БУ КӨННЕҢ БУРЫЧЛАРЫ

Карс мөселманнарының хәлләре бөтен Русия мөселманнарының күзләре алдына зур-зур мәсьәләләр бастырды. Боларның иң беренчесе – Русиядәге мөселманнар никадәр күп булсалар да, Русиядәге мөселманнар һәрвакытта, без утыз миллионлы халык, без Швейцария, Голландия, Бельгиянең өчесенең халкыннан да зур бер милләт, Норвегия, Швейцария, Даниянең өстенә Финляндияне кушканда да безнең санымызга җитә алмыйлар диеп мактанып йөрсәләр дә, шул утыз миллионлы халыкның үзенә мөнасиб бер куәи мәгънәвиясе юклыгы исбат ителде. Шул тавышлар, шул сүзләрнең бушбугазлык кына икәнлеге ап-ачык күренде. Бер миллионга саны җитмәгән Русия әрмәни халкы Төркия, Ираннан качкан йөз меңәр әрмәнлеләрне химая итәргә, ашатырга-эчертергә куәтләре җиткәндә, бер миллионлы грузин халкы үзенең эчке эшеннән бушаган куәтен безгә, мөселманнарга, өмәгә биреп торганда (Чихәнкилинең министрлар берлә мөзакәрәсе, Грузия экзархының мөселманнарны химаясе), без, утыз миллионлы мөселманнар – сугыш сафына алты йөз, җиде йөз мең гаскәр чыгарган мөселманнар, бер эш эшли алмадык, арамызда утызар-кырыгар миллионлы капиталистларымыз1 булдыгы хәлдә, меңнәр, йөз меңнәр урта дәрәҗәдәге сәүдәгәрләремез2 бөтен Русияне туйдырдыгы хәлдә, без җәберләнгән, золым ителгән җитмеш-сиксән мөселман авылларына гына да ярдәмгә җитешә алмадык. Бу – бер.

Халкымызның күңелендә шул мескин көчләтелгәннәргә каршы зур шәфкать кайнаса да, милләтнең теләген бергә җыеп, бергә укмаштырып чыгарырлык куәтемез, көчемез булмады. Зыялыларымыз, алдагыларымыз шул зур милләтнең, шул зур халыкның иксез-чиксез шәфкатеннән бер ярдәм сандыгы да ясый алмады. Бу – икенче. Бу кимчелек зыялыларымызның, алдынгыларымызның кимчелеге һәм дә гафу кылынмаслык кимчелеге. Сугыш башланганга алты ай үтте. Карс вакыйгасы чыкканга өченче ай китте. Без һаман бер хәрәкәт ясый алмадык. Меңәр-меңәр Карс мөселманнары ачлыкта, мохтаҗлыкта калды3[…].

Дөрест, һәр шәһәрнең олугысы-кечесе күлмәк-ыштан тегәргә кереште. Олугысы-кечесе бер-ике пар күлмәк хәзерләү берлән милләте, ватаны алдындагы бурычы тәмам булды дип ышанды. Кайгы артты, ярдәм урыннары күбәйде. Нишләргә белмәс дәрәҗәгә җитте. Менә шул вакытта Петербургтагы җәмгыятьләр съездының4 кабул иткән уставы хөкүмәт тарафыннан тасдыйк ителде. Ягъни җәрәхәтлеләргә, сугыштан зарар күргәннәргә ярдәмне бергә укмашырга, бергә җыярга, ул таркау эшне бергә алып барырга рөхсәт бирелде. Бирелде генә түгел, һәр йирдә, һәр авылда, шәһәрдә рәсми ярдәм җәмгыятьләре ясар өчен йирле мәэмүрләрдән рөхсәт кирәкмәгәне белдерелде. Инде эшләргә калды. Хәзерге көннең беренче вазифасы һәр йирдә ярдәм комитетлары ясап эшкә тотыну вә һәм дә шул ярдәмне элек ихтыяҗымыз күп йиргә тоту, иң каты булган авыруымызны даруларга сарыф итүдер.

Төрле шәһәрдәге йирле халыкның вазифасы шул ярдәм комитетлары ясау-эшләү булса, матбугатның вазифасы – шул эшне кая таба бору юлларын эзләү вә нинди авыруларымыз, хасталарымызның даруга, дәвалауга иң мохтаҗ урыннарын күрсәтүдер.

Петербургтагы комитетымызның5 вазифасы – шуларның тавышыны ишетеп, халыкның теләвене фәгалиятькә чыгарудыр.

Безнеңчә, иң беренче бурычымыз – хәзер шул сугыштан зарарланганнарга ярдәмне бер кулга алып, шуны зурлыгымызга мөнасиб дәрәҗәдә киң иттереп һәм дә андагы ихтыяҗга карап эш итүдер.

Карс вилаятендә җимерелгән йитмеш-сиксән авылда ятим балалар, тол хатыннарның саннары бик зурдыр. Боларның карга басып, суыкка катып үлмәгәннәрене тәрбия итү, шул мескиннәргә елы йирдә ашаячак икмәк бирү . мөселманнарның бурычы вә вазифасыдыр. Дини, милли ватаны вазифасыдыр.

Шуның өчен андагы фәкыйрь, мохтаҗ ятимнәрне йирләштерү, урынлаштыру Петроград комитетының беренче эше булырга тиештер. Шундагы ихтыяҗны белер өчен Петроград комитеты, беренче уларак, акчалар, әйберләр берлән бер һәйәт күндерергә вә шул һәйәт арасына мөселман депутатларымыздан берничә кешенең керүе, мотлакан, ляземдер, тиештер. Шуның өчен Петроградтагы комитет, вакыт үткәрмәенчә, шул эшне булдырыр өчен фракциямез берлән мөзакәрәгә керергә тиештер. Фракциямез дә, шул эшкә зур әһәмият биреп, комитетның теләвен, халкымызның теләвен булдырырга ашыгырга тиештер. Бу көнге комитетның бурычы – менә шул һәйәтне тәшкил итүдер. Фракциямезнең бу көнге бурычы – ул һәйәтнең эчендә булуны үз вазифасы икәнен белеп, шуның уртасында булудыр. Халкымызның вазифасы  – шул эш Петроградтан ясалып, тәэсис ителеп җитсә, ярдәмгә кул сузудыр.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

Гам – гомуми, уртак.

Бу көннең бурычлары. «Ил» газетасының 1915 елгы 13 февраль (73 нче) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.

1 …утызар, кырыгар миллионлы капиталистларымыз… – утызар, кырыгар миллион сум акча белән эш итә торган капиталистлар турында сүз бара.

2 …меңнәр, йөз меңнәр урта дәрәҗәдәге сәүдәгәрләремез… – мәкаләдә меңәр, йөз меңәр сум акча белән эш иткән сәүдәгәрләрнең дә Карс мөселманнарына ярдәм итәргә тиешлеге искәртелә.

3 …мохтаҗлыкта калды. – Моннан соң газетаның сигез-тугыз юлы ак килеш чыккан (цензура таләбе белән текст кыскартылган).

4 Петербургтагы җәмгыятьләр съездының… – 1909 елда иганәчелек белән махсус шөгыльләнә торган оешмаларның Бөтенроссия берлеге (Всероссийский союз учредителей обществ и деятелей по общественному призрению) оештырыла, 1914 елда исә аның чираттагы съезды уздырыла. Биредә сүз шуның турыда бара булса кирәк.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 24-26.

 

 

Җавап калдыру