Сөекле кызым!
Синдән бу һәфтә һичбер мәктүб улмады. Садри бәй саглыгыңны сөйләде. Бән дә, хәмед улсын, саг-сәламәт. Мәрьям ханым сезнең тарафка китмешде, күрмешсеңдер. Бурадагы догру яңа хәбәр – Хәят ханымның вафатыдыр. Ни вакыт вафат итдеген даһа ачык белмийорыз. Галиба, бер өч һәфтә үлмеш. Сәнә башындан соң дарелгаҗәзәгә барып белешәчәгем, иншаллаһ. Гыйнварның 15 ләренә догру, насыйп улса, Анкарайа барып чыгачагым. Син бәңа факультәдәге телефоныңның нумирасын язып күндер. Бу сәнә ел башы каршы алмамызы тәшкиләтлә түрәмәдек . Галиба, Ләбиб бәйләрә кидәчәгем. Синең дә Яңа елың мөбарәк улсын! Бу Яңа ел эчендә хак мөктәсәбең улан профессорлыкка наил улсын. Саг-сәламәт рәфаһ эчендә, тынычлыкда яшәмәк насыйп булсын. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
Хәсәннең […] Галиулла бабаларындан мәктүбләр килеп чыкды. Һәпси саг-сәламәт, имеш. Фәкать эшсезлекдән чук фәкыйрьләнмеш.
30 декабрь, 1949.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
179. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Хәмед улсын – шөкер булсын.
Түрәмәдек – «тудырмадык», уйлап куймадык.
Мөктәсәбең улан – кәсеп итеп табылганың.
Наил – ирешү.
Рәфаһ – муллык.
Һәпси – һәммәсе.