Сөекле кызым!
Мин сау-сәламәт. Искешәһәрдә биш-алты көн калып, Истанбулга дөндем. Монда һәммә нәрсәне сәламәт, дуст-ишне сау тапдым. Анкарада вакытда синең бәңа каршы такындыгың тавры һич бәгәнмәдем . Кызым, улдыгың өчен, синең заляләтдә икәнлегеңе күреп, мөтәәссир улдым. Тәңре сиңа һидаять насыйп итсен.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
17 февраль, 1950. Истанбул.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
184. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Бәңа каршы такындыгың тавры һич бәгәнмәдем – миңа каршы ясалган кыяфәтеңне һич хупламадым.
Заляләтдә – азгынлыкта.
Һидаять – дөрес юл.