ИМТИХАННАР МӨНӘСӘБӘТЕ ИЛӘ

Хәзер имтиханнар вакыты. Идел буеның җиде-сигез мең татар мәктәбендә имтиханнар эшләнеп яткан кебек, Кавказ, Кырым кардәшләремезнең тәртипле мәктәпләрендә дә имтиханнар бара. Ул гына түгел, Төркестан кардәшләремез арасында да татар мөгаллимәсе, татар мөгаллиме аяк баскан йирләрдә шигырь укынып, мөнәҗәт көйләнеп, нотыклар сөйләнеп, имтиханнар дәвам итә.

Шәһәр вә авылларның баласы бар. Бөтен гаиләләре хәзер имтихан уе берлән мәшгуль. Ирләре генә түгел, хатыннары да имтихан кирәк-ярагы белән, имтиханга хәзерләнү белән маташалар.

Бу имтиханнар хәзер безнең тормышымызга кереп киткән сабан туе берлән театр арасында урта бернәрсә булып китте. Балаларның имтиханнарын күрергә чит авыллардан, шәһәрләрдән киләләр. Кибетен ябып, сәүдәгәр бара. Кызлар имтиханына өен калдырып абызтайлар, туташлар җыела. Имтиханга дип балаларга матур киемнәр хәзерләнә, имтиханга җыелган халыкка ярар өчен мөгаллим, мөгаллимә кыш буе хәзерләнә, язга таба эштән чыга, имтиханга килгән кешеләрнең гыйльми үлчәүләре юк икәнен белгәнгә, аларның сүи гыйрфанияләренә карап, күзгә бәрелә торган мәнзарәләр тудырырга, аларның «гыйлем» дигән нәрсәләрен белгән иттереп күрсәтергә зур көч сарыф кыла. Һәр йирдән халыкның нинди нәрсәне күрергә теләвен сизеп ала да, шул якны кабартып, күпертеп күрсәтергә иҗтиһад итә. Шуның өчен йончылдырып, балалардан әллә ниләр бикләтә, абызтайлар, абзыйларның «теле телгә йокмый, су кебек эчә» диюләрен ишетер өчен кечкенә балаларны муштировать итә. Балага чын, кирәкле белемне бирүгә вакыты җитмәенчә, күстәреш ягына зур дикъкатен йибәрә, шулай йибәрергә мәҗбүр, чөнки имтиханга килгән халык, шул имтиханнан кәмиттән көткән шаккатыруларны күрмәсәләр, мөгаллим-мөгаллимәдән разый булмыйлар. Икенчене эзләргә тотыналар. Аны да табып алып, аңгардан шул балаларны җыйдырып, кәмит ясатырга маташтыралар. Андый-мондый теләгәне чыкмаса, яисә бөтенләй мәктәптән ихласлары кайтса, яисә тагы яңгы мөгаллим эзләргә керешәләр…

Менә бу имтиханны карарга халык җыюларның күңелсез ягы – имтиханнарны халык җыеп ясау ысулының зарарлы икәнен күрсәтә торган аяклы дәлиле.

Кирәк, әле йирле мәгарифпәрвәрләр, кирәк, мөгаллим вә мөгаллимәләр унбиш елдан бирле килгән шул гадәттән, халык эченә кереп, сеңеп бара торган зарарлы юлдан котыла алмыйлар.

Болар халыкка күрсәтергә аңлашылсын өчен күрсәтергә, ысуле җәдидтә Коръән укытылганны исбат итәргә, бу мәктәптә теге мәхәлләнекеннән гыйльме хальнең шәплеген белдерергә, бу мөгаллим-мөгаллимәнең үткәннәреннән хисапта осталыгын күрсәтергә мәҗбүрият хисе итәрләрме, әллә бер киткән буенча китеп барамы?..

Ләкин хәзер инде мәктәбемезнең яши башлавына егерме ел тулып килгәндә, әүвәлге елларда кирәкле булган, хәзер искереп бетеп, зарардан башка файдасы калмаган имтихан кәмитләрен бетерергә вакыт иде. Әгәр шуларны бетерсәк, мөгаллим-мөгаллимәләрнең укыту юлларын тикшерүне урам халкының тамгасыннан коткарсак, мәктәп исляхымызның икенче адымын атлаган булыр идек. Һәм дә балаларымызны кәмиткә чыгар өчен хәзерләнгән акробатлар кебек, кирәге бик аз яисә алай кирәк түгел нәрсәләрне уку-ятлаудан коткарып, саваплы, файдалы эш эшләгән булыр идек. Ул гына да түгел, хәзерлекләре бик мәхдүд булган мөгаллим-мөгаллимәләремезне үз эшләре берлән генә мәшгуль булырга имкян бирер идек.

Хәзер бит алар, мескиннәр, сәясәт йөртергә мәҗбүрләр. Бер йирдә алар «Без гыйльме хальгә әһәмият бирәмез», бер йирдә «Без татар теленә нык тотынамыз», бер йирдә «Без Коръән вә тәҗвид укытамыз» дигән лозунглар берлән сәясәт йөртәләр… Шуның аркасында үзенең иптәш мөгаллимне, мөгаллимәне уздырыр өчен «гыйльме хальгә әһәмият бирми», «тәҗвид белми»-фәлән кебек күңелсезлекләргә сәбәп була. Мулла вә мөәзиннең талашуыннан туеп беткән халык арасына яңгыдан иске мөгаллим берлән яңгы мөгаллимнең сәяси талашына зәмин ачалар.

Имтиханнарга киткән, күргән кешеләрнең хәтерләрендәдер, күп йирдә мөгаллим-мөгаллимәләр һәрвакыт балаларга тыңлаучыларны шаккатырырлык сөальләр бирергә тырышалар. Балаларга тыңлаучылар алдында зур күренгән нәрсәләр кечкенә булса да, белдергән кебек күрсәтергә маташалар. Шуның өчен аларның махсус юллары бар. Җиде яшьлек бер баладан: «Тәяммем нәрсә?» – дип сорыйлар. Бала шарт-шорт җавап бирә. Дөнья кайгысы берлән бөтенләй бирелгән абзый базарда ишетелмәгән бу яңгы нәрсә –тәяммемне нәни бер баланың белүенә гаҗәпкә кала.

«Госел нәрсә?»

          Абзый, абызтай аны беләләр…

«Әйе, ул кирәкле нәрсә?»

Нәни генә чәчәк кебек сигез яшьлек кызчык госел нәрсәлеген сөйләп бирә.

Абзыйның кәефе тагы килә.

«Йә, госелне ниләр фарыз итә?»

Аңлый башлаганның соңында гомерендә бер мәртәбә халык алдында әйтергә ярамаган сүзләрне балачык тезеп китә…

Абзыйның йөзенә көлү чыга… Авызы ерыла. Икенчеләр берлән күз-күзгә карашып алышалар…

 «Мөгаллимнәр шәп укыткан икән… Киләсе елга да алыйк!

Алыйк!»

Мөгаллим-мөгаллимә, Аллага шөкер, бу ел урын эзләүдән котылдылар…

Бу елны сәясәтләре инглизләрнең соңгы елгы сәясәтләреннән файдалы чыкты.

Имтиханда аңлаганрак, матбугат укыганнар бармы?

Ярый, алар да өлешсез калмасын.

«Йә әле, Әхмәт! Җәнүби Америкада нинди елгалар бар?»

Бала, күзне ярты йомып: «Миссисипи, Миссури, Амазонка… шәһәрләре; Рио-де-Жанейро, Гватемала…»

Менә тагы шаккатырдылар… Тагы әллә никадәр кеше аңламаган сүзләрне балалар әйттеләр.

Шул балаларга чынлап имтиханчы булып, аларның өч елда, дүрт елда аңнары никадәр артуын белер өчен кыска гына бер җөмләне укытып, гыйльме тәхлил ясаса, табигатьтән кечкенә-кечкенә нәрсәләр сораса, бала кызара-бүртенә, мөгаллим-мөгаллимә аптырап кала.

Балалар алай укытылмаган, дәресләр балага хәят өчен кирәкле аңны бирү ысулына куелмаган.

Балалар имтихан дигәндәге кәмит көнендә роль уйнаучы нәни артистлар иттерелгән.

Мөгаллимнәр шуларны өйрәтүче режиссерлар итеп чакырылган…

Болар бер мәктәпкә, бер имтиханга карап кына язылмый. Алдымда егермеләп имтиханны язган мәктүбләр тора.

Һәммәсендә: «Балалар гыйльме хальдән, җәгърафиядән гаять гүзәл җавап бирделәр Тукаев мәрхүмнең шигырен укыдылар».

«Баш мөгаллимемез Габдулла әфәнде милләтне тәрәкъкый иттерү хакында нотык сөйләде».

«Милләт атамыз Габдрахман әфәнде гаять мәэсүр нотыгында мөгаллимнәргә рәхмәт укыды, яшәсен милләт, диде».

«Милләт анамыз хөрмәтле, шәфкатьле, сәгадәтле, фазыйлиятьле Миңлесафа абызтай балаларга бүләк өләште».

Һәммәсен тәхлил итсәк, шул чыга: 15.20 ел эчендә үткәргән имтиханнарны күздән кичерәсең дә, шул хиссият яңара: бу ел мәктәп мәсьәләсе, программа мәсьәләсе җитдирәк мөзакәрәгә куелырга тора.

Оренбург земствосында киңәш булачак, Уфа земствосы зурча бер киңәш мәҗлесе ясамакчы була. Гәзитәләремездә дә шул хакта язгалыйлар.

Мөгаллим-мөгаллимәләр җитмәгәнгә, анда-монда мөгаллимәләр, мөгаллимнәр курсы ачыладыр.

Димәк, без шул уку-укытуның кәмит мәсьәләсеннән ашып, хәят эше икәнен чынлап аңлар дәрәҗәгә килеп барамыз.

Димәк, бу көн-иртәгә безнең моңганчы килгән мәктәп гадәтләремез, юлларымыз тәнкыйтькә, фәнни тәнкыйтькә уграячак.

Шуның өчен хәзерге мөгаллим-мөгаллимәләр алдында иң беренче вазифа мәктәпне вак сәясәттән пакьләү булырга тиештер. Шуның өчен мөгаллим-мөгаллимәләр өчен ясалган курсларда да мөгаллим-мөгаллимәләрнең тәрбиягә, гыйльми тәрбиягә өйрәтелүлә- рен әллә нинди шау-шулы, тантаналы программаларга корбан ителмәскә, мәктәп вак сәясәттән әрчелергә тиештер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Имтиханнар мөнәсәбәте илә. «Сүз» газетасының 1916 елгы 1 май (50 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Бу елларда татар вакытлы матбугаты битләрендә язга чыккач, укулар тәмамлангач та, мәктәп-мәдрәсәләрдә имтиханнар уздырылу турында куанычлы мәкаләләр, хәбәрләр басылып тора.

Иллә гайре әл-ниһая – аннан да күп.

Сүи гыйрфанияләренә – белемлелек дәрәҗәсе җитешмәүләренә.

Күстәреш – күрсәтү.

Мәхдүд – чикләнгән.

Зәмин – җирлек.

Тәяммем – су булмаганда кулларны туфракка сугып тәһарәт алу.

Гыйльме тәхлил – гыйльми анализ.

Мәэсүр – борынгылардан телдән телгә күчеп килә торган.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 240-244.

Җавап калдыру