132. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Мәктүбеңне алдым. Бик озын уйлап тормаенча үзеңә күрек  ал. Анда суык өшетеп торудан котылырсың. Әйберләр хакында башыңны ватма. Монда белгән кешеләр, биш-алты ай чит мәмләкәтдә утырган кешеләр, әү әшйасын  гүмрүксез  китерә ала, диләр. Ялңыз кулыңда күпме калуың хакында бер кәгазең булу шарт, диләр. Ул кәгазьне йирле полисдан йә консулханәдән алырсың. Һәркем шулай эшләп, үзенә кирәкле нәрсәләрне китерә икән. Бу эшләрне консулханәдә, сәфарәтдә белгәннәр бик күпдер. Ләкин ул әйберләрне тайярә берлә китерә алмассың. Әгәр мотлакан тайярә берлә килергә уйласаң, бер нәкълийәт ажаны  васитасы берлә күндерерсең. Вәссәлам. Ул вакыт теләгән нәрсәләреңне ала белерсең. Финжан, табак , тагы да вә башка кирәкле нәрсәләр, хәтта миңа үтү берлә кәстрүлләр дә ала белерсең. Табигый, амбалажны  яхшы япдырачаксың. Пансионыңда уны белерләр. Вапур берлә дөнәчәк улсаң, мәсьәлә үзендән-үзе хәл ителәдер.

Монда сезгә яңа бер мәшәкатьле эш чыгарып торалар. Истанбул университәсе дочәнтләр , профессорларга «рәсми әлбисә » дип бернәрсә мәҗбүр итде. Вә аларның мәгашләрендән айда 20 лира кисеп тектертде дә. Әлбисә дигәне попларның җөббәләре  кебек бернәрсә. Сияһ комашдан  факультәсенә күрә чичәкле-мичәкле рәнекдә, якалары кулдан эшләнгән. Башларына да бер мишәр кәпәче. Рәсми көнләрдә шуны кию мәҗбүр булачак икән. Анкараның да шул карарга кушылуы табигыйдер. Шунысын да белеп тор. Садри бәй ул киемләр берлә Кытай генералы кебек буладыр.

Исвичрәдәге китапның мәтене хакында ни фикердәсең? Уны тәрҗемә итдерәчәкмесең йә үзең анда барып, берәр һәфтә калырга уйлыймсың? Бер дә лөзүме күрелмәсә, анда калып торуы да зарарлы түгел. Теләгән вакытта бит уны мәмләкәткә дә кайтара аласың. Ул да башыңны ватмасын.

Монда бездә саулык-сәламәтлек. Хәсән бер груп имтиханнарын казанды. Хәзер бераз нәшьәсе  арытды. Касыйм бәйләр сау-сәламәтләр. Октай берлә килеп, бәрабәр Тукай да дәүләт имтиханына хәзерләнеп ята. Марҗасы килә алмады әле. Абыстай берлә Яшьнә Мәрьям ханымның әкърибасында авылдалар. Барысы да акчасызлыкдан шикаять итәләр.

Җәгъфәр углының хатыны сиңа сәлам сөйләде. Аларга, һәр җомга булмаса да, айда бер-ике мәртәбә барып, акшам ашын ашап, факультә дидаи кудиларын  тыңлыймыз. Мөгаллимләр берлеге, Истанбулда «Дил конгрәсе» дигән бер топланты ясап, Дил курумыны бик каты тәнкыйд итде. Ахырдан бик узынып китеп, «дил исляхы»  дигән нәрсәнең кирәге юк, безнең госманлы лисанында һәр мәфһүмнең  каршылыгы бар, шуңарга кайтырга кирәк, дигән карарны чыгартырга маташды. Милләтчеләр берлә космополитлар арасында бик зур тартыш чыкды. Карар алына алмады.

Муса әфәндегә Финляндиядән виза күндергәнләр. Бәлки, китәр дә. Юлда үлеп калу ихтималы да юк түгел. Ләбибнең ике кызы да университәгә керделәр. Идел – биологиягә, Дим химиягә йирләшделәр. Берсен теш докторы ясарга уйлый иде, йир булунмады.

Һавалар әле монда бик гүзәл. Мәйвалар бәрдәвам . Көнләр йылы китә. Мин дә ашны күбрәк өйдә пешерәм. Әмма аз итеп пешерә белмим. Күп булгач, ике-өч көнгә калып быктыра . Бүген Йосыф Акчура китабын сиңа күндерәм. Уны файдалангач, алып кайтырсың. «Идел-Урал» китабын сөйләдеңме? Лөзүме чыкса, анда табылмаса, күндерермен. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз
6 ноябрь, 1948. Бәйуглы.

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 132. Сәгадәт Чагатайга. Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Күрек – тун.

  Әү әшйасын – өй әйберләрен.

  Гүмрүксез – таможнясыз.

  Нәкълийәт ажаны – транспорт агенты.

  Финжан, табак – чынаяк-тәлинкә.

  Амбалажны – төрү материалын.

  Дочәнт – доцент.

  Әлбисә – кием.

  Җөббәләре – бу урында: расалары.

  Сияһ комашдан – кара тукымадан.

  Нәшьәсе – кәефе.

  Дидаи кудиларын – гайбәтләрен.

  Дил исляхы – тел реформасы.

  Мәфһүмнең – аңланылган нәрсәнең.

  Бердәвам – даими.

  Быктыра – туйдыра.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру