Сөекле кызым!
Кичә синең мәктүбең берлә бергә тәрҗемә бюросындан да бер мәктүб алдым. Алар, тәрҗемәне җентекләр өчен дип, Наливкинның китабын1 сорыйлар. Вәхаләнки китап минем үз китабым түгел. Тәүфикъ бәйгә барып сөйләсәм, юк, Истанбулдан чыгарырга хакың юк, вәкаләткә язалым, диячәк. Ул да айлар буе сөрәчәк. Бюро да тагы башка берсенә тәрҗемәне бирдем дип аңлатачак. Ләбиб бәйнең китүендән файдаланып, китапны сиңа күндерәм. Тиз илтеп бир һәм дә үзең монда килгәнче җентекләүләре бетсен дә, син китапны алып килерлек бул. Югыйсә, китап югалып китеп, мин мәсьүлиятькә калырмын.
Инде синең китүеңә килик. Наиләгә 2000 лиралык (юл барусындан башка) дөвиз бирделәр. Сиңа да, табигый, шулкадәр бирәчәкләр. Бәлки дә, даха фазла. Фәкать менә «дустларым» дигән кешеләргә ышанып торма, үзең йөреш. Әгәр ай бә ай җибәрергә мөсагыйд итмәсәләр , ул акча азлык изәр, дисәң, дуст-ишдән андагы акчаларындан файдалану юлына керергә кирәк. Минем аңлавымча, Фәйзинең Исвичрәдә дөвизы бар. Ул берәр атнадан монда килә. Теләсәң, аңардан бер-ике мең Исвичрә франкы ал. Син эстәсәң, мин уның берлә сөйләшермен. Почталы хатыңда бер-ике (никадәр эстәсәң) хакында конуш , дисәң, мин аңлармын. Исвичрә франкы рәсми 71 грошдыр. Бәлки, бераз фазла алырга теләр. Кара борсада 1 лирага якын, имеш. Ингилтерәдә, әлбәттә, кара борса да бар, уны да табып була. Ул да хәзерге рәсми 11 лирадан очсыз, диләр. Шулар хакында сөйләшергә хәзерләнергә кирәк булса, Ләбиб бәй берлә кулдан мәктүб күндерсәң, тагы яхшы булыр. Вапур берлә китүнең берничә мәнфәгате бар ула. Пароходда истирахәт итәсең. Икенче, кирәк кадәр әрзак ала беләсең. Вәхаләнки әрзак алып бару лязем булмаса да, бик зур уңгайлык ясый, имеш. Сузан ханымның бер аркадашы инглизчәдән килгән (таләбә). Тагы китәчәк. 40 килолык әрзак алып китәм, дип сөйләде. Ингилтерәдә дә бер дә юллык юк икән. Шуларны хисапка ал.
Китапны мөмкин кадәр тиз илтеп, мәкъбуз мокабилендә бир дә, тиз эшне бетерүне риҗа ит һәм дә икенче бабдан тәрҗемә ителә башлаганны вә ник шулай иткәнне аңлат.
Хуш, кызым. Безнең юбилей соңга калды. Хаккый Тарикъ һаман хаста әле.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
24 май, 1948. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
113. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Наливкинның китабы – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.
Мәсьүлиятькә – җаваплылыкка.
Ай бә ай – айдан айга.
Мөсагыйд итмәсәләр – мөмкинлек бирмәсәләр.
Конуш – сөйләш.
Кара борсада – кара базарда.
Әрзак – ризык.
Аркадашы – иптәше.
Мәкъбуз мокабилендә – кара-каршы алмашу рәвешендә.
Риҗа ит – сора, үтен.
Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013