Карс тирәләрендә сугыш астында калган мөселман халкының хәле ни дәрәҗә авыр икәнлеге берничә мәртәбә гәзитәмездә язылган Карс губернаторының рәсми кәгазьләреннән мәгълүмдер.
Карс вилаятендәге мөселманнар сугыш астында калганга, боларның бик күбесенең өйләре, йортлары сугыштагы мәҗбүрият берлән ватылачагы табигый иде. Мондый вакыйга Польшада да булды. Киләчәк дошман гаскәренә сыгыначак урын калмасын өчен, чыккан йирдәге өйләр, биналарны вату бу сугышта гадәт хөкеменә керде. Шуның өчен бөтен Польшада, Галициядә әллә никадәр авыллар, шәһәрләр җимерелеп беткән кебек, сугыш астындагы Карс вилаятендәге авылларның да җимерелүе вә ватылуы ышанмаслык эш түгелдер. Ләкин бу сафта сугышка башка халыклар арасында да дошманлык булганга, мөселман халкыннан үч алу нияте берлән гөнаһсыз мөселманнарның үтерелүләре, йирле халыкның кораллы төркемнәре мөселман авылларын талаулары Карс губернаторының рәсми приказлары берлән мәгълүмдер. Менә шул хәлләр Кавказда, хосусән Карс, Батум вилаятьләрендә меңнәр, ун меңнәр мөселман гаиләләрен йортсыз-йирсез калдырды. Меңнәр, ун меңнәр балаларны атасыз-анасыз, арка таяначак ярдәмчесез калдырды. Шуның аркасында шул йирдәге мөселманнарда ачлык-мохтаҗлык чигенә җитте. Без дә гәзитәмездә шул мескиннәргә ярдәм тиешлеге хакында өч-дүрт номердан бирле яза килсәк тә, Казан, Оренбург гәзитәләре шуларга озын-озын мәкаләләр багышласалар да, мәгаттәәссеф, безнең Идел буе мөселманнарыннан шул ерактагы туган кардәшләренә, ерактагы бәхетсез мөселман агай-энеләренә ярдәм кулы сузылганы күрелмәде, ишетелмәде. Мәгаттәәссеф, бу көнгә кадәр Мәскәүдә шул хакта бертөрле дә тәшәббес булмады. Бәлки, халыкның бер кыйсеме хөкүмәткә хилаф эш булмасын дип шөб һәләнгәннәрдер. Бәлки, бер кыйсеме арамыздагы иксез-чиксез әдәпсез доносчыларга тагы бер доноска материал бирү булмасын дип курыкканнардыр. Бу мәсьәлә Русиянең эчендәге, Русиянең үз тәбәгасы Русиянең шул зур сугышына ярты миллионнан артык гаскәре берлән кушылган Русия мөселманнары хакында булганга, һичбер куркынылачак урын юктыр. Болар һәммәсе дә законлы эшләр вә хөкүмәтнең үзенең зур түрәләренең (Карс губернаторының мөселманнарга телеграмнары) үтенүе буенча башланган эшләр. Аңгарга башка Кавказ мөселманнарыннан, бакулы, ганҗәле, иранлы мөселманнар, Тифлискә һәйәтләр күндереп, рәсми тарызда ярдәм җыярга рөхсәт тә алганнардыр. Бакуның «Җәмгыяте хәйрия»сендә иганә дәфтәре дә ачып эшкә керешкәннәрдер. Шуның өчен бу изге эштә һәр мөселман шәһәрнең мөмкин кадәр ярдәмгә килүе тиеш булган кебек, мөселманнарның «Җәмгыяте хәйрия»ләренең дә сәерче булып калмаулары ляземдер. Әлбәттә, һәр йирдә дә мөселман үзенең кардәшләре алдындагы шул бурычын үтәүдән тартынмаган кебек, һәр йирдәге мөселман җәмәгать хадимнәре дә шәһәрләрдәге, авыллардагы «Җәмгыяте хәйрия»ләре дә шул изге эшкә ярдәмгә катыштырырга тырышачактыр. Бу шулай булырга тиештер. Һәм шулай булачактыр. Ләкин кирәк, җәмгыятьләрнең мәҗлесләреннән шул мәсьәләне үткәрер өчен, кирәк, акча җыеп җибәрер өчен шактый вакыт үтәчәк булганга, без үз тарафымыздан Петроградтагы бөтен «Җәмгыяте хәйрия»ләр җыелышының сайлап калдырган комитетына шул мәсьәләдә зур бер бурыч йөкләмәкче буламыз. Комитетның кулында шактый гына зур акчалар булырга кирәк. Хәзердә кулында булмаса да, ышанычлы кулларда булырга кирәк. Шул суммадан комитет, үзеннән-үзе генә хәл итеп, биш-ун мең сум гына ярдәм ясаса, бик урынлы бер эш эшләгән булыр иде, вә бөтен мөселман дөньясы матбугаты рәхмәт укып каршы алыр иде. Комитетның кулындагы акчалар Карс вилаятендәге зарарланганнар өчен җыелмаган булса да, шул сәдаканы бирүчеләр, иншалла, шул хәерле юлга тотуга ачуланмаслар вә эч күңелләреннән рәхмәт тә укырлар иде. Шуның өчен Петроградтагы комитеттан шул мәсьәләгә әһәмият берлән карап, шул эштә халыкның теләве берлән бергә-бергә булуларын бик үтенер идек.
Мәскәүгә килсәк, Мәскәү кебек ике «Җәмгыяте хәйрия»се, Мәскәү кебек берничә йөз яшь сәүдәгәре, Мәскәү кебек берничә йөз мөселман студенты, курсисткасы булган шәһәргә шул ачы күз яше алдында тик яту, шул ачлык-ялангачлык мәнзарәсе алдында сәерче булып тору . кичерелмәслек гөнаһтыр. Шуның өчен бөтен Мәскәү мөселманнарының тизрәк шәфкать кулын сузуларын көтәмез. Вә тизрәк шул мескиннәргә . бер локмә кабарга мохтаҗ булган мәзлум мөселманнарга ярдәмгә йитешерләр дип өмид итәмез вә бу изге эштә Мәскәүнең ханымнары да үзләренең хезмәтләрен, гайрәтләрен кызганмаслар дип ышанамыз. Вә шуларның йимешләрен күрүне ашыгып көтәмез.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Тәшәббес – инициатива.
Мәгаттәәссеф – кызганычка каршы.
Хилаф – каршы.
Тәбәгасы – подданные.
Һәйәт – комиссия.
Тарызда – рәвештә.
Карс мөселманнары. «Ил» газетасының 1915 елгы 4 февраль (69 нчы) санында «Гаяз» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
Язмада Кавказ таулары артындагы Карс төбәге мөселманнары турында сүз бара. XVI гасырдан башлап – Госманлы дәүләте (Төркия), 1878 елдан Россия составында була. Беренче бөтендөнья сугышы вакытындагы Төркия һәм Россия арасындагы канлы бәрелешләрдән монда яшәүче халыклар, аеруча мөселманнар, күп җәфа күрәләр. Мөселманнар яшәгән урынчылыкның губернаторы, ярдәм итүне үтенеп, Россия мөселманнарына мөрәҗәгать иткән дә була. (Газетада Карс губернаторының Мәскәү мөселманнарыннан («Баку мөселман җәмгыяте хәйриясе» рәисе дә) Мирза Әсәдуллаевка сугыштан зарар күргән, мохтаҗ мөселманнарга ярдәм күрсәтергә өндәгән телеграмма җибәрүе язылган.)
Карс өлкәсе 1918 елда Төркиягә кайтарыла.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 7 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2008. Б. 16-18.