130. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне (16 октябрь тарихлы) алмадан әүвәл, миңа ниләр кирәк булу хакында язган идем. Бу хатны алгач, тагы шуларны бер кат тәкрарлыйм. Әүвәлә чамашырдан . Челтәрле язгы фаниларым тәмамән харап. Алардан бер өч данә китерә алсаң, фәна улмас. Тышкы рәнекле күлмәкләрем дә шактый искергән. Алардан да (якасы аеры) ике данә 15 йә 15 ½ үлчәүләр яхшы булыр. Кышлык фаниларым мондагы кышка җитәрлек. Дүрт-биш данә бар. Бик очсыз булса, бер данә йонлы штаны берлә бер фанила ала алсаң, нур галә нур булыр. Тагы очсыз булса, аларның бик һәйбәт йон оеклары була иде. Шулардан да берничә пар. Ягъмурлык манто лязем булмас. Минем әле язлык пальтом бар. Шул ягъмурга да ярый һәм дә фазла иске түгел. Һәммәсен алып килү дә бик уңгай булмас. Инде өй өчен мөһим нәрсәләр: әүвәл мөхәкъкак бер үтү. Уны хәзердән алып куй. Икенче, бер кесә электрик лампасы. Берничә ампуллары берлә бергә. Аннары, яздыгым кебек, берничә зурлы-кечкенәле кәстрүлләр мөмкин булса, алюминиум. Булмаса, эмальле. Алты данә софра  пычагы. Бу нәрсәләремез бик аз икәнен беләсең, әгәр үзем эш бетердем, үз әйберләрем дип китерергә разый булсаң, андан гүмрүк дә алмаслар. Мин дә рәхәт итәрмен . Моңа башка үзең кирәк тапкан нәрсәләр. Ләкин боларның барысы да тайярә берлә киләчәк булсаң, зур мәшәкатьле булыр. Бәлки, вапур берлә килерсең. Һәркем дөнешдә вапур берлә кайта. Тайярә, кышлары һавалар җилле-буранлы булганга, бигүк мөнасыйп да булмас. Садрига бер аскы янына миңа да тагы бер аскы (очсызлардан) алсаң, фәна улмас (булмаса да зарар юк).

Монда бездә саулык. Шул көнләрдә Истанбулда мәркәзе булган мөгаллимләр берлеге «Дил конгрессы» туплады. Миңа дәгъвәтия  күндергәнләр иде. «Дил курумы»н, мәгарифнең дәреслекләрен бик каты тәнкыйд итделәр. Әле соңына килмәде. Шактый җанлы бер хәрәкәт. […] да килгән иде.

 Муса әфәнде бик зәгыйфьләнә бара. Үзе һаман китәм дип лыгырдап тора. Бүген Камилә ханымга пилмән ашарга барамыз. Муса әфәндене дә чакырдылар. Монда һавалар әле бик һәйбәт, бер дә суыклык юк. Көнләр кояшлы. Кавын, йөзем вә башка күп мәйваларны кычкырып-кычкырып сатып йөриләр.

Камиләгә сәлам. Ул Варшава берлә язышамы? Минем өемдәге китапларның ни хәлдәлеген, янып-бетеп бетмәвен белмиме?1 Шуны сора әле. Әлегә хуш, кызым. Сиңа һәркем сәлам язарга кушалар. Мин дә “яздым” дип җавап бирәм. Рәшид Рәхмәтиләр Әкъдәсдән синең хакыңда нишли, нишләячәк, күпме мәгаше бар, ни яза, бик күп сөальләр сораганлар. Берәр интригалары булмаса ярый инде. Хуш.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

26 октябрь, 1948. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 130. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Минем өемдәге китапларның ни хәлдәлеген, янып-бетеп бетмәвен белмиме? – бу турыдагы мәгълүматны … биттәге искәрмәдән карагыз.

  Әүвәлә чамашырдан – башта эчке киемнән.

  Софра – аш өстәле.

  Рәхәт итәрмен – тыныч булырмын.

  Дәгъвәтия – чакыру кәгазе.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013

Җавап калдыру