АМЕРИКА КУШМА ШТАТЛАРЫ

Салкын сугышка1 керү мәҗбүрияте алдында калган Амери­ка, һәрнәрсә процесска бәйләнешле теманы үз хокуклары һәм эшен халык теләгәнчә моны нигез итеп алып, һәм заманга ярашлы оештыру ихтыяҗын кирәкле тапкан. Америка бу юлда беренче адымны, Көнчыгыш Аурупада азатлыгын югалткан дәүләтләргә бәйләнешле рәвештә, кешелек дөньясына ярдәм итү буларак ясаган иде. Акрын-акрын Польша, Чехословакия, Венгрия, Румыния, Болгария, Албания, Балтыйклылар исемен дә милли комитетлар оештырды, аларның яшерен эшләренә ярдәм иткән, нәшриятларына терәк булган, Мюнхенда һәм Аурупаның төрле җирләрендә радиостанция корылмалары астына яшеренеп ачык программалар җирлегендә үзләренә пропаганда ясау мөмкинлекләрен биргәннәр. Бу организациягә FEER EUROPE исеме бирелә2.

Соңрак Русия темасы телгә алынган, мөһаҗирәттәге рус эшлеклеләренә бәйләнештә булган һәм электән күренекле, әмма кайбер әйберләрдән җаваплы булмаган кешеләрдән мөстәкыйль Америка комитеты корылды, һәм бу эш финансланды.

Башта рус оешмасы Америка комитетының бу кызыксынуын бары тик үзенә генә кайтарып калдырып эшкә тотынган иде. Бу хәл Америка тышкы эшләре белән гаскәри оешмаларның Советлар Союзы диелгән нәрсәнең ни өчен оешканлыгын бик яхшы аңламауларын исбат иткәнгә күрә, бу эштә җентекле тикшерү кирәклеген белдерәләр.

Бу хәл Америкада иң зур мөһаҗәрәт массаларын тәшкил иткән украиналыларны, белорусиялеләрне коткыга салды. Берләшкән милләтләрдә мөстәкыйль берәр дәүләт булып яшәү сәбәпле, бу ике славян тормышының каршылыклы хәрәкәте пошаманга салды. Моннан соң алдан хәстәрен күргән Мюнхен урамнарында тупланган һәм күпчелек сугыш әсирләреннән бер группа ялган оешма корылды. Русларның кушуы буенча, бу оешмалар Америка комитетына тәкъдим ителделәр. Русиядәге золымга дучар ителгән милләтләргә вәкиллек итү өчен, Висбаденда оештырылган Америка комитеты3 хисабына конгресска чакырылдылар.

Шантаждан башка бернәрсәгә ярамаган бу хәрәкәт утыз елдан артык көрәшкән милли оешмаларның ачуын китерде. Америка тышкы эшләренә һәм Америка комитетына һәр тарафтан ризасызлык ява башлады. Бары тик моннан соң Америка рәсми даирәләре Советлар Берлеге дигән дәүләтнең руслар тарафыннан расланган кебек бердәнбер булмавын Азәрбайҗан, Төньяк Кавказ, Грузия, Әрмәнстан, Идел-Урал, Төркестан, Кырым, Украина, Белоруссия, Казакъ вә моның кебек аерымлыкларның булуы, һәрбер милләтнең үзенә күрә аерым бер барлыгы, шәрәфле бер тарихы вә тормышка ашырырга тырышкан аерым бер дәгъвасы булуын өйрәнә башладылар.

Монда берничә юл белән генә ачыкларга тырышкан бу көрәш ул хәтле үк […] җиңел булмаган. Дүрт йөз еллык яулап алу тарихына ия булган, төрек дөньясының каршылыгы һәм гамьсезлеген­нән иң югары дәрәҗәдә файдаланып, бары тик көчле бер империя төзү белән генә чикләнмичә, бу империяне төзегәндә, басып алган илләрнең бәхетсез төрек халкын системалы рәвештә, йә юк итү, йә ассимиляцияләү юлы белән русларга хакимияттән ләззәтләнергә мөмкинлек бирә. Бу дәрәҗә мөһаҗир руслар золымына дучар ителгән милләтләргә караш вәхши бер җанварның табышына каршы хис иткән вәхшилеккә караган кебек карый­лар. Интернационализм дәгъваларына карамастан, Мәскәүнең сугыштан соң Төньяк Кавказда, Кырымда хәзер исә Идел буе төрекләренә каршы кулланылган бер җирдән икенче җиргә кү­черү системасын күз уңында тоту мәҗбүриятендә калабыз. Без­нең өчен эшләнгән көрәштә башка элементларны алга сөреп, гадәттән тыш бер тактик яктан тәртипкә салуга мохтаҗбыз. Шуңа күрә 1952 елда Парижда Кавказ вәкилләренең оештырган бер җыелышында уртак көрәш кирәклеген алга китерү сурәтендә грузин һәм әрмәннәр белән эшләгән килешүдә Төньякка каршы Кума, Кубаньда корачак чикләрнең Кавказ […] уртак бер саклау чиге буларак кабул итүне таләп иттек.

Аеруча 1953 елда Парижда оештырылган җыелышта Русия хакимендәге милләтләр Украина һәм Белоруссия кебек славян милләтләр белән аңлашу сыйфаты белән, мөһаҗирлектә дә аларны алгы сафка үткәреп, кечкенә русларны бөек русларга каршы котырту юлына киттек. Парижда оештырылган Милләтләр блогы­на аеруча идел-ураллылар4 белән төркестанлылар катнаштылар.

Америка комитетының тәэмин иткән бөтен матди мөмкин­лекләренә карамастан, русларга каршы позитив бер эш эшләүдән күбрәк, ике еллык вакытны аерым бер темалар тирәсендә исраф итүләре игътибарын җәлеп иткән булачак ки, Милләтләр блогының берләшеп ясалган мөрәҗәгате Америка даирәләре кызыксынуын үзенә җәлеп итте.

Шул сәбәпле Сәгыйд Шамил белән генерал Дро Америка комитеты тарафыннан Мюнхенга чакырылды5. Бу чакыруның максаты Америка комитеты һәм бергә эшләгән рус оешмалары белән Париж блогын корган милләтләр арасында берләшү нигезен табу, фикерләрен уртаклашу һәм арадашлык итүләрен теләү. Мюнхендагы озын киңәшмәләрдән соң бөтен оешма вәкилләренең чакыруына […] бирелде. Шул нисбәттән мөһаҗирлек тарихында беренче тапкыр бертавыштан рус ягы белән золымга дучар ителгән милләтләрнең вәкилләре, яңадан берләшеп, бер фронт хәлендә киңәшмәгә утырдылар.

Бу конференциянең башлыгы итеп Америка комитетының вәкиле тәкъдим ителде. Шулай итеп, битараф бер кешенең ида­рәсендә киңәшмә ясалды. Милләтләр блогы тыныч һәм аңлашу тарафында бер кыяфәт ясауга карамастан, милли принципта­ фидакярлеккә бармадылар. Руслар исә беренче җыелышта ук Керенскийның6 әйткән сүзе белән рус армиясенең көчен мил­ләтләргә искә төшереп куркыта башладылар.

Киңәшүләр дәвам иткән саен, русларның начар ниятләре тагы да сизелә башлады. Радикаль рус башлыкларыннан Керенский, Мильгунов7, Антонов8 белән социаль-демократик партиясе вәкиле Николаевскийның9 аралары начарайды. Милли блок бу бәхәсле мәсьәләне уңышлы файдаланды. Нәрсә эшләргә дә белмәгән радикаль руслар электән җыйган гүя милләтләргә вәкил булучы Руссия бандасы белән федерация тарафдарлары […] демонстрациягә күтәрелделәр. Моның максаты – америкалыларны аптырашка калдыру һәм милли фронтны җанландыру. Милли блок моңа бик нык каршы килде. Шулай итеп, киңәшмә […] дүрт ай нәтиҗәсез калганнан соң, радикаль русларның чигенүе нәтиҗәсендә эш тукталып калды. Шул рәвешле Америка комитеты ярдәменнән баш тартачагын белдерде. Милли блок, болардан файдаланып, нейтраль руслар белән киләчәктәге эшчәнлекләренә нигез була алачак принципларны ныгытты. Америка комитеты белән эшне өзмәү уе өчен вакытлыча бер бюро сайлау кыяфәтендә эшчәнлеген бетерде.

Бу вакыйгалар Америка комитетын Америка хөкүмәте алдында четерекле хәлгә куйды. Бик зур фидакярлекләр эшләнгән, радиостанцияләр төзелгән, институтлар …сис ителгән, төрле тел­ләрдә газета, журнал һәм брошюралар нәшер ителә башланган, боларны бетерү, аерым алганда, хезмәткәр һәм катнашкан йөзләрчә америкалыны кире тарту большевизмга каршы бер чигенү булачак иде. Руслар, рульне кулларыннан ычкындыруларын аңлар-аңламас, эшне тамырыннан йолкып ташлап һәм шул сәбәпле юк җирдә Американың Русияне бүлгәләргә теләвен мотив итүләре, бездә бу эшкә большевизмның тыкшыну шөбһәсен тудырды.

Бу вазгыять каршысында тагын бер эшне җитди бер шәкелдә тикшергән милли фронт рәхимсезлеккә рәхимсезлек белән җавап биргәнгә, большевикларның икмәгенә май […] һәм Америка комитетының тәмам таралуы җиңеләйтүенә күз тию дип санады. Тышкы позицияне тагы да йомшарткан рус империализмы дәгъвасында ак һәм кызыл арасында аерма булмавын, бу эштә большевик провокациясенең кысылуын, Америка комитеты даирәсенә искә төшерүне вазифа итеп санады.

Моның өчен Алманиядәге Америка агентурасы рус оешмалары эшен кулга алды. Соңгы алынган мәгълүматларга караганда, беренче тырышлыкның нәтиҗәсе русларның иң ышанычлы дип саналган оешмасы һәм Америка агентурасы эшендә зур роль уйнаган НТС, башкача әйтсәк, солидарность дип аталган10 оешманың Миллер исемендәге бер кешенең кызыл Москва агенты булуы11 билгеле булган. Американың моннан башка вакыйгаларны әзерләве дә шөбһәсез иде.

Бүгенге хәлгә кыскача нәтиҗә ясасак:

1.  Америка хөкүмәте Салкын сугыш тарафыннан FЕЕR EU­ROPEга эшләгән фидакярлекләре чагыштырмача Америка комитеты хисабына да чыгымнар китергән. Бу оешманың Нью-Йоркта һәм Мюнхен корган институтларда чынлыкта руслар эшлиләр. Кулларында булган материалларны үз дәгъвалары өчен әзерлиләр. Милли блок үзләренә бу институтларда милли секцияләр оештырып эшләү мөмкинлеген таләп иткәннәр.

2.  Мюнхен радиостанциясендә Милли блок вәкилләре милли секциядә эшлиләр.

3.  Америка комитеты оешмага ярдәмен вакытлыча туктата. Американың тышкы эшләре һәм гаскәри эшләренең күрсәткән кирәклеге өчен эшләнелә. Америка комитетының башында әле дә адмирал Стивенс12 тора. Бу кеше – Ак йорт ышанычлысы. Кызганыч ки, рус тарафдары. Америка комитеты тыш эшләрен … Кунихолм һәм Кели дә Милләтләр фронты ягында.

4.  Америка комитеты Салкын сугыш эшчәнлеген киңәйтү фикерендә. Шуңа күрә Аурупадагы мәркәзләргә өстәвенә Көнчы­гышның төрле җирләрендә эшчәнлек мәркәзләрен кору карарындадыр. Американың бу шикләнүе тормышка ашырылса, моннан, һичшиксез, төрки фронт файдаланачак. Якын Көнчыгышта рус-америка конкуренциясе киңәйгән саен, тимер пәрдә артындагы мөселман милләтләргә туры килгән мөгамәлә Якын Көнчыгыш милләтләре өчен калдырылачагын начар тәэсирен аңлау өчен Мәскәү тагы сак хәрәкәт итәргә кирәклеген тоячак.

5.  Милли блок белән рус блогын сайлау Америка комитеты […] аерылган булыр. Ак йортның бирәчәк директив карарларга тәэсире булуын Ак йорт даирәсе милләтләр блогын бүләкләү зарурияте бар.

  1. Төрки фронтының куәтләндерү һәм дәгъвасын нигезле бер шәкелдә көн иттерү өчен Истанбулда гыйльми институтка ихтыяҗ бар. Җөмһүрият […] моны үз хисабына төзү күп ысуллардан сак хәрәкәт булачак.

 

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Америка Кушма Штатлары. Чыгыш төрек телендә. Күчермәсен Г. Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының кулъязма һәм музыкаль мирас үзәгенә Аяз Чагатай Идел-Урал, Төркестан фонды башлыгы Түләй Дуран тапшырды. Чыгышның ахырында «17 осак (гыйнвар). 1954» дип куелган. Тәрҗемәне Г. Хаҗиева башкарды. Текст шуннан алынды.

1 Салкын сугыш – АКШ һәм аның яклылар белән Советлар Берлеге арасында барган геополитик, икътисади һәм идеологик көрәш 1940 еллар уртасыннан 1990 еллар башына кадәр дәвам итә.

2организациягә FEER EUROPE исеме бирелә. – Г. Исхакый бу урында «Азат Европа» радиосын (Feer EUROPE) күз уңында тота кебек. 1953 елның мартыннан ул «Азатлык» радиосы итеп үзгәртелә. Радиотапшырулар Германиянең Мюнхен шәһәреннән алып барыла һәм Америка конгрессы тарафыннан финанслана.

3Висбаденда оештырылган Америка комитеты… – 1954 елның 18 гыйнварында Американың Делавэр штатында тоталитар коммунистик идеологиягә каршы көрәшер өчен төзелгән «Большевиклардан азат булу өчен Америка комитеты» төзелә. Аның бүлекчәләре Европа дәүләтләрендә дә, шул исәптән Германиянең Висбаден шәһәрендә дә оештырыла.

4 Парижда оештырылган Милләтләр блогына аеруча идел-ураллылар … – бу урында сүз халыкларның антибольшевистик блогы турында бара булса кирәк. Аңа коллыкка төшкән Көнчыгыш Европа һәм Азия халыкларының 1953 елның 21–22 ноябрендә узган Беренче конференциясендә нигез салына. 1946 елның 16 апрелендә Мюнхен шәһәрендә Блокның оештыру һәм аның эшчәнлеген киңәйтү мәсьәләсе карала. 1946 елда уналты милләт үзенең оешмаларын блокка кертә.

5Сәгыйд Шамил белән генерал Дро… – Г. Исхакый бу урында әрмән сәя­си һәм хәрби эшлеклесе генерал Дроны (Драмаст Мартиросович Канаянны)­ (1883 –1981) һәм кавказлы Шәех Шамилнең өченче улы Мөхәммәдкамил пашаның улы Сәгыйд Шамилне (1901 – 1981) күз алдында тота.

6 Керенский – Александр Фёдорович Керенский (1881–1970), патша Россиясе дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

7 Мильгунов – Сергей Петрович Мельгунов (1879 –1956), күренекле рус ­тарихчысы, сәяси эшлекле, публицист.

8 Антонов – бу шәхес хакында әлегә мәгълүмат табылмады.

9социаль-демократик партиясе вәкиле Николаевскийның… – Борис Иванович Николаевский (1887–1966), тарихчы, сәяси эшлекле.

10 …НТС, башкача әйтсәк, солидарность дип аталган… – бу оешманың тө­гәл исеме – Солидариум (Белое движение и Народно-Трудовой Союз российских солидаристов). НТС, «российских солидаристов» сүзе беренче тапкыр 1948 ел­да телгә алына башлый. Әмма солидаризм 1935 елда әйләнешкә керә башлавы турында да мәгълүматлар бар.

11 …Миллер исемендәге бер кешенең кызыл Москва агенты булуы… – Евгений Карлович Миллер (1867–1939), патша Россиясе хәрби эшлеклесе. 1937 елның 22 сентябрендә НКВД агентлары тарафыннан кулга алына һәм Мәскәү төрмәләренең берсендә атып үтерелә. Чыганаклар Миллерның большевик агенты булуын дәлиллиләр.

12 адмирал Стивенс – Джон Стивенс 1943 –1955 елларда Төньяк Америка һәм Вест Инде станциясе гаскәрләренең командующие.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 169.

Җавап калдыру