120. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең 29 ында язган мәктүбеңне алдым. Синең мәктүбләрең тайярә постасы берлә килә дә тора. Минекеләр тайярә постасы берлә җибәрсәм дә, вакытында барып җитми, күрәсең. Мин сиңа 28 нче тәммуз туган көнеңә барып җитсен дип, тайярә берлә бер мәктүб язып күндергән идем. Димәк, вакытында барып җитмәде. Хәерле булсын. Үзем сау-сәламәт. Күп итдереп мәйва ашагангамы, мигъдә авыртуым, Аллага шөкер, кимеде. Бәлки, шулай бетеп дә китәр. Хәзер диңгезгә йөрешдергәлим. Ләкин барып килү бик мәшәкатьле, бик күп вакыт ала һәм дә бик күп пара китә. Алай да мин, һәр көн булмаса да, һәфтәдә өч-дүрт мәртәбә китеп киләм. Бу вакытка кадәр монда һавалар сәрин  булды. Су да суык иде. Хәзер инде икесе дә ысынды.

Фәйзи Өгдәмли бәйдән1 мин дә әле мәктүб ала алмадым. Эшләре күпдер. Наиләләр шул арада Лондонга килергә уйлыйлар икән. Уның адресын бирәм:

М-р Вахит Турхан2

  1. Rue de la Sorbonne. Paris.

Наиләгә, кәчмеш улсын , дип, бер ачык хат язып, адресыңны белдерсәң, фәна улмас. Мин Садрига синең адресны Наиләгә язар өчен дип биргән идем. Яздымы, юкмы – белмим. Лондондагы дустлардан сабикъ  министр Сшаэдсел3 адресын бирәм. Бу зат безгә дуст кеше. Мин аңа сине тәкъдим итеп, синең берлә бер мәктүб дә язган идем, онытылган инде. Үзенә аеры җибәрәм. Ул, бәлки, үзе дә сине эзләп табар. Уңарга синең адресың күндерелде. Ул Хорошкевичны          да, теге поляк хатынын да, бәлки дә, Камиләне4 табып бирер. Адресы:

М-ер. Тадиуш Сшаэдсел (Саэдсел)

48, Redcliff gds. London S. W. 10.

Бәйрәмдән соң Мәрьям ханымлар Искешәһәргә туйга баралар. Бәлки, мин дә барып чыгармын. Соңбаһарга  таба Яловагамы, Бурсагамы5 барып, кайнар банйолар алырмын дип торам. Хәзер әле диңгез банйосы мәүсиме . Диңгезгә дәвам итәм. Үзең язып сорасаң дип, адресны язам. Алар алманча белийорлар.

Union de banques Suisses

Zurich Suisse/

Тәрҗемә хакындагы рапорларны сорап алдым. Тәнкыйдләре чук мәгънәсез, ганди сүзләрдән гыйбарәт. Һәм дә русчаны ийи белмәгән кешенең язысы. Әһәмият бирдегем юк. Фәкать дошманлык берлә язылганы күренеп тора. Мин сиңа Нәҗметдин Хәлил хакында доктор Фәхри Куртулушның Милләт Мәҗлесендә сөйләгән сүзләрен язган вә Нәҗметдиннең аңа җавапларын нәшер иткән өч-дүрт «Җөмһүрият» гәзитәсе күндергән идем, алдыңмы?

Иртәгә бәйрәм. Сиңа бәйрәм тәбриге дә яза алмадым. Үзеңдән мәктүб көтә идем. Бәйрәмнәрең мөбарәк булсын. Анда хәзер олимпиадага киткән бик күп төрек бар. Мондагы гәзитәләр шул төрекләрнең уңышларындан гына, хосусән пәһлеванларның җиңүләрендән генә бәхәс итеп торалар. Алар, бәһемеһал, ундагы төрек халык өенә гитеп килә торганлардыр. Мәрак итсәң , гитеп күреш. Пакет килеп чыгар, иншаллаһ. Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

5 август, 1948. Бәйуглы.

Әмин бәйләр мондалар. Миңа да килделәр. Хатыны да, үзе дә сиңа сәлам сөйләделәр. Хатыны: «Бу ел кыш син булмасаң, Анкарада мин бөтенләй ялгыз калачакмын», – ди. Синдән бик мәхәббәт хөрмәт берлә бәхәс итә. Камилә ханым да, сәлам языгыз, ди. Сәлам сөйлиләр.

 Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 120. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Фәйзи Өгдәмли бәй – 1935 елдан 1938 елга кадәр Төркия илчелегенең өченче секретаре.

2 Вахид Турхан – С. Максудиның кече кызы Наиләнең ире.

3 Сшаэдсел – Тадиуш Сшаэдсел – элеккеге министр, Г. Исхакыйның дусты.

4 Камилә – Варшавада яшәүче Мөхәммәдҗанның кызы.

5 Ялова, Бурса – сәламәтләндерү үзәкләре.

 

  Сәрин – салкын.

  Кәчмеш улсын – тизрәк терел.

  Сабикъ – элеккеге.

  Соңбаһарга – көзгә.

  Мәүсиме – вакыты, сезоны.

Мәрак итсәң – кызыксынсаң.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру