Гаиләбез белән бәйле вакыйгалар үзем күреп белгәннәрдән һәм кичергәннәрдән генә тормый. Бала чагымда миңа сөйләгәннәр дә, бер гаилә мохите белән генә бәйле булмыйча, илебезнең гомуми язмышына тыгыз үрелгән тарихи бер дәвернең вакыйгалары иде.
Язучылыкның нәрсә икәнлеген белгәннәр якыннары турында сөйләүнең һәм бәя бирүнең никадәр авыр булганын аңларлар. Мин дә шундый рухи киеренкелек кичерәм. Мөмкин булган кадәр үземне катыштырмаска һәм әтием исеменә мөнәсәбәттә дә шәхси тойгыларга бирелмәскә тырыштым. Шуңа да аны бары тик «Гаяз» дип атадым. Бу урында шуны да искә төшерергә телим: мәрхүмнең исеме гаиләбез эчендә Мөхәммәдгаяз иде. Ул, язучы буларак, һәм Аяз, һәм Гаяз дип аталып йөрде.
* * *
Гаяз Исхакыйның ата-бабалары – Идел-Урал өлкәсе руханилары нәселеннән. Йөз еллар дәвамында коллык һәм христианлаштыру басымы астында яшәгән милләтнең рухани катлавы вәкилләре булу сәбәпле, аларның үз асылларын гына саклап калмыйча, халыкны да әйдәп барырлык көчле шәхес булулары зарури булган.
Идел-Урал өлкәсенең рухани вәкилләре булган имамнар башка бәйсез мәмләкәтләрнең дин әһелләренә охшамыйлар. Болар, рухани җитәкчеләр булу белән беррәттән, тормыш мәсьәләләрендә дә халыкның ярдәмчесе, җитәкчесе булганнар. Гаяз, чыгышы белән шул рухани мохиттән булу сәбәпле, әдәби әсәрләрендә дә бу тормышны бик зур уңыш белән чагылдыра алды.
Гаяз Исхакыйның ата-бабаларыннан Габделбакый Сөбханкол улы патша Россиясенең Самара губернасындагы Сүлчә авылына Ялхавидан килеп урнашкан һәм имам булып торган. Улы Исхак Габделбакый улы да шул ук авылда имамлык иткән. Аның улы Гыйлаҗетдин Исхак улы (Гаязның әтисе) 1837 яки 1838 елның 10 мартында Сүлчәдә туган. Имамлык традицияләре берничә йөз елдан артып китә.
Аларда кайберләре имам була алмыйча, ягъни имамлык имтиханын бирә алмыйча калса да, аларның уллары һәм оныклары, яңадан имамлык имтиханын тапшырып, җәмгыять тормышында билгеле бер урын тотып, халык җитәкчесе вазифасын үтәгәннәр.
Атасы Гыйлаҗетдин, мәдрәсәне тәмамлап, Диния нәзарәте каршында диплом алганнан соң, ул, заман тәртипләре буенча, имамлык урыны буш булган, Чистай шәһәренә караган Яуширмә авылына1 халык тарафыннан имам итеп сайлана, соңрак шул авылга билгеләнә дә.
Гыйлаҗетдин озак еллар буе мәдрәсәдә белем алган (исемдә калганнар буенча, утыз елга якын). Үз бурычларын бик яхшы белгән, халык арасында зур абруй казанырлык көчле характерлы кеше, үзе инанган юлдан читкә тайпылмыйча бара торган куәтле холыклы имам булган. «Мулла», «имам», «мулла абзый» кебек гади дин әһелләренә бирелә торган исемнәр аның шәхсиятенә бик үк туры килеп бетмәгән булса кирәк, барчасы да аңа «хәзрәт» дип эндәшүне өстенрәк күргән. Ул үз эшенә мөнәсәбәттә тугрылык, халык белән идарә итүдә ачык күңеллелеге, аны тәрбияләүдә таләпчәнлеге белән аерылып торган. Хатынына, балаларына мөнәсәбәттә хаксызлык күрсәткәннәрне, намаз-нияздан һәм уразадан качкан авыл бозыкларын янына чакырып, озак итеп үгет-нәсыйхәт биргән, пәйгамбәр һәм әүлиялар тормышларыннан мисаллар китергән. Үгет-нәсыйхәт белән дә тугры юлга кермәгәннәрне мәчет ишегенә – хурлык баганасына бәйләттергән. Моның белән дә төзәлмәсә, таяк белән суктырган, тәүбәгә китермичә туктамаган.
Бала чагында чәчәк авыруы белән авыру сәбәпле, күзләре зәгыйфьләнеп, утыз биш-кырык яшьләренә җиткәч, начар күрә башлаган һәм илле яшьләрендә бары тик күләгә генә шәйләрлек дәрәҗәдә калган. Аның гаделлеген, тугрылыгын һичкайчан өнәп бетермәгән рус жандармериясенең эзәрлекләве һәм төрле интригалар эчендә яшәгән төркемнәрнең, наданлык корбаны булган сатлыкҗаннарның доносы һәм ялган гайбәте аркасында, имамлык хокукы алынган. Ләкин шул ук вакытта рәсми булмаган имам булып калган, хәзрәтлек авторитеты кимемәгән.
Гыйлаҗетдин хәзрәт бервакыт Казанга мөдәррис һәм имам итеп чакырыла. Ләкин идарә яңадан моңа каршы чыга. Бик тыйнак булу сәбәпле, ул үзе дә бу эшнең тормышка ашуы өчен бик үк тырышмаган. «Без инде авылда урнаштык, монда да мәхәллә бар, халык бар, мине хөрмәт итәләр, аларның үзләрен генә ялгыз калдырмыйм» дигән фикердә торган. Сәясәт белән шөгыльләнмәгән, әмма Истанбулдан газеталар алдырган, аларны җиткән кызларыннан укыткан, дөнья хәбәрләре белән танышып бара торган зыялы кеше булган ул. Мин дә бала чагымда әле кече апамның (әтинең сеңлесе) бабайга (бераз саңгырау да булганга) кычкырып газета укыганын хәтерлим. Мәрхүм, һичбер вакыт гарәп илләренә һәм Иранга бармаган хәлдә, бары тик мәдрәсәдә уку белән генә дә бик яхшы гарәпчә һәм фарсыча өйрәнгән, гарәп-фарсы әдәбиятларын әйбәт белгән. Күзләре бөтенләй сукырайганчы, аның кайбер китапларны тәрҗемә итеп кенә калмыйча, үзенең дә язгалаганын сиздем. Боларның нәтиҗәсе нәрсә белән тәмамланганын белмим. «Кечкенә өй» дип аталган йортыбызның диварында китаплар белән тулы киштәләр бар иде, һәрхәлдә, бала-чага кулы сузылып җитмәсен дип, китаплар махсус анда урнаштырылган иде. Бала чагымда бер апамның киштәдән китаплар алып бабайга укыганын, аның да, дикъкать белән тыңлап: «Шул бәетне, шул юлны укы», – дип әйткәнен хәтерлим. Коръән хафиз түгел иде, сөйләгәннәре хәтеремдә дөрес калган булса, Коръәнне ятлауның бер техник ысулдан башка артык бернәрсә дә булмавы турында әйткән фикерен хәтерлим. Әмма үзе дин белеме өчен кирәкле урыннарны яттан белгән кебек, кичләрен аның күбрәк Коръән укып үткәргәнен дә хәтерлим. Көндезләрен «Әссүбһү-бәда»2 дип башланган, кычкырып сөйләнә торган шигырьләр укый иде. Бер тапкыр: «Мулла бабай, син нинди җыр җырлыйсың, мин аңламыйм», – дип сораганымны хәтерлим. Ул исә: «Җыр түгел, мөнәҗәт, кызым», – дип җавап бирде.
Ул, билгеле, Шәрекъ мәдәнияте белән бик бәйле иде. Кем икәнен анык хәтерләмәсәм дә, берсе: «Хәзрәт! Сезгә төрекчә бер шигырь укыйм әле, хәзер төрекчә бик матур шигырьләр бар», – диде. Ул исә: «Теләмим. Төрекчә шигырь булмас», – дип җавап биргән. Бер тапкыр: «Сезгә татарча шигырь укыйм әле, хәзер татарча да шигырьләр укыйлар», – дигәнгә кызып җавап биргән: «Булмас мондый эш. Татарча да шигырь булырмы?» Апаларымнан берсе Тукай шигырьләрен укыган вакытта, ул хәйран калып тыңлады һәм: «Сафсата, каләм тибрәтә белә», – дип әйтүдән үзен үзе тыеп кала алмады. Ул тулысы белән дини кеше иде. Һәр эшен бары тик дин белән, дога белән генә бәйләп хәл итә иде. Аның догасын алырга бик ераклардан киләләр иде, үгет-нәсыйхәтләрен туйганчы тыңлап, хәйран һәм канәгать булып китәләр иде. Каенатасы булган Вәли хәзрәт тә аны бик ярата иде. Аның белән булган бер вакыйганы бала чагымда көлә-көлә сөйлиләр иде. Гаяздан кече булган олы апамны Казан шәһәрендә бик күренекле булган бер гаиләгә килен булырга дип сорарга килгәннәр. Гыйлаҗетдин, бераз уйланганнан соң: «Кызым бик артык чибәр түгел, безнең өчен бу гаилә артык булыр, кызыбызга әйбәт тәрбия бирә алмадык. Без авыл кешеләре, сезгә күнегергә бик авыр булыр», – дип, яучыларны кире җибәргән. Аның бу җавабына бөтен гаилә каршы чыккан. Мөслим авылыннан каенатасы Вәли хәзрәт, йөгереп килеп: «Син нәрсә эшлисең? Кеше үз кызын яманлармы? Мин биш бала үстердем. Берсе киткәч, икенчесен мактый-мактый озаттык, Аллага шөкер, шулай итеп, барысын да урнаштырдык», – дигән. Гыйлаҗетдин исә тагы үз белгәнен кабатлаган: «Дөресен сөйләргә кирәк. Безгә туры килмәгән җиргә кыз бирү килешә торган эш булмас», – дип, үз фикерен кабатлаган.
Безнең туган саналган бер ишан ел саен өйләнгән, соңыннан, «талак» әйтеп, аларны аерган оятсыз кеше буларак даны таралган. Аның баҗае булган Гыйлаҗетдин болар кебек хайвани типларны, дин дошманы дип санап, динне бары тик үзенең мәкерле, шакшы максатларын тормышка ашыру өчен генә файдаланган гөнаһлы җанны бик өнәп бетерми иде. Аңа кунакка бару яки аны үзенә чакыру кайда, ул аның бала-чагаларының да безнең өйгә килүләренә каршы килә иде. Туй кебек гаилә бәйрәмнәре вакытында аның бу тотышы олы әниемне бик борчый иде.
Гыйлаҗетдин Гаязның әйбәт укуына, шөбһәсез, һәрвакыт канәгать иде. Ул, аның үзе урынына имам булып кайтуын һәм өйләнүен теләп кенә калмыйча, моны таләп иткән һәм катгый рәвештә авылга кайтарып имам иттергән. Гаяз да кыска вакыт авылда имам булып торган. Гаяз бу гади, бертөрле тормышка күнегергә теләмәгән, бу калыпка сыймаган, бик тә зирәк кеше булу сәбәпле, авыл һәм халык белән «яту-торудан» гыйбарәт булган намаз-нияз кылып кына идарә итүнең дөрес түгеллеген аңлаган. Ул XX гасырның башында кайный башлаган иҗтимагый тормышны күреп аңларга, сәяси тормышның да нәрсә икәнлеген белергә тырышкан. Гаяз үзен зуррак максатлы иҗтимагый тормышка багышларга теләгән һәм моңа ирешә алачагына ышанган да. Шуңа күрә дә ул кече яшьтән үк язучылык эше белән шөгыльләнә башлаган. Бу шөгыле гаиләдә уңай бәя алу сәбәпле, мавыгуы да торган саен арткан. Гәрчә сәясәт белән мавыгуы белемен бераз арттырудан башка бернәрсә дә бирмәде. Фәкать үзе яшәгән җәмгыятьнең рухи тарлыгы, чит бер халыкның басымы һәм абсолют идарәсе аны рус – гайре рус темаларына тарта иде. Ул: «Нигә соң әле без бөтенләй ят булган идарәне болай түзеп ятабыз, бу басымга каршы көрәшергә кирәк», – дигән фикергә килә. Моннан котылу өчен, патша режимына каршы оешкан төркемнәр белән таныша, алар белән берлектә күзәтү астына эләгә, атасы-анасына зур борчулар китерә.
Мәмләкәттә нинди дә булса оешмалар барлыкка килсә, шикле гаиләләрне тентү өчен иң элек жандармнарны юллыйлар. Шуңа күрә дә карт ата-ана уллары аркасында еш кына вакытлы-вакытсыз, төн уртасында килеп өйнең астын өскә китерүләргә дучар булалар. Мондый очракларда алар даими рәвештә жандармнардан качып йөргән улларының кайда булуын сораштыралар. Болар да, уллары турында бер хәбәрләре дә булмау сәбәпле, катгый җавап бирә алмаганнар. Бер тапкыр жандармнар карт бабамны, үзләре белән алып китеп, төрмәгә дә ташлаганнар. Гаязның «Зиндан» исемле әсәрендә төрмәләрнең ни дәрәҗәдә начар халәттә тотылулары тасвир ителә. Шул ук әсәрдә карт бабамның Гаязны алырга килгән жандармнарга каршы ничек кызып ачуланганлыгы сөйләнелә.
Гыйлаҗетдин, асылда, төрмәдә өч кенә көн утырып чыга. Үзе ябылган камераның һичбер җирен күрә алмаган халәттә, ике-өч көн һәм төн аяк өстендә басып тору аның яшендә бик авыр җәза булган, бөтен гаилә, нәрсә эшләргә белмичә аптырап калып, җәһәннәм газаплары кичергән. Әлбәттә, мондый шәхескә карата кылынган явызлык, көчләүләрдән гыйбарәт булган бу сәясәт, ул вакытларның сәяси күзлегеннән никадәр ялгыш булса да, улы Гаяз өчен һәрьяктан һәм гыйбрәт, һәм мөкәммәл каршы тору иде. Ул, сөргеннән авыр тормышыннан котылу өчен качып калырга теләсә дә, гаиләсенә мөнәсәбәттә күрсәтелгән җәбер-җәзалар бик дәвамлы сузылып киткәнгә күрә, җәзасын үзе күрергә ризалашып, үзен үзе жандармерия кулына тапшырырга карар бирә. Бу качулар вакытында, «гаеплене» еш кына күздән югалткалау сәбәпле, ата-анасы йортын гел күзәтү астында тотканнар. Мин бик кечкенә булганда, дәү әнием, елый-елый, жандармнарның ничек итеп тентү үткәрүләре турында сөйли иде. Бер яктан, качып йөргән улларыннан хәбәр булмаган, икенче яктан, көтелмәгән бу кунаклар аларны бик аптыратып бетергәннәр. Мәрхүм бабам, вакытсыз килгән бу баскынчыларга ишек ачарга да теләмичә: «Минем гаебем юк, кайдан теләсәләр, шуннан керсеннәр. Мөселманнарда чакырылмаган кунаклар ишектән кермәсләр», – дип җавап биргән. Дәү әнинең ялваруларына каршы да: «Юк-юк, ишек ачарга ризалыгым юк», – дигән. Ниһаять, зур тавыш-гауга, елаулар бетеп, бу чакырылмаган кунаклар өй ишеген, тимер элмәкне каерып, җимереп кергәннәр. Табигый ки, бик дини һәм гаепсез баба белән каршылашалар һәм, кечкенә генә гаеп тә таба алмыйча, өйнең астын-өскә әйләндереп, китеп бара торган булганнар.
Бу тентүләр ике гаепсез олы яшьтәге кешене, борчуга салып кына калмыйча, куркытып та бетерәләр. Ул заманнарда Идел буе төркиләр җәмгыятендә тәмәке тарту күренеше булмаган. Рус жандармнарының кулларындагы тәмәке төпчекләрен теләсә кайсы җиргә атып китүләре сәбәпле, ул вакытлардагы такта-бүрәнәдән эшләнгән йортларга янгын чыгу куркынычы янаган. Җил дә һичбер вакыт туктап тормаганга, бу чакырылмаган кунаклар киткәннән соң, коелардан су чыгарып, бөтен тарафларга су сибеп, догалар, тәкбирләр әйтеп, янгын чыгудан сакланганнар.
Авыл халкы һәрзаман Гыйлаҗ хәзрәтнең ярдәменнән файдаланган, борчулары белән уртаклаша торган булган. Гаязның «Зиндан»ында, аның бер төркем булып килеп төшкән көтелмәгән жандармнардан бикләп саклаган кәгазьләре бар иде, диелә. Авыл халкы, рус идарәсенә куштанланып, йә Гыйлаҗ хәзрәт, йә Гаяз өстеннән яла һәм гайбәт сөйләп, бик зур борчулар китергән кешеләрне беләләр иде. Алар арасында мондый кешеләрнең булуларын һәм үзләре хөрмәт иткән кешеләргә яла ягып җәфалануларын һичкайчан хупламаганнар һәм бу төркемгә даими дошман булганнар.
1917 ел революциясе чыгар-чыкмас, дәүләтнең таркалуы турында ишетеп белгән авыл халкы рус идарәсенә гаиләбез өстеннән донослар ясап торган, Гаязны дәвамлы төрмәләргә яптырган бер әләкчене зур газаплар белән төн уртасында фаҗигале рәвештә үтергәннәр. Авыл халкы, хәзрәтнең дә, Гаязның да гаепсез булуларын, яхшылыктан башка бернәрсә белән дә шөгыльләнмәгәннәрен белгәнгә күрә, бу катыйл, алар фикеренчә, шәригать кануннары буенча яшәми торган кеше иде. Хәзрәт көтелмәгәндә төнлә килеп чыккан бу вакыйганы туктата алмаган. Иртәнге сәгатьтә килеп ирешкән бу хәбәргә: «Яхшы эшләмәгәнсез, кеше үтерү хәрамдыр. Ул үз гаебен аңлар иде», – дип җавап биргән. Икенче көнне үтерелгән кешенең хатыны һәм балалары килеп хәзрәттән гафу үтенделәр һәм еладылар. Гыйлаҗ хәзрәт, аларны шәфкать һәм мәрхәмәт күрсәтеп каршылап: «Балалар һәм хатыннар гаепсездер. Безнең аларга әйбәт мөнәсәбәттә булуыбыз кирәк», – дип, безнең гаиләгә дә үгет-нәсыйхәт итте, аларны да юатты.
Тагын шундыйлардан бер зат – рус идарәсенә ялагайланып, төрле интригалар корган, Гыйлаҗ хәзрәтнең имамлык хокукын алдырган кеше, бабай үлем түшәгендә ятканда, аның янына килеп гафу үтенергә теләгән. Мәрхүм инде зур авырлык белән генә сөйләшерлек хәлдә һәм, бик авыр булса да, аны түшәге янында кабул иткән, гафу иткәнен белдергән. Гыйлаҗ хәзрәт, бу дини кеше булганы өчен, гафу итүнең кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан булганына ышанып, даимән мәрхәмәтле һәм кече күңелле кеше булып калган.
Берничә мәмләкәттә яшәп һәм бик күп кешеләрне күреп белдем. Фәкать бабам Гыйлаҗетдин хәзрәт кебек әхлаклы, рухи һәм бөтен яктан камил җитешкән кешеләрне бик сирәк очраттым. Һәрнәрсәдә гаделлек – аның төп принципларыннан берсе иде. Һичбер эшкә һичбер вакыт хыянәт итмәгән. Бөтен гомере мәхәлләнең, халкының рухани вазифаларын башкаруда үткән.
Алда әйтеп үтелгәнчә, Идел-Урал имамнарына дәүләт тарафыннан билгеләнеп куелган айлык акча түләнми иде. Алар мәхәллә халкыннан килгән акча белән генә көн итәләр иде. Бабам биш сумга никах уку белән мәшһүр булган. Шуңа да башка имамнар белән аралары начарланган. Мәхәллә халкының тормышын бик әйбәт белгән олы бабам, никах укыганнан соң, озын гына дога кылгач, алган биш сумын еш кына кесәсеннән кире чыгарып бирә торган булган. Иптәше һәм туганнарының ризасызлыгына: «Мин мәхәлләмне беләм, болар зур кытлык кичерәләр. Мин һич тә алардан акча алмам», – дип җавап бирә икән.
Беренче бөтендөнья сугышы еллары Идел-Урал халкы өчен җиңелләрдән түгел иде. Моннан соң кабынып киткән 1917 елгы инкыйлаб гәрчә башта бик шатландырса да, тора-бара үзгәргән идарә, үзәк демократик режимның төзелә алмавы халык арасында яңадан өметсезлек тудырган. Кызыл Армия дә халыкны төрле рәвештә талау өчен генә оештырылган иде. Бу чапкыннар сафына акны карадан аермаган кешеләр дә кушылып киткәннәр.
Бу анархия вакытында Гыйлаҗ хәзрәт һәм руханилар төркеме халык арасында чын һәм гадел хөкем йөрткәннәр, халыкның артык кирәксез хәрәкәтләрен туктатып тора алганнар. Дәвамлы вәгазьләр белән халыкны мәчетләргә туплап, үгет-нәсыйхәт кылып, тынычлык һәм сабырлыкны саклап, киләчәккә өмет белән карарга чакырганнар. Чынлап та, агитация юлы белән өлешчә генә булса да халыкны зур һәлакәтләрдән коткарганнар. Сөйләүләр буенча, революция башланып, берничә үтереш, талау һәм һәртөрле урлашулардан арыган-талчыккан авыл халкы, 1917–1918 елларның кышкы суык кичләрендә тактадан биек урын әзерләп, өстенә икешәр кат туннар кидереп, хәзрәтне урамга чыгаралар да саклап торалар. Ул көчле тавыш белән Коръән укый, таларга килүче аяк тавышларын ишетүгә: «Китегез, кит моннан! Өйләрегезгә кайтып ятыгыз, хатын һәм бала-чагаларыгызны ләгънәтләргә дучар итмәгез. Кемнең дә булса күз яшен үзегезгә төшермәгез. Ул – зур гөнаһтыр. Фәкыйрьләрнең, ятимнәрнең, хатыннарның һәм балаларның малыдыр, кагылмагыз!» – дия-дия кычкырып сөйли һәм Коръән укуын дәвам итә.
Айлар буе дәвам иткән авыр вазифалар сиксән яшьлек бабайны бик тә алҗыта. Ул 1919 елның 4 июнендә, Рамазан бәйрәме вакытында, авыр формадагы дизентерия авыруыннан вафат булган. Алҗыган картның гәүдәсе җәй кызуында утыз көнлек уразаны җиңеп чыккан. Рамазанда, ачлык кытлыгы кичергән елларда, көтмәгәндә ашау эчәк-бавырны агулый һәм урын өстенә яткыза.
Мәрхүм – гомере буе бер генә тапкыр да намаз калдырмаган дин кешесе – бары тик соңгы көнендә генә намазын кыла алмады. Ләкин соңгы минутларына кадәр үз акылында булды, еш-еш: «Улым, Мөхәммәдгаяз», – дип кабатлап, аның өчен дога кылып, ахыргы сулышы да улы исеме белән киселде.
Җеназасы бик күркәм итеп үткәрелгән. Иске ысул, чапкын атлар белән бер-ике сәгать эчендә бөтен Идел буена үлү хәбәре таратылган, аны күмүгә бик күп чакырулар җиткерелгән. Хәбәрне алган берничә йөз имам килә алган, төннәрен озын юлларда калып соңга калганнар аның кабере янында Коръән уку белән чикләнгәннәр. Бәлки дә, Идел буе авылларында иң күркәм итеп уздырылган җеназа мәрасиме дә 1919 елның июнендә Гыйлаҗ хәзрәтнең җеназасы булгандыр.
Анасы Камәрия – Вәли хәзрәт кызы, Яуширмә авылына хәзер Чистай районына караган Мөслим авылыннан килен булып килгән. Кайсы елда Гыйлаҗетдин белән өйләнешүен төгәл белмим, әмма якынча хисаплар буенча, ул 1872–1873 елларда уналты яшьлек кыз булып кияүгә чыккан. Туган елы да 1856–1857 еллар булырга кирәк. Иреннән егерме яшькә кече булуын да аңлатканнары хәтеремдә. Өстәвенә, ире Гыйлаҗетдин шактый иртә күз нурыннан мәхрүм калу сәбәпле, гаилә тормышының авыр йөге бу яшь хатынга йөкләтелгән. Алда әйтелгәннәр буенча, Гыйлаҗетдин – әйләнә-тирә мохитнең бозыклыкларына каршы тора алган сыгылмалы табигатькә ия булган шәхестер. Дин кешесе, яшьли сукыраеп калу сәбәпле, тормышның матди проблемаларыннан читләшеп яшәгән, бары тик җәмәгать хадиме булган. Бабаларыбыз, авылда яшәсәләр дә, игенчелек белән шөгыльләнмәгән авыл имамнары булганнар, һәр эшләрен башкалардан эшләтергә мәҗбүр булган гаиләләрдән саналганнар. Илебездә имамнар арасында үзләренең җирләрен эшкәртә алганнары да күп булган. Безнең гаиләбездән, якыннарыбыздан һәммәсе имамлык, муллалык вазифасын үтәүчеләр, бары тик рухани һәм дини тормыш алып баручылар иде. Бу шулай ук, авыр эшләрне ир заты башкармыйча, тормышның авыр башы хатын җилкәсенә төшүне аңлата. Әлбәттә, авыл халкы арасында абруйлары зур булу сәбәпле, ярдәм итеп торучылар булганын күздә тотарга кирәк.
Гаяз – аларның исән калган беренче балалары. Соңыннан бер-бер артлы бик күп бала дөньяга килә, әмма исән калганнары бишәү генә иде. Гаязның өч кыз туганы бар, иң кечесе малай иде. Яшьлекләрендә Гыйлаҗетдин авыл мәдрәсәсендә – малайларны (боларның арасында күрше авыллардан килгән малайлар да булган), ә хатыны Камәрия өендә кызларны укыткан. Иске заманнарда кызларга белем бирү дини әсәрләрне укый алу һәм, гомумән, дин белеме кысаларында алып барылса да, җиңел булмаган бу эшкә кыш айларында вакыт сарыф итәргә кирәк булган. Мин кечкенә вакытларда Гыйлаҗетдин хәзрәт, бик олы яшьтә булу сәбәпле (билгеле, укыту ысуллары да яңа дәвергә күрә үзгәртелгәнлектән), авылыбызга ир балалар өчен читтән мөгаллим китертә. Кызларга исә янә безнең өйдәге ике апам тарафыннан белем бирелә иде. Укырга килгән кызларның зурлары алардан кичләрен бик матур кул эшләре эшләргә һәм чәчәк ясарга өйрәнәләр иде. Гаязның кыз туганнарының белем алуы ул заманның зарурияте белән чикләнгән иде. Кызлар беркадәр вакыт әти-әниләре янында белем алдылар, шәһәрдә кызлар өчен ачылган курслар эшли башлауга, кызлар анда да укыганнар, һәрьяклап белемнәрен арттырганнар иде. Бигрәк тә ике апам укуга хирыс, яңа чыккан китапларны укып баручы белемле хатыннар иделәр. Әмма Гаяз гомеренең соңгы көннәренә кадәр кыз туганнарының белемнәрен үстерә алмауларына бик борчылды. Мин дә аны ул заманның шартлары һәм аның шәхси тормышы моңа мөмкинлек тудыра алмаганын аңлатып юата идем. Икенче уллары Гаяздан егерме яшькә кече иде. Ул берара Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыган. Гаяз, сөргеннән кайткач (1913), аны үзе белән бергә Петербургка алып киткән һәм, хәзерләп, рус гимназиясенә урнаштырган. Сугыш һәм революция еллары аның белем алуын ярты юлда калдырырга мәҗбүр итә. Мин үземне хәтерләгән елларда ул инде укытучы иде. Бик укыган, белемле, тырыш, акыллы, һәрнәрсәне дөрес аңлый торган кеше иде.
Дәү әтием Гыйлаҗетдин хәзрәт кебек, хатыны Камәрия остабикә дә ул заманның хатын-кызлары өчен җәмәгать эшлеклесе иде. Идел-Урал халкы арасында имам хатыннарының эше ирләрнекеннән азрак түгел иде. Кыш айларында, кызларны укытудан башка, авыл хатыннары белән дә шөгыльләнү аның вазифасы булып санала иде. Бу вазифаны да ул бик теләп, аңлап башкарган. Авыруларның, бала табучыларның хәлләрен сорашу, үлгән хатын-кызларны юып кабергә хәзерләү, Коръән чыгу, бәйрәм көннәрендә хатыннарны җыеп сөйләшеп кенә утырмыйча, аларга «китап укып», ягъни «Мөхәммәдия» (язучы углының әсәре, иске госманлыча3), «Кыйссасел-әнбия» (Рабгузи), «Бакырган» (Кол Сөләйман) һәм башка шундый китапларны кычкырып укып, гади хатыннарга дин һәм шәригать тәртипләрен өйрәтү аның вазифасы булып тора иде. Әбием дә, бабам Гыйлаҗетдин кебек, мондый вазифаларга лаеклы кеше иде. Бик фидакяр, соң дәрәҗәдә шәфкатьле иде. Мин белгәндә, ул инде бик таушалган иде. Өй эшләреннән башка һич нәрсәдән ләззәт тапмас дәрәҗәдә, башка вазифаларны эшли алмаслык хәлгә җиткән иде. Замана аеруча безнең халык өчен торган саен авырлаша, хөррият, азатлык исеме белән аталган тормыш бәхетсезлекләре азаю урынына артып кына бара. Беренче бөтендөнья сугышында ирләрен, улларын югалтулар, өстәвенә тез чүктергән ачлык һәм кытлык еллары хатыннарны бер җиргә туплап, фөрьяд кылырга җитәрлек сәбәпләрдән иде. Шулай итеп, мәрхүм әбием безнең өйгә килгән кайгы-хәсрәт тулы хатыннар белән бергә утырып, чәй эчә-эчә эчләрен бушаталар, бергәләшеп елыйлар иде. Бу матди авырлыклар янында кайгы-хәсрәтләрнең иң олысы – улы Мөхәммәдгаяз кайгысы иде. Озакка сузылган аерылышулар, билгесезлек карт ата-ананың җан ачысы һәм өметсезлек чыганагы булган. Кызлары да үзләре кебек әйбәт һәм тәрбияле кешеләргә кияүгә бирелгәннәр, кияүләренең гомерләре кыска булу сәбәпле, берничә тапкыр кияүгә чыгып, тол калып, ятим балалар белән гомер кичерү мәҗбүриятендә калганнар. Авыл халкы, Гыйлаҗетдин хәзрәтне һәм аның балаларын бик олылаганга күрә, гаиләнең имамлык урынын саклап калырга теләгән. Кызларын кияүгә биреп, кияүләре дә бу урынга билгеләнгәннәр. Соңгы кияве, кече апамның ире, каенбабадан бераз соңрак, бик яшь чагында, тиф авыруыннан кыш айларында үлеп киткән. Болар, билгеле, бер ана өчен күтәрә алмаслык зур борчулар китергән.
1920–1921 еллар корылыгы аркасында бөтен дәһшәте белән ачлык кушылып китте. Үлем тараткан хасталыклар һәр өйгә керде, башта тиф белән башланган авыруларга ваба чире дә кушылып китте. Шулай итеп, 1921 ел җәй айларында гаилә учаклары гына түгел, ә зур авыллар да соңгы кешесенә кадәр үлеп бетте. Мәрхүм әбием, үзен үзе аямыйча, авыл авырулары һәм үлеләре белән шөгыльләнгән, чыннан да, ул бер каһарман кеше иде. 1921 ел җәендә мин аның белән бергә идем, икебез дә, ачлык белән көрәшеп, авыру һәм үлем көтә идек. Аллаһының бөек рәхмәте белән ул да, мин дә авырмадык, үләт чире безнең һәм апаларның капкасыннан үтеп керә алмады.
1921–1922 ел ачлык айларын үткәрү өчен, абый (әтинең ир туганы) безне Ташкентка алып китте. Әбием илле ел буе яшәгән авылын бик сагынды. Әмма, үлемнән котылып калу өчен, ирексездән китәргә карар бирде. Нәкъ менә без киткәннән соң, Америка һәм Аурупадан ризык ярдәмнәре килеп төште, апаларымны ачлыктан коткарып калды. 1922 елның көзендә бергә-бергә Казанга әйләнеп кайттык, әбием кире кайтуга бик канәгать иде. Бу кышны авылда үткәрде, әмма тиф белән авырып китеп, 1923 елның 17 мартында вафат булды. Мең дә бер бәла белән барып җиткән Берлинда, апрель башында аның үлеме хәбәрен алдык. Үләреннән алда минем улы Мөхәммәдгаяз янына барып җитүем турындагы хәбәрне алган иде инде. Улы инде ялгыз түгел, мин дә әти янында идем, илебезнең түзеп тора алмаслык авыр тормышыннан котылган кебек идем. Ул да, ана кеше буларак соңгы вазифасын үтәвенә бик хозурланып, бу дөньядан китеп барды.
Гаязның әнисе Камәриянең нәселе йөзәрләгән еллар буе имамлык һәм укытучылык эше белән шөгыльләнгән гаилә иде. Гаязның «Зиндан» дигән әсәренең беренче битләрендә язылган автобиографиясендә: «Ул якларның бөек нәселе булган мулла Морат бабай улларыннан Вәли хәзрәт кызы», – дип язылган кебек, «Сөннәтче бабай» әсәрендә дә бу исем телгә алына иде. Мулла Морат бабай гаиләсе Идел буенда мәшһүр дин галимнәре гаиләсе иде. Кайбер риваятьләр буенча, XV гасырда Казан-рус сугышлары вакытында Кырымнан ярдәмгә килгән гаскәрләрдән калганнар, имеш. Икенче бер риваятьләр буенча, мәмлүкләрдән (Мисырдан) ярдәмгә килгән (һәрхәлдә, Кырым аша) яшь гаскәрләрдән бер төркем, Казан басып алынганнан соң, бер авылга нигез салып, анда урнашып, өйләнешеп, төпләнеп, үзләренә үзгә бер төркем булып калганнар. Озак кына вакыт алар бары тик үз араларында гына өйләнешкәннәр, җирле халык белән аз багланышта торганнар. Мөслим авылы да болардан калган бер авыл иде. Минем белгәннәрем буенча, Мөслим авылы халкы бер-берсе белән якын туган-тумачалык мөнәсәбәтләрендә тора иде. Бу ачык рәвештә сөйләнелә дә иде. Без Мөслимгә кунакка барганда, шунда ук бөтен авыл дәү әниемне күрергә килә иде, һәммәсе дә бер-берсенә теге яки бу рәвешчә туган-тумача булулары сөйләнелә иде.
Камәриянең Мөслимдәге әти-әнисе Гаязга бик күп уңай тәэсир ясаган. Вәли хәзрәтнең хатыны Мәхфүзә остабикә бу мулла Морат бабай нәселенә тагы да якын тора иде. Әби буларак, Гаязга тәэсире бик тә көчле иде. Бу ханым, ягъни Мәхфүзә остабикә, бик зирәк, ул вакытлар өчен сирәк очрый торган укымышлы, зыялы хатыннардан иде. Укып, язып кына калмыйча, шигырьләр дә яза иде. Вәли хәзрәт белән Мәхфүзәнең биш кызы һәм улы исән калганнар. Иң олы кызы Гыйлаҗетдиннең хатыны Камәрия булды. Гаяз да беренче оныкларыннан булганга, бик сөекле, аңа яхшы тәрбия бирү өчен кулларыннан килгәнен кызганмаганнар. Аңа бар әйберне өйрәткәннәр һәм аңлатканнар. Ул да, бик зирәк бала булганлыктан, бөтен аңлатканнарын хәтерендә калдырып барган. Тасвир ителгән руханиларының бик зур бер өлеше бала чагында күреп танылган кешеләр, ишеткән хикәяләр иде. Бик күп фольклор да, һәрхәлдә, хатын-кызлар тормышыннан булганы, ул заманның тормыш хикмәтләре иде. Кечкенә вакытымда әбием үткән заманнарны озак-озак итеп сөйли иде. Әнисе Мәхфүзә ханым иреннән алда үлгән, биш кыз янында бер улы кечкенә яшьтә үксез калган.
Сәгадәт Чагатай
Искәрмәләр һәм аңлатмалар:
Мөхәммәдгаяз Исхакый. Мәкалә «Мөхәммәтгаяз Исхакый : Тормышы һәм эшчәнлеге» дигән китапта урын алган. И. Рәмиева, төрекчәдән тәрҗемә итеп, «Шәһри Казан» газетасының 1999 елгы 5, 19, 26 март һәм 2 апрель саннарында бастырып чыгарган. Текст газетадан алынды.
1 …Чистай шәһәренә караган Яуширмә авылына… – биредә Татарстан Республикасының Чистай районындагы (элекке Чистай өязе) Яуширмә авылы күздә тотыла.
2 …«Әссүбһү–бәда» дип башланган… – биредә сүзнең әлеге юллар белән башлана торган бер мөнәҗәт турында барганлыгы аңлашыла.
3 «Мөхәммәдия» (язучы углының әсәре, иске госманлыча) – биредә сүз төрек дини шигърияте ядкяре «Мөхәммәдия» турында бара. Авторы – Мөхәммәд Языйчы углы Чәләби (? – 1451).
Мөкәммәл – тулы.
Катыйл – үтерелгән.