Сөекле кызым!
Мин сау-сәламәт туган көнемне үткәрдем1. Мәсафирым бик күп булды. Мәҗлесләр берсе артындан берсе китеп, өч көн дәвам итде. Синең мәктүбең вакытында килде. Камал Локман бәйдән, Мәрьям ханымлардан тәбрик телеграммалары берлә Җәвад, Яшьнә, Галиулладан2 мәктүб берлә котлаулар алдым. Туган көнем мөнәсәбәте илә Ибраһим Ортун бер култыклы кресло бүләк итде. Кичә Гадиләнең туган көне мәҗлесендә идек. Гадилә дә, Вахид бәй дә безнең Анкара университәсенең нәшриятындан бик күп китап һәдия итеп алганлар. Шулар арасында синең соңгы әсәрең – «Төрек ләһҗәләрендән үрнәк»ләр дә3 бар, диделәр. Шул китапны үзеңә биргән булсалар, миңа да бер данә күндер. Хәмид Зөбәергә дә бер данә бүләк ит.
Монда яңа хәбәрләр юк. Һавалар фәүкылгадә йылы. Кичә Әрәнкөенә барган идем. Кайбер агачлар ап-ак чәчәк атканлар. Әлбәттә, болар әле бер мәртәбә туңарлар. Әмма хәзер бәйрәм итәләр. Мәрьям ханымны күрсәң, сөйлә, мәктүбен алдым. Касыйм бәйләр исәнләр. Күндергән акчаң вакытында килмешдер. Һавалар бик йылы булганга, һичбер соба якмыйм. Ләбиб бәй ике атна шактый каты авырып алды. Инде савыгып килә иде. Һидаять бүген-иртәгә чоҗук көтеп ята. Наиләнең углын Гали дип кушканлар4. Вахид бәй тәмамән баба булып киткән. Мамаларны бик оста пешерәдер. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
2 март, 1950. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
185. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Мин сау-сәламәт туган көнемне үткәрдем, 1950 елның 23 февралендә Г. Исхакыйга 72 яшь тулган була.
2 Галиулла – Гали Акыш.
3 …синең соңгы әсәрең – «Төрек ләһҗәләрендән үрнәк»ләр дә… – Сәгадәт Чагатайның «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» китабының беренче томы 1963 елда басыла.
4 Наиләнең углын Гали дип кушканлар. – Садри Максудиның оныгы Али Турхан Истанбулдагы Мәрмәрә университетында политология профессоры дәрәҗәсенә ирешә.
Ләһҗәләрендән – диалектларыннан.
Чоҗук – бала.
Баба – ата.
Мамаларны – мәмиләрне.