Сөекле кызым!
Синең мәктүбеңне, Ибраһим берлә күндергән китабыңны алдым. Андан элек акчаңны да алган идем. Китабың һәйбәт чыккан1. Мөбарәк булсын. Әле күздән кичерә алмадым. «Өн сүз»еңне генә укыдым. Транскрипцияләрнең изахы хакындагы бәянатыңны бәгәнмәдем . Синең бәянатка күрә, транскрипционлар һичбер кагыйдәгә баглы улмайан […] бер латинчага чәвирмәләр булып чыгадыр. Төрекчәнең характерын аз чук белән вә һич дә каврамайан бәгъзе бер кәйфи мөстәшрикъларның хәрәкәтләре була да кала. Затән лисанның бөниясен аңламаенча, мәхыз сәяси дүшенчәләргә бер әлифбайи икенче бер әлифба зыйдд илә ифадә итмәк тәшәббесе бундан башка ни нәтиҗә вирә белүрде. Табигый, болар синең хатаң дәгелдер. Фәкать бунлары ачык изах итмәк, транскрипциончылыгың гамәлиясенә бер дәлил булып чыкмышдыр. Бу мәмләкәтдә китап укучы булмаганга, моны аңламазлар вә сиңа да чатмазлар , иншаллаһ.
Профессорлык эшенең юлына куелуы, синең мәүзуга гайне өлешең үзе бер муаффәкыятьдер . Бу ел булмаса, икенче ел булыр.
Бездә саулык-сәламәтлек. Һидаять бәйнең бер кызы 15 мартда дөньяга килде. Бала да, анасы да сау-сәламәтләр. Ләбиб бер айдан бирле хаста иде. Соң ике-өч атна хастаханәдә дә калды. Бик йөткерә, бугазы авырый иде. Докторлар һичбер тәшхыйс итә алмаганлар иде. Соң көнләрдә пенициллин энәсе ясый башлыйлар да шул ийи килде. Күзен ачды. Эссе дә төшде. Хәзер көндән-көн савыга барадыр. Шул арада хастаханәдән дә чыгар дип өмид итәмез. Бездә һавалар бер ягъмурлы, бер гүнәшле булып баралар. Ләкин суыклар кичде кебек. Мин собаны бик сирәк ягам. Садри бәйләр сау-сәламәтләр. Камилә ханым: «Сәлам яз», – диде. Җәгъфәр углы гаиләсе дә искесе кебек яшәп киләдер. Хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
19 март, 1950. Истанбул. Бәйуглы.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
186. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
1 Китабың һәйбәт чыккан. – «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» китабы турында сүз бара.
Өн сүзеңне – кереш сүзеңне.
Изахы хакындагы бәянатыңны бәгәнмәдем – аңлатуы хакындагы чыгышыңны кабул итмәдем.
Чәвирмәләр – тәрҗемәләр.
Аз чук белән вә һич дә каврамайан бәгъзе бер кәйфи – беркадәр белгән һәм һич тә аңламаган кайбер сурәтләре.
Мөстәшрикъларның – көнчыгыш белгечләренең.
Лисанның бөниясен – телнең үзенчәлеген.
Мәхыз – фәкать.
Зыйдд илә ифадә итмәк тәшәббесе – каршы куеп аңлату эше.
Чатмазлар – бәйләнмәсләр.
Мәүзуга гайне өлешең үзе бер муаффәкыятьдер – темага шундый өлешең үзе бер уңыштыр.
Тәшхыйс итә алмаганлар – диагноз куя алмаганнар.
Гүнәшле – кояшлы.