117. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Үзем сау-сәламәт, сине көтәм. Инде бу мәктүбем Анкарага язылачагының соңы булыр. Син катгый ни көнне вә ни сәгатьдә килүеңдән әле бер хат язарсың. Мин булмасам, Хәсән каршы алыр. Монда һичбер яңа хәбәр юк. Тайярә берлә китәргә булгач, йөкдә иң җиңел чумаданыңны гына ал. Күп кеше тайярә сәяхәтләре өчен аурупалыларның чыгарган нечкә материядан капчыкларын гына алалар. Синең дә нечкә бер букчаң булса, фәна булмас. Чумадан, бәһемәхал, Аурупада тагы очсыз булачакдыр. Анкарада, ягъни хөкүмәт мәркәзендә, тәмамланмасы лязем улан һәр эшеңне анда бетереп кил. Анда сине таныйлар. Монда беренче дәрәҗә хөрмәтле яһүди юлчылары арасында син дүртенче дәрәҗәдә бер баш әйләндергеч юлчы гына булачаксың. Китап мәсьәләсен тәмамлый алмасаң, миңа каршы аз-маз хөрмәт булган вә мине дә таный торган бер кешегә хәвалә ит . Син киткәнче ул мәсьәлә тәмамланмаса, мин андан зур хәер көтмим, әмма башланган эшне соңына кадәр дәвам итдерү кирәк.

Бүген Муса әфәндене Садри бәйләргә ашка чакырдык. Хастаханәдән чыккандан бирле беренче мәртәбә күрәмез. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

22 хазиран, 1948. Бәйуглы.

Хөсәен Намукъка тәрҗемәи хәлемне бирдеңме? Биреп кит. Наливкинның китабы югала күрмәсен.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 117. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Хәвалә ит – тапшыр.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

 

Җавап калдыру