Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне алдым. Син дә минем соң мәктүбемне алгансыңдыр. Инде язылачак бернәрсә булмаса да, күлмәкләрнең үлчәве хакында ачык мәгълүмат бирер өчен генә язам. Минем муеным 38 сантиметр. Күлмәкләремнең яңа алганлары һәм дә үземә таман килгәнләренең якалары 40 сантиметрдыр. Син дә анда нинди үлчәү булса, шул 40 сантиметрлыкдан зурысын алмаска гараз ит . Зур яка бик начар торучан буладыр. Синең тайярә берлә кайтырга теләвеңне мин бик мөнасиб күрмим. Кышын, гомумән, тайярә сәяхәтләре кулай түгел. Һәрвакыт буран бар, сис бар. Иң күп казалар шул вакытларда була. Әгәр инде мөхәкъкак тайярә берлә кайтам дисәң, әйберләреңне алдан вапур берлә күндер. Лондонда вапур берлә күндерүне ала торган ажанслар , әлбәттә, бик күпдер. Китабың-фәләнең дә булыр. Үзең кайтканчы, монда килеп торыр да, бергә алып китәрсең. Мин әле сиңа үземнең простат хасталыгымның даруының да рәчәтәсен күндерермен. Ул кечкенә нәрсә, мәшәкать булмас.
Монда саулык-сәламәтлек. Бик тантаналы итеп җөмһүрият бәйрәмен үткәрәмез. Бу ел 25 еллыгы булганга, тантана бик шәп булды. Анкарага халык партисының […] туплап китерә торган биш меңле бер терәнендә каза булды. Үлгәннәрнең саны илледән артык, […] йөзләп, диләр. Яңа хәбәрләр юк. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
30 октябрь, 1948. Бәйуглы.
Муса әфәнде акрын-акрын гына сүнеп килә. Кичә Ләбибдә кунакда идек. Ашавын ашаса да, хәле бик аз.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
131. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Гараз ит – максат куй.
Сис – томан.
Ажанслар – оешмалар.
Рәчәтәсен – рецептын.
Терәнендә – поездында.