәтиҗәләр туачактыр.
Шәһәрләр һәм авыллар арасында «минем фикерем үтте, теге фикер үтмәде, безнең җиңде, тегеләрнеке җиңелде, безнең шәһәр теге шәһәрнең борынына чиертте» дигән бытбылдык сугыштыруы башланачактыр. Земстволарның шулкадәр яхшы ният белән башлаган шул мәдәни хезмәтләреннән без оятлы гына булып калачакмыз.
Шуның өчен мәсьәләгә катнашачак затлар, кирәк, сүз сөйләгәндә, кирәк, фикер йөрткәндә, иң әүвәл үзләренең фән җәһәтеннән хәзерлекләре барлыгына дикъкать итсәләр иде. Фәнни тәрбиядән хәбәрсез булса, мәктәп программасы хакында мәгълүматлары өстән-өстән генә булса, бу эшкә катышып тузан күтәрмәсәләр иде.
Укучылар да фән күргән, тәҗрибә белән хәзерләнгән укытучы мөгаллимнәремезнең сүзләрен, фикерләрен, бик үк шома итеп әйтелмәсә дә, тавышсыз-тынсыз гына кабул итсәләр иде.
Шәһәрләр арасында бу көнге көндә туып килә торган йирле хәмият бу мәсьәләдә роль уйнамаенча, киң күзлелек күрсәтә алсак иде. Шуның өчен борын чиртүләрне ташлап торып, бу мөкатдәс мәсьәләдә фәкать милли, мәдәни мәнфәгатемез берлән генә ашлансак иде вә шул милли, мәдәни мәнфәгатьне күздә тотып кына хәрәкәт итсәк иде.
Без шуны көтәмез.
Гыйлем әһленең, фәнни тәрбия күргән затларының чынлап эшкә керешеп, йөземезне агартырлык хәзерлекләр күрсәтүләрен
Алладан теләп каламыз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
*** (Бу көнге көннең иң мөһим милли мәсьәләсе…). «Сүз» газетасының 1916 елгы 28 май (59 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Газетаның 1916 елгы 13 май (54 нче) санында имзасыз «Мәктәп вә школа тирәсендә» дигән бер язма урнаштырылган. Анда IV Дәүләт Думасы эшчәнлегендә, съездларда, төрле киңәш мәҗлесләрендә урын алган иң беренче мәсьәләнең уку-укыту мәсьәләсе булуы, мәсәлән, школаның «татарча да, русча да белмәгән, дөнья кирәкләрен кайгыртуга бераз гына да булсын хәзерләнмәгән чиле-пешле үсмерләр чыгара торуы» әйтелә. Язмада Уфада булачак киңәш мәҗлесе турында да сүз бара: «Бу ел җәй Уфада мәктәп вә школаларга гаид мәсьәләләрне тикшерер өчен мөселман вәкилләренең катнашы белән киңәш мәҗлесе булачагы мәгълүмдер. Менә шушы тәшәббесләрнең барысын да бергә җыйганда, уку-укыту мәсьәләләре тагы да шактый зур эш башлаганлыгын күрәбез. Ләкин бу тәшәббесләр хакыйкатән зур эш булып чыксын өчен, иң элек матбугатта вә җәмәгать хадимнәренең үзләре арасында мөселманнарның мәгарифенә гаид әсаси мәсьәләдә фикер берлеге булырга тиештер.
Уфада булачак киңәш мәҗлесенә хәзерләнү мөнәсәбәте белән милли матбугатта әлегәчә басылган мәкаләләр барысы да мәзкүр фикер берлегенең юклыгын күрсәтәдер». Бу язманың авторы Г.Исхакый үзе үк булырга мөмкин.
Мөляхәзәсен – уен, фикерен.
Бәнем нәзарым – минем карашым.
Моназарә – бәхәс.
Могарәзә – низаглашу.
Йирле хәмиятнең – монда: җирле мәнфәгатьләрнең.
Мөхлисләре – ихлас иптәшләре, дуслары.
Мөсәхабә ителеп – фикерләр алышып.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 251-252.