111. Сәгадәт Чагатайга

1948, 14 май

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алудан элек, банка акча күндерүеңне хәбәрдар иткән иде. Хәзер алар Анкарада да шөгъбәләрен ачканлар икән. Безнең картларның юбилесе1 мәсьәләсе тагы бераз чаталлашды. Хаккый Тарикъ бәйнең2 хасталыгы җитдиләшкән, үзен хастаханәгә күндергәнләр. Тиз кайтачак, диделәр. Әмма мин бик ышанмадым. Шуңарга күрә 28 майга өлгерә алмаслар дигән фикердәмен. Ундан соңга калса, син теләсәң дә, әлбәттә, килә алмассың. Имтиханлар башлар.

Мин мондан әүвәлге мәктүбемдә Парисда  20 тәммузда мөстәшрикълар конгрәсе булачагын язган идем. Ул хатны, иншаллаһ, алгансыңдыр. Ул хакда син берәр хәзерлек ясау фикерендә түгелмесең? Бер мәгърузә  укысаң, үзеңне танытуга, монда да хөрмәтеңне күтәрүгә сәбәп булыр иде. Монда бит хөрмәтне читдән генә алына дип уйлыйлар. Үзен үзе, милләтен түбән күргән бөтен халык шулай уйлый инде. Бүген тәрҗемә бюросына 32 сәхифәлек тәрҗемәләр күндерәм. Ләкин мин беренче бабдан күндермим. Икенче бабны җибәрәм. Чөнки беренче бабда яңлыш бик күп исемләр булганга, аларны төзәтү бик күп вакыт алачак. Вәхаләнки  мин бу эшнең син киткәнче рәсмиләшдерелүен эстим. Үзләренә бу хакда тәфсилләп бирүне лөзүмле күрмәдем. Әгәр бернәрсә чыкса, син изахат  бирерсең. Язган мәктүбемнең копиясен сиңа да күндерәм. Тәрҗемәне тәгаһһедле күндерсәм дә, барып җитүенә бигүк ышанып бетмим. (Финляндиягә язган мәктүбләремнең йөзә туксаны югалып китәләр.) Шуңарга бер-ике көн соңра телефон итеп, тәрҗемә килдеме, дип сорасаң, фәна булмас.

Үзем сау-сәламәт. Хөсәен Намукъ өчен тәрҗемәи хәлне бер-ике көн соңра күндерермен. Ул да 30 битлек бернәрсә булды. Уны син үзең бирерсең. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

14 май, 1948. Бәйуглы.

 Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

111. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Безнең картларның юбилесы – әдәби эшчәнлекләренә 50 ел тулган әдипләрнең юбилее.

2 Хаккый Тарикъ бәй – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

Чаталлашды – буталды.

 

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру