1948, 20 октябрь
Сөекле кызым!
Синең 8 октябрь тарихлы мәктүбеңне алдым. Вахид бәйләр һәрнәрсәне энәсендән җебенә кадәр бирделәр. Алар Әкъдәс кебек букдан көрәк булган адәмләр түгел. Әкъдәс килүен ишеткәч, берәр нәрсә китергәндер, китермәсә, бөйлә сине күрүен килеп сөйләр дип көткән идем. Килмәде дә, хәбәр дә итмәде. Әминә ханым үзен Рәшид Рәхмәтиләрдә күргән. Фәүкылгадә мәгърур, миңа әйләнеп тә карамады, Рабигаларның сорашуларына синең хакында аларга мәгълүмат бирде, шуны тыңладым, диде.
Багданович сораган китапларың Йосыф Акчура табыла торган нәрсә. Уны хәзер үк күндерермен. Ләкин «Идел-Урал» бик аз. Бер-ике нөсхә генә бар. Ул китапларның французчасы да, русчасы да Бритиш музиумның китапханәсендә булынырга кирәк. Без һәрбер нәшриятымызны күндерә идек . Шундан арасын , әгәр булмаса, сиңа кайтарып бирү шарты берлә күндерермен. Инде эшкә килик. Теге Наливкин тәрҗемәсе хакында син Анкарада кемгә язарга кирәк булса, шуңарга яз. Башлаган эшне бетерергә кирәк иде. Аннары монда хәят син киткәндән бирле әсгари йөзгә егерме артды. Ит – 3,20 грош. Шикәр – 175 грош. Үткән ел өч чиг утынга 45 лира түләгән идем. Бу ел 56 түләдем. Һәрнәрсә шулай. Шуңарга ул тәрҗемә акчасы бер ертыкны капатыр иде. Шуны онытмаенча яз әле.
Инде кирәкле нәрсәләргә килик. Әүвәлән мөхәкъкак сурәттә бер үтү ал. Үтүгә бик мохтаҗмын. Монда 22–24 лиралар тора. Аннары бер данә кесә электрик лампасы. Безнең коридорда электрик бик ватыла да андый нәрсә бик лязем була. Аннары, белсәң, минем һичбер кәстрүлем юк. Андый нәрсәләр монда фәүкылгадә бәһале. Бер өч кешегә шорбасы җитәрлек, бер дә бер кешегә шорпасы җитәрлек ике данә алюминиум кәстрүл китерә алсаң, бик һәйбәт булыр иде.
Тагы өстәл пычакларымыз ике-өч данә генә. Алардан да бер алты данә урта зурлыкда булынса, фәна булмас иде. Гүмрүкдә андый нәрсәләргә бер дә илтифат итмиләр. Үзем кулландым, алып киләм, диярсең. Вахид бәйләрнең чумаданларын ачдырмаганлар да. Ләкин боларны тайярәдә ташу, әлбәттә, мөмкин булмас. Бәлки, вапурда килерсең. Наилә вапурдагы рәхәтлекне сөйләп бетерә алмый. Алар туристик классда гына килгәнләр. Алай да бик мәмнүнләр. Купон булып, миңа ике күлмәк китерә алсаң, әлбәттә, бик һәйбәт булыр. Күлмәкләр рәнекле булсын, һәм дә якасы 15 йә 15 ½ дән артык булмасын. Бәлки, купон табарга Камилә ярдәм итәр. Менә сиңа никадәр күп йомышлар.
Садри әллә кемнәргә бирергә дип китап юллаячак булган икән дә, Вахидлар шул йомышны сиңа быракканлар икән. Ул китапларны юлламаган. Син дә артындан йөреп, башыңны әйләндермә. Радио алуың бик яхшы булган. Бик һәйбәт булыр. Финляндиядән: «Синдән мәктүп алдык, җавап яздык», – дип язалар. Ул эшең дә яхшы булган. Касыйм бәйләр дә мәктүбеңне алганлар, сөенгәнләр. Очсыздан булса да, кешеләрне сөендерү үзе бит саваплы эш. Аларның икътисади вазгыятьләре бик авыр. Бер Касыйм бәй чалышып , сигез кешене туйдырырга, киендерергә, гулять дә итдерергә кирәк. Мәрьям ханым Касыйм бәйдән, бик аз акча эшли, дип зарлана. Касыйм, акча җиткерә алмыйм, бурычка батдым, дип аһ ора.
Муса әфәндене төрек тәбәгалегенә кабул иткәнләр. Инде паспорт ала алсам, гарәп мәмләкәтләренә китәр идем, күрмәгән шәһәрләрем бар, ди. Бәлки Финляндиягә дә китәр. Алар да виза сораганлар. Ул, мескин, яваш-явашгә дөнеп китүне алга сөрә булырга охшый. Нә япалым.
Башка яңа хәбәрләр юк. Үземә Бурса сулары яхшы килде. Насыйп булса, мондан соң һәр ел барырга булдым. Садрига минеке төсле аскы ярый иде. Бик әфәләм төрлесен эзләп йөрмә. Камиләгә, Багдановичка сәламләр. Берәр көндән Акчура китабын сиңа күндерәм. Тегесен дә анда таба алмаса, күндеререм. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Монда бәйрәм матур үтде. Көнләр генә суык иде. Тагы көнләр матурайды. Иртәгә Муса әфәнде, Садри, Ләбибне пылау ашарга чакырдым.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
129. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Бөйлә – шулай.
Бритиш музиумның – Британия музееның.
Күндерә идек – җибәрә идек.
Арасын – эзләсен.
Әсгари – кимендә. Мөхәкъкак сурәттә – шөбһәсез.
Үтү – үтүк.
Рәнекле – төсле.
Чалышып – эшләп.
Яваш-яваш – әкрен-әкрен.