«ҖАНЛЫ ҖЕНАЗА»

Мөхәррирләр, бер китапны язган вакытта, әлбәттә, шул китап васитасы берлә үзләренең халкы арасында бик таралган бер начар эшне тасвир кылып, аның ямьсезлеген ачыграк күрсәтергә яисә үзенең башын ваткан бер «фикре фәлсәфи»не аңлатырга тырышалар, вә шул алынган мәсьәләне төрле ягыннан мөляхәзә өчен, мәсьәләне киңәйтеп, төрле косурлар ясыйлар. Шулай итеп, үзләренең максатлары булган «фикерләр»ен яисә үзләре хак дип уйлаган әхлакый бер кагыйдәләрен китереп чыгаралар. Укучы, үзен-үзе белмәенчә, үзен-үзе аңламаенчарак, мөхәррирнең артыннан барып, китапны укып чыкканның соңында, аның күңелендә дә шул фикерне урынлаштырырлык итәр өчен яисә аның күңелендә дә бик зур рухани сөальләр ачар өчен тырышалар. Шул задачаны мөмкин кадәр җиңеллек берлә шома гына иттерер өчен, матур табигый тасвирларга мөрәҗәгать кылалар. Үзләренең шул тасвирлары берлә аның күңелен уятып, аның йоклаган фикерен пакьләп, мөхәррир язган фикерне кабул итәргә юл хәзерлиләр. Шуның өстенә табигатьне яисә вакыйгадагы бер-бер әһәмиятле эшне тасвир иткәндә, шул тасвир кылына торган нәрсәне механически яктан гына карамаенча, рухани җәһәтеннән карап, шул эшнең, китапның каһарманнарының күңелләренә ничек тәэсир итүен, аларның мәгълүм вакытта нәрсәләр хис кылуын бәян итәләр. Аларның тышкы тормышларына артык әһәмият бирмәенчә, эчке тормышларын ачыграк күрсәтәләр. Иң соңыннан китапның мәален (сюжетын) тормыштан алырга, китапның төп фикерен фәнгә тирес итмәскә һәм дә шул төп фикерне киңәйтүдә әллә нинди фарыз гамәлләренә чум-маенча, һәр тасвирларын тормышка муафикъ ясарга, китапның битен, һәр юлын, һәр сүзен, үзенең мәгълүм күз карашыннан үткәреп, үз бизмәне берлә тугрыларга тырышалар.

«Җанлы җеназа»ның төп нигезенә «һәр җинаятьнең җәзасы була», «Сабыр төбе — сары алтын» мәкальләре куелмыштыр. Шул мәкальләрнең хаклыгын исбат итәр өчен, мөхәррир әфәнде Газизәне бер мәртәбә үтереп, икенче мәртәбә фәхешханәгә кертеп караса да, мәкальләр, бу сугышларда да өсткә чыгып, үзләренең тормышка ярарлыкларын һәм дә тормышка нигез булырлыкларын исбат итмешләрдер. Дәлил шулкадәри нык булмыштыр ки, Сәйфулла кебек надан, тупас, тифкеч кеше дә үзенең иске фикереннән кайтмыш, гомере буенча «кеше каны» сатып торучы фахешханә тотучы хатын да үзенең әхлакын үзгәртергә, үзенең эшләреннән тәүбә кылып, «кеше булырга» мәҗбүр булмыштыр. Китапның каһарманнары Газизә берлә Зәки шул игътикадлары аркасында тормышның иң авыр имтиханнарыннан үтеп, шул әхлак калканнары астында аз гына да зарарланмыйча, якты, сәгадәтле тормышка килеп чыкмышлардыр. Бу мәкальләргә бу кадәр зур мәгънәләр бирү, бу мәкальләрдән шулкадәр зур өмидләр көтү, бу мәкальләрне тормышның нигезе ясап һәм начарлыкны шуның ноктаи нәзарыннан карау хәзерге гыйлем, мәгыйшәткә бөтенләй тирес булганга, бу нигез бөтенләй хатадыр. Бу фикер бөтенләй яңлыштыр. Хәзерге тормышның төп кагыйдәләре коруне вөста мәкальләре берлә генә хәл кылыну дәрәҗәсеннән күп үтеп, тормыш кәбестә башы кебек катлауланып беткәнгә, аның кагыйдәләре дә бик күп булгин кебек, әллә кайларга яшеренеп беткәнгә, шундый зур мәсь-шшне өстке каттан гына эзләү дә бик зур хатадыр. Тормышның кагыйдәләрен беләсе килгән кеше, хәзер бабайларның мәкальләрен читкә ташлап, шул тормыш диңгезенең иң тирән йирлә-рсннән эзләргә һәм дә кешенең күңеленең кайнауларын тикшерергә тиештер. Икенче бер зур хатасы — мөхәррир әфәнденең шул фикерен исбат итәр өчен алган юлының тормышка тәмам тирес булуыдыр. Газизәне агасы көчләп кияүгә бирәсе булгач, Зәки Газизә тәклиф иткән качуны кабул итмәенчә, аны әллә нинди бер үлеп терелә торган дару берлә аны кабергә кадәр күмдерүе тормышта булу ихтимал һич юктыр. Тагы шуның өстенә, Зәкинең ул планын белмәенчә, Газизәнең даруны кабуы һич дөрест түгелдер. Иң әүвәл дөньяда андый үлеп терелә торган дару юк. Була да икән, шундый зур эштән котылыр өчен, Газизәнең белми-нитми кеше сүзенә карап дару кабуы, Газизәне аңсызлыкта хайван дәрәҗәсенә төшергәнгә һәм дә Газизәнең элгәреге тәгьрифенә тирес килгәнгә, китапның бу урыны «Әбүгалисина» китабын хәтергә төшерәдер, һәм дә мөхәррирнең дә бу даруны «Әбүгалисина» китабыннан алгандыр дигән суй занга мәҗбүр итәдер. Өченче бик зур хатасы — Зәкинең, сугышка китеп, казенный намазлар берлә мәшгуль булып, шулкадәр мәшәкатьлек берлә алган хатынын бер мәртәбә дә исенә төшермәве, аңарга бармак буе да хат язмавыдыр. Бу эш тагы Газизәне үтереп терелтү кебек үк тормышка тирес килә торган, гакылга сыймый торган эш булганга, бу да бик зур бер хата һәм дә гафу кылырлык та түгел хатадыр. Дүртенче — Газизәнең фахешханәдә икәнен әүвәл белмәве, белгәннең соңында Аллага тапшырып «сабыр» итеп торуы Газизә кебек хатында һич була торган эш түгелдер. Моннан башка, китапка караганда, Газизәнең фахешханәгә яллануыннан элек, Зәки солдаттан кайткан булырга тугры килә. һәм дә Зәки эзләгәндә, Газизәгә иске шәһәрендә булырга тугры килә. Шуның өчен аларның берсе-не-берсе табышмаулары һәм дә шундагы көннәрнең буталуы мөхәррирнең аз гына вакыйгаларны хисаплап карамавын күрсәтәдер.

Китапка караганда, Газизәнең фахешханәдә дүртенче көндә агасы Сәйфулла килә. Бу вакытка кадәр Зәки иске шәһәрдә хатынын эзләп тапмагач, Газизә фахешханәгә кергән шәһәрдә (ягъни Газизәнең фахешханәдә дүртенче, бишенче көне тормышына кадәр) атналап торган була. Бу хата бик ямьсез хата булган кебек, бу хата укыган кешенең күңелен болгата торган, ачуын китерә торган хатадыр. Менә китап шул хаталарга бинаән кылынган. Бу хаталар гына аз төсле күренгәч, мөхәррир, шуның соңында үзенең китабының нәтиҗәсе иттереп, Сәйфуллага һәм дә фәхешханә тотучыга тәүбә кылдыра. Сәйфулланың тәүбә кылуы табигый булса да, фахешханә тотучының тәүбәсе табигый түгелдер. Фахешханә тотучы абыстай бөтен гомере буе йөзләр, әллә ничә йөзләр Газизәләрне харап иткәнгә, әллә никадәрләрен бик тиз теге дөньяга да җибәргәләгәнгә, аның күңеле катып эштән чыгып беткәнгә, аның тормышы бер буйдан Газизәләрнең харап булуы берлә тулганга, табигый, мондый гади эшкә аның күңелен кузгатуы, аның үлгән вөҗданын терелтүе мөхаль дәрәҗәсендә бер эштер. Шуның өчен аның үкенүе, тәүбә кылуы тагы әдәби бер зур хатадыр. Моңарга башка каһарманнарны тасвир иткән вакытта, Газизә кем идекен бер дә белдермәве, аның, бер караганда, укыган, алдынгы татар хатыны кебек күренүе, бер караганда, бернидән хәбәрсез «Аллага тапшырдым» дип тора торган надан, йомшак бер хатын кебек күренүе китапның җитешмәгән йирләреннәндер.

Зәкинең тәрҗемәи хәлендә дә бик күп хаталар бардыр. Иң әүвәл аның мөселманча дүрт ел, русча өч ел укыган көенчә генә фәлсәфә сатуы, һөнәр хакында уйлаулары һәм дә сугышка китәр алдыннан: «Ай, үземезнең мөселман агай-энедән шундый эшләрлек кешеләр булып торса, ярты хакына булса да биреп калдырыр идек, юк шул, теләнеп йөрсә йөри, һөнәр өйрәнми», — дип, үзенең сату-алу эшенең дингә карап йөрмәгәнле-ген илтифат итмәенчә, һәр көнне була торган мөселман сатучының мөселман алучыны алдавын хәтердән чыгарып, поли-тический экономиягә үзенчә яңгы бер «мөселманлык факторы» кертергә теләве көләрлек һәм кайгырырлык бер эштер. Тагы Зәкинең мөселман солдатлар илә русларга кызыгышып «казенный намаз» ясавы һәм дә үзенең ибтидаи мәктәптә укыган белеме берлә Коръәнне тәрҗемә кыла алуы вә шулай итеп яңгы төрле «казенный намаз» ясавы мәгънәсездер: көлкедер, тозсыздыр, ялгандыр. Гарәпчә бер сүз белми торган малай кондитер сохариене бик тәмле пешерсә дә, аның башына Коръән тәрҗемә кылу кебек фикернең килүе, бигрәк аның «Сурәи фатиха»ны һәм дә «Сәхи» сурәсене вә башка догаларны тәрҗемә кылуы, шуларны тәкбирләр берлә сауслап-сауслап «яңгы намаз» ясавы «Мең дә бер кичә»дә дә булмый торган, «Сәетбаттал» китапларында да күренми торган бер яман хыялдыр. Зәкинең, Газизәнең йөзеген Сәйфуллада күргәч, эзләргә чыгып китмә-енчә, Сәйфулла вакытын көтеп торуы да гакылга сыя торган эш түгелдер.

Тагы фахеш галәменең тасвиры аз гына да тормышка охшамаган кебек, үзенең шундый авыр вакытында фахешханәдә Газизәнең татар халкын кайгыртып фәлсәфә сатуы искиткеч бер зур ялгандыр. Моны язар өчен психологиядән аз гына да хәбәрдар булмаска, тормышның шундый ачы вакытларын нә үзен татымаска, нә китап аша укып белмәскә тиеш булганга, бу хатасы мөхәррирнең базарын бик төшерәдер. Менә «Җанлы җеназа» шул хаталарга бина кылынган, шул хаталарны төрлечә әүмоләндереп-әүмәләндереп китап иттереп чыгарылган да, шуның өстенә теленең авырлыгын, тупаслыгын кушсак, җитмеш дүрт битле китапка бер-ике юл гына да матур җөмләләр, мәгънәле сүзләр юклыгын кушсак, китапның картинасы тәмам буладыр. Менә шулай иттереп китап язуны, әдәбиятның бөтен кагыйдәләре аша сикереп, әдәбият баетуны, тормышка аз гына да муафикъ булмаган хыяллар тасвир кылуны мин хәзерге заманда, әдәбиятның ярлы вакытында укучыларымызның әдәбият хакында бик аз мәгълүматлары булып, шундый начар китапларны чын китап дип белеп агуланулары бик якын булганда, әдәби җинаять дип карыйм; вә шушындый төпсез, тозсыз китап язучыларга вә яза-яза да үзләрен төзәтергә теләмәгәннәргә безнең әдәбиятымызга аю хезмәте итүчеләр, әдәбиятымызның эч дошманнары дип исем бирәм. Шуның өчен әдәбият исеменә мондый язучыларны белмәгән нәрсәләре хакында язмауларын, язарга теләсәләр, элгәре шул мәсьәләне белергә тырышуларын, вә гомум әдәбият берлә танышуларын, вә әдәбиятка мәгълүм бер ноктаи нәзардан карап, әдәбият базарындагы бер-бер әдәби школа буенча язарга тотынуларын үтенәм. Югыйсә укыма-енча, уйламаенча язылган китаплар, әдәбият базарында чүп-чар гына булган кебек, язучыларның да, укучыларның да гомерен генә әрәм итүләре, укучыларның да башларына әллә нинди мәгънәсез, мантыйксыз фикерләр урынлашуга сәбәп булалар. Ярулла әфәнде дә моннан соң әдәбият берлә күбрәк танышыр да киләчәк китапларында бөтен әдәби, мантыйкый кагыйдәләр аша сикермәенчә язар өмиде берлә мәкаләмне бетерәмен.

1908 ел.

Чыганак: “Гаяз Исхакый. Тормыш юлы һәм иҗаты” мультимедиа дискы.
Басманың баш редакторы һәм проект җитәкчесе:
Филология фәннәре кандидаты Ф.Х.Завгарова

 

Bir cevap yazın