196. Сәгадәт Чагатайга

Сөекле кызым!

Синең мәктүбеңне кичә генә алдым. Фикерләреңнең тәмамиятә иштиракь итмәсәм дә, мәктүбеңдәге самимиятә мәмнүн, хәтта мәфтүн улдым . Соңгы вакытлардагы мәктүбләрең һәр җәһәтдән чук дипломатик булганга, син тәмамилә самимиятьдән мәхрүм улдың, ахрысы, дип уйлый башлаган идем. Иске Сәгадәтнең мәйданга чыгуына сөендем. Бу сәяхәткә каршы бик күп самими дустларым да мохалиф  булганга, үземнең дә эчемдә курку да булганга, синең сүзләреңлә гамәлиядәге мөхакәмә дә  агыр басды вә мин дә бу елга бу сәяхәтне калдырып торсам, дигән фикерләр берлә үзләшә башладым. Әлегә кадәр әле һичбер адым атлаганым юк иде. Хәтта үзләренә «киләчәгем» дип язганым да юк иде. Шуңарга күрә эшне дурдыру  авыр булачак түгел. Синең имтиханларың кайвакыт тәмам булачак? Ни вакыт Истанбулга килә алачаксың? Шуны тәхминән  булса да яз әле. Бәгъзе бер мөһим эшләр хакында, бәлки, миңа да Анкарага бару мәҗбүрияте чыгар. Әгәр андагы дустлар васитасы  берлә әүвәл анларны мәктүблә йөртеп булса, һичбер йиремдән кыймылдарга ниятем юк. Бакалым, берничә көндән ул да мәгълүм улыр. Син, бәһемәһаль, кайвакыт килүең хакында бераз чабук  мәктүб яз.

Истанбулда берничә көндән бирле бик эсселәр. Мин һәр җомга көн Ибраһим Ортунларның Бугазэчендәге йалыларына барып, ике-өч көн кунак булам. Иртәгә дә китәм, насыйп булса. Башка яңа хәбәрләр юк. Анкарага барачак булсам, сине алдан хәбәрдар итәрмен.

Хуш, кызым.

Әтиең Мөхәммәдгаяз

15 хазиран, 1950. Истанбул.

Тукайны1 Йосыф бәйнең өлкәне берлә өйләндерсәң, дип төшенә идем. Мәрьям ханым, бик исрар итеп , Фәрид бәйләргә китеп сөйләнүне үтенде. Мин, Тукайдан катгый разыйлык хәбәре килмәдән бармыйм, дидем. Мәрьям ханым беркөнне Тукайдан хәбәр килде, бик мәмнүн вә разый, диде. Мин дә китдем. Алар да күрешергә ризалык күрсәтделәр. Шундан соң Тукай качды. Мине дә мәхҗүб  бер хәлгә куйды. Хәзер бер кыз берлә нишанланган да, имеш. Җаным сыкылды. Хәерле булсын.

 

Искәртмәләр һәм аңлатмалар:

 196. Сәгадәт Чагатайга.

Хатлар ТР МАда (2461 ф., 1 тасв., 6 эш) саклана. Автограф гарәп язуында. Текст шуннан алынды. Беренче тапкыр басыла.

1 Тукай –

  Мәфтүн улдым – сокландым.

  Мохалиф – каршы.

  Гамәлиядәге мөхакәмә дә – эштәге хөкем чыгару да.

  Дурдыру – туктату.

  Тәхминән – якынча.

  Васитасы – арадашчылыгы.

  Чабук – тиз.

  Исрар итеп – катгый итеп.

  Мәхҗүб – оят, уңайсыз.

Чыганак: Исхакый Г. Әсәрләр. 14 том. – Казан:
Татарстан китап нәшрияты, 2013.

Җавап калдыру