КЫРЫМДА ЗЫНҖЫРЛЫ МӘДРӘСӘСЕ ВӘ ИДАРӘИ РУХАНИЯ ЭШЛӘРЕ

Кырымда Зынҗырлы мәдрәсәсе мәсьәләсе ятышмады, идарәи руханиянең мәдрәсәләр исляхы өчен җыйган мәҗлесе килеп катышты. Ул мәсьәлә бертөрле эшкә килерлек хәлгә керергә өлгерә алмады, Кырым мөфтисе Гадил мирза Корашайский ис- тигъфа итә1 дигән хәбәр таралды. Шуның берлән өченче мәсьәлә килеп туды.

Боларның һәр берәм-берәме генә Кырым өчен бик зур мәдәни мәсьәләләр булганга, кырымлы кардәшләремезнең мәдәни, дини хәятлары белән бик күптөрле йепләр белән багланганга, Кырым әфкяре гомумиясене хәрәкәткә китермәве мөмкин түгел иде. Кырым кардәшләремез җанлы булсалар, бабаларымызның иске иле – Кырымда, Русия татарларының биләгән йирләренең иң матур, иң бай йире – Кырымда. Кырымның тарихи хуҗалары . Кырым татарлары үлмәгән, вафат итмәгән булсалар, матур, кояшлы Кырым яланнары элгәре хуҗалары өчен зиярәткә әверелмәгән булса, тавышларын чыгарырга, теләкләрен сөйләргә тиеш иде.

Озын еллар йокыда ятуына өйрәнеп беткәнгә, без Кырым кардәшләремезнең өстенә килгән шул мәдәни бурычлар алдында уянып, «мин дә бар, минем фикерем шул» дип әйтә алуына курка-курка, шөбһәләнеп кенә карый идек.

Әлхәмделилля, безнең Кырымга каршы биләгән сүи занымыз хата чыкты. Аллага шөкер, кырымлы кардәшләремез арасындагы сонганча килгән тынлык, каберстан тынлыгы булмаенча, ятак тынычлыгы гына булды.

Әлхәмделилля, таң ату белән Кырым агайлары да күзләрен ачып, уйлашырга керештеләр. Зынҗырлы мәдрәсәсе мәсьәләсе аларның уянып, фикерләрен сөйләргә беренче сәбәп булды.

Зынҗырлы мәдрәсәсе… Безнең Идел буенда бу мәдрәсәнең исемен ишетмәгән кеше бармы? Безнең Идел буенда Зынҗырлы мәдрәсәсе хакында Казан университеты, Мәскәү дарелфөнүне кебек эче-тышы тәртипле бер мәдрәсә дип уйламаган кеше бармы?

Мәрхүм Исмәгыйль бабаның егерме биш, утыз еллык «Тәрҗеман»ындагы тугрылык белән безгә, Идел буе мөселманнарына үз булган, үзләнеп беткән Зынҗырлы мәдрәсәсе мәсьәләсе Кырымда бу ел яңгы мәйданга чыкты.

Зынҗырлы мәдрәсәсе мәсьәләсе, мөдәррис вафат булу сәбәпле, мөдәррис сайлау мәсьәләсе белән туды.

Иң әүвәл шуны белдерү лязем: Зынҗырлы мәдрәсәсе – Кырымның иң иске мәдрәсәләреннән бер мәдрәсәдер. Моннан өч-дүрт йөз ел элек Кырым ханнарыннан Миңлегәрәй хан тарафыннан Бакчасарайда бина ителгән вә Кырым мөселманнарының гыйльми ихтыяҗларын тутырыр өчен эшләнелгән шул мәдрәсә иләл-әбәд дәвам итсен өчен, зур бер вәкыф калдырылган. Хәзерге көндә шул вәкыфның еллык килере кырык биш-илле мең сумнар чамасында.

Менә шул мәдрәсәнең, әлбәттә, бер низамы, вәкыфның бер шартлары булгандыр. Ләкин ни булса да булган, Кырымның вәкыфы хакында, Кырым Русиягә кушылганда, аерым бер маддә кертелгән булса да, Зынҗырлының вәкыфы да, Кырымның башка вәкыфлары кебек бәрбад бер хәлгә килгән. Кырым мөселманнарының бөтенләенә Миңлегәрәй хан тарафыннан мәңгелек һәдия ителгән Зынҗырлы мәдрәсәсе шул ук аңлатылмау хакында Бакчасарайның читендә, Бакчасарайның Тегәрҗеп урамында чәнәкәләр белән тулган Салаҗык мәхәлләсенең милке булып калган.

Шул олуг вәкыфлар, олуг мәдрәсә хакында Кырымның голямасы, идарәи руханиясе иске ганганәсен генә дә саклый алмаганга, шул Зынҗырлы мәдрәсәсенә мөдәррис сайлау дигән гыйльми бер эштә чегәннәр* мәхәлләсенә имам сайлауның итәгенә генә тегелгән бер мәсьәлә булып киткән.

Менә Зынҗырлы мәдрәсәсенең . елына кырык-илле мең сумнар вәкыфлы мәдрәсәсенең бу көнге аяныч хәлдә булуының төп фаҗигасе.

Кырым халкы, Кырым мөселманнары шул мәдрәсәгә Миңлегәрәй ханның бөтен Кырым мөселманнарына калдырган һәдиясе дип карый. Шуны ислях итәргә бөтен көче берлән тырыша, тырмаша. Бөтен Кырымның голямасы, зыялысы, мирзасы, агасының фикере берлән булдыклы мөдәррис ясар өчен, бөтен законлы юллар берлән хәрәкәт итәргә тотына. «Ислях» ди, программа төзи, мөдәррис эзли, могавиннәр таба…

Вәкыфның килерен-чыгышын рәткә куймакчы була.

Икенче тарафтан Кырымда үз сүзен генә йөртергә теләгән Кырым куштаннары, мәдрәсәләр хакындагы законның ачык йирләреннән файдаланып, «Зынҗырлы мәдрәсәсе Салаҗык мәхәлләсенең мәхәллә мәктәбе, андагы укыту эше имам әфәнденең бурычы» дигән ноктадан килә дә, Салаҗыктагы чегәннәр алай итеп, болай итеп күндереп, үз тарафыннан хәзерләнгән мөдәррисне имам иттереп сайлата. Шул имам түрәләр тарафыннан тасдыйк ителә. Зынҗырлының мөдәррисе Зынҗырлы вәкыфының механически хуҗасы була да керә дә утыра.

Менә бу юлы да шулай булды. Үлгән мөдәррис Хәбибулла әфәнде Зынҗырлы мәдрәсәсенең вәкыфының хисабын бирер өчен җинан Алла тарафына киткәч тә, Кырымның яшь зыялылары, агалары, голямасы арасында, форсаттан файдаланып, муафикъ бер мөдәррис куяр өчен тәшәббескә керешелде. Шуны дустча бетерер өчен, Кырымның голямасы, мирзалары, агалары берлән киңәшләр ясады.

Бакчасарай городской главасы, Кырым мөселманнары арасында үзе теләгәнчә эш йөртүне сөюче Сөләйман мирза Кырымтаев2 берлән аерым күрешеп сөйләштеләр. Мөдәррислек урынына кеше сайлар өчен киңәш мәҗлесе ясарга карар бирделәр. Шуның көнен тәгаен иттерделәр. Ләкин киңәш мәҗлесенә өч көн калгач, Сөләйман мирза Кырымтаев, Салаҗык мәхәлләсенең халкыннан приговор алып, Мостафа әфәнде исемендәге, зарары да юк, файдасы да юк бер мөдәррисне Салаҗыкка имам иттереп сайлатты. Үзенең түрәләр арасындагы сүз үтүе берлән файдаланып, тасдыйк та иттерде. Шулай итеп, Мостафа әфәнде бөтен Кырымның күзе теккән

Зынҗырлы мәдрәсәсенең мөдәррисе булды да механически керде. Зынҗырлы мәдрәсәсенең кырык биш-илле мең килерле вәкыфының да Аллаһы Тәгалә алдында гына мәсьүле булып барып басты.

Сөләйман мирза Кырымтаевның Мостафа әфәнденең сайлануында, шуны тасдыйк иттерергә ашкынуында, шул мәсьәләдә яшь көчләргә «бергә хәрәкәт итәмез» дигән вәгъдәсенә хилаф хәрәкәт итүендә нинди бер максат эшләнелде, әлбәттә, моннан күреп булмый. Ләкин ерактан карап та, Кырым мөселманнарының голямасы, мирзасы, яшь көчләренә каршы килеп, итәк асты хәрәкәте берлән эшләнелгән бу эштә милләт мәнфәгате, халык файдасы күзәтелмәгәнен ап-ачык күреп буладыр.

Бу хәрәкәттә дә, безнең Идел буенда ресторанчыларның мөфти кую мәсьәләсендәге кебек, итәк асты хәрәкәтләре берлән бер тугма икәне күренеп торадыр.

Бездәге мөфти урынына утырган кеше, күз буявы ясар өчен әллә ниләр тавышланган шикелле, Кырымдагы Кырымтаев мирзаның да «мөдәррисе» дә «Зынҗырлыны ничек ислях итәмез» дип бер мәҗлес ясадылар. Ләкин мәҗлескә нә Кырымның кулга тотарлык голямасы, нә мирзалары, нә яшь гыйльми көчләре килмәде.

Мөдәррис Мостафа әфәнде берлән Кырымтаев Зынҗырлы мәдрәсәсенең хәрабәсе алдында икәү ултырып калдылар.

Яшь көчләр, голяма әфкяре гомумия тагы үзенең өмиде, үзенең мәдәни бер эш эшләргә теләгән өмиде шөбһәле итәк асты хәрәкәтләренә бәрелеп ватылганын күреп калды.

Зынҗырлы мәдрәсәсенә мөдәррис сайлау, мәдрәсәгә программа эшләү мәсьәләсе Кырым әфкяре гомумиясендә, гомумән, мәдрәсә-мәктәп исляхы фикерен тудырды. Шул хакта «Тәрҗеман» гәзитәсендә мәкалә өзелмәгән кебек, «Җәмгыяте хәйрия»ләр, земство идарәләренә докладлар, проектлар йибәрелә башланды.

Кырымның оешкан каны хәрәкәткә килде. Яшь мөдәррисләр, яшь галимнәр, аңлы мирзалар «мәдрәсә-мәктәп ислях ителмәсә, милли тормышымыз харап була» дигән мәсьәлә алдына басканын сизде. Гыйльми, мәдәни мөбахәсәләр китте.

Кырымның идарәи руханиясе, үзенә йоклап ятар өчен генә Аллаһы Тәгалә тарафыннан багышланган дип хыял иткән мәдрәсә-мәктәпнең аяк астыннан тайганын күргәч, «мәдрәсә исляхы» дигән бер тавыш күтәреп, рәсми мәҗлес ясады. Ләкин мәҗлескә нә яшь галимнәр, нә яшь гыйльми көчләр, нә мөхәррирләр чакырылмады. Җыелган мирзалар, мөдәррисләр, муллалар, «суга алмаган зур күтәргән» дигәнчә, мәдрәсәләрне башыннан ахырына кадәр бөтен әсасларын үзгәртеп ислях итәргә дигән карарны кабул иттеләр.

Читтән караганда, бу вакытка кадәр тик йоклап яткан бу мөдәррисләрнең шулкадәр үзгәреп китүләренә Кырымдагы, Идел буендагы, Кавказдагы мәдрәсә хакында иң соң фикердәге яшьләремездән мәсафә-мәсафә сулга китүләре ул вакытта да безне гаҗәпкә калдырган иде.

Дини мәдрәсәләрдә гимназия программасы берлән русча укытылсын дигән теләүгә бераз хәйранга да калган идек.

Хәзер 17 мартта шул мәҗлеснең карары берлән мәктәп-мәдрәсә исляхы хакындагы комиссиянең җыелышыннан мондагы «кызыллык»ның да пәрдәсе ачылды.

17 март комиссия мәҗлесендәге идарәи рухания тарафыннан вәкил булыпмы, яшь булыпмы, господин «М.» дигән рус китерелгән. Бу господинның кемлеген, мәгаттәәссеф, без белмимез.

Ләкин киңәш мәҗлесенең мәдрәсә-мәктәп исляхы комиссиясендә сайланган затлар арасында господин «М.»ның булмавын хәтеремездә тотканга, бераз хәйрат берлән: «Бу писарьнең анда ни эше бар икән? Мөселманнар Коръәнне мәгънәсен аңламаенча укуны мәслихәт табалармы, әллә Чәләбизадә3 тәкълиф иткәнчә, мәгънәсе дөрестләнеп укырлык булгач кына, балаларның кулларына бирүне муафикъ табалармы? Болар бит господин «М.»ның вазифасы түгел», – дигән идек.

Мәҗлестә Чыңгыз әфәнде, Сәедәхмәт4 һәм дә Чәләбизадә әфәнделәрнең мәктәп исляхы хакындагы ляихәләре каралганда идарәи руханиянең рус әгъзасы да һәм дә мөселман әгъзасы да «монда мәктәп-мәдрәсә исляхы каралмый, мондагы сүзләр гәзитәдә язарга ярамый» дип йөдәп чыктылар вә шуның берлән әүвәлге мәҗлестәге карарлар эшләр өчен түгел, халыкны бераз тынычландырыр өчен, йокыдан уянып килә торган Кырым мөселманнарын тагы «әлли-бәлли итәр бу» дип йоклату өчен тирбәтү генә икәнлеген изһар иттеләр.

Шулай булмаса, шул беренче мәҗлестәге карарны фагыйлиятькә чыгарыр өчен җыелган комиссия сүзләрен бетерер-бетермәс ябылмас иде вә шундагы сүзләр кирәкмәгән бернәрсә дип тыңланмас иде.

Әгәр карарларын тудырырга дигән тәшәббес дөрест булса, вөҗүдкә чыгарырлык бер эшкә керешелер иде. Бу хәрәкәтләренә караганда, идарәи рухания яшь көчләрнең казып чыгарган мәсьәләләрен оныттырыр өчен мәсьәләне салландырып озатырга хөкем итүе кебек күренәдер.

Ләкин Кырымның әфкяре гомумиясе үзенең мәкъдәрәте белән уйнаудан артык туйды булырга кирәк. Шул көннәрдә алынган хосусый хәбәрләремезгә караганда, Кырымда идарәи рухания ислях ителмәгәндә нә мәдрәсәсенә ислях ителәчәк, нә мөдәррис тәгаеннәре әлеге интригалар юлыннан чыгачак, нә вәкыф мәсьәләсе, вәкыфларның теләгәнчә сарыф ителәчәк дигән фикер туганлыгы белдереләдер.

Соңгы көндә шул мәсьәлә янында фикер алышу башланып киткән булырга кирәк. «Тәрҗеман»да Кырым мөфтисе Корашайский истигъфа итә икән дигән хәбәр күрелде.

Әлбәттә, бер мөфтинең истигъфасы берлән генә мәсьәлә хәл ителмәячәктер. Бәлки, кырымлылар алдында тагы зур, тагы әһәмиятле булган мөфти сайлау мәсьәләсе туачактыр.

Мөфтилек урыны Зынҗырлы мәдрәсәсенә мөдәррис булуга караганда тагы олуг, тагы зур булганга, әлбәттә, монда да интригалар, итәк асты хәрәкәтләре булачактыр. Бу табигыйдер. Безнең иҗтимагый эшкә өйрәнмәвемездән килгән гөнаһымызның җәзасыдыр. Ләкин кырымлы кардәшләремезнең рухани идарәләрендә мохтариять закон берлән дә тасдыйк ителгәнгә, анда мөфтилек мәнсуби сайлана торган урын булганга, әлбәттә, алар бер ресторанчыларның үзләренең нәмайндәләрен үткәрүләреннән курку юктыр. Ләкин Кырымның үзенең махсус «Сыйрател-мөстәкыйм»е, Кырымның үзенә махсус интрига базарлары барга, әлбәттә, анда да бик каты тартышу башланаячактыр. Ләкин Кырым кардәшләремезнең бу елгы елда халыкка таба омтылуларындагы фагыйлиятьне күргәнгә, без бу мәсьәләдә чын мөфти сайлаучылар тарафы җиңәр дип ышанып, өмидләнеп каламыз.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Кырымда Зынҗырлы мәдрәсәсе вә идарәи рухания эшләре. «Сүз» газетасының 1916 елгы 6 апрель (42 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Мәкаләдә сүз Бакчасарайның Салачык мәхәлләсендә ХV йөз ахырларыннан – Кырым ханы Миңлегәрәй заманнарыннан бирле эшләп килгән Зынҗырлы мәдрәсәсе турында бара.

1 Кырым мөфтисе Гадил мирза Корашайский истигъфа итә… – Кырым татарлары милли хәрәкәте җитәкчесе Ногман Чәләби Җиһан (Чәләби Чәләбиев) 1917 елның мартында Кырым мөфтие итеп сайлана.

2 Сөләйман мирза Кырымтаев . «Сүз» газетасының 1916 елгы 1 июнь (60 нчы) санында бу кешенең «Зынҗырлы мәдрәсәсе әтрафында» исемле язмасы урнаштырылган. Редакциянең искәрмәсендә «Зынҗырлы мәдрәсәсе хакында ачык мәгълүм булсын өчен, идарә, битарафлык вазифасын тәмамән үтәп, Сөләйман мирза Кырымтаев җәнабларының мәкаләсен гайнән басадыр» диелгән.

Бу мәкаләнең соңарып басылуына сәбәп аның Г.Исхакый Мәскәүдә юк чагында килүе, Исхакыйның үзенә адреслануы, шунлыктан әдип Мәскәүгә кайтканчыга кадәр газетага урнаштырылмый торуы күрсәтелә.

3 Чәләбизадә… – Ногман Чәләби Җиһан турында сүз бара булса кирәк.

4 Сәедәхмәт – Җафәр Сәедәхмәт (1889.1960), юрист, Кырым татар милли хәрәкәте җитәкчеләреннән.

Вөҗүдкә чыккан – тормышка ашкан.

Сүи занымыз – начар уебыз.

Иләл-әбәд – мәңгегә.

Бәрбад бер хәлгә килгән – пыран-заран ителгән.

Чәнәкәләр – дәрвишләр тора торган өйләр.

Ганганәсен – традициясен.

* Газетада: чиганнар. Сүз ислам динендәге чегәннәр турында бара булса кирәк.

Могавиннәр – булышчылар.

Тасдыйк ителә – раслана.

Җинан – җәннәтләр.

Тәшәббескә керешелде – эшкә керешелде.

Хилаф – каршы.

Мөбахәсәләр – бәхәсләшүләр.

Мәсафә-мәсафә – ерак-ерак.

Хәйрат берлән – гаҗәпләнеп.

Тәкълиф иткәнчә – көчләп кушканча.

Изһар иттеләр – күрсәттеләр.

Мәкъдәрәте – көче.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 204-209.

Җавап калдыру