ТАТАРЧА ТЕАТР ВӘ КОНЦЕРТ

Әндиҗандагы кебек, әһел түгел кешеләрнең сәхнәгә чыгып, милли театрны тәхкыйрь итүләре яңгы гына вакыйга түгелдер.Мондый күңелсезлекләр бөтен Русия буенда эшләнәдер. Шул мәсьәләгә эче пошкан Мирсәяф әфәнде кадәр үк минем дә саруымны кайнатадыр. Ләкин моның сәбәпләрен без мөхәррирләрдән эзләү тугры түгелдер. Мин «Мөгаллимә»не язсам1, аны мәгълүм бер тарызда аңлап, мәгълүм төсле типларны эшләргә тырышып язганмын. Минем муллаларым арасында сакалын кызылга буяган имам юк. Нә имамнарның тәгърифендә, нә сөйләгән сүзләрендә андый уй чыгарырга мөмкин түгел.

Карт хәзрәтне2 мин динле кешеләрнең дини хисләрен тәхкыйрь итәрлек иттереп бер сүз язмадым. Бер сызык сызмадым. Ул кадимче иске хәзрәт.

Әсәрнең язылуы муаффәкыятьле чыккандыр, юктыр. Ул икенче мәсьәлә, ләкин шуларны бозып, әллә нәрсәләр оештырып уйнасалар, без мөхәррирләр гаепле түгелмез. Бу вакыйгада Әндиҗан халкының миңа рәнҗергә һичбер төрле хакы юктыр.

Мин «Мөгаллимә»не яздым. Үзем яздым. Шуны бастырдым. Үзем бастырдым. Шул «Мөгаллимә»гә үзем театральный цензурадан рөхсәт алдым, үзем алдым.

Шуннан соң сәхнәгә беренче куелуында үз күземнән үткәрер өчен «Мөгаллимә»не «Сәйяр» труппага биреп3, Мәкәрҗәдәге беренче куелуының репетицияләренә килдем. Ләкин, тәәссефкә каршы, беренче репетициясеннән башкасында булына алмадым. Әллә нинди бер хаин минем өстемнән әллә ниләр ялганлап донос ясаганга, бүлмәмә килеп тентү үткәрелде, үземне тотарга, эзләргә тотындылар. «Мөгаллимә»нең репетициясен тәмамән бер мәртәбә дә күземнән кичерә алмаенча, Петроградка китәргә мәҗбүр булдым.

Аннан соң «сәйяр»ләр Мәкәрҗәдә ике мәртәбә куйдылар. Казанда да кую да аларга гына бирелгән булса да, әллә кайдан килеп чыккан Кудаш дигән бер хәриф4 миннән сорамаенча-нитмәенчә шул көнне Казанда куярга инша чыгарган, мин Кудаш дигән шәхеснең труппасы юклыгын белгәнгә, аннан элек «Мөгаллимә»не «Сәйяр»гә гына биргәнгә, Кудашка куярга ризалыгым юклыгын белдердем. Ләкин ул аңгарга карамады. Полициядән әллә нинди кәгазьләр алып куйды. Законча әйткәндә, минем хокукымны талады. Әдәби кагыйдәләргә караганда, минем мөхәррирлек хокукымны аяк астына таптады. Шуларның икесе өчен дә, әлбәттә, мин шул хәрифне судка бирү хакында маликмын. (Пьесаны сорамаенча, урлап куйган өчен алты айга кадәр төрмәгә ябалар һәм дә мөхәррир алдында гражданский яктан да мәсьүл булалар.)

Ләкин мин үзем өчен шулай итеп судлашып йөрүне ваклык таптым. Үземнең пьесамны үзем ышанган артистларга бирү хакымны гасыблаган, минем судлашып йөрерлек дәрәҗәдә вак түгеллегемне белеп, сәхнә алдында да җинаять ясаган шул әдәби кара халыкны матбугат, татарның аңлылары үзләренең мәгънәви мөхакәмәләре берлән генә җәза итәрләр дип уйладым.

Бу мәсьәләдә минем фикерем хата чыкты. «Йолдыз»да бер кеше Кудашевның шул театр хулиганлыгын яклап, «Гаяз әфәнде ул ничек Кудашевка бирми» дип һөҗүм ясады вә, бөтен дөньяның театр кануннары, бөтен дөньяның гражданский законнары алдында мөкатдәс саналган минем театрны сайлап, үз теләгәнемә бирү хакым минем өстемә гаеп күрсәтелергә тырышылды.

Бу әхлакый хулиганлык берлән дә мин тагы тартышырга керешүне үземә муафикъ тапмадым, татарның театрының үсүенә, тәрәкъкый итүенә бер зарар килмәсен дип аңлап эшләмәдем. Хәзер Әндиҗанда әллә нинди шарлатаннар минем «Мөгаллимә»не бозып әллә нәрсәләр кылынганда, миңа Әндиҗан халкы рәнҗегән икән.

Шул рәнҗү хаклымы?

Мин пьеса язганмын, шуны бастырганмын, шуңгарга рөхсәт алганмын, шуңгарга әллә никадәр матди-мәгънәви көч сарыф иткәнмен. Шуннан соң тагы инде мин, Әндиҗанга барып, начар кешеләр уйнамасын дип сугышып йөрим диме!

Бу көн Әндиҗанда минем «Мөгаллимә»не шулай иттереп миңа халык рәнҗерлек иттереп куйганнар икән, шул ук көнне, бәлки, Хабаровскида минем «Мөгаллимә»мне шуннан да начар куйганнардыр. Архангельда, бәлки, «Кыямәт»не исламнан көлүемне ясый торганнардыр5. Әстерханда минем «Җәмгыять»не мөселманнарның «Җәмгыяте хәйрия»ләреннән, тәрәкъкые мәгариф җәмгыятьләреннән көлү иттереп чыгара торганнардыр6.

Әллә кайда минем «Ике гыйшык»ымны, «Өч хатын берлән тормыш»ымны йә әхлаксыз бернәрсә иттереп уйный торганнардыр. Боларның һәммәсенең артыннан йөрергә минем имкяным юк. Мин дә кешеләр төсле кеше, минем дә тәүлегем егерме дүрт сәгать кенә. Теләгән вакытта чыгып китеп, теләсә кая барырга, теләгән кадәр мәсъраф тотарга минем ихтыярымда әндери казнасы юк. Мин – каләм берлән көн кичерә торган бер язучы. Минем бөтен хаклыхаксыз теләкләремне эшләп торучы Яхъя пәриләрем юк.

Мәскәүдә торып, кайда ничек уйнауларын күреп, кайда начарлык барын белеп торырлык әүлиялыгым юк. Татар дөньясындагы шул начарлык берлән ялгыз гына тартышырлык миндә кәрамәт тә, сихер дә юк вә һичбер вакытта да «Татар дөньясындагы бөтен начарлык берлән тартышуны үз өстемә генә алдым» дигәнем юк… Бар каләм берлән язам. Үзем ышанганча, үзем халкыма фай- далы дип уйлаганча язам. Шул язуларымны этләнеп, мең бәла берлән бастырып таратам. Шул бастырганнарымны, кирәк, китап булсын, кирәк, гәзитә-журнал булсын, әллә никадәр матди зарар итеп, ярым бушлай таратам.

Инде шуларны укыйсы килгәннәргә барып укып йөртүгә, аңламаганнарына аңлатырга да, театр уйнаучыларына да дөрест иттереп уйнатырга да минем бурычыммы?

Шуларны үти алмавым өчен миңа андагы-мондагы милләттәшләрем рәнҗесәләр, рәнҗергә хаклары бар дип белсәләр, шул рәнҗүләрендә хаклылармы?

Минем дә үзләре кебек кеше генә икәнлегемне, минем дә көчем кешенеке кебек кенә – мәхдүд икәнлеге, минем өчен дә дөньядагы төрле-төрле тыгызлыклар шулай ук тыгыз икәнен уйлап гафу итсеннәр. Минем театр китапларым сәхнәгә куела башлаганга озакламаенча ун ел тула7. Шул ун ел эчендә шулардан теләгәнчә гонорар алу үземнең хакым булса да, театр үсүенә зарар булмасын дип, бу көнгә кадәр бер тиен гонорар алмаганымны белеп, шуннан һичбер төрле матди мәнфәгать күрмәгәнемне белеп гафу итсеннәр. Ләкин үзләренең вазифаларын да онытмасыннар. Минем алдымда гына түгел, татар сәхнәсе алдында булган вазифалары – авылда чабатасы берлән сәхнәгә чыккан әдәпсезләргә әсәрне таптарга, сәхнәне былчыратырга ирек бирмәү. Моны үтәмәсәләр, минем әсәрләремне былчыратсалар, сәхнәне тәхкыйрь иттерсәләр, минем рәнҗергә хакым алардан күбрәк булачагын белсеннәр.

Шуның өчен Әндиҗандагы аңлы мөселманнар, миңа рәнҗү урынында, үзләренең аңнары берлән, үзләренең матди вә мәгънәви көчләре берлән шул шарлатаннарны куып чыгарган булсалар, азмы-күпме татар театрына хезмәт иткән бер мөхәрриргә рәнҗүгә караганда, күбрәк иттереп милли вазифаларын үтәгән булыр иделәр. Сәхнәне пакьләүне читтәге көчләрдән көтмәенчә үзләре эшләсәләр, милли вазифалары милли әдәбият, милли театр тудыруда хезмәт иткән кешеләрне сүгү генә түгел икәнен эш берлән исбат иткән булырлар иде.

Татарның театры, әдәбияты, матбугаты, җәмәгать эшләре читтә сыкрап тора торган, эшләгән кешеләрне хаксыз тәнкыйть итә торган егълавыкларга мохтаҗ түгел. Аңлы хезмәтнең кадерен белә торган, шул хезмәтләр өчен матди, мәгънәви әллә никадәр көч сарыф ителгәнне аз гына да булса да аңлый торган, җәмәгать эшләренең һәммәсендә үзләренең тәнкыйть хакы гына түгел, вазифасы, бурычы да барлыгын белә торган затларга мохтаҗ.

Югыйсә бу рәнҗүләр, бу тәнкыйтьләр елына ике мәртәбә була торган гаеттә8 рус авылына качып кала торган мужикның мулланы, ишрак намазын көтеп чыкмавын, һәр төннең уртасында сәхәр намазын укымавын тәнкыйть итү берлән бер булачактыр. Иң әүвәл үзеңнең өстеңә төшкән фарызларны үтәргә кирәк. Аннан соң башка кешеләрнең нәфел гыйбадәтләрен эшләгәндәге бөтен нәфелләре эшләп бетермәвен тикшерергә керешергә кирәк.

Мантыйк шуны тели, хаклык шуны куша.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Татарча театр вә концерт. «Сүз» газетасының 1916 елгы 13 март (33 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

Г.Исхакыйның бу мәкаләсе «Татарча театр вә концерт» исеме белән газетаның шул ук санында Мирсәяф Атласов бастырган язмага җавап рәвешендә басылган. Г.Исхакый фикерләре аңлашыла төшсен өчен, түбәндә М.Атласовның ул язмасы тулысында китерелә:

«Әндиҗан, 19 февраль, дүшәнбе көн кулыннан һичбер эш килмәгән, һөнәрсез, театрдан хәбәре юк вә бернәрсәгә дә мөстәхикъ булмаган ярым-йорты кешеләр (җыентык: татар вә урыс) тарафыннан татарча театр уйналды. Сәхнәгә Гаяз әфәнде Исхакыйның «Мөгаллимә»се куелды. Афишаны бер һәфтә элгәре бастырып чыгардыкларыннан кемнәр уйнаячагы мәгълүм иде. Ләкин тамашага килгән халыкка, уйнаучылар афишадагы кешеләр булмаенча, башка бер кыйсем әдәпсезрәк татар вә урыс яшьләренең маска астында сәхнәгә чыгачаклары аңлашылды. Соңра афишада исеме күренгән затлар, боларның җинаятьләреннән разый түгеллекләрен аңлатып протест кыла башлагач, алар да үзләренең җинаятьләре халыкка фаш булмасын өчен, беренче пәрдә күтәрелер алдында теге әфәнделәрнең ризалыкларын үтенделәр. Халык аз булса да, пәрдә ачылып, уен башланды. Суфлер үзенең кулыннан килгән кадәр тырышып-тырмашып кычкырса да, милли татар театрының йөрәгенә хәнҗәр тыгып, мөкатдәс сәхнәгә чыгарга җөрьәт итә алган каһарманнар суфлерның агызыннан чыккан сүзләргә төшенә алмаенча, уйларына ни килсә, шуны сөйләп, тамашачылар алдында сәхнәне мәсхәрә иттеләр.

Беренче пәрдәдәге хәзрәт ролене уйнаучы сакалыны кызыл хынага буяган персиянга охшап сәхнәгә чыкканнан ук, тамашачылар нәфрәтләнә башладылар. Остазбикә ролене уйнаучы Фатих Байбиков өстенә хатыннар күлмәге, башына калфак киеп өстәлнең бер башында утырса да, аның Фатих икәнлеге ап-ачык беленеп тора иде.

Икенче пәрдәдә мөгаллим Габдулланың атасы эчке Русиядән ерак Сибириягә углыны күрергә барган карт ролене кыяфәте белән дә, сүз вә кыланышлары белән дә пьесада язылган гакыллы вә инсафлы хәзрәткә якын да килмәгән, тупас вә мәгънәсез бер кыяфәттә күрсәтелде. Уйнаучы хәзрәт булып, авыл йирендә теләнеп йөрегән хәерчеләр киемендә чыгып, алпан-тилпән селкенеп сәхнәгә чыкты. Тамашага килгән халык: «Безнең динне вә рухани муллаларымызны театр китапларында шушы кадәр мыскыл итеп язмаенча, яхшырак бер кыяфәттә күрсәтсәләр булмасмы», – дия, әдибебез Гаяз әфәндедән рәнҗи башладылар.

(Сәхнәгә киенеп чыгу өчен башка йирдән кием сорап таба алмауларын белеп, каһарманнар бары да үз киемнәреннән чыкканнар иде.)

Килгән халык арасында наразыйлык, шау-шу була башлагач, Газиз Әлмөхәммәдевне теләп сәхнәгә чыгардылар. Газиз Әлмөхәммәдевнең яхшы ачыктавышы илән җырлавы бераз рух бирде.

Ләкин театр китабы язучы мөхтәрәм мөхәррирләремез уйнаучыларның кем вә нинди адәм икәнен белеп кенә рөхсәт бирсәләр, Әндиҗандагы тамагын туйдыра алмаган ач козгыннарның иске чабаталары белән мөкатдәс сәхнәгә чыгып, милли татар театрын аяк астына салып таптасалар, әдип вә мөхәррирләремез мондый бәхетсезлекләргә очрамаган булырлар иде».

1 Мин «Мөгаллимә»не язсам… . бу драма Финляндиядә 1913 елның 6–8 декабрьләрендә иҗат ителгән.

2 Карт хәзрәт . «Мөгаллимә» драмасының баш каһарманнарыннан мөгаллим Габдулланың авылдан килгән әтисе турында сүз бара.

3 «Мөгаллимә»не «Сәйяр» труппага биреп. – Гаяз Исхакыйның өч пәрдәле «Мөгаллимә» драмасы «Сәйяр» труппасы тарафыннан Мәкәрҗә ярминкәсе вакытында 1914 елның 16 августында уйнала. 1915 елда Уфада куела.

4 Кудаш дигән бер хәриф – сүз Ильяс Кудашев-Ашказарский турында бара. Ул, 1914–1915 елгы сезонда Казанда «Музыка вә фаҗигаи исламия» исемле труппа оештырып, «Сәйяр» труппасында сәхнәләштерелгән пьесаларны үз труппасында да куйган. Бу турыда Г.Кәрам «Аң» журналында: «… «Сәйяр» труппасына аяк чалырга тырышкан кеби, «Сәйяр» артистлары тарафыннан игълан ителгән уеннарны шул ук кичәдә башка урыннарда уйнап, һәр ике тарафка һәм матди, һәм дә мәгънәви бик зур уңайсызлыклар китерде. […] ләкин аны «труппа» дип атау бик мөнасиб булып бетәр микән? Кудашев үзе, бәлки, оста артист булса булыр. Әмма бер тарыдан ботка булмаган кеби, бер артисттан да труппа тәшкил итеп булмый. Кудашев сезон башыннан башлап шәһәребезнең төрле урыннарында унлап спектакль куйды. Әмма нинди спектакльләр? Берсендән-бере начар, берсендән-бере адәм көлкесе!.. Театр галәменә асла тәгаллекы булмаган, театр нидән гыйбарәт икәнлеген дә белмәгән бер такым асламчы хатыннар, кибетче малайлар вә илхләрдән җыелган бер җыентык белән генә театр уйнауның мөмкин булмаганлыгын, гаҗәбә, Кудашев белми микәнни? Әгәр белсә, бу кадәр гөстадан халыкка ничек батырчылык кыла икән?» . дип язган (15 нче ел, 11/12 сан). И.Кудашев-Ашка- зарскийның бу еллардагы театраль эшчәнлеге Габделгазиз Монасыйповның «Артист кисәкләре» исемле язмасында да кискен тәнкыйть ителә («Йолдыз», 1914 ел, 25 ноябрь).

5 «Кыямәт»не исламнан көлүемне ясый торганнардыр. – Бу комедия Петербургта 1909 елда язылган һәм 1911 елның 24 гыйнварында (?) Оренбургта «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәдә уйналган.

6 «Җәмгыять»не мөселманнарның «Җәмгыяте хәйрия»ләреннән, тәрәкъкые мәгариф җәмгыятьләреннән көлү иттереп чыгара торганнардыр. – «Җәмгыять» комедиясе китап булып 1911 елда Казанда басыла һәм шул ук елның 14 октябрендә Казанда «Сәйяр» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела. Н.Нәриманов режиссерлыгында 1911 елның 19 ноябрендә Әстерханда уйналган.

7 …озакламаенча ун ел тула. – Татар театры тарихында зур сәхнәдә беренче рәсми спектакль Гаяз Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш» драмасы буенча 1906 елның 21 апрелендә Уфада Приказчиклар клубында куелган.

8 …елына ике мәртәбә була торган гаеттә… – Рамазан һәм Корбан гаетләре турында сүз бара.

Табган – табигате белән.

Сәбатлы – ышанычлы.

Тәхкыйрь итүләре – хурлау, мыскыл итүләре.

Тәгърифендә – тышкы күренешендә.

Гасыблаган – тартып алган.

Тәрәкъкые мәгариф –  мәгарифне алга җибәрү.

Имкяным – мөмкинлегем.

Кәрамәт – могҗиза.


Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 186-189.

Җавап калдыру