Сөекле кызым!
Синең 24 август тарихлы мәктүбеңне алдым. Вахид бәй берлә Наиләне очратуың яхшы булган. Ләкин Наиләнең гамәлиятендән нинди нәтиҗә алындыгын язмагансың. Иншаллаһ, нәтиҗә мөсбәтдер . Алар күп акча сарыф итәргә үгрәнгәнләрдер. Синең кысып тоткан барлы-юклы акчага да күз тикмәсенләр. Дикъкатьле бул. Мәгълүм дәрәҗәдән үтмәенчә генә бурыч бир. Миңа күндерәчәк нәрсәләр арасында иң мәкъбүле – аскыдыр. Фанилаларым әле бар һәм дә язда үтеп китә. Рәҗәлгә һич ихтыяҗ юк. Монда бу ел кавын-карбыз, йөзем ул кадәр күпкә, рәҗәлләргә һич ихтыяҗ хис итмим. Карбыз минем мигъдәмә дә бик яхшы килә дә, һәр көн бер карбыз ашап утырам. Наиләләр әгәр китмәгән булсалар һәм дә алсалар, син миңа рәҗәл йиренә «Gillette»ның тыраш макинәсен вә ягъни «Gillette»ның унлап тыраш пычагын алып күндер. Ләкин сакал тыраш макинәсенең садәсе Алманиядә 96 пфенниглы кыйсемендән булсын. Минем җичлы-пичлы тыраш макинәм бар. Әмма мин «Gillette»ны тәрҗих итәм . Мөхәкъкак «Gillette» фабрикасы улсын. Син инглизчә үгрәнүне беренче дәрәҗә вазифа арасына сокма . Син бит истирахәт өчен, тәдави өчен китдең. Шул тәдави берлә истирахәтеңне күз алдында тот. Инглизчә дә бернәрсә казана алсаң, нур галә нур булмаса, уның өчен сине мәсьүл итәчәк кимсә юк . Мондый эшләрдә тәрәддед ясап торма.
Мадам ки пансионың хушыңа гитә тора бирә, вәссәлам. Курска керү үзеңне фазла йормасмы? Хосусый дәрес алу гына тагы муафикъ түгелме? Андый мәсьәләләрне үз гакылың берлә, үз фикерең берлә вазгыятең мөсагадәсенә күрә хәл ит. Минемчә, анда парасыз йә бик аз паралы дәресләр дә булырга тиеш. Монда яңа хәбәрләр юк. Мәрьям ханымның углы Тукай киләчәк дип көтәләр. Алманиядән чыккан, бәлки, бу «Истанбул» вапуры берлә килеп тә чыгар. Туйлары бик мужикча булды. Һич хушыма гитмәде. Җаны теләгән җылан ите ашаган.
Сәфарәтдә Фәхретдин Кәрим берлә күрешкән булсаң, фәна булмас иде. Ул хәзер модадагы сәясәт адәме. Лөзүме чыкканда, вак-төяк эшләргә ярамый торган кеше түгел. Хәерле булсын.
Олимпиададагы гәзитәчеләр Лондондагы сәфарәтемезне бик каты тәнкыйд итделәр. Сәфарәт бинасында ни байрак бар, ни фойеда табела бар, ни сәфарәт эчендә әрбаб мәслихәтнең эшен күрә торган бер кеше бар. Һәр йир капалы . Ингилтерәдә Төркия тәмсил ителми дип шикаять итделәр. Бәлки, дөрест түгелдер, бу синең эшең түгел, табигый.
Мин хәзергә әле нәбати бер хәят берлә яшим. Мөмкин булган кадәр диңгезгә китәм. Кояшда аз калам. Суда да озын калмыйм. Ләкин су керү үземә яхшы тәэсир итә. Ашау-эчүнең өйлә йәмәген локантада ашыйм. Кичке йәмәкне өйдә «а ля минут» бернәрсә уйдырам. Хәлемдән мәмнүнем. Одамыз хәзер бик патырдылы , әмма инде өйрәндем.
Соңбаһарда Бурсагамы, Яловагамы барып, һәфтә-ун көн калырга ниятем бар. Бакалым, ни булып калыр. Муса әфәнде мәсьәләсен берничә төрек мөхәрриренә мәкаләләр язарга риҗа итеп капатдык. Зәки Вәлидиләр карышып, тагы чуалтмасалар ярый. Шәрекъ зиһниятендәге кешеләр берлә эш итү бик авыр. Аларның берсендә дә самимиять юк. Әллә нинди безнең хәтергә килмәгән планлар ташыйлар. Муса әфәнде дә монда мөстәсна түгел. Без уны сәяси мөҗадәлә сәхнәсендә йире калмаган, иткән хезмәтләре өчен хөрмәткә лаек, хасталыгы, картлыгы, горбәте берлә шәфкать-мәрхәмәткә мохтаҗ дип карыймыз. Вә шул җәһәтдән кулдан килгән ярдәмне итәргә маташамыз. Вәссәлам. Хуш, кызым. Бүгенгә бу кадәр.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
29 август, 1948. Бәйуглы.
Гомәр Салига (Финляндия, Тампере) мәктүб яздыңмы? Алар миңа һаман хат язып, ник җавап бирмисең, дип йөдәтәләр. Язган җавабың үзләренә бармаганга, мин акча әрәм итеп, мәлгуньнәргә мәгълүмат бирү булмасын дип, язудан чигенәм. Шуны аңлата күр. Үпкәлиләр.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
123. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Мөсбәтдер – уңайдыр.
Фанилаларым – фланель күлмәкләрем.
Рәҗәл йиренә – варенье урынына.
Тыраш макинәсен – кырыну машинасын.
Тәрҗих итәм – өстен күрәм.
Мөхәкъкак – шиксез.
Сокма – кертмә.
Мәсьүл итәчәк кимсә юк – җаваплы итәчәк беркем юк.
Тәрәддед ясап – икеләнеп.
Хушыңа гитә – охшый.
Сәфарәтдә – илчелектә.
Әрбаб – хуҗалар.
Капалы – бикле.
Ингелтерәдә – Англиядә.
Тәмсил ителми – охшаштырылмый, чагыштырылмый.
Нәбати бер хәят – үсемлек тормышы.
Локантада – ашханәдә.
Патырдылы – шаулы.
Риҗа итеп – үтенеп.
Мөстәсна – чыгарма.
Мөҗадәлә – көрәш.
Горбәте – ялгызлыгы.