МИЛЛИ МАТБУГАТ БӘЙРӘМЕ

1905 елда Казанда Октябрь көннәре1 әле башланып өлгермәгән иде. Йосыф әфәнде2 тарафыннан бер мәҗлескә чакырылдым. Казанның ул вакытның язучыларыннан хисап ителгән кешеләрнең һәммәсе дә мәҗлестә хазир иде. Йосыф Акчурин, Һади Максуди3, Фуад Туктаров4, Борһан Шәрәфкә5 башка хәзер язучылар җөмләсеннән чыккан Фәсих учитель Мөхетдинов6 берлән Шакир абзый Таһиров7 та бар иде. Утырышып бетү берлән Сәедгәрәй мирза Алкин8 да килде.

Мәҗлес ачылып мөзакәрә башланды. Сәедгәрәй мирза Алкинга Казан шәһәрендә «Казан мөхбире» исемендәге татарча телдә вә шуның тәрҗемәсен русчада «Казанск. вестник» исемендә гәзитә9 чыгарырга рөхсәт бирелгән.

Менә шул гәзитәне ничек кую өчен, шул эшне ничек алып бару өчен безне рәсмән Алкин, гайре рәсми Йосыф әфәнде киңәшкә чакырган. Казанда гына түгел, бөтен Идел буенда беренче булган бу мәҗлестә милли татар гәзитәсен тәэсис итү мәҗлесендә хазир булуымызны без, бәлки, үземезнең шул вакытта тарихымызның алышынуы уенында иштиракь итүче артистлар икәнемезне аңламаганмыз. Шул юлларны язып торучы мин моннан ун ел соң, Идел буеннан бик күп читтә, Русиянең икътисади, мәгънәви мәркәзендә шул мәҗлестән соң башланган хәлләргә каратып язачагымны, әлбәттә, уйламаганмын да, күңелемә дә китермәгәнмен.

Әйе, менә шул тарихи көнгә шактый күптән инде – ун ел тулып үтте. Әйе, шул мәҗлестән соң башланып киткән татар матбугатының кыска тормышында төрле җирләрдә комедиясе, драмасы, фаҗигасе уйналды.

Шул көндә бергә җыелып, бер гәзитә чыгарырга уйлаган бу бер уч кешедән бер кыйсеме бөтенләй читкә сугылды, бер бүлеге татар матбугатына дошман вазгыять алды, язучы булып калганнары, төрлесе төрлегә бүленеп, матбугаттагы төрле әфкяр, төрле мәсләкнең җитәкчесе булды. Татар матбугатының беренче пәрдәсендә иттифакый гына беренче роль биргән Сәедгәрәй мирза «Казан мөхбире»н, алучылары биш меңгә җиткән бер гәзитәне иттифакый гына тугры килгән бер ресторан мәҗлесендә иттифакый гына тугры килгән бер кешегә сатты да гәзитә галәменнән чыкты, чын хезмәтчеләрнең эшләрен бәрбад итеп, Мөхәммәтҗан Сәйдәшевкә гәзитәне тапшырды10. «Казан мөхбире» аңгырый шыңгырый авырып үлде.

Шул мәҗлестәге беренче номердагы баш мәкаләне язуны иттифакый гына өстенә алган Фәсих абзый Мөхетдинов, матбугатның унынчы елына кадәр беренче мәкаләне язып өлгертә алмаенча, татар матбугатының идеалыннан бик ерак булган бер мәнсабка керде.

Шул вакытта тәгълиме ибтиданың таралуында шактый зур хезмәтче булган Шакир абзый Таһиров җәнаблары картайды, матбугаттан читкә китте.

Шул мәҗлестә рәсми секретарь булган Йосыф әфәнде «Төрек йорты» мөәссисе11 булып, башка мохиттә эшкә тотынды. Һади әфәнде «Йолдыз» гәзитәсе тәэсис итеп башка чыкты. Мин [һәм] Фуад әфәнде, үземезгә аерым бер юл тотып, «Таң йолдызы» гәзитәсе тәэсис итеп, татар агымында яңгы булган «таңчылык» мәслекенә күчтек. Борһан әфәнде, хәзерге «Вакыт»ның «Вакыт» булуына бик күп гайрәт, бик күп ихлас сарыф итеп, вак-төяк интригага җиңелеп, «хөр мөхәррир» булып калды.

Шул мәҗлестә хазир булмаган бик күп кешеләр, Казанның үзендә вә чит шәһәрләрдә матбугат агымына кереп китеп, аның суында йөзә башладылар. Йә су астына, йә суга каршы актылар… яисә татар тормышының бер ягыннан икенче ягына гайбәт хәбәрләре күчереп, «актарма»лык ролен үтәделәр.

Казандагы беренче «Казан мөхбире» урынына Казанның үзендә генә унлап исемдә гәзитәләр чыккан кебек, Казан түгел шәһәрләренең дә иң күбесендә мөселман халкының зурлыгы-кечкенәлегенә нисбәтән бер вә берничә гәзитәләр, журналлар булып үтте12. Матбугат галәменә сәүдәгәре, мулласы, булган бае катышып йөреп, әйләнә-селкенә кайсысы иләк астына төште, кайсысы өстенә өелеп, алып ыргытылды. Тормышның матбугатны әйләнүендә, замананың әһле каләмне тирбәтүендә матбугатка йомшак тотынган, матбугат дөньясына эш юктан гына кергән бөтен әфәнделәр урынлы-урынына утыртылды. Тормышның агышыннан килеп чыккан яңгы мәсләкләр туды, искеләре үзгәрде, сипләнде, яңгы кешеләр каләмгә ябышты.

Һәр җанлы әгъзада булуы табигый булган хәрәкәт-үсү, үзгәрү матбугат галәмендә тәмамы берлән хөкемен йөртте.

Татар матбугаты туды, үсте, үлде, күмелде. Тагы туды, тагы үсте. Уникенең берсе юкта мәйданга чыккан татар матбугаты ун ел эчендә иң әүвәл матбугатта язучылар, үзенә махсус язучылар, гәзитә язучылары тудырды. Татар матбугаты үзе үсә-үсә мәдрәсә тәрбиясе күргән шул шәкертләрне үстерде. Татар матбугаты үзе, киңәя-киңәя, шул «кәшфез-зөнүн шәкерт»нең13 мәгълүматларын киңәйтеп, аларны мөхәррир иттереп, карашларын киңәйтте. Татар матбугаты сугыла-бәрелә, йөри-йөри ышкыланды, шомарды. Аның теле баеды, истыйляхатлары күбәйде, үзенә махсус гәзитә теле дигән яңгы бер тел тудырды. Шуны аннан-моннан сүзләр алып оештырып, урлаштырып сүзләндерде. Татар матбугаты унеллык гомерендә татарның өенә-йортына керде. Татарның шәһәрендә генә түгел, авылында да зур урын тотты.

Татар матбугаты татарның гомуми мәсьәләләрен караганда, әфкяре гомумиянең иң көчле гамиле булып алды. Татар матбугаты, ун ел эчендә үзенең халкына нисбәтән тәрәкъкый итеп, үзенең халкының төрле бүлегенең тәрҗемане әфкяре булып алды. Татар тормышында гражданлык хакы казанды.

Менә шул ун еллык тормыш үткәргән татар матбугаты тирә-юнендәге суыкларга карап та корымады. Туңгакка карап та катмады, тайгакка карап та егылып, башын ярмады. Табигый вә соңгый – булган һәртөрле уңгайсызларны бөгелә-сыгыла үтәргә тугры килгәнгә, әлбәттә, тулы-симез булып, башы-күзе матур көенчә сөннәт туена хәзерләнә алмады.

Балалык вакытында була торган зыяндаш, чәчәк авыруларын бик күп үткәрергә тугры килгәнгә, шадра гына, куркак кына булса да, тазарырга истигъдадлы булып туйга хәзерләнде.

Хәзер аның сөннәт туе. Ул, яңгы милли киемнәргә киендерелеп, үзенең милли исләрен сөртенеп, шул сөннәт мәҗлесенә чыгарга хәзерләнгән. Аның атасы-анасы, аның дуст-ише аны ничек каршы алачагы, аның шулкадәр авырлык арасында ун ел үткәргән гомеренең халкы, милләте алдында кадере, кыйммәте ни дәрәҗәдә булачагы, әлбәттә, шул туе мәҗлесендә күреләчәк, шул гомум-мәҗлестәге догалардан, теләкләрдән, бүләкләрдән-салаклардан мәгълүм булачак. Ләкин ул шул авыр көннәр, озын төннәр үткәргән матбугат – суык кышлар, сазлы былчыраклы көзләр кичергән матбугат – халыкның һәрбер эшендә, милләтнең һәрбер ихтыяҗында көче-куәте берлән тартышкан матбугат күңеленнән куркып, шул туйны имтихан кебек итеп каршы ала. Вә иртәгәне дерелдәп: «Ни була, милләт нинди тамга сала?» – дип каушап көтеп тора.

Ителгән хезмәтләр тәкъдир ителерме? Бозылган каннар, ватылган нерваларның кыйммәте куелырмы? Агарган сакаллар, коелган чәчләр, югалтылган саулыклар, бүләк итеп алынган хасталыклар, чирләр үлчәнерме? Бирелгән шәһитләрнең корбаннары бизмәнгә салынырмы дип көтеп тора!

Киләчәктәге тагы зуррак, тагы мәсьүлиятлерәк эшләр алдында батыраер өчен, ныгыр өчен, туган иленнән, йортыннан, җиреннән мәгънәви көч алыр өчен өмидләнеп, Идел буена моңаеп-моңаеп карый!

Өмидле иттереп күзен тегеп көтә-көтә карый.

Милләт тә нинди авыр хәлне үткәрсә дә, кирәк, эчтәге уңгайсызлыклар, кирәк, сугыштан туган авырлыклар күңелне бәйрәмгә күтәрмәсә дә, ул да үз баласы . матбугатка каршы мәхәббәт биләми, йомшаклык берлән, ана шәфкате берлән сыйпамый-сыламый сыендырмый хәле бармы?

Әнә милләтнең бабалары өмидле чыккан угылларына яшьлеген котларга хәзерләнеп яталар, аның ябык кыяфәте, аның фәкыйрь, ярлы кием-салымы аларның аналык хисләрен мыскыл иткәндә, шуны тазартырга егет булып үсүендә, чит халыкларның матбугаты берлән үлчәшүендә ким булмасын өчен киендереп-бизәндереп яталар. Әнә аның анасы . милләт хатыны – үзенең кечкенә, зәгыйфь кенә баласыннан әллә никадәр илтифат күргән, ире җәберләсә дә, тормыш кысса да, кечкенә башы берлән химаяче булып чыккан, шул баланың туена – шул ана хакын балалыктан аңлаган матбугатның туена күзеннән яшен чыгарып рәхмәт укырга, кулыннан килгән һәрнәрсәсен корбан итәргә, калтыраган куллары берлән гөл чәчәкләре сибәргә хәзер тора.

Татарның яшьләре, татар матбугатының – яшь татар матбугатының шәкертләре, үзенең кеше булуында, үзенең кеше төсле күзен ачып дөньяга карый белүендә башыннан аягына кадәр татар матбугатына бурычлы булган яшьләре, шәһәрләрдә, авылларда дөркем-дөркем җыелганнар, очраган бер-берсен тәбриклиләр, күпләп-күпләп, берәмләп-берәмләп телеграмнарга чабалар, идарәләргә телеграммалар, тәбрикләр яудыралар…

Шәһәрләрнең, авылларның «Җәмгыяте хәйрия»ләрендә, нәшре мәгариф җәмгыятьләрендә матбугат кичәләре ясаганнар, Исмәгыйль бабайның14 мәрхүм рухына, матбугат юлында шәһит булган Тукай мәрхүмнең җанының рәхәтлегенә Коръәннәр укыйлар, догалар кылалар, теләкләр җибәрәләр.

Каләмнең ертыгын, ярыгын ямар өчен, матбугат әһеленең авыр көннәрендә ярдәменә йитешер өчен ясалачак матбугат фондына акчалар тәгаен итәләр, зур-зур байларымыз татар матбугатында исемен калдырыр өчен ашыгалар… Үзләре исеменнән, аталары исеменнән матбугат исеменә стипендияләр ачалар…

Әһле матбугатка җиңгеллек булсын өчен, аларның мәгънәви йөкләрен бүлешер өчен зур китапханәләр тәэсис итәргә акчалар билгеләп, милли әдәбиятымызның тарихы саклансын, милли матбугатымызның бер юлы да югалмасын өчен милли музейханәләргә биналар салдыралар…

Бөтен татар дөньясы үзенең милли матбугатының сөннәт туена, ун миллионлы Идел буе мөселманы үзенең чын баласының шул дини дә туена зур гайрәтләр, зур энергияләр сарыф итеп, йөзләр, меңнәр сумнар акчалар, маллар сарыф итеп хәзерләнәләр.

Кадерле атаның, ананың бердәнбер углының сөннәт туена Әстерхан нугае ни дәрәҗәдә игътибар берлән хәзерләнсә, бөтен милләт үз матбугатының шул туена шулкадәр әһәмият берлән хәзерләнәдер. Чөнки без – милләт булган, чөнки без үземезнең баламыз, үземезнең мәдәни баламыз . матбугатның тәрбиясе генә түгел, бәйрәмендә күңелен ачу, авыр көнендә күңелен күтәрү дә безнең бурычымыз икәнен белер дәрәҗәгә җиткән ата-ана булганмыз.

Үземезнең тарихларда шаулап тора торган баһадир бабаларымызның көчле-таза, әхлакка нык аналарымызның чын бабалары булып үсеп җитеп, бала тәрбиясенең фарыз икәнен, мөкатдәс икәнен аңлаган татар кавеме булганбыз.

Әлбәттә, шулай итәчәкмез.

Чөнки бу көн татар матбугаты – ун еллык гомерен үткәргән татар матбугаты бүген имтиханга керсә, үзенең киләчәктә яшәргә хакы бармы-юкмылыгын исбат итәр өчен милләте алдында имтиханга керсә, бу көнге милләт тә, татар милләте дә тормыш имтиханына керәдер. Ул да тарих алдында, үзенең күршеләре алдында үзенең балигъ булганын күрсәтү, үзенең дусты берлән дошманын аерыр дәрәҗәдә гакыллы икәнен, халкының бөтен эшләрен дә үзе алып барыр дәрәҗәгә җиткәнен күрсәтерлек там хаклы гражданлык имтиханына керәдер.

Бу көнге көн дә матбугатның имтихан көне булса, бу көнге көн – милләтнең дә имтиханы, мәдәни имтихан көнедер. Без, әһле каләм булганга, яшь матбугатымызның шул имтиханын бишкә тотуын көтеп калган кебек, без, милләт углы булганга, халкымызның шул мәдәнилек имтиханын тотуда да шаны муафикъ дәрәҗәдә алыр дип өмидләнеп торамыз. Мөселман вә татар өмиде берлән өмидләнеп көтәмез.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Милли матбугат бәйрәме. «Сүз» газетасының 1916 елгы 5 гыйнвар (8 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 Октябрь көннәре – 1905 елның 7–25 октябрьләрендә Россиядә 2 миллион кеше катнашында самодержавиене бәреп төшерүне һәм демократик ирекләрне таләп иткән сәяси стачка үткәрелә. Моңардан куркып калган патша Николай II 17 октябрь Манифестын игълан итәргә мәҗбүр була (ләкин анда вәгъдә ителгән иркенлекләрнең күбесе кәгазьдә генә калган). Бу сәяси күтәрелеш 1905–1907 елгы еволюциянең иң мөһим этапларыннан берсе булып тора.

2 Йосыф әфәнде . Йосыф Акчура (Акчурин, 1876–1935) – җәмәгать эшлеклесе, журналист, публицист. Сембер шәһәрендә туып, 7 яшеннән Төркиядә яшәгән, анда белем алган, берара Парижда да яшәгән. Йосыф Акчура 1904 елда Россиягә кайта, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыта, 1905 елның 29 октябрендә чыга башлаган «Казан мөхбире» газетасының редакторы була. 1908 елдан соң Төркиядә яшәгән.

3 Һади Максуди (1868–1941) – педагог, тел галиме, нашир, 1906–1918 елларда чыккан «Йолдыз» газетасының нашире һәм редакторы; күпсанлы дәреслекләр авторы.

4 Фуад Туктаров – 1880–1938 елларда яшәгән журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче.

5 Борһан Шәрәф (1883–1942) – педагог, әдип, журналист. 1905 елдан башлап журналистикада эшли. «Казан мөхбире» газетасында сәркатиб, «Әхбар»да мөхәррир, аннан Оренбургта «Вакыт» газетасында эшли. «Вакыт»ның мөхбире сыйфатында Урта Азиядә, Иранда булып кайта.

6 Фәсих учитель Мөхетдинов – Фәсхетдин Мөхетдинов, 1893–1903 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбе янындагы башлангыч татар мәктәбе мөгаллиме (учитель), 1910–1917 елларда Казан Татар укытучылар мәктәбендә ислам дине укытучысы.

7 Шакир абзый Таһиров – Шакирҗан Таһиров (Шакирҗан Таһири, 1858–1918), педагог, рәсем укытучысы.

8 Сәедгәрәй мирза Алкин (1867–1919) – юрист, «Мөселман иттифакы» партиясен оештыручы һәм җитәкләүчеләрдән. «Казан мөхбире» газетасының рәсми нашире һәм редакторы; I Дәүләт Думасы депутаты.

9 …русчада «Казанск. вестник» исемендә гәзитә – 1905 елның 5 ноябренә кадәр генә чыккан (3 сан) «Казанский вестник» газетасы («Казан мөхбире» газетасының русчасы).

10 …Мөхәммәтҗан Сәйдәшевкә гәзитәне тапшырды. –1865–1914 елларда яшәгән сәүдәгәр, эшкуар, нашир, җәмәгать эшлеклесе М.Сәйдәшев турында сүз бара. Газета реакция елларында Сәйдәшевләр наширлегенә күчкәч, аның эшчәнлеге сүлпәнләнә, мәсләге үзгәрә, сирәк чыга һәм 1911 елның мартында бөтенләй туктала.

11 «Төрек йорты» мөәссисе – 1911.1931 елларда Истамбул шәһәрендә госманлы төркисендә чыккан фәнни-әдәби һәм иҗтимагый журналны («Төрек йорды» дип тә йөртелә) нигезләүче һәм күп еллар буе мөхәррире булып торган Йосыф Акчура турында бара.

12 …берничә гәзитәләр, журналлар булып үтте. –1905–1918 елларда Россиядә татар телендә 125 исемдә газета, 45 журнал нәшер ителгән (Раиф Мәрданов фикере).

13 …«кәшфез-зөнүн шәкерт» – мәдрәсәләрдә «Кәшфез-зөнүн» исемле китапны укучы (өйрәнүче) шәкерт турында сүз бара.

14 Исмәгыйль баба – Исмәгыйль Гаспринский.

 

Мәгъзүр итәдер – гозерле итәдер.

Кәффарәтен, казасын кылырмыз – түләрбез, гөнаһыннан арынырбыз.

Рәсмән – рәсми рәвештә.

Тәэсис итү – оештыру.

Вазгыять – позиция.

Бәрбад итеп – юкка чыгарып, пыран-заран итеп.

Мәнсабка – хезмәт урынына.

Тәгълиме ибтиданың – башлангыч белемнең.

Кәшфез-зөнүн – яшерен уйларны ачучы. Бу китап исеме; шушы китапны укучы шәкерт «кәшфез-зөнүн шәкерт» дип йөртелгән.

Истыйляхатлары – терминнары.

Әфкяре гомумиянең – гомуми фикерләрнең.

Тәрҗемане әфкяре– фикерләрен чагылдыручысы.

Зыяндаш [аваздаш] – эпилепсия.

Истигъдадлы – сәләтле.

Химаяче–саклаучы, яклаучы.

Нәшре мәгариф – мәгърифәт тарату.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 107–112.

Җавап калдыру