Коммунистлар, Русиянең башына менгәч тә, Русияне үзенә аерым бер тормышлы мәмләкәт дип карауны падишаһлык заманыннан калган контрреволюционлык дип игълан иттеләр вә Советларны «дөнья ихтилялы»ның сугыш көчләре тупланган тартыш мәйданы гына дигән карашларыны йирләштерергә керештеләр. Мәмләкәтнең бөтен байлыгын, бөтен матди куәтен, мәгънәви көчен шул «дөнья ихтилялы» ясау гаясенә генә хезмәт иттерергә тиеш дип карар бирделәр вә, бөтен гайрәтләрен шул асыл максат булган «дөнья ихтилялы» ясауга борып, мәмләкәтнең, халыкның бөтен файдасын шул «олуг максат»ка фида иттеләр. 1921 елгы миллионнарча халыкны алып киткән ачлык та1, аның артыннан килгән ваба, тиф кеби миллионнарча корбан бирдергән хасталыкларны да киләчәк «дөнья ихтилялы»ның зурлыгы алдында бик кечкенә каза кеби күрсәтеп килделәр. Урман кискәндә, йомычка очмый булмый, дип, бу канлы-яшьле бәла-казаларны «олуг көннәр»нең бәйрәменең алдындагы мәҗбүри туган вак-төяк эчпошыргыч эшләр генә, дип сөйләп килделәр. Большевик режимын саклау өчен Кызыл Гаскәр төзү мәҗбүрияте тугач та2, аңарга да шул «дөнья ихтилялы»ның гаскәре дип карап, бөтен дөнья пролетариатының кораллы көче дип исем биреп, аңардан «дөнья ихтилялы»на садыйк калып, дөнья капитализмы берлә канны, җанны фида итеп сугышырга ант* иттерделәр. Чит мәмләкәтләрнең кайсысында гына аз-маз хәрәкәт булса, шуны «коммунист инкыйлабы» төсенә чәверер өчен, мәмләкәтнең үз халкын ач-ялангач калдырып, шул илләргә миллионнар түктеләр.
Алманиядә коммунист инкыйлабы ясауга3 сарыф иткән миллионнар икенче елны Кытайга күчте, аннан Якын Шәрекъка килде. Аннан тагын Аурупага кайтып, Испаниягә йирләште; Франсә, Ингелтерәнең колонияләренә юнәлдерелде. Һәр җирдә эшчеләр җәмгыятьләренең башында торучылар сатып алынырга керешелде. Большевик матбугаты һәрбер мәмләкәттә корылды, буржуа матбугатының сатлыклары акчага күмелде. Аурупаның һәр мәмләкәтендәге сайлау көннәрендә Советларның җирле коммунистларны парламентка үткәрер өчен түгелгән акчалары һәрвакытта мәмләкәтнең бөтен фиркаләренең бергәләп шул юлга тоткан мәсарифләреннән күп булып килеп, «дөнья ихтилялы» өчен түккән акчалары елына ике йөз миллион доллардан кимемәенчә, еллар буе дәвам итте. Бу акчаларга сатып алынган язучылар, сәясиләрнең ихтилялчы нотыклары, мәкаләләре, аларга алданып, анда-монда эш ташлау ясаган аңсыз эшчеләрнең фабрик, заводларда җимерү, ватулары совет Русиясенә зур вакыйгалар кеби телеграмлар берлә белдерелеп, «Менә иртә Алманиядә ихтилял башлана, менә иртәгедән арена Америкага, Франсәгә большевизм килә, менә бер атнадан Һиндстанда большевик күтәрелеше була!» – дигән ялган уенны совет укучысына биреп килсәләр дә, дөнья үз юлыннан барды да торды; көн үткән саен, сугышта алган яраларын төзәтеп, дөнья тазара, ныгая барды. Сугыш исерүеннән килгән баш әйләнүләр киң халык катлавында көннән-көн төзәлә барып, мәгънәви тормыш та үзенең табигый юлына төшә килде. Яшь-җилкенчәктә дә «дөнья ихтилялы» хыялы көннән-көн ерагая барды.
Большевикларның милләтсезлек, динсезлек, әхлаксызлык пропагандасына каршы гакселхәрәкәт тә шул дәрәҗәдә куәтләнә килде. Ниһаять, Аурупаның бөтен ноктасында большевизмга каршы хәрәкәт «кави милләтчелек» нигезендә гәүдәләнергә башлады. Берничә ел эчендә шул хәрәкәт, табигый юлын алып, зур бер куәт булып үсеп җитеп, һәрбер җирдән большевиклык, коммунистлык, динсезлек, әхлаксызлыкны куарга да кереште. Большевизм, коммунизмның иң каты һөҗүменә уграган Италия, Алманиядә милләтчелек фикеренең бу гәүдәләнүе мәмләкәт дәүләтне саклау төсен алып, тизрәк тәмам булды. Вә бу җәбһәнең дөнья большевизмасы берлә тартышы да элегрәк башланды.
Большевиклар, ул вакытта Аурупадагы бу хәрәкәтне Аурупаның матди тазаруы, мәгънәви аклануының башы икәнен күрә алмаянча, җирле (локаль) бер хәрәкәт кенә дип карап, аларга төрле ямьсез исемнәр биреп, җиңелгә саядылар. Бик колайча гына итеп, «фашистлык» берлә көрәш дигән буяуда дөньяның башка милләтләрен дә үзләре берлә бергә алып барыр өчен Җәмгыяте әкъвамга кереп4, демократ дәүләтләр берлә якынлашкан булып, эшне өстән үткәрергә уйладылар. Үзләренең «дөнья ихтилялы» фикеренең тәмамән банкрот булганлыгын күрә алмаенча, аны демократ дәүләтләр дә, үзләре берлә, дустлык берлә багланган мәмләкәтләр дә вөҗүдкә кичерергә башладылар.
Бу җәбһәдә дә большевикларга каршы милләтчелек бик каты зарбә иңдерде. Франсә, Бәлҗика, Ингелтерәдә бу көн хаким булган куәт – милләтчелектер. Идарә башында булынган агым да – милләтче агымдыр. Франсә, Ингелтерәнең милләтчелеге куәт игътибары берлә Алмания, Италия милләтчелегеннән зәгыйфь түгелдер. Фәкать тоталитар дәүләтләр бер милләттән генә корылган дәүләтләр булганга, алар үзләренең милләтчелеген кычкырып дөньяга игълан итә алганда, Франсә берлә Ингелтерә үзләренең ярты колония, тулы мөстәмләкә халыкларын өркетмәс өчен, бу милләтчелекне «халыкчылык» кеби пәрдәләргә өретеп, кулланып килүне сәясәтән уңай табалар вә шулай кулланалар. Фәкать асыл мәсьәләдә, «дөнья ихтилялы» ясауда, динсезлек, милләтсезлек, әхлаксызлык тәрбиясен илләрендә йирләштермәүдә болар, тоталитар дәүләтләр кеби үк, большевизмны һичбер төрле кабул итмиләр.
Менә Аурупа милләтләренең бу хәрәкәте алдында Совет хөкүмәтенең Халык җәбһәсе төзеп, дуст төстә эчкә кереп, эчтән эчертү эше дә Испания, Чехословакиядәге аяныч нәтиҗәне бирде5. Бик күп акча, көч сарыф ителеп, Аурупада корылырга теләгән бу ике большевизм учагы да көч берлә сүндерелде вә большевикларның бөтен эшне бетереп качарга мәҗбүр булулары берлә тәмам булды. Франсә кеби тарихи ганганәсе куәтле халыкларда бу үзгәрешләр парламентаризм ысулында булса да, бары бер үк коммунизм хәрәкәтенең бик зәгыйфьләнүе, «дөнья ихтилялы» фикеренең һичбер тотарлык җире калмавы берлә очланды. «Дөнья ихтилялы» байрагы өчен үз мәмләкәтенең халкын ач-ялангач калдырып, миллиардлар сарыф иткән рус большевигы, үзенең акчасын ашаганнар тарафыннан пылчырак чыбыркы берлә куылуын күреп, моннан егерме ел элек күтәргән «дөнья ихтилялы» байрагының тәмаман теткәләнгәнлегенә, хәзерге дөнья әхваленә аның һичбер уйгын түгеллегенә аптырап калды.
Дөньяның барышын хәзер нинди байрак берлә алыштыру муафикъ икәнлеген дә төшенмәенчә, төшенергә дә теләмәенчә, большевиклар элек «дөнья ихтилялы» байрагын ничек хисапсыз күтәргән булсалар, бу көн дә «иске руслык», иске карагруһлык байрагын шулай ук күтәрә бирделәр, «Яшәсен дөнья ихтилялы! Харап булсын ватанчылар, милләтчеләр!» – дип, егерме ел бербуйдан кычкырган русның җүләренә: «Яшәсен Александр Невский6 Русиясе! Яшәсен Владимир Мономах7 Русиясе! Яшәсен русчылык! Яшәсен Ватаныбыз, бүленмәгән Бөек Русия!» – дип кычкырырга тырыштылар. Бөтен дөньядан куылган большевизм, рус чикмәненә өретелеп, руслык шовинизмасының символы булу юлына керде.
Менә шул үзгәртүне егерме ел бербуйдан үзенең хезмәтенә тайяр булып торганнарга сеңдерер өчен, әүвәлге байракчылар (Сталиннан башкасы) хаиннәр, бозгынчылар итеп игълан ителде. Алар үтерелде, кырылды, себереп түгелде. Матбугатына, радиосына, әдәбиятына руслыкның пропагандасын ясарга әмер бирелде. Чи кара руслык берлә сеңдерелгән «Александр Невский» фильмасын күрсәтү8, күрү мәҗбүр кеби ителде. XIX гасырның «Иреклек, тигезлек, тугрылык» шигарен деспотизмлы Русиягә китерүче Наполеонны9 кара руслык өчен куа алган генерал Кутузов10 «милли каһарман» игълан ителеп, «үрнәк» алырлык бер милли тип кеби кабул ителде. Русияне империализм юлына, башка халыкларны талау юлына сугучы Беренче Пётр11, деспотизм-залимнең мең дә бер төрлесен халыкка каршы татбикъ итеп, рус авыл халкын йөзгә-йөз кол иткән Пётр эшче, авыл халкының юлбашчысы кеби күрсәтелде, аңарга һәйкәлләр куелды. Аның берлә генә калмады, иске чарлык дәверенең кара руслык, христианлык, фанатиклыгыны да яңартырга кирәк табылды. Рус падишаһларының туган көннәрен дә бөтен Русиядә мәҗбүрән куйдырыла торган Глинканың «Жизнь за царя» операсы12 да Мәскәү, Петербургның гына түгел, бөтен киң Русия театрының репертуарына мәҗбүри сурәттә кертелде.
Мәскәү бу операны беренче куюга тантаналы төс биреп, бөтен зур гаскәрләр берлә бергә сугыш комиссары Ворошилов13 үзе дә хазир булды. Операның ахырында «Славься, славься, русский Царь!»** дигән соңгы хор җыры, чарлык Русиясендә бөтен халыкны аякка калкытып тыңлата торган йире, бу юлы да шулай ук халыкны аякка калкыттырды. Сталин әле үзен «Царь» итеп игълан итәргә өлгермәгәнгә, шул урын «Славься, славься, русский народ! Славься, славься, святая Русь!» дип үзгәртеп кенә җырланды. Ләкин музыкасы шул ук һәм күренешләр дә элгәреге үк булганга, тәэсире бер булды.
Шул операның гаскәри командирларга Ворошилов та хазир булганы хәлдә бирелгәндәге тәэсирне 28 февраль тарихлы «Комсомольская правда» менә ничек яза: «Музыка финала пронизана огненным вдохновением. Огромный хор, духовой оркестр на сцене, симфонический оркестр соединёнными силами гремят: «Славься, славься…». Ещё более мощной становится эта музыкальная громада, когда начинается колокольный звон. Гудят огромные колокола, им вторят маленькие, и всё сливается в гимне. Кажется, что мы, зрители, вместе с далёкими нашими предками справляем торжественный праздник в честь священной Родины, в честь нашего великого народа.
Ничего подобного по силе и убедительности молодые работники Красной Армии до сих пор не знали и не представляли».
Менә шул опера 10 мартта ачылган коммунист фиркасенең 18 нче конгрәсе14 әгъзаларына да шул максат берлә бирелеп, аларга да коммунистлыкның рус шовинисты төсенә күчүе күрсәтелде; аларга да Кызыл байракка рус падишаһларының тәресен куюның вакыты җиткәнлеге аңлатылды.
Эш инде гаскәриләргә җитте. Аларга инде яңа програм, яңа систем алдында яңа төрле ант кирәк булып чыкты. Ул да төшенелде, ул да эшләнде. 23 февральдә Кызыл Армия (Гаскәр) төзелә башлавына егерме ел тулу мөнәсәбәте берлә ул көн Гаскәр бәйрәме итеп игълан ителде. Бу Кызыл Гаскәрнең төзүчеләрнең башлыклары Троцкий халык дошманы итеп15 игълан ителгән, шул гаскәрне Аурупа ысулына суккан маршал Тухачевский16 күптән үтерелгән булса да, Кызыл Гаскәрне Аурупа гаскәре төсенә сугып дисциплина кертүгә, аны өйрәтүгә ул вакытта иң каршы торганнарның берсе – Сталин, икенчесе Ворошилов булсалар да, бу көн алар беренче Кызыл Гаскәрләр кеби бәйрәм иттеләр. Вә шул көнгә яңа ант берлә ант итү дә диңгезче гаскәрләр арасында беренче – Сталин, коры гаскәр арасында беренче – Ворошилов: «Ант итәмен үземнең халкыма тугрылык берлә хезмәт итүгә һәм дә, канымны, җанымны аямыйча, дошманны тәмам җиңгәнчәгә, Ватанны сакларга!» – дип ант иттеләр, вә алар артыннан бөтен маршаллар, зур генераллар, офицерлар, солдатлар шулай ук антны эчтеләр.
Шул бәйрәмгә чыгарылган гаскәри гәзитәләрдә генә түгел, «Известия»дә дә (23 февраль) элгәреге «дөнья ихтилялы»на садыйк калу, «дөнья пролетариатының кораллы көче» кеби сүзләр бер мәртәбә дә язылмады; билгакес, бөтен гәзитәләрнең мәкаләләре, иске вакыттагы «Новое время» гәзитәсе17 мәкаләләре кеби, «ватан каһарманлыгы», «ватан хәмияте»ннән бәхәс берлә тулды. «Известия»дә бер генерал шул көнгә тәхсыйс иткән мәкаләсендә Александр Невский, Дмитрий Донской18, Минин19, Пожарскийларны20 мактау берлә генә калмады; Беренче Пётрны, Икенче Екатеринаны21 да «ватан каһарманнары» арасына кертте, гаскәрләрне шулардан үрнәк алырга чакырды…
Шуның артыннан «советлар ватаны»н саклаудагы батырлыклары өчен гаскәргә юмартча медальләр (нишаннар) таратылды. Боларда да «Ихтилялга хезмәт», «Пролетариатка тугры булу» кеби элекке мактау сүзләре барысы да онытылды.
Шулай итеп, егерме бер ел моннан элек «халык дошманы» дип таратылган Русия гаскәрлеге яңадан терелтелде, яңадан аңарга элекке рух бирелеп, элеккеге юлына төшерелеп, элеккеге вазифасы йөкләтелде. Русия гаскәрлеге элек «Самодержавие, православие, святая Русь»не эчке, тышкы дошманнан сакларга дип ант иттерелә иде. Хәзер дә шул ук булды. Фәкать «самодержавие» астында ул вакытта канун берлә, гореф-гадәт берлә чикләнмәгән падишаһның кәйфе идарәсе саклана торган булса, аның йире хәзер шулай ук һичбер канун берлә чикләнмәгән большевик фиркасенең деспотизмысы (җәберләү вә золымнары) берлә алыштырылды. Православие алласызлык, әхлаксызлык берлә алыштырылып, «руслык» иске урынында калды.
Димәк, бу миллионнарча кан түгүләр, миллионнарча гөнаһсыз балаларны бозулар, гасырлар буе тупланган төрле милләтләрнең мәгънәви барлыкларын җимерүләр дәүләт идарәсенең «Царь» исемендәге деспотын «товарищ» исемендәге деспот (залим) берлә алыштыру өчен генә булып чыкты. Православный рус халкына элеккеге Николай Чудотворец тәресе22 Ленин23 портреты (рәсеме) берлә алыштырылды, руслыгы, исереклеге, ватучы-җимерүчелеге, хулиганлыгы берлә үз урынында ук калды, аның вазгыяте үзгәрмәде.
Русиядә яшәргә мәҗбүр булган, бу көн советлар иттифакының яртысыннан артыгын тәшкил иткән рус булмаган халыклар, православный динендә булмаган милләтләр бу егерме бер еллык «дөнья ихтилялы», «дөнья оҗмахы» ясау тәҗрибәсеннән ни берлә чыктылар? Меңәр ел бербуйдан килгән бу халыкларның сөягенә кадәр сеңеп, халыкның әхлакый төзелешенә сәбәп булган ислам дине җимерелде. Мең еллар буе саклап килгән үзенең үзлеге, барлыгы аерым бер мәдәният тудыручы бер көч булып яшәве кысырландырылды. Үзенең үзлеген оныттырыр өчен, руслык баткаклыгына нык батырылды, аның яшьлеге русның әхлакый пылчыраклыгына сугарылды, русның аракысына чумдырылды. Ул мәгънән бетерелеп, үзенең «үзлеге»ндә дәвамының тамыры кортылып, «руслык» өчен бер тирес хәленә генә китерелергә тырышылды.
Ләкин бу көнге большевикларның бөтен режимнарының тышыны, кальбене калдырып булса да, режимның эчен тәмамән үзгәртүләре русларга үзләре теләгән файданы бирәчәкме? Русиядә яшәргә мәҗбүр булган, милли истикъляле өчен бу кадәр кан түккән украиналысы, гөрҗисе моның аркасында үзенең милли идеалыннан ваз кичәчәкме? Дөнья күләмендә ике мең ел эчендә зур империяләр төзегән төрек балалары, большевикларның кара руслык шахыр-махырларына алданып, үзләренең тарихлары, үзләренең киләчәкләреннән озаклаячаклармы? Хәер!.. Тагы Кызыл Гаскәр, үзенең егерме еллык талаучы-җимерүче роленнән чыгып, шул яңа ант берлә генә француз, алман, төрек гаскәре кеби бер гаскәр булып җитәчәкме? Моңарга җавапны без дөнья күләмендәге мөтәхассыйсләргә тапшырсак, тагы битарафлык булачак түгелме?
Менә французларның иң җитди гәзитәләре «Таң» (гаскәри мөтәхассыйс, француз генералы Геруаның мәкаләсе)24 Кызыл Гаскәрнең бу көнге гаскәри кыйммәте хакында ни ди: «Кызыл Гаскәрне пакьләүдә өч маршал, егерме җиде генерал, унсигез адмирал үтерелде. Унтугыз командирдан – унөчесе, сиксән биш комкордан (сәяси комиссар) – унбишесе, йөз туксан биш фирка команданыннан – йөз унысы, дүрт йөз алты бригада команданыннан ике йөз икесе юк ителде». Кечкенә забитлар, чавушларның санын меңләп санарга тиеш түгелме? Шулай булса, шул гаскәр антыны алыштыру берлә генә үзенең көчен, куәтен арттыра беләчәкме?.. Юк!.. Алай булгач, ни дип большевиклар, шул егерме еллык өйрәнгән гадәтләрен, йолаларын башкартып, бөтен режимнарның астын өскә китерә торган эшләр эшлиләр? Болар барысы да аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума… кабиленнән генәдер. Большевикның иске режимы, иске дисциплинасы, иске ышанычы бетүне күрсәтүдән башка бернәрсәгә ярамаган эшләр генәдер. Большевик режимының беренче каршы искән җилгә каршы тора алмаенча җимерелеп, халыкларыбызның котылу көннәре якынлашуын күрсәтә торган сөенечле галәмәтләр генәдер.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
Гаясенә – теләгенә.
* Әүвәлге ант рәвеше: «Добровольно и сознательно даю обещание без страха и колебания бороться за дело победы советской власти и торжество социализма!» – Г. Исхакый искәр.
Яңа антның рәвеше: «Клянусь быть преданным своему народу и защищать родину не щадя своей крови и самой жизни для достижения полной победы над врагом!»
Мәсарифләреннән – акчаларыннан.
Гакселхәрәкәт – төп каршылык, реакция.
Кави – көчле, куәтле.
Уграган – очраган.
Җәбһәнең – якның.
Саядылар – санадылар.
Колайча – җиңелчә.
Җәмгыяте әкъвамга – Милләтләр лигасына.
Вөҗүдкә кичерергә – барлыкка китерергә.
Зарбә иңдерде – сукты, бәрде.
Бәлҗика – Бельгия.
Мөстәмләкә – колония.
Халык җәбһәсе – Халык фронты.
Уйгын – ярашлы.
Тайяр – әзер, әзерлекле.
Шигарен – лозунгын.
Татбикъ итеп – яраштырып, килештереп.
** Г. Исхакый бу сүзләрне кириллицада язган.
Чарлык – патшалык.
Хазир – шунда.
Билгакес – киресенчә.
Хәмиятеннән – саклавыннан.
Тәхсыйс иткән – билгеләнгән.
Кәйфе идарәсе – идарә рәвеше.
Мәгънән – мәгънә ягыннан.
Истикъляле – бәйсезлеге.
Озаклаячаклармы – ераклашачаклармы.
Мөтәхассыйсләргә – белгечләргә.
Забитлар – офицерлар.
Чавушларның – сержантларның.
Кабиленнән – рухында (кебек кенә карала ала).
Большевик – русчалык. «Яңа милли юл» журналының 1939 елгы 4 нче (апрель) санында «Гаяз Исхакый» имзасы белән басылган. Текст шуннан алынды.
1 1921 елгы миллионнарча халыкны алып киткән ачлык та… – Г. Исхакый бу урында 1921–1922 елларда Идел буенда булган ачлык вакыйгасын искә ала. Татарстанда ачлык афәтенә 2 миллионнан артык кеше дучар була. Бигрәк тә Арча, Зөя, Мамадыш, Минзәлә, Спас, Тәтеш, Чаллы кантоннары ачлык газапларын татыйлар. Ачлык нәтиҗәсендә Татарстан халкы 400 – 600 мең кешегә кими, 86 мең крестьян хуҗалыгы (16,2%) юкка чыга.
2 Большевик режимын саклау өчен Кызыл Гаскәр төзү мәҗбүрияте тугач та… – 1918 елның 15 (28) гыйнварында РСФСР Халык Комиссарлары Советы эшче һәм крестьян Кызыл Армиясе төзү турында Декрет чыгара. Декрет нигезендә фронтларда Кызыл Армиягә иреклеләрне язу башлана. 1918 елның 23 февралендә «Социалистик Ватан куркыныч астында» дигән чакыру басыла. Бу көн Кызыл Армиянең туган көне булып исәпләнә.
3 Алманиядә коммунист инкыйлабы ясауга… – Г. Исхакый бу урында 1918 елның ноябрь һәм 1919 елның гыйнвар аена кадәр яшәгән Германиядәге ноябрь инкыйлабын искә төшерә.
4 …Җәмгыяте әкъвамга кереп… – 1934 елның 18 сентябрендә Милләтләр лигасы Ассамблеясының карары белән СССР Милләтләр лигасына кабул ителә.
5 …Испания, Чехословакиядәге аяныч нәтиҗәне бирде. – Г. Исхакый бу урында 1936 –1939 елларда Испаниядә барган илдәшләр сугышы нәтиҗәсендә 1939 елның 1 апрелендә тулысы белән Франко җитәкчелегендә фашистик диктатура урнаштырылуга һәм 1938 елның 30 сентябрендә төзелгән Мюнхен килешүе, шуңа өстәп, Гитлерның Чехословакия хөкүмәтенә көчле басымы астында 1939 елның март аенда тулысы белән Чехословакия дәүләтенең мөстәкыйльлеген югалтуын искә ала.
6 Александр Невский – Александр Ярославич Невский (1221–1263), рус кенәзе.
7 Владимир Мономах – Владимир Всеволодович Мономах (1053 –1135), рус кенәзе.
8 …«Александр Невский» фильмасын күрсәтү… – «Александр Невский» фильмы кинотеатрларда 1938 елда күрсәтелә башлый. Фильмның режиссёры – Сергей Эйзенштейн.
9 Наполеон – Наполеон I Бонапарт (1769 –1821), француз дәүләте һәм хәрби эшлеклесе.
10 генерал Кутузов – Михаил Илларионович Голинищев-Кутузов (1745 – 1813), рус хәрби эшлеклесе.
11 Беренче Пётр – Пётр I (Пётр Алексеевич) (1672 –1725), Романовлар династиясеннән Рус дәүләтенең соңгы патшасы, 1721 елдан Россиянең беренче императоры.
12 …Глинканың «Жизнь за царя» операсы… – рус композиторы, рус милли композиторларының мәктәбенә нигез салучы Михаил Иванович Глинканың (1804 –1858) «Жизнь за царя» операсы беренче тапкыр сәхнәгә 1836 елның 27 ноябрендә (8 декабрьдә ) куела. Г. Исхакый бу урында «Жизнь за царя» операсының 1939 елның 21 февралендә Зур театрда куелган премьерасын искә ала. Операның режиссёры – Б. А. Мордвинов. 1939 елгы куелышта ул «Иван Сусанин» исеме белән атала.
13 сугыш комиссары Ворошилов – Климент Ефремович Ворошилов (1881–1969), совет дәүләт, фирка һәм хәрби эшлеклесе. 1934 –1940 елларда СССР оборона министры.
14 …коммунист фиркасенең 18 нче конгрәсе… – ВКП(б)ның XVIII съезды 1939 елның 10 –21 март көннәрендә Мәскәү шәһәрендә уза.
15 …Кызыл Гаскәрнең төзүчеләрнең башлыклары Троцкий халык дошманы итеп… – совет дәүләте һәм фирка эшлеклесе Лев (Лейба) Давидович Бронштейн (Троцкий) (1879 –1940), 1918 –1925 елларда хәрби һәм диңгез эшләре буенча халык комиссары, бер үк вакытта РСФСР, соңрак СССР революцион хәрби советы рәисе. 1929 елда Л. Троцкий башта Алма-Ата шәһәренә, соңрак Төркиягә сөргенгә җибәрелә.
16 …Аурупа ысулына суккан маршал Тухачевский… – Михаил Николаевич Тухачевский (1893 –1938), хәрби теоретик һәм совет хәрби эшлеклесе. Ул ХХ гасырның 20 – 30 нчы елларында Россия гаскәрен яңача коралландыру буенча стратегик планнар эшли, хәрби теоретик буларак, ул Англия, Франция, Германия хәрби теоретик фикерләрен өйрәнә. Бигрәк тә Фуллер, Лиддел Гарт, де Голл теорияләренә игътибар итә. 1936 елда шул ният белән Франциядә дә була.
17 «Новое время» гәзитәсе – «Новое время» газетасы 1868 –1917 елларда Петербургта басыла. 1876 –1912 елларда – баш мөхәррир А. С. Суворин, 1912 елдан «Товарищество А. С. Суворин» җитәкчелеге һәм мөхәррирлегендә дөнья күрә.
18 Дмитрий Донской – Дмитрий Иванович Донской (1350 –1389), рус кенәзе, хәрби эшлекле.
19 Минин – Кузьма Минин ( Кузьма Минич Захарьев-Сухорукий) (XVI гасыр ахыры – 1616), рус халкының 1611–1612 елларда поляк һәм швед интервенциясенә каршы көрәшендә халык ополчениясен оештыручы һәм җитәкчеләреннән берсе.
20 Пожарский – Дмитрий Михайлович Пожарский (1578 –1642), рус халкын 1611–1612 елларда Мәскәүне поляк басып алучыларына каршы халык ополчениясен оештыручы һәм җитәкчеләреннән берсе.
21 Икенче Екатерина – Екатерина II (Екатерина Алексеевна), чын исем-фамилиясе – София Августа Фредерика фон Анхальт-Цербст-Дарунбург (1729 – 1796), рус дәүләт эшлеклесе, 1762 –1796 елларда Россия императрицасы.
22 Николай Чудотворец тәресе – Николай Чудотворец (якынча 270 – якынча 345), христианнарның изге атасы. Балалар, сәүдәгәр һәм диңгезчеләрнең яклаучысы. Европа халыклары фольклорында ул Санта Клаус образында тасвирлана.
23 Ленин – Владимир Ильич (Ульянов) Ленин (1870 –1924), совет дәүләте һәм партия эшлеклесе.
24 …«Таң» (гаскәри мөтәхассыйс, француз генералы Геруаның мәкаләсе)…– Г. Исхакый бу урында рус хәрби эшлеклесе, 1916 елдан генерал-майор Борис Владимирович Геруаны (1876 –1942) истә тота кебек. Ул Лондон шәһәрендә яши. СССРда басылган матбугат белән яхшы таныш булган бу шәхеснең «Таң» газетасында репрессияләр вакытында совет гаскәриләрен үтерүләрне тәфсилләп язуы шуны раслый сыман.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 13 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013. Б. 63.