110. Милли мәгариф министрлыгы тәрҗемә бюросына

Анкара. 12.5.1948.

8.3.1948 даталы һәм 164 нче номерлы хатыгыздагы Наливкинның «Краткая история Хакандского ханства» исемле әсәренең тәрҗемәсе турында1.

1948 елның 31 мартында җибәрелгән хатыңызга җавап итеп, әсәрнең тәрҗемәсен башлавымны белдергән идем. Хәзер исә баштагы 32 битне (чынлыкта исә тагын да күбрәкне, чөнки битләр 250–300 сүзне үз эченә ала) тәкъдим итәм.

Ихтирам белән Гаяз Исхакый-Иделле

Адресым:

Гаяз Исхакый- Иделле

Азатлык проспекты

Иске чәчәкче урамы, №40, 4 нче кат.

Бәйуглы – Истанбул.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

110. Милли мәгариф министрлыгы тәрҗемә бюросына. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 80 эш ) саклана. Машинка басмасында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 …Наливкинның «Краткая история Хакандского ханства» исемле әсәренең тәрҗемәсе турында… – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

 Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру