Сөекле кызым!
Син киләчәк дип, өйне тәмизләтеп, керләр юдырган, сиңа ятак хәзерләгән идем. Моторлы терәнгә билет алдым, дигән мәктүбеңне алгач, Ибраһимны (гаскәри мәэмүр) терәнгә каршы чыгарган, үзем дә, әче коймак кабартып, сине өйдә көткән идем. Сәгать алтыларда Ибраһим ялгыз кайтып килде. Бер эш чыкды, күрәсең, дип уйлап торганда, мәктүбең килеп чыгып, мәсьәләне тәнвир итде . Хәерле булсын.
Бездә саулык-сәламәтлек. Бу арада Истанбулда фәүкылгадә сыҗак көнләр булып үтде. Инде икенче көн һава бераз сәрин китә. 15 май көнне доктор Бакый ([…] көйле Гомәр бөйлә Хәдичә ханымның зур угыллары) ани уларак миендә тамыр патлаб үлеп китде. 16 май зур итеп җеназасы булды. Мәрхүмнең өч баласы, хатыны калды. Иң зур кызы ун яшендә генә икән. Балаларга аз-маз тәкагуд парасы биреләчәк, диделәр. Хатыны әүвәлән хаста бакычы булган икән. Аркадаш докторлары хатынына, тагы һәмширәлек бирермез, дигәнләр. Заваллы шактый батырдылы хәят кичереп, тып-тын гына үлде дә китде. Үзен тәкъдир итүчеләр күп икән, җеназасында бик күп халык тупланган иде. Бераз тиле-миле кебек күренсә дә, тугры-дөрест кеше иде. Аллаһ иман байлыгы бирсен.
Садри бәйне күрдеңме? Алар Анкарага йирләшергә уйлыйлар, имеш, дип тойдым. Камилә ханымны күрә алганым юк. Садри бәй киткәч, ул иркенләп турунлары арасында яши. Башка яңа хәбәрләр юк. Әлегә хуш, кызым.
Әтиең Мөхәммәдгаяз
31 май, 1950. Истанбул.
Аллага шөкер, саулыгым яхшы. Кичә үлчәндем. 75 кило килдем. Хасталык дәүремдән бирле биш кило артдым, димәкдер. Хуш.
Искәртмәләр һәм аңлатмалар:
193. Сәгадәт Чагатайга.
Хат ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.
Терәнгә – поездга.
Тәнвир итде – ачыклады.
Сыҗак – эссе.
Сәрин – салкын.
Ани уларак миендә тамыр патлаб – кинәттән миендә тамыр шартлап.
Тәкагуд парасы – пенсия.
Хаста бакычы – санитар.
Һәмширәлек – шәфкать туташы.
Заваллы – мескен.