Петроград, Мәскәү кебек мөселман галәменнән читтәге шәһәрләрдә чыккан вакытлы матбугатны язудан элек, шундый матбугатның чыгуы өчен иң беренче шарт булган ислам хоруфатлы матбагалар хакында мәгълүмат бирелүе ляземдер. Петроград, Мәскәү кебек шәһәрләрдә боларның тәэсисләре гәзитә-журналны вөҗүдкә китерүдән кечкенә эш түгелдер.
Петроградта беренче уларак мөселман хоруфатлы матбаганы Кырым татарларыннан Ильяс мирза Бораганский тәэсис итте1.
Петроград университетының төрек теле [бер-ике сүз укылмый] булган Ильяс мирза Бораганский . [бер-ике сүз укылмый] оста хаттат булуга башка [бер сүз укылмый] басылу, тагын матурлату, мөселман китапларына нәфасәт бирү уе берлән эш башлаган кешедер. Хоруфаттагы стильне күрә торган, китаптагы нәфасәт берлән тупаслыкны аера торган аның күзе Казанда басылган һәрбер китапны күргән саен мыскыллана, аның хисе нәфасәте тәхкыйрь ителә иде. Шул дорфалыклар, хаталарны чит милләт халкы көлеп караганда, Ильяс мирзаның милли хисе хурлана, аның бабаларыннан агып килгән һавалы каны кайный иде. Менә шул Русия исламнарының хоруфатында булган тәнасыбcызлыкны бе- терер өчен, Русия мөселманнарындагы басылган китаплардагы тупаслык, дорфалыктан котылыр өчен вә басылган китаплар ашасыннан аз гына булса да нәфасәт тойгысы уятыр өчен, ул бердәнбер юл тапты. Ул да Русия исламнарына кирәгенчә хәрефләр кисеп вә шуларны ислам матбагалары арасында таратып вә шул хәрефләр берлән үзенең бөтен хисе, нәфасәтен кушып, китаплар бастырып, матбугаттагы нәфасәткә үрнәкләр бирү иде. Шул ният берлән Ильяс мирза үзенә матбага ясау уена төште. Үзенә аерым хәрефләр кисте, үзенә аерым типография ясады вә, шул милли эшне эшләгәндә, Русиянең мөселман галәменең матди көченә таяначак булып эшләде. Ләкин, мәгаттәәссеф, Ильяс мирзаның фикерен аңлаучы руслар булса да, татар галәменнән берәү дә, беркем дә кул суза алмады. Ильяс мирзаның бастырган нәфис «Миш-кят»е2, зур вә кечкенә кулдагы Коръәннәре күп тарала алмадымы, иярченнәр таба алмадымы . мөселман матбугатында нәфасәт артуга тәэсир итә алмады.
Ильяс мирзаның матбага эше вә матур, нәфис китаплар нәшер итүе үз җилкәсенә генә ятканга, ул никадәр нәфасәтнең гашыйкы булса да, нәфис китаплар нәшер итәргә кирәкле матди ярдәм булмаганга вә шуның аркасында аның тарафыннан таратылган әсәрләр күбәеп, бөтен Русия дөньясына җәелә алмаганга, аның каһармананә хезмәте сәмәрәсез калды яисә бик аз сәмәрә бирде. Ләкин Ильяс мирзаның матбагасының икенче зур бер хезмәте тиде: шул матбаганың булуы аркасында Рәшид казый Петроградта «Миръат»лар нәшер итә башлады3 вә шул эш аркасында, укучы татар дөньясына беренче уларак, вакытлы матбугат ничек булырга тиешлеге хакында күзгә күрсәтеп мисал булу хезмәтен итте.
«Миръат»лар, безнең мәсьәләләремез бик күп вакытта, халкымызның укуга сусаган чагында чыкканга, бик сөелеп укылды вә бик күп йиргә таралды. Ул вакыттагы татар галәмендә күп шаушуга сәбәп булды. Хосусән аның мөфти сүгү хакындагы мәкаләләре4 бик күп иярченнәр дә тудырды.
Татар дөньясында беренче булып чыккан Петроградның «Нур» гәзитәсендә Ильяс мирза Бораганскийның матбагасы булуы аркасында гына мәйданга килә алды. Аның башлануы, дәвамы шул матбагада булды.
Петроградның ахуны Гатаулла Баязидов тарафыннан чыгарылган «Нур» гәзитәсе5, 1905 елда чыкканга, ул беренче татар гәзитәсе булуы өчен әүвәлдә [бер-ике сүз танылмый] татар дөньсы язучыларының бик күбесе иштиракь итеп, шул гәзитәнең сәхифәләрендә милли аһларын, зарларын ачмакчы булдылар. Ләкин гәзитә, үзенең беренче татар гәзитәсе булудан килгән мәнфәгатен аңлап йитеп, шул эшне тәрәкъкый иттерү юлына керешә алмады.
Икенчедән, тәгаен итәчәк мәсләкендә шул вакытта милләт булып яшәргә теләп мәйданга атылган татар әфкяре гомумиясенең теләве берлән бергә агу тиеш икәнен аңлый алмады.
Өченчедән, Русиядә булган сәяси үзгәрешләр вакытында татар милләтенең хокуклы бер халык булып яшәргә теләүдән килгән хокук низагысын ачык күз берлән карый алмады. Таң йолдызы иттереп тоткан фонаре, халкының йөрәгендә яна торган иман нуры булмаенча, вак-төяк департаментлардагы мөселманга дошман кечкенә түрәләрнең нәсихәте булганга, бөтен мәдәни, милли, сәяси эшләрдә мөселманнарның күплегенә каршы килде.
Дүртенчедән, Русия мөселманнарының киләчәге вә киләчәктәге сәгадәте хакындагы уе-фикере үз тирә-юнендә җыелган лакейлар, официантлар, дворникларның төшенчәсе-уе булганга, Русия исламнарының истикъбален чын лакей булуда, итагатьле официант булуда күргәзергә тырышып, мәсләкән лакейлар гәзитәсе булып калды.
«Нур» гәзитәсенең идарә дигән нәрсәсе һичбер булмаганга, язучысы да юкка, ул һичбер вакытта гәзитә кыяфәтенә керә алмады. Хөкүмәт даирәләреннән бирелгән игъланнарны басар өчен, әле айда бер, әле ике атнада бер чыгып килсә дә, 14 нче елда кара көчләргә бирелә торган сумадан өлеш чыгарылмаганга, Сафа әфәнде Баязидов дәвам иттерә алмады. Гәзитә рәсми ябылмаса да, халыкның бойкоты астында өшеп-туңып, бөрешеп катты.
14 нче елдагы «Нур»ны зурайтып җибәрү, аны көндәлек итү хыялы да кара көчләргә генә арка терәп башланганга, шул вакыттагы татар әфкяре гомумиясене лакейлык психологиясенә җибәрер өчен ясарга тырышылган «Сыйрател-мөстәкыйм» союзы да Идел буе мөселманнарының гомуми бойкот ясаулары аркасында кара бер тап кына булып калды. Хәзер «Нур» гәзитәсе бар да түгел, юк та түгел6.
Петроградта икенче гәзитә «Өлфәт» булды7. Бу гәзитә 5.6 нчы еллардагы дини ислях ясарга теләгән кешеләрнең тәрҗемане әфкяре булып мәйданга чыкты. Русиядәге хәл-әхваль, Русия мөселманнары арасындагы хәрәкәтләр бик җанлы булганга, «Өлфәт»тәге Рәшид казыйның кызу мәкаләләре, Муса әфәнденең гыйльми тәдкыйкатьләре8 бик тиз дикъкатьне җәлеп итеп, «Өлфәт» иң күп таралган гәзитәләр арасына керде. Дини, милли мәсьәләләр, сәяси, икътисади агымнар бергә җыелып йөргән чакта, беренче дәрәҗәдәге мәсьәләләр берлән унбишенче дәрәҗәдәгеләренә тамга, үлчәү куелмаган вакытта, «Өлфәт»нең үлчәү бизмәненнән бик ерак булган мәкаләләре үзенең сәяси, мәдәни, милли тормышындагы кысынкылыклардан туеп бетеп иреккә чыгарга бик тырышкан [бер юл ертылган, укып булмый] вә шуның өчен иксез-чиксез хыял диңгезендә йөзгән Идел буе укучыларының рухларына бик муафикъ иде. Аларның иҗтимагый-милли эшләргә өйрәнмәгән башларына, аларның татарның бөтен тулмаганнарын, кимчелекләрен Җәбраил фәрештә китереп тоттырыр дигән төшенчәләренә үлчәүнең зурлыгы, күтәрелгән мәсьәләләрнең муллыгы берлән дә бик мөнасиб иде.
«Өлфәт» гәзитәсенең укучысы күп булу ягыннан матди җәһәте тәэмин ителергә тиеш булса да, акчасызлыктан тукталды. Кечкенә генә матбагасы бик юкка гына сатылып әрәм ителде.
Өченче гәзитә Икенче Дума вакытында чыгарылган «Дума» гәзитәсе9 иде.
Бу гәзитә Думадагы мөселман фракциясенең сул канатлары әгъзалары тарафыннан чыгарыла иде. Гәзитә, кыска гына вакыт дәвам итеп, хөкүмәт тарафыннан ябылды, вә мөхәррире Кәлимулла Хәсәнов шундагы мәкаләләр өчен крепостьта утырып чыкты.
Дүртенче гәзитә . «Ил»* гәзитәсе. Фракция янында күптән гәзитәнең кирәклеге хис ителгәнгә, берничә мәртәбә тәшәббес ителгән булса да, нәтиҗәсез калган иде. Бу юлы шул уйны тудырыр өчен Гаяз әфәнде Исхакый башлагач, Муса әфәнде Бигиев кушылгач, фракциянең бәгъзе әгъзалары да кушылып эшли башлаган иде. Ләкин гәзитәгә рөхсәт алынып китәр-китмәс чакта, Петроградка килгән Садри әфәнде Максудиның хосусый тырышуы аркасында фракция әгъзалары аерылып чыгып, Исмәгыйль әфәнде Леманов исеменнән «Милләт» исемле гәзитәгә10 рөхсәт алганнар иде вә шуның аркасында гәзитәсез торган Петроград бердән ике гәзитәле булган иде.
«Ил» гәзитәсенең матбагасы юклыгы, көтмәгән авырлыкларга очраганга, гәзитә атнага берлектән үтә алмаенча, 14 нче елның ахырында Мәскәүгә күчкән иде.
«Милләт» гәзитәсенең нашире Дума әгъзасы Ибнеәмин әфәнде Әхтәмов берлән Сәлимгәрәй мирза Җантурин, мөхәррире фракциянең секретаре Исмәгыйль әфәнде Леманов иде.
Гәзитә, журнал төсендә чыгып, фракциянең тәрҗемане әфкяре иде. Ләкин чыгуларында һичбер төрле интизам булмаганга, мәкаләләрендә һичбер төрле күзгә ташланылачак мәсьәләләр уятылмаганга, кулланган теле нә Идел буе, нә кырым, нә азәрбайҗан шивәсенә тугры килмәгәнгә, тын гына үлде дә китте.
Фракциянең шактый сумасын ашаса да, мөәссәсәләрнең татар әфкяре гомумиясен идарә итәмез дигән уйларының төбе хата икәнлеген, мөәссәсәләре мирза булсалар да, акчалы булсалар да, матбугат эчендә хөрмәт, кадер казаныр өчен яза белү дә кирәк икәнен исбат итәр өчен җанлы дәлил булды да күздән югалды.
Петербург Петроград улганнан бирле11 анда татар гәзитәсе, журналы чыкмады, чыга алмады.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Петроград татар гәзитәләре. «Сүз» газетасының 1916 елгы 10 гыйнвар (9нчы) санында имзасыз басылган. Текст шуннан алынды.
1 …матбаганы Кырым татарларыннан Ильяс мирза Бораганский тәэссис итте. – Ильяс Бораганскийның (1852.1920 еллар ахыры) Петербургтагы типолитографиясе 1894 елда ачыла һәм 1911 елга кадәр эшли. Анда казакъ, кырым-татар, фарсы, гарәп телләрендә 120 ләп китап нәшер ителгән.
2 «Мишкят» . мәдрәсәләрдә укылган китап исеме.
3 …Рәшид казый Петроградта «Миръат»лар нәшер итә башлады. – Габдерәшид Ибраһимов (1857–1944) 1900–1903 һәм 1907–1909 елларда «Миръат» (көзге) исемле китап-брошюралар бастырган (16 сы . Петербургта, 6 сы – Казанда).
4 …мөфти сүгү хакындагы мәкаләләре . мәсәлән, андый мәкалә «Мәхкәмәи шәргыя» исеме белән «Миръат»ның 19 нчы һәм 22 нче (1907, 1909) саннарын Кәшфез-зөнүн – яшерен уйларны ачучы. да басылган (10.11 б.; 2.4 б.). Аларда миллион мөселманга баш булган бу «Мәхкәмә…»дән хәзерге хәлендә хезмәт көтү мәгънәсез дип әйтелә, рәис (мөфти) Мөхәммәдъяр Солтановның кая гына барып чыкса да, акча туплау белән шөгыльләнүе тәнкыйтьләнә. Язмада аның «һичбер эш кыйлганы юк»лыгына басым ясала.
5 «Нур» гәзитәсе – бу газета 1905 елның 2 сентябрендә Петербургта атнага бер тапкыр чыга башлый. Нашире һәм мөхәррире – Гатаулла Баязидов, аның вафатыннан соң – Сафа Баязидов; нәшер ителүенең әүвәлге елларында шактый авторитетлы басма булып саналган. Чынлыкта татар вакытлы матбугатының тарихы шушы «Нур» газетасыннан башлана…
6 Хәзер «Нур» гәзитәсе бар да түгел, юк та түгел. . Газетаның соңгы 310 нчы саны 1914 елның 22 июнендә чыккан.
7 Петроградта икенче гәзитә «Өлфәт» булды. . «Өлфәт» газетасы Петербургта 1905 елның 11 декабреннән 1907 елның 9 июненә кадәр чыккан (85 сан). Нашир һәм редакторы – Габдерәшид Ибраһимов (берара бу вазифаларны Әхмәт Мөнир дә үтәгән). Газетада шәкертләрне мәдрәсәләрдән куу.
8 Муса әфәнденең гыйльми тәдкыйкатьләре – «Өлфәт» газетасында Муса Бигиев язмалары еш басылуга ишарә ителә. Мәсәлән, аның 1905 елгы 29 декабрь (3 нче) санында «Казан мөселманнары», 1906 елгы 12 гыйнвар (5 нче) санында «Әфьюн мәсьәләсе», 16 февраль (11 нче) санында «Тарихе һиҗринең ибтидасы» исемле язмалары чыккан.
9 «Дума» гәзитәсе – 1907 елның 21 апреленнән 30 маена кадәр Петербургта чыккан (6 сан). Нашир һәм редакторы Кәлимулла Хәсәнов (1881–1949), 1911 елның мартында хакимият тарафыннан хөкемгә тартылып, бер ел төрмәдә (Казанда) утырып чыга.
10 «Милләт» исемле гәзитә . 1913 елның 28 декабреннән 1915 елның 7 февраленә кадәр Петербургта чыккан газета (19 сан). Редакторы – Исмәгыйль Леманов, наширләре . Сәлимгәрәй Җантурин һәм Ибнеәмин Әхтәмов.
11 Петербург Петроград улганнан бирле… – бу шәһәрнең исеме Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, төгәлрәк әйтсәк, 1914 елның 18 августында үзгәртелгән.
Там – тулы.
Шаны муафикъ дәрәҗәдә… – үзенә бәяне лаек дәрәҗәдә…
Хоруфатлы – хәрефләре булган (гарәп хәрефләре булган).
Тәэсисләре – монда: булулары.
Тәнасыбсызлыкны – тәртипсезлекне.
Сәмәрәсез – нәтиҗәсез, җимешсез.
* «Ил» хезмәте хакында язу, тәхлил итү уңайсыз булганга, аның хезмәтләрен, тәкъдирен укучыларга калдырып үтәмез. – Г.Исхакый искәр.
Тәхлил итү – сүз алып бару (анализ).
Тәшәббес ителгән – омтылыш ясалган.
Интизам – тәртип.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 112-116.