[ХАЛЫК ТЕАТРЫ СЪЕЗДЫНДА МӨХТӘРӘМ ГАЯЗ ӘФӘНДЕ ТАРАФЫННАН БИРЕЛГӘН ДОКЛАД]

Татар театры татар тормышының көлкеле ягыннан алынган уеннардан башланды1. Бу уеннар мәдрәсәләрдә хозур вә кампания көннәрендә мәдрәсә шәкертләре тарафыннан уйнала иде. Мәүзугларын татар муллаларының, аларның мәхәллә халкы, мәхәллә эшләре берлән мөгамәләләренә керешле хәл вә вакыйгалардан көлүдән гыйбарәт булып, сәнгать, әдәбият ноктасыннан чыгарып ясаган әйберләр иде.

Тугыз йөз сиксәненче елларда театр китапларын әдәби рәткә салу тәҗрибәсе2 ясалса да, муаффәкыять казана алмаган иде. Шулай да бу вакытларда татар театры китапларында милли фаҗига күренешләре язылган драмалар да ара-тирә күренә башлады. Ләкин татар халкының тормыш вә тирә-якка карашлары бик беркатлы булганга, бигрәк тә театрны аңларлык дәрәҗәдә хәзерлек булмаганга, халык татар яшьләренең – саннары бик аз, мәгънәви көчләре бик чикле булган яшьләрнең – милли театрга нигез салу тәшәббесләрен аңламады; милли театрның үз тормышындагы кыйммәтен тәкъдир итә алмады.

Ниһаять, унтугызынчы гасырның ахырларында Русиядәге сәяси үзгәрешләр һәм ислам галәмендә хәрәкәткә китергән уйгану дәвере Волга буе татарларына да тәэсирен итте. Аларда да әлегәчә күрелмәгән фикер вә карашларда үзгәреш тудырды, әлегәчә кыйммәтен тәкъдир итә алмаган нәрсәләргә дикъкатьләрен җәлеп итте.

Татарларда да, үзләренә күрә генә булса да, бер-бер артлы иҗтимагый, мәдәни, милли хокукларына керешле мәсьәләләр баш күтәрде, үз телләрендә гәзитәләр мәйданга килде. Мәдәният, мәгариф юлында эшләүче җәмәгать хадимнәре заһир була башлады, җәмгыятьләр тәэсис ителде.

Менә шул арада, шул елларда азмы-күпме милли әдәбият, милли музыка, милли театр халык арасында үзенә тиешле урынны ишгаль итәргә башлады. Халыкның аңлырак кыйсемендә тарафдарлар тапты. Шул мәгънәви үзгәрешләр эчендә тугыз йөз алтынчы елда Казан һәм Уфада татар зыялылары, татар мөгаллимнәре, татар мөхәррирләре тарафыннан төзелгән татар спектакльләре куела башлады3.

Беренче куелган әсәрләр татарларның үз тормышларыннан алып язылган яки җәнүб төрекләренең театр китапларыннан икътибас ителгән әсәрләр иде.

Ул чагында гомумхалык арасында күбрәк уйналган пьесалар Гаяз әфәнденең «Өч хатын берлән тормыш» исемле әсәре4, Г.Камалның «Бәхетсез егет» һәм төрекләрнең «Кызганыч бала»сы була иде.

Сәхнәдә уйнаучыларның берсе дә уйнар өчен махсус җитештерелгән затлар түгел иде. Хатын-кыз рольләрен уйнаучылар күп вакытта егетләр була иде.

Бара торгач, берничә татар гимназисткалары сәхнәгә чыгарга җәсарәт иттеләр.

Татар театрының мәйданга чыгуы халыкның күпсанлы надан кыйсеме арасында шау-шу тудырды. Казанда беренче татар театры куелачагы афишада игълан ителеп өлгермәде, кара фикерле татарлар тарафыннан һөҗүмнәр башланды. Шәһәрнең муллалары, атаклы хаҗи абзыйлары җирле хөкүмәт мәэмүрләренә, бу эшләр шәригатькә хилаф, театр уеннары халыкта, гаиләләрдә бозыклык, әхлаксызлык таралуга сәбәп була дип, татар театры уйнауга рөхсәт ителмәвен үтенеп мөрәҗәгатьләр иттеләр, жалобалар яудырдылар. Моның берлән генә калмады, театрга каршы кара көч5 истигъмаль итәргә керештеләр.

Шуңгар күрә, беренче театр уйналганда, коралланган татар яшьләре артист вә артисткаларны урамда озатуга6, шулай ук театр ишек төбендә коралланып каравыл торырга мәҗбүр булдылар. Чөнки кара халыкның, театр бинасына басып кереп, сәерчеләр һәм уйнаучыларга һөҗүм итүләре ихтимал иде.

Икенче яктан, муллалар бертуктамый мәсҗедләрдә театрның зарарына дин исеменнән ләгънәтләр яудыралар. Тәмуг берлән, кяферлек берлән, хатыннары талак, балалары хәрам булу берлән куркыталар иде. Кыскасы, театр хакында хыялга да килмәгән ял- ганнар, төһмәтләр берлән халыкның башын катыралар иде.

Бу күңелсез хәлләргә, кара халык тарафыннан яудырылган нәфрәтләргә карамыйча, халыкта милли театрны күрүгә һәвәс артканнан-артты. Беренче кат уйналган театр бинасы сәерчеләр берлән шыгрым тулды.

Шул беренче мәртәбәдән соң милли театр яңгыр соңында үскән гөмбә кебек һәр җирдә үсүендә дәвам итте. Театр һәвәскәрләре татарларның мәркәз шәһәрләрнең һәммәсендә табылды. Мөселманлы шәһәрләрнең барысында да, зуррак авылларда, мөселманы күп заводлар театр уйнаучылар, түгәрәкләр тәэсис ителде. Бөтен Русиядә милли сәхнәнең өстендә пәрдә күтәрелде.

Татар театрының шулай үсүе, зураюы табигый юлында бара алмады. Аңгарга каршы, аның тәрәкъкыесенә дошман көчләр туды. Бердән, төрле җирләрнең түрәләре шөбһәле күз белән карап уңгайсызлыклар ясадылар. Татарча уйнарга драматический цензор7 тарафыннан рөхсәт алынган пьесалар өчен русча тәрҗемәсен сорап йөдәттеләр. Һичбер сәбәпсез генә мөәзиннең кушмавы өчен рөхсәт бирмәделәр.

Икенчедән, эчтәге, татар тормышының уртасындагы аңлашылмаулар төрле манигълар тудырды. Яңгы бер пьеса язылып чыктымы, татар халкы арасында «Бу кем тормышыннан?» дигән сөаль китте. Вә һәрвакытта йә бер бай, йә бер мулла: «Бу минем тормыш, бу минем гаиләм», – дип, китапны үз өстенә алып, китап хакында донослар, кылавызлар башлады. Вә шул китапны сәхнәгә чыгармас өчен бөтен түрәләрнең бусагаларын таптап бетерде. Русия тормышында зур роль уйный торган васиталар берлән күп вакытта теләгәненә муафикъ булды.

Татар пьесаларының бик күбе шундый киртәләр арасында сәхнәне күрә алмады.

Шулай булса да, тартыша, көчләшә булса да, татар театры татар тормышында гражданлык хакын алды. Ул шәһәргә генә түгел, авылга да керде. Мәктәпне үзенең иптәше ясап, һәр бәйрәмнәрдә аның сыйныф бүлмәләрен сәхнәгә әйләндерә башлады.

Ләкин драматический цензура татар театрына каршы бик зур уңгайсызлыклар тудырды. Татарлар арасында театрның тәрәкъкые- сенә тормозлар ясады. Бу кадәр күпмиллионлы Русия татарлары өчен Петроградта матбугат эшләре баш управлениесендә бер генә драматический цензор торадыр. Бу цензорга татар театр китапларын карау хакында һичбер устав бирелмәгән. Цензор ничек теләсә шулай карап, үз ноктаи нәзарына муафикъ хөкем чыгара. Бу «ноктаи нәзар»ның нидән гыйбарәт икәне татар халкына бик мәгълүм. Ул да – Русиядә рус әдәбияты, рус театры булып торган сурәттә, татар әдәби яты, татар театры дигән нәрсәнең үзе юк һәм лөзүме юк.

Шуңгар күрә цензор карамагына бирелгән татар пьесалары өчәр елгача цензорда яталар. Соңыннан йә рөхсәт ителә, йә һичбер сәбәбен-нисен әйтмичә, күрсәтмичә кире кайтарылалар.

Хәлбуки татарның милли, мәдәни яшәве өчен, театрының яшәве-үсүенә ихтыяҗы җанлы халыкның һава, суга ихтыяҗы берлән бер дәрәҗәдә булганга, бу гайре табигыйлек зур уңгай-сызлыкларга сәбәп буладыр.

Соңгы җиде-сигез елларда татарларда махсус җитешкән артист вә артисткаларыбыз мәйданга килде һәм сәхнәбез өчен алтмышка якын милли тормыштан алынып язылган пьесаларыбыз вөҗүдкә чыкты.

Дөрест, әле татарның милли театрының бинасы юк. Татар артистлары әлегә үзләренә аерым, гадәттән тыш бер хәят берлән яшәп киләләр. Алар чын-чыннан күчмә халыкка охшыйлар. Бер шәһәргә киләләр дә берничә спектакль биргәч, тагы икенче җиргә күчәләр. Мәгъруф «Сәйяр» труппасына8 «Сәйяр . Гизгеч» дип аталу бу сәбәптәндер.

Шулай да Казан вә Оренбургта татар театры труппасы урынлашып тора.

Татар театрының үз халык тормышында күрсәткән тәэсирләренә килсәк, әлбәттә, татарның иҗтимагый-әдәби хәятында зур роль уйнавын инкяр итәргә мөмкин түгел. Мәсәлән, хатын-кыз мәсьәләсендә татар театры мөһим мәсьәләләрне гамәли рәвештә чишеп мәйданга куйды. Чөнки драма рәвешендә язылган татар пьесалары һавадан, зыядан мәхрүм дүрт дивар арасында яшәп килгән татар хатын-кызы тормышыннан алынып язылалар. Бу пьесаларда татар хатынының да иреккә чыгуга омтылуы хәбәрләнгән, изелгән тормышка протест ителүе тасвир ителә, вә хатын-кызларыбызның иҗтимагый, мәдәни хәятта тотарга тиешле булган урыны күрсәтеләдер.

Шуңгар күрә үзләрен тоткынлыктан азат итү юлында көрәшүче каһарман артистларга каршы татар хатыны миннәтдар.

Татар театры татар мәдәни хәятында мөһим гамәлләрдән булганга, халык яклы рус зыялыларының да дикъкать вә игътибарларын җәлеп итәргә, аларның хөсне илтифатларына хакы бардыр.

Әйтәчәк сүзнең кыскасы, татар театры бер мәдәни милләт театры дәрәҗәсенә җитәр өчен, иң әүвәл, әлбәттә, бөтен Русиядәге хокукый үзгәрешләргә баглыдыр; икенчедән, татар театры юридически бер җәмгыять хәленә керә алсын өчен, җәмгыятьләр хакындагы 4 март правиласына9 тәфсир итеп бирелгән циркуляр буенча, мөселманнарның җәмгыятьләргә оешуы хакындагы кысынкылыклар бетерелергә тиеш; өченче, театрга куелу өчен махсус драматический цензура дигән диван бетерелгәнчә, шуның эше ислях ителергә тиештер; дүртенче, татар теленә Русиядәге бөтен телләр берлән бер хак бирелеп, татар теленең бөтен кысынкылыклардан хөр ителүе ляземдер.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

[Халык театры съездында мөхтәрәм Гаяз әфәнде тарафыннан бирелгән доклад] «Сүз» газетасының 1916 елгы 14 гыйнвар (10 нчы) санында басылган. Текст шуннан алынды.

Газетаның 1915 елгы 22 декабрь (4 нче) санындагы «Халык театрының съезды» исемле имзасыз хәбәрдә «Мәскәүдә 27 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр халыкка театр ясарга тырышучыларның киңәш мәҗлесе булачактыр. Бу мәҗлескә 400 гә якын вәкилләр чакырылганнар. Рус халкы театр хезмәтчеләреннән башка, башка милләтләрнең дә театр хезмәтчеләре чакырылган. Безнең татарлардан да берничә театр язучы мөхәррирләргә, мәгълүм труппаларга чакырылулар җибәрелгән икән, ишетүебезгә күрә, Кавказ труппасыннан берничә артист, берничә драматург киләчәк икән. Безнең Идел буе сәхнәчеләреннән дә, «Сәйяр» труппа артистларыннан Габдулла әфәнде Кариев, Өммегөлсем ханым Болгарская, драматурглардан Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Гаяз әфәнде Исхакый, артистка Сәхипҗамал туташ Гыйззәтуллина, Мохтар Мутин әфәнделәр вә башка берничә кеше чакырылган икән.

Съездга хәзергә кадәр туксанлап доклад хәзерләнгән. Кавказ сәхнәчеләре дә махсус докладлар белән киләчәкләр икән. Идел буе сәхнәчеләре дә үзләренең иптәшләре белән булачак киңәш мәҗлесләрендә үзләренең хәлләре хакында доклад хәзерләп килсәләр яхшы булыр иде» диелә.

Съезд узганнан соң, газетаның 14 гыйнвар (10 нчы) санында «Мәскәүдә халык театры съезды» исеме белән түбәндәге хәбәр дә басылган: «27 декабрьдә Мәскәүдә ачылган театр хезмәткәрләренең съездында Г.Исхакый «Идел буе татарларының театры тарихы» дигән темага доклад ясады. Русиядә, театр эшлеклеләрен берләштереп, бер мөстәкыйль җәмгыять төзүне максат итеп куйган бу съезд 1916 елның 5 январена кадәр дәвам итте». Бу хәбәрдән аңлашылганча, әлеге съезд халык (эшче, крестьяннар) театрлары булдыруга күп хезмәт куйган академик В.Д.Поленов рәислегендә барган.

1 Татар театры … уеннардан башланды. – «Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җыен, сабан туе кебек бәйрәмнәрдә, туй йолаларында күренә» (Һәнүз Мәхмүтов).

2 … әдәби рәткә салу тәҗрибәсе… – бу урында Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» (1887), Фатих Халидинең «Рәдде бичара кыз» (1888) драмалары, билгесез авторның «Комедия Чистайда» әсәре (1895) басылып чыгулар турында сүз бара. Беренче тәҗрибәләр буларак, аларның сәнгати дәрәҗәләре әллә ни югары булмады.

3 … Казан һәм Уфада … татар спектакльләре куела башлады. – Уфа яшьләре 1906 елның 21 апрелендә Приказчиклар клубында Г.Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш» драмасын куялар. «Бу . татар театры тарихында зур сәхнәгә чыгарылган беренче рәсми спектакль» (Һәнүз Мәхмүтов). Казан яшьләре 1906 елның 5 маенда Приказчиклар клубында төрек драматургы Нәмекъ Камалның «Кызганыч бала» драмасын (Галиәсгар Камал тәрҗемәсендә) һәм «Гыйшык бәласе» комедиясен (төрекчәдән Габдрахман Камал тәрҗемәсендә) куялар.

4 Гаяз әфәнденең «Өч хатын берлән тормыш» исемле әсәре . Г.Исхакыйның бу беренче драматик әсәре Казанда 1900 елда басылып чыга (икенче басмасы – 1912 елда). Беренче мәртәбә сәхнәдә 1906 елның 21 апрелендә Уфада уйнала.

5 … театрга каршы кара көч… – иске фикерле дин әһелләре, консерватив фикерлеләр, патша чиновниклары татар театрын булдырмаска тырышалар; пьесаларны сәхнәгә куюга һәрчак рөхсәт алу кирәк булды, кайбер газета һәм журналларда театр әхлакый бозыклыкка илтә торган нәрсә сыйфатында бәяләнде.

6 … артисткаларны урамда озатуга… – моңа («Озату»га) мисал итеп Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяның «Сәхнә дусты» исемле истәлегендә китерелгән бер вакыйганы күрсәтергә була: «Бервакыт мин театрдан эшемне бетереп кайтып килә идем, юлда бер төркем билгесез кешеләр очрадылар. Кыяфәтләренә караганда, алар Тукайның «Яңа Кисекбаш…»ында язган «көфер почмагы» әһелләре иде. Болар минем арттан киләләр һәм әллә нинди ямьсез сүзләр сөйлиләр: –  Менә ул театр марҗасы, аны бәреп үтерәсе бар, аны үтерү савап кына булачак. Шунда ук алар мине куа башладылар. Мин куркып йөгерә башладым һәм көчкә өйгә кайтып кердем. Төне буена аларның сүзләре колагымнан китмәде, йоклый алмадым» (Тукай турында замандашлары. Казан, 1960, 93.94 б.).

7 … драматический цензор – Василий Дмитриевич Смирнов (1846–1922), матбугат эшләре буенча баш идарәдә драмалар цензоры, Шәрекъ әдәбияты белгече, профессор; «мәшһүр төрек-татар дошманы» (Гаяз Исхакый), «кара һәм ахмак психопат» (Фатих Әмирхан).

8 … «Сәйяр» труппасы – бу профессиональ татар труппасы 1907 елда Оренбургта оеша; 1908 елдан аның җитәкчесе – Габдулла Кариев. Труппа 1918 елга кадәр эшли.

9 … җәмгыятьләр хакындагы 4 март правиласына… – бу урында патша хөкүмәте эшләп чыгарган «Җәмгыятьләр һәм союзлар турында вакытлы кагыйдәләр» («Временные правила об обществах и союзах») искә алына. Бу законны патша 1906 елның 4 мартында раслаган.

Хозур – шатлык, күңел ачу.

Мәүзугларын – темаларын.

Муаффәкыять – уңыш.

Хадимнәре заһир була башлады – эшлеклеләре күренә башлады.

Тәэсис ителде – төзелде.

Ишгаль итәргә башлады – били башлады.

Җәнүб – көньяк.

Икътибас ителгән – ияреп язылган.

Җәсарәт иттеләр–батырчылык иттеләр.

Мәэмүрләренә – чиновникларына.

Сәерче – тамашачы.

Төһмәт – гаеп тагу, гаепләү.

Манигълар – киртәләр, тоткарлыклар.

Кылавызлар – яла ягулар.

Васиталар–бер эшне булдыру өчен кирәк булган эшләр, әмәл-чаралар.

Лөзүме – кирәге.

Вөҗүдкә чыкты – барлыкка килде.

Мәгъруф – танылган.

Зыядан – яктылык, нурдан.

Миннәтдар – рәхмәтле.

Хөсне илтифатларына – илтифатлы карашларына.

Диван – монда: орган.

Япынмыш яуме махсус – бәйле юбилей.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 119-122.

 

 

 

 

 

Җавап калдыру