187. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне алдым. Профессорлык сырасына  керүең үзе бер муаффәкыятьдер. Уның өчен сөендем. Затән синең кебек аркасы юк берсенең бирдән  профессор булып китүе имкян хариҗындадыр . Бу казанычың да үзеңнең чалышканлыгың саясендә  генә булганга, кыйммәте бик зурдыр. Иншаллаһ, киләчәк елларда гәнә казанган мәүкыйгыңны фигълән дә алырсың.

Әсәреңнең икенче кыйсемен дә хәзерләргә башла1. Ул әсәрең – «Төрек культур берлеге»нең тәмәл  ташларындан берседер. Вә бу юлда синең кыйммәтеңне, хөрмәтеңне онытдырмаячак бер әсәрдер. Ләкин хәзерләүдә самими бул. Вә ялган зөмрәви тәлкыйнләргә капылма  вә безнең әдәбиятымыздан да үрнәкләр ал вә кәндеңнең гыйлем адәме сыйфатилә объектив карашыңдан һичбер фәрагать итмә .

Бездә саулык-сәламәтлек. Ләбиб бәй, бер ай ятып, хастаханәдән чыкды. Фәкать тәмамән савыгып беткәне юк әле. Үзенә егерме көн истирахәт биргәнләр. Ләкин төзәлү дәүрендәдер. Мәрьям ханым кичә Истанбулга дөнгән дип ишетдем. Әле үзен күреп, Анкара гайбәтләрен тыңлый алганым юк. Һидаятьнең карысы  да, кызы да саулар. Һидаять бәй мәмнүн. Карысының мохите бик мужик адәмләр булганга, балага әллә нинди хорафатлы зәһәрләр ашатып утырмасалар ярый инде. Вакытың мөсагыйд булганда  үзенә бер тәбрик язсаң, мәмнүн булыр. Хатынының исеме – Шәрифәдер. Могаттафи Чокайның  марҗасы исемендән Таһирлар русча бер рисалә нәшер иткәнләр. Вә Таһир да бер мәкалә язган. Рисаләнең башындан ахырына кадәр ялган мәгълүмат, ялган фикерләргә, уйдырмасион вакыйгаларга таянган. Бу нәрсә үз өстләренә үзләре чүп өю булып чыккан. Төркестан мәсьәләсе бүген берлә, кичә берлә бетә торган бер дидаи куди  уен түгелдер. Истикъбальда  үзләренең исемләрен пычрата торган вәсикалар  бирергә нинди ихтыяҗ туган? Болар шулкадәр кыска күзле адәмләрме? Мин аңламадым. Гомумтөрек хәрәкәтенең кыйммәтен төшерәчәк бу мәгънәсез эшкә ачыдым . Җаны теләгән җылан ите ашаган. Әмма һәр җылан ите бушка кичми. Ахырлар хәерле булсын. Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

31 март, 1950. Истанбул. Бәйуглы.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 187. Сәгадәт Чагатайга.

Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Әсәреңнең икенче кыйсемен дә хәзерләргә башла. – «Төрек ләһҗәләре үрнәкләре» китабы турында сүз бара булса кирәк. Китапның икенче томы 1972 елда басыла.

  Сырасына – сафына.

  Бирдән – кинәт.

  Имкян хариҗындадыр – мөмкин түгелдер.

  Чалышканлыгың саясендә – эшләгәнең аркасында.

  Тәмәл – нигез.

  Зөмрәви тәлкыйнләргә капылма – төркем үгетләүләренә бирелмә.

  Фәрагать итмә – кире кайтма.

  Карысы – хатыны.

  Вакытың мөсагыйд булганда – мөмкинлегең булганда.

  Дидаи куди – гайбәт.

  Истикъбальда – киләчәктә.

  Вәсикалар – ышанычлы дәлилләр.

  Ачыдым – сызландым.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру