172. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Миндә саулык-сәламәтлек. Яңа бернәрсә дә юк. 15 октябрь кичәмез яхшы үтде. Шактый халык килгән иде. Хәзер […] берлә бераз мәшгуль буламыз. Радионың башына шактый зур фәлякәт  килеп китде. Рәтләп Анкараны алмавына зарланып тора идем. Беркөн мөһәндис Ибраһим килеп, аңар аңлатдым. Ул моның әүвәл мави  чыбыгын йиргә багларга кирәк, диде. Антенналарның бер очы җиде кат йир астындагы тәмугга, бер очы күкдәге гарше көрсигә  баглана икән, су борусына  баглап карадык, дәрхаль  тавыш куәтләнде. Бу тәҗрибәдән соң мин дә кешеләргә никадәр ышанмаучы булсам да, моңарга ышандым. Мави чыбыгын һәйбәтләп Ибраһим газ борусына баглады, мин дә, антенна мәсьәләсе хәл ителде, дип мәмнүн улдым. Радиом көр тавыш берлә йирле сөйли башлады. Бер-ике көн үтмәде, радиом арада бер сүнеп, туктый торган булды. Ләкин нәфес алгач, тагы уйнап киткәнгә, мин зур әһәмият бирмәдем. Көннең берендә мелт итде, сүнде. Мин никадәр җанландырырга теләсәм дә, радиом эшләмәде. Радиочы һәмшәһри Госманга китдем. Ул: «Мави җеп әүвәл күккә багланачак иде. Бу төрле радиоларның йир берлә, тәмуг берлә эшләре юк. Радиоңның лампасы янган булачак, берсе генә янгандырмы, берничәсеме, белеп булмый, ательега китер», – диде. Мин дә китердем. Аләтләр  берлә карады. Бер генә лампасы янган булып чыкды. Ләкин синең китергәндегең    лампаң ярамады. Башка төрлесе янган икән. Яңа лампа алырга кушдым. Һәйбәтләп төзәтеп бирде. Бирдән нишләргәлеген дә үгрәтде. Акча да ялгыз мәсърафы  өчен генә алды. Инде Һидаять килеп, антеннаны да гареш көрсигә баглады. Хәзер радиом Анкараны да мөкәммәл  ала. Бар мәсарифы  төзәтүләр берлә унбер лирага чыкды. Монда Фатыйма да килгән икән. Бер кешедә мосафирда гына күрешдек. Әле чынлап сорашып утыра алмадык. Садри бәйләр, Ләбибләр, Мәрьям ханымлар вә башка синең таныдык-белдекләрең сау-сәламәтләр. Сиңа сәлам сөйлиләр.

Әлегә хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

24 октябрь, 1949. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 172. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

  Фәлякәт – бәла, афәт.

  Мави – зәңгәр.

  Гарше көрсигә – күк тәхетенә.

  Борусына – торбасына.

  Дәрхаль – шундук.

  Аләтләр – приборлар.

  Мәсърафы – тотылган акчасы, чыгымы.

  Мөкәммәл – камил.

  Мәсарифы – чыгымнары.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру